Ата-аналарга киңәшләр.
консультация

Сунгатуллина Рузиля Фаизовна

Эшемдә һәм тормышымда күп кенә күренекле кешеләрнең кешеләрнең киңәшләренә игътибар итәм, колак салам. Сезнең игътибарыгызга Анна  Щербий-Шендоганнан "Бәхетле бала тәрбияләү серләре" н тәкъдим итәм. Аның киңәшләре Сезгә дә ошар һәм файдалы булыр дип ышанам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Анна  Щербий-Шендоганнан бәхетле бала тәрбияләү серләре.

  1. Яхшы гадәтләр тәрбияләүне үзеңнән башла – үз гамәлең белән күрсәт.

Бик гади киңәш, бар кеше дә белергә тиеш кебек. Ләкин... Мәсәлән, балага спортның никадәр кирәкле һәм файдалы икәнен күрсәтәсең килсә, һәр көнне иртән бөтен гаилә белән 10 минут спорт белән шөгыльлән.

  1. Балаңның һәм аның хокукларын якларга һәрвакыт әзер бул.

Балаңның фикерен белеп, ситуациягә аның күзлегеннән карый белү бик мөһим. Бала ата-анасының һәрвакытта үзен яклаячакларын белергә тиеш.

  1. Үз балаңа ышаныч һәм теләктәшлек белдерү.

Балаңа теләктәшлек белдергәндә һәм мактаганда, “Афәрин!” дигән саран сүз белән генә чикләнмичә, ә “Син булдырасың!”, “Без сиңа ышанабыз!”, “Без һәрвакыт сиңа ярдәм итәрбез!” гыйбарәләре белән дә еш үсендереп тору.

  1. Зур хыялларны тормышка ашыру, кечкенәләреннән баш тарту бәрабәренә килә.

Мәсәлән. Хәзер без бу уенчыкны алмасак, велосипедны тизрәк сатып ала алыр идек. Әйдә бу акчаларны велосипед аласы акчаларга кушабыз.

  1. Баланы хаталары белән ничек бар, шул килеш кабул итү, алар өчен баланы интектермәү.

Хаталарның тормыш тәҗрибәсе икәнен аңлату, булган хәл турында бергәләп уйлашу. Соңыннан зур проблемаларга юлыкканчы, кечкенәләрен чишеп, акыл туплау.

  1. Баланың нәрсә эшләргә теләгәнен һәм нинди эшне уңышлы башкара алуын күзәтү.

Онытмагыз: уңышның 10 % ы гына бәхетле очрак , калганы тырышып эшләү нәтиҗәсе.

  1. Зур эшне кечкенә өлешләргә бүлеп бирү.

Мәсәлән. Кызыгыз балерина булырга тели. Моның өчен ниләр эшләргә кирәк, иң беренче үзегез белешегез, аннан соң тәҗрибәгезне балагыз белән уртаклашырсыз.

  1. Балага бернәрсәдән дә курыкмаска кирәклеге турында сөйләгез, ул башкалардан аермалы шәхес булудан тайчанмасын.

Анна Щербий-Шердоганнан: Без гаиләбез белән Төркиядә яшибез. Минем кызым һич оялмыйча сәүдә үзәкләрендә рәхәтләнеп биергә яисә урамда украинча кычкырып җырларга мөмкин. Бу аның шәхси мөмкинлекләренең кечкенә чагылышы гына, ләкин алар миңа бик ошый.

  1. Балага акчаның бик зур мөмкинлекләр ачуы турында сөйләү.

Бу – сәяхәт итү, чит илдә белем алу,сыйфатлы ризык белән туклану, иминият чыгымнары... Киләчәктә акча эшләү теләге булсын өчен, бала ата-анасының ни өчен акча эшләгәнен аңларга тиеш.

  1.  Гаиләдә әхлак кагыйдәләре формалаштыру, киләчәктә, үз тормышында алар алар балага терәк булырга тиеш. Мәсәлән: гаделлек, эш сөючәнлек, нык булу, юк-бар вак-төякләргә бирешмәү, үз-үзеңә тугъры булу һ.б.
  2.  Баланың хыялларына ирек кую, аңа комачауламау.

Көннәрдән бер көнне аның хыяллары чынга ашарга мөмкин, һәм ул үз заманының даһиенә әверелер.

  1.  Бала үзе эшли алган эшне аның өчен эшләмәү.

Мәсәлән, теш чистарту. Улыгызны яки кызыгызны мөстәкыйльлектән мәхрүм итмәгез.

  1.  Баланың сәләтен яклау һәм аны да үз-үзен якларга өйрәтү.

Кызганыч, тирә-юньдәгеләрнең барысы да синең сәләтеңне, мөмкинлекләреңне күрмәскә, кабул итмсәкә мөмкин. Бу проблеманы чишүнең өч юлы бар: качу, уртак фикергә килү, үз-үзеңне яклау. Бала һәрвакыт исендә тотсын: аларның өчесеннән дә файдаланырга мөмкин.

  1.  Ата-ана буларак балага үз амбицияләрегезне күрсәтмәү.

Үз вакытында(бала вакытыгызда) эшли алмаган/ эшләп бетермәгән эшләрегезне балагыз эшләүне таләп итмәгез. Сез аларны үзегез тормышка ашырыгыз, ә бала үзенең яраткан шөгыле белән мавыксын.

  1.  Баланың Сезнең алда бурычлы икәнен әйтмәү.

Бу бала өчен артык зур җаваплылык, ул аны гомере буена үз өстенә алырга әзер түгел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...

Роберт Миңнулин иҗатында аналарга мәдхия

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк "М. Горький.          И, аналар! ...

Ата-аналарга киңәшләр

Тәрбия эше җаваплы һәм катлаулы...

Ата - аналарга киңәш

Ата - аналар почмагы өчен материал...