Ата - аналарга киңәш
консультация на тему

Галиахметова Гульшат Наиловна

Ата - аналар почмагы өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata_-_analarga.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хөрмәтле ата-аналар !

Бүген алкоголь һәм наркотиклар яшьләр даирәсенә үтеп керде. Бу -  наркотиклар куллануны, дискотекаларга баруны һәм теләгәнчә ял итүне тыеп кына, аралап булмый торган хакыйкать.

Бу зәхмәттән балаларны ничек саклап калырга соң?

Иң яхшы юл – яшүсмерләр белән хезмәттәшлек.

  • Дөньяны бала күзлегеннән чыгып күрегез.

Моның өчен үзеңнең шул яшьтәге чагыңны, алкоголь, тәмәке белән танышуыңны искә төшерү файдалы.

  • Тыңлый белегез.

Балагызның ничек яшәвен, уйларын, хисләрен аңларга тырышыгыз.

  • Үзегезнең шул яшьтәге проблемаларыгыз турында сөйләгез.

Аңа үзе турында сөйләү җиңелрәк булачак.

  • Кискен тыймагыз.

     Сораулар бирегез. Үз фикерегезне белдерегез.

  • Балага наркотиклар турында мәгълүмат бирегез,

алардан канәгатьләнү алу мизгеле турында сөйләшүдән читләшмәгез. Сез аңа шикле канәгатьләнү белән сәламәтлек саклау мөмкинлеге арасында аңлы рәвештә дөрес юл сайларга ярдәм итәргә тиеш

  • Баланы “Юк” дип әйтергә өйрәтегез.

Балага мондый хокук бирү бик мөһим. Аңа наркотиклар тәкъдим итүче яшьтәшләре басымына каршы тору җиңел булачак

  • Баланың проблемаларын бүлешегез һәм аңа ярдәм итегез.
  • Баланы проблемалардан качарга түгел, ә аларны хәл итәргә өйрәтегез.

Әгәр ул мөстәкыйль хәл итә алмаса, проблемаларны хәл итү юлын бергә үтегез.

Ата – аналарга 12 кагыйдә:

  1. Үзегездә кайчандыр бала булгансыз бит, шуны искә төшерегез.

  1. Балаларыгыз – кешеләр алар, тәрбиянең төрле системасын сынап карау өчен кирәкле тренажерлар түгел – шуны онытмагыз.

  1. Балагызны хөрмәт итсәгез, ул да сезне гомер буена хөрмәт итәр.

  1. Ярату һәм кырыслык үзара үрелеп барырга тиеш.

  1. Һәрнәрсәнең чамасы була.

  1. Балаңны нинди итеп үстерергә теләсәң, үзеңдә шулай яшә.

  1. Балаңны туктаусыз үгет-нәсихәтләрең белән туйдырма.

  1. Өлкәннәр утырган өстәл янында балаңның утыруы кирәк түгел.

  1. Балаларыгызны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтегез.

  1. Үз балагыз белән ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез.

  1. Балагызга ышаныч белдерегез.

12. (Әбиләргә). Әни белән бала арасына кермәгез, акыллы булыгыз.

Балаларыбыз тәрбиясез булып үсмәсен өчен үзебез тәрбиялелек үрнәге күрсәтик.

Наркотикларны куллану билгеләре һәм симптомнары:

  •   өйдән чыгып китүләр һәм дәрес калдырулар;
  •   үз-үзенә бикләнә бару һәм ялганлау;
  •   еш кына кинәт кәеф үзгәрү;
  •   бер фикергә килә алмау;
  •   хәтер начараю;
  •   пычраклык;
  •   йокысызлык;
  •   түгәрәкләп төрелгән кәгазь кисәкләре;
  •   шприцлар, вак кашыклар, капсуллар, шешәләр;
  •   энә эзләре;
  •   битараф була бару;
  •   тиресенең төссезлеге;
  •   күз карасы зураю яисә кечерәю;
  •   кызыл яисә тонык күзләр;
  •   акрын сөйләм;
  •   хәрәкәтләрнең акрын булуы.

Бу билгеләр һәр кешенең нерв системасы үзенчәлегенә бәйле булганга күрә, чагыштырма характерга ия. Исереклек дәрәҗәсен ачыклау – табиб-нарколог эше.

Игътибар итегез !

әгәр:

  • балагыз сезгә таныш булмаган яңа дуслар белән вакыт үткәрсә;

  • озак вакыт аралашмыйча тора алса, сәгатьләр буе бернинди шөгыльсез ята алса;

  • начар укый, дәресләр калдыра башласа;

  • кич белән соңга калып кайта башласа,   тизрәк йокларга ятса, өйдә кунмаса;

  • бернинди сәбәпсез кинәт кенә кәефе һәм тәртибе үзгәреп торса;

  • үз-үзенә бикләнсә сезнең белән аралашмаса;

  • тышкы кыяфәте үзгәрсә, тагын да күбрәк ябыкса һәм төссезләнә;

  • тиз һәм еш тирләсә, кайчакта куллары калтыранса;

  • аппетиты югалса, еш кына эче китсә, тәнендә тимгелләр барлыкка килсә;

  • томау төшсә, борыны кипсә, борынын еш сөртсә;

  • гадәти булмаганча кызып китсә, агрессив яисә күп сөйләшүчән булса;

Сезгә уйланырга кирәк !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...

Роберт Миңнулин иҗатында аналарга мәдхия

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк "М. Горький.          И, аналар! ...

Ата-аналарга киңәшләр

Тәрбия эше җаваплы һәм катлаулы...

Ата-аналарга киңәшләр

Ата-аналар өчен киңәшләр...