Ел әйләнә сәяхәт
методическая разработка на тему

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Ел фасыллары буенча балаларның белемнәрен ныгыту максатыннан үткәрелгән әңгәмә сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ел әйләнә сәяхәт256 КБ

Предварительный просмотр:

Төзеде: II төркем тәрбиячесе Миргазизова Л. М.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Бездә бүген кунаклар бар, әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик әле.

-Исәнмесез!

-Кәефләрегез ничек, балалар? Язгы көн кебек матурмы? Шулай булса, әңгәмәбезне башлыйбыз.

-Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез гади генә булмас – без ел әйләнә сәяхәткә кузгалырбыз, яки ел фасылларына кунакка барырбыз. Ә бу сәяхәттә безгә менә бу тылсымлы сәгать ярдәм итәр.(Тәрбияче балаларның игътибарын тактадагы схема-рәсемгә юнәлтә. 4 өлешкә бүленгән түгәрәк, һәр өлеш билгеле бер фасылны аңлатып, зәңгәр,яшел,кызыл һәм сары төскә буялган)

-Балалар, карагыз әле бу сәгатькә – ул һәр ел фасылын, аның айларын бик дөрес күрсәтә.

-Әйтегез әле, барлыгы ничә ел фасылы бар?(дүрт)

-Ә һәр фасылда ничә ай бар?(өчәр)

Елның дүрт фасылы    (Резеда Вәлиева)

        Һәр елның дүрт фасылы бар,

        Һәр фасылның үз төсе.

        Һәр фасылның үз яме һәм

        Үз хезмәте, үз эше.

                Яз яшел – ямь белән килә.

                Кызыл җәй – җылы белән.

                Гәрәбә көз – мул уңыш һәм

                Көмеш кыш сафлык белән.

-Әйдәгез, балалар, матур итеп утырдык, сәяхәткә кузгалабыз. Мин сезгә табышмак әйтәм – сез җавабыннан беренче кайсы фасылга кунакка баруыбызны белерсез.

        Салкын саф һава, йомшак кар ява.

        Урамга чыксаң, битләр кызара.

        Кар бөртекләре өстеңә куна.

        Үзләре матур һәм салкын була. (кыш)

- Дөрес, бу кыш. Кыш белән ел башлана, кыш белән тәмамлана. (Сәгатьнең угын кышка күчерә) Без кыш патшалыгына килдек.

Ә менә бу кыш патшалыгы.

-Балалар, кыш айларын санап китегез әле (декабрь, январь, февраль)

-Бик дөрес! Балалар, ә кыш нинди ул? Аның нинди билгеләре бар? - Кыш ел фасылларының иң салкын һәм чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә елгалар, күлләр боз белән каплана. Ә хәзер рәсемнәр арасыннан кышка туры килгәннәрен сайлап алып кыш патшалыгына урнаштырырга кирәк. (Берничә бала чыгып рәсемнәрне урнаштыра, ни өчен сайлаганын аңлата.)

Балалар, әйтегез әле, кышын сез нинди уеннар уйныйсыз?

-Менә хәзер дә кышны искә төшереп кар атышлы уйнап алабыз. Менә нинди зур кар йомарламын таптым мин! Мин сезгә аны исемегезне әйтеп атам, ә сез тотарга һәм кышка кагылышлы бер сүз әйтеп, кире миңа атарга тиеш, башладыкмы?

-Молодцы! Булдырдыгыз!

-Әйтегез әле,  без елның кайсы фасылында кунакта булдык? Әйе, кышта. Хәзер инде чираттагы фасылга кузгалабыз. Игътибар белән табышмакны тыңлагыз:

        Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

        Елап елгалар яшьләр түгелде.

        Көннәр озая,төннәр кыскара

        Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара. (Яз)

-Дөрес, бу ямьле яз. Димәк без яз патшалыгына килеп чыкканбыз. Әйдәгез бергәләп язның айларын санап китик. (Март, апрель, май) Яз көне кояш үзенең нурларын җир өстенә күбрәк сибә, карлар эри, җир өсте җылына. Көннәр озая, ә төннәр кыскара. Яз уртасында беренче чәчәкләр күренә башлый.

-  Ә хәзер рәсемнәр арасыннан яз билгеләрен сайлап, яз патшалыгына урнаштырыйк.

- Язын безгә күчмә кошлар кайталар, шулай бит. Сез нинди кошларны беләсез? Ә сезнең аларны күрәсегез киләме? Менә алар - агачыбызга кунганнар, ишетәсезме, ничек матур итеп сайрыйлар. Нинди кошлар җылы яклардан әйләнеп кайттылар, кем әйтә ала? (кара карга, сыерчык, карлыгач һәм сандугачлар). Әйе, алар туган якларын сагынып ераклардан арып кайттылар. Ә без кошларны ничек каршы алабыз? Аларга оялар ясыйбыз. Әйдәгез, без дә сезнең белән сыерчык оясы ясап куябыз. Менә монда геометрик фигуралар бар, шулардан оя ясарга кирәк, һәр фигураның исемен әйтеп барырга кирәк. Молодцы, булдырдыгыз, әнә, кошлар ничек сөенделәр! Хәтта урамдагы чыпчыклар да безнең оянны күрергә тәрәзәгә килгәннәр, әйдәгез,  матур итеп, тавышламыйча гына парта кырыйларына чыгып бастык, чыпчыкны карыйбыз. (Ял сәгате):

                Тәрәзә каршына килгән бер чыпчык,

                Мине чакыра – чык әле, чык!

                Беләм мин аны гел шулай итә,

                Йөгереп чыксам – оча да китә, оча да китә!

-Булды, әкрен генә урыннарга утырабыз.

- Чираттагы фасылга кузгалыр өчен тагын табышмакның җавабын дөрес чишәргә кирәк:

        Ашлыклар үсте, башаклар пеште;

        Кояш пешерә, тиргә төшерә.

        Халык ашыга, китә басуга,

        Урагын ура,- бу кайчак була?

(Җәй, сәгатьнең угын җәйгә күчерә)

-Әйе, бик дөрес әйттегез, бу – җәй.  Сез җәй турында нәрсәләр әйтә аласыз? Җәйнең нинди айлары бар?

Җәй елның иң эссе вакыты. Кояш үзенең нурларын җиргә кызганмыйча сибә, көннәр озын, ә төннәр кыска. Болыннарда кошлар сайрый, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча, балалар ял итәләр, суда коеналар, җиләк җыялар.

-Ә хәзер җәй билгеләрен сайлап алып, җәй патшалыгына урнаштырыйк инде. Молодцы!

 Балалар, ә сезнең җәйге аланда буласыгыз, чәчәкләр җыясыгыз, күбәләкләр куасыгыз киләме? Әйдәгез, күзләрегезне йомыгыз, үзегезне урман аланына җиләк җыярга килгән итеп хис итегез. (Музыка уйный, релаксация минуты).

- Күзләрегезне ачыгыз, ял итеп алдыгызмы? Хәзер күбәләкләргә аландагы чәчәкләргә кунарга ярдәм итик. (Төсләрен әйтеп чәчәкләргә шундый ук төстәге күбәләкләрне утырталар)

-Без кайсы фасылда кунакта булдык? Җәй патшалыгында сезгә ошадымы?

-Балалар, игътибар белән тыңлагыз, табышмак әйтәм, чираттагы ел фасылына кузгалыр вакыт җитте:

                Кырлар буш кала, яңгырлар ява;

                Җирләр дымлана, - бу кайчак була?

-Дөрес, бу көз фасылы.(Сәгатьнең угын көзгә күчерә).Көзнең нинди айлары бар?(сентябрь октябрь, ноябрь) Ә көз нинди ул? Аның нинди билгеләрен беләсез?

-Көзен көннәр салкыная, яңгырлар ява, яфраклар саргая һәм коела, кошлар җылы якларга очып китәләр, кырлардан уңышны җыеп алып, амбарларга тутыралар, бакчаларда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне җыялар. Ә хәзер көз патшалыгына көз билгеләрен урнаштырырга кирәк. Молодцы!

-Балалар, көзге уңыш патшабикәсе Сөмбелә безгә серле капчык җибәргән. Аның эчендә нәрсә бар икәнен мин дә белмим. Сезнең капчыкта нәрсә бар икәнен беләсегез киләме? Ләкин бу капчыктагы әйберләрне бушатып карарга ярамый, бары тик кулны тыгып, кул белән тоеп кына нәрсә икәнен әйтергә кирәк. Аңладыгызмы? (капчыкка кулны тыгып, нәрсә икәнен әйтәләр һәм алып я яшелчә, я җиләк-җимеш кәрзиненә салалар)

-Булдырдыгыз, балалар! Без кайсы ел фасылында булдык? Көз сезгә ошадымы?

-Менә балалар, без һәр ел фасылында кунакта булдык. Сезгә сәяхәт ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Молодцы! Барыгызга да зур рәхмәт! Саубулыгыз!