Сунгатуллина Рузиля Фаизовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатуллина Рузилә Фаиз кызы сайты

“Чын матурлык йөрәктә яши, балалар күзләрендә чагыла һәм эшләгән эшләрдә күренә”

Профессия: Туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Педагогик тәҗрибәне өйрәнү, үз тәҗрибәңне туплау, тарату.

Увлечения: Матур әдәбият уку, бакчачылык, кулинария.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: Казан шәһәре Совет районы МАББУ 141 нче гимназия

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sungatullina-ruzilya-faizovna
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса -үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “
Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

О себе

Туган җирем: Кукмара районы Ядегәр авылы.

Белемем: - Арча педагогика көллияте. Башлангыч сыйныф укытучысы. 1995 нче ел.

                  - Казан Дәүләт Педагогика Университеты, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге, 2003 нче ел.

Квалификацион категориям: югары 

Гомуми эш стажым: 26 ел

Педагогик стажым: 26 ел

Эшләү урыным: Казан шәһәре Совет районы МАББУ «№141 гимназия"

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Фоат Садриев "Таң җиле"

Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Мой взгляд на мир

         Мин буш вакытымда әдәби китаплар, газеталар, эшемә кагылышлы журналлар укырга яратам. Алар минем кәефемне күтәрә, тормышка бөтенләй икенче яктан, оптимистик рухта карарга ярдәм итә. Минем игътибарымны аеруча күренекле шәхесләр әйтеп калдырган фикерләр җәлеп итә. Кайберләрен мин үземә девиз итеп алыр, ә кайберләрен укучыларыма киңәш итеп әйтер идем. Шуларның берничәсен сезнең белән уртаклашам. 

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин.

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла.  Фәнис Яруллин.

Мөгаллим үзендә эшенә һәм укучыларына карата мәхәббәтне бергә үреп бара ала икән, димәк, ул - үз эшенең чын остасы. Лев Толстой.

 

Эссе.

Киләчәк укытучысы.

Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару.

Оноре де Бальзак.

          Әлеге темага эссе язарга утыргач, уйга баттым. Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш? Ул нинди сыйфатларга, нинди белемгә ия булырга мөмкин? Без бүген XXI гасырда яшибез. Интернет заманы килде, мәгълүмат секундлап үзгәрә. Укучылар хәзер китап урынына электрон әсбаплар алып килә башладылар, кулларында айпадлар. Аларны дәреслектә генә булган мәгълүмат канәгатьләндерми. Менә шундый балалар алдында югалып калмау өчен бик зур тырышлык кирәк. Аларны хәзер дәрестә гадәти күрсәтмәлекләр белән генә  гаҗәпләндереп булмый! Бу хәзер! Ә киләчәктә?.. Синең туплаган тәҗрибәң, гомумән, кирәкме соң? Бергә эшләгән мәктәптәге укытучыларны күздән кичердем. Һәрберсе бүгенге көн мөгаллиме, заман белән бергә атлап баручы укытучылар бит! Ә мин?!

         Бу сорауларга җавап бирү максатыннан, үземнең үткәнемә, бүгенгемә күз салдым, киләчәктә мин нинди укытучы  булырга тиеш, шуны күзалларга тырыштым. Минемчә, киләчәк укытучысы булыр өчен артист, психолог, җырчы, биюче, язучы, шагыйрь булу да җитмәс кебек, син заман белән бергә атлап баручы, белемле, яңалыкка омтылучы, креатив фикер йөртүче, үз эшеңдә яңа технологияләрне курыкмыйча куллана белүче, чын педагогик оста булырга тиештер. Ә оста тәҗрибәсез була алмый! Әлбәттә, осталыкка бер ел эчендә генә ирешеп булмый, ул озак еллар эшләү дәверендә тырышып эшләү, көч кую барәбәренә барлыкка килә. Бүгенге көндә укучылар белән уртак тел таба белү дә педагогтан зур сәләт сорый. Мәгариф системасында, сәясәттә бара торган үзгәрешләр дә укытучылардан гел яңалыкка омтылуларын таләп итә.

          Үземә килгәндә, белемле укытучы булыр өчен яшьтән үк үз өстемдә һәрдаим эшләргә тырыштым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогика көллиятенә юл тоттым. Аны тәмамлап, Казан шәһәре Совет районында урнашкан 141 нче урта мәктәпкә эшкә урнаштым. Эшләү белән беррәттән, читтән торып, Казан педагогика университетын тәмамладым. Бүгенге көндә дә даими үз белемемне күтәрү өстендә эшләргә тырышам. Югары белемле, үз өстендә эшләүче, эзләнүчән укытучы – бүгенге көн таләбе.

       Минем педагогик эшчәнлегем тулысынча 141 нче мәктәптә узды. Инде менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли  башлавыма да  24  ел үткән. Мәктәбем коллективына чиксез рәхмәтлемен. Алар миңа эшемдә тәҗрибә туплауга искиткеч ярдәмчеләр булдылар. Кемгә генә киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, һәммәсе ачык йөз күрсәтәләр. Бу уңайдан Фирая Сафа кызы Фәизованы искә алу урынлы булыр. Эшкә урнашкач та, елмаеп каршыма ул килеп чыкты. Аның ягымлы күз карашын, ышанычлы мөгамәләсен тойгач, тынычланып киттем. Ул минем җитәкчем генә түгел, беренче киңәшчемә, остазыма әйләнде. Дәресләр үткәргәндә, аның киңәшләре миңа көч, укучылар алдында ныклык бирә башлады. Фирая Сафовнаның татар теле өчен янып-көеп йөрүенә, чын күңелдән милләтебез хакында борчылуына баштарак аптырап та, сокланып та карадым. Тора-бара үзем дә сизмәстән, туган телем өчен җан атучы укытучыга әйләндем. Эшләгән мәктәбем, коллегаларым, остазларымнан да бик уңганмын икәнмен бит мин.

       Сизелми дә гомер үтә. Хәзерге көндә үземнең ачышларым, уңышларым, башкалар белән уртаклашырдай бай тәҗрибәм бар. Хәзер шушы мәктәптә үткәргән гомеремә әйләнеп карыйм да, уйга калам, ничә буын укучылар алышынган. Эшли башлаган елларымда дәресләргә кәгазь битләреннән күрсәтмәлекләр ясап, төрле газета-журналлардан рәсемнәр җыеп, кулдан дидактик материаллар, күрсәтмәлекләр ясап утырган төннәрем күп булды. Бүген урамда XXI гасыр!  Бөтен дөньяны интернет челтәре чолгап алган. Укучыга теге яки бу мәгълүматны эзләп табу берни тормый. Кулыңда айпад, компьютер гына булсын! Алдынгы карашлы, заман белән атлый торган укытучы буласың килсә, син дә балалар белән бергә атларга, үсеп, камилләшеп торырга тиеш. Белем-тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү, үз фәнең белән кызыксындыру өчен, элеккеге методикалар белән беррәттән бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларын кулланып эшләү таләп ителә.

      Үз эшенә, фәненә, укучыларына битараф булмаган укытучы һәрвакыт эзләнүдә, тәҗрибә туплауда, уртаклашуда.  Хәзерге заманда дәүләт мәктәпләр каршына полилингваль шәхес тәрбияләү бурычын да куя. Укучы мәктәптә рус телендә белем алып, шулар белән беррәттән 2-3 чит телне, татар телен дә камил белеп чыкса, нинди зур уңыш! Минемчә, бүгенге көндә  рус телен, инглиз телен укыту өчен шартлар күбрәк, чөнки әзер методик кулланмалар, дәреслекләр, дәрес эшкәртмәләре бар, ә менә рус балаларына татар телен укыту өлкәсендә кыенлыклар җитәрлек. Бу һәрвакыт актуаль мәсьәлә булып кала бирә.  Мин үзем дәресләремдә күбрәк телдән сөйләмгә, аралашуга зур игътибар бирәм, һәр балага шәхес итеп карыйм. Татар теле дәресләрендә телдән эшлисеңме, язмача күнегү бирәсеңме – сүзлексез булмый. Алдагы елда өйрәнелгән сүзләр истән чыга. Их, һәрберсенең каршысында сүзлек булса, күпкә җиңелрәк булыр иде бит! Нигә әле моны тормышка ашырмаска?! Минем педагогик эшчәнлек өлкәсендәге иң беренче эшем, мөгаен, башлангыч сыйныф укучыларына “Татарча-русча русча-татарча сүзлек” төзеп бастыру булгандыр. Татар теле дәресләрендә үзем төзегән сүзлектән укучыларның файдалануларын күреп, ата-аналарның рәхмәт сүзләреннән күңелем сөенде, нәкъ менә әлеге хезмәтем минем алдагы эшләремә этәргеч булды.

      Инде бу урында осталык турында әйтмичә калу да дөрес булмастыр. Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану өчен, иң беренче чиратта, үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә кирәк, чөнки хәзерге балаларның аң дәрәҗәсе егерме ел элек укыткан укучыларныкыннан нык аерыла. Шәхсән үзем заманнан артта калмаска тырышам, шул максаттан, 2013 нче елда “Полимедийные технологии – инструмент педагога XXI века” дигән II Халыкара педагогик конференциядә катнашып диплом алдым.

      Соңгы елларда заман таләпләренә туры килерлек татар теле дәреслекләре чыгуы бигрәк тә куанычлы. Тик дәреслектәге белемне рус баласына игътибарын юнәлтерлек итеп бирә белергә дә кирәк. Дәресләремдә укучыларда кызыксыну уятыр өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техникадан файдаланам, яңа технологияләрне читләтеп үтмәскә тырышам. Бу уңайдан Smart такта ярдәмгә килә.

     Икенче зур уңышым дип хезмәттәшем Шәмсетдинова Алинә Гадел кызы белән берлектә 6 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен чыгарылган “Татарча да яхшы бел” УМКсына эшләнелгән электрон кушымтаны саныйм. Әлеге кушымта  рус баласына татар телен өйрәтүдә зур ярдәм, чөнки укучылар Smartтактада күнегүләр эшлиләр, кызыксынучанлыклары арта.

        Яңа технологияләр, метод һәм алымнар кулланып, ачык дәресләр бирү  югарырак дәрәҗәләргә күтәрелергә мөмкинчелек бирә. Һәр яңалыкны тотып алырга тырышам. 2017 нче елда, Республика укытучыларына ФДББС таләпләренә туры килгән ачык дәрес күрсәтеп, тәҗрибәм белән уртаклаштым. Регионнар арасында үткәрелгән “Мультимедийный урок – новые образовательные возможности” дигән конкурста “Татар теле һәм әдәбияты” номинациясендә III дәрәҗәдәге дипломга лаек булдым.

      Мәгариф системасы һәрвакыт үсештә, үзгәрештә. Соңгы елларда килеп кергән ФДББС җилләре татар телен дә читләтеп үтмәде. Билгеле булганча, укытуның максаты җəмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белəн билгелəнə. Иҗади фикерлəүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дəүлəт телендə һəм чит теллəрдə дə иркен сөйлəшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шəхес тəрбиялəү - Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы. Бу уңайдан, 2016 нчы елда  хезмәттәшем  Әхмәдуллина Р. Ф. белән берлектә И. Л. Литвинов, Л.И. Гарипова, Э. Р. Садыйкованың 1нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге буенча ФДББС таләпләренә туры китереп, заманча метод һәм  алымнардан файдаланып төзелгән “Укытучы китабы”н әйтми китү мөмкин түгел. Бу методик ярдәмлектә  һәр дәрес ФДББС үзенчәлекләрен исәпкә алып, системалы эшчәнлекле якын килү методын кулланып, дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итүне күздә тотып эшләнгән. Әлеге   әсбап рус телендә сөйләшүче  1 нче сыйныф укучыларына  татар телен өйрәтүдә укытучылар өчен  методик ярдәмлек булып тора. Укытучылар әлеге җыентыкка кертелгән дәрес эшкәртмәләрен үзгәртеп тә куллана алалар.

       Укучыларымны төрле ярышларда катнаштырырга да вакыт табам, чөнки кечкенәдән үз көченә ышанып үскән балалар киләчәктә дә югалып калмыйлар. Республика, шәһәр, район күләмендә уздырылган чараларда катнашып, призлы урыннар алуларын озак еллар алны-ялны белмичә эшләү өчен бирелгән бүләк сыман кабул итәм.

        Заманалар үзгәреп тора. Соңгы вакытта туган телләргә карата дәүләт тарафыннан кертелгән үзгәрешләр татар теле укытучыларының педагогик эшчәнлеген башка яссылыкта үзгәртеп корырга  мәҗбүр итә. Бу чорда  югалып калмас өчен,  барлык көчебезне, осталыгыбызны туплап, алга таба телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен тагын да зур тырышлык куеп эшләргә кирәк. Бу уңайдан, киләчәккә булган уй-хыялларым белән дә уртаклашасым килә. Югарыда әйтелгәнчә, бүгенге көндә дәреслек-китап белән беррәттән заманча кызыксындыру чаралары куллану – киләчәк таләбе. Минем дә башлангыч сыйныфлар өчен басылып чыккан сүзлегемә заман сулышы өреп, дәрестә өйрәнеләсе һәр сүзне рәсем-иллюстрацияләр белән баетып, электрон вариантта эшлисем килә. Бүгенге көндә электрон тактадан актив файдаланмаган укытучы юктыр, мөгаен.  Димәк, бу сүзлек, беренчедән, укытучыга дәрестә сүзлек өстендә эшләү өчен чын табыш (һәр сүзгә интернеттан рәсем эзләп утыру кирәк булмаячак бит), икенчедән, балаларга сүзләрне истә калдыру өчен зур ярдәм булачак , чөнки күрмә хәтер - ул иң отышлысы.

       Икенче тормышка ашырасы зур хыялым –Smart такта белән бәйләнгән. Хәзерге заманда укытучы электрон тактадан актив файдаланса да, бу тактаның мөмкинлекләре тагын да зуррак бит! Аның кушымталарында уеннар бихисап. Smart тактада эшләү өчен уен-күнегүләр системасы булдыру - укытучыларга ярдәм, ә укучыларга татар телен өйрәнүдә  - кызыксындыру, җәлеп итү чарасы да булыр иде. Нигә әле бу хыялларны тормышка ашырмаска?

     Бу эшләргә нәрсә этәргеч бирә, кайдан һәм кемнән көч алам соң? Укытучы кемнәр өчен җан ата? Әлбәттә, балалар! Аларның янып торган күз карашлары, син укыткан предметны кызыксынып өйрәнүләре, син тәкъдим иткән һәр эшне чын күңелдән башкарулары, ирешкән уңышларына эчкерсез куанулары, үз укытучылары белән горурланулары – нәкъ менә шулар укытучыны яңа эшләргә этәрә, яңа үрләр яуларга чакыра да инде! Син һәм синең эшләгән эшләрең башкаларга кызык һәм кирәк булу – мөгаллимгә тагын да канатланып эшләргә көч, киләчәккә өмет, ышаныч  бирә. 

      Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: киләчәк укытучысы белемле дә, үз эшенең остасы да, тәҗрибәле дә, тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашырга әзер, яңалыкка омтылучан, креатив фикер йөртүче, киләчәкне уйлап эш итүче  дә булырга тиеш. Бу – бүгенге көн һәм киләчәк таләбе. Миңа калса, миндә боларның барысы да бар! Димәк, мин – бүгенге көн генә түгел, киләчәк укытучысы булып та эшли алам әле!

 

 

Мои достижения

  • Грамота Советского отдела образования г. Казани 2000 год
  • Ведомственный знак отличия Федеральной службы государственной статистики - медаль "За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения 2010 года"
  • Почетная грамота Управления образования Исполнительного комитета г. Казани 2010 год
  • Благодарность за проведение мастер-класса в рамках II Международной педагогической конференции "Полимедийные технологии - инструмент педагога XXI века" 2011 год
  • Сертификат за активное участие в организации и проведении Международной олимпиады по татарскому языку и литературе 2012 год
  • Диплом за III место во Всероссийском конкурсе мастер - класса "Туган тел" 2013 год
  • Сертификат об участии во  II Международной педагогической конференции "Полимедийные технологии - инструмент педагога XXI века" 2013 год
  • Сертификат об участии на республиканском конкурсе "Мультимедийный урок" в номинации "Лучший урок среди предметов гуманитарного цикла" 2013 год
  • Диплом III степени II Межрегионального конкурса "Мультимедийный урок - новые образовательные возможности" 2013 год
  • Благодарственное письмо ИРО РТ 2015 год
  • Диплом WINKID 2016 год
  • Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан 2018 год
  • Диплом педагога за подготовку школьников к олимпиаде Эрудит 2018 год
  • Благодарственное письмо за активное участие во Всероссийском конкурсе чтецов по произведениям Г. Тукая на татарском языке "Тукайга мәхәббәт илә..." 2019 год
  • Благодарственное письмо "Татарча диктант акциясен оештыруда катнашкан өчен Рәхмәт хаты" 2019 год
 
 

 

Моё портфолио

Портфолиода эшемнең нәтиҗәсе буларак, дипломнар,грамоталар, рәхмәт хатлары урын ала

Мои публикации:
Администрирование школы
Классное руководство
Коррекционная педагогика
Материалы для родителей
Материалы методических объединений
Общепедагогические технологии
Психология
Работа с родителями
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: