Роберт Миңнулин иҗатында аналарга мәдхия
методическая разработка (9 класс) по теме

 

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк "

М. Горький.

          И, аналар! И, газиз татар аналары! Ничә гасырлар дәвамында татар канын саклап калган, караңгы, давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз. Сез Кол Галиләрне, Тукайларны, Туфаннарны дөньяга китергәнсез, Идегәйләрне, Колшәрифләрне, Җәлилләрне биргәнсез. Мәшһүр ханнарны, каһарманнарны, җырчыларны, шагыйрьләрне тудыргансыз. Сезгә булган ихтирам хисләре һәркем күңелендә сакланыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.minnulin.doc138.33 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Вахитов районы 98 нче татар-рус урта мәктәбе

Роберт

Миңнуллин

 иҗатында

 аналарга

мәдхия

дигән темага фәнни эш

                  1 нче квалификацион татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Касыймова Гөлнур Наил кызы

-1-

1. КЕРЕШ.

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк "

М. Горький.

          И, аналар! И, газиз татар аналары! Ничә гасырлар дәвамында татар канын саклап калган, караңгы, давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз. Сез Кол Галиләрне, Тукайларны, Туфаннарны дөньяга китергәнсез, Идегәйләрне, Колшәрифләрне, Җәлилләрне биргәнсез. Мәшһүр ханнарны, каһарманнарны, җырчыларны, шагыйрьләрне тудыргансыз. Сезгә булган ихтирам хисләре һәркем күңелендә сакланыр.

         Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтиярлы итеп, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыбызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме татарда?

          Күпне күргән, күпне кичергән аналар! Ничә тапкырлар газиз ирләрегезне, улларыгызны яу кырларына озаткансыз. Еллар буе тәрәзәдән, басу юлларыннан күзләрегезне алмагансыз. Күпмегезгә кара кәгазьләр килгән дә һәм табутлар кайткан. Күз яшьләрегез ничек җиткәндер, сабырлыкларыгыз ничек бетмәгәндер.

           Сез - тыйнак та, сөйкемле дә, сез - эшчән дә, түземле дә, сез - иманлы да, дәрманлы да. Сез - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә сез дөрләтеп торгансыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән, сезгә тел - теш тидергән кешенең эчендә җаны юктыр. Сезне рәнҗеткән, кимсеткән кешене Алла сугар, сезне ташлаучыларның, онытучыларның кеше булырга хакы юк.

           И, газиз әниләр! Балаларыгыз хакына җаныгызны да кызганмыйсыз бит сез. Шундый бер риваять бар: "Бер яшь егет патша кызына гашыйк булган. Ләкин кыз һич кенә дә кияүгә чыгарга җыенмый икән. Ул егеткә төрле эшләр куша, тегесе берсүзсез үти. Бер көнне патша кызы егетне чакырып ала да аңа үткен кылыч тоттыра. "Әгәр дә миңа әниеңнең башын алып килсәң, мин сиңа кияүгә чыгам", - ди. Егет кылычны алып китә. Бераздан әнисенең башын тотып ашыга - ашыга патша сараена таба атлый. Биек баскычтан менгәндә егет абынып егыла. Шул чагында әнисенең башы телгә килә: " Балам, берәр җирең авыртмадымы?"- дип сорый ул улыннан.

          Кызганычка каршы, безнең халкыбыз арасында да шундый егетләр кебек әниләренә карата миһербансыз затлар бар. Ләкин бик күпләребез үз әниләрен яраталар, аларны хөрмәт итәләр. Әниләренә гел изгелекләр генә эшлиләр. Үз әнисен яраткан халык үзе дә озын гомерле булыр. Изге күңелле татар әниләре булганда безнең халкыбыз әле яшәячәк!

-2-

2. ТӨП ӨЛЕШ

         Иҗади эшемне әниләрне мактау белән башласам да, сүзем Роберт Миңнуллин һәм аның шигырьләрендә әниләргә карата ихтирамлылык, шәфкатьлелек, игътибарлылык, ярдәмчеллек һәм, гомумән, әниләрне ничек олылавы турында булыр.

         Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.

Тычкан елында тугачтын,

Мин мөгаен тычкандыр.

Сиздермичә генә миңа

Берәр тычкан поскандыр...

Тычкан кебек шөкәтсез мин,

Тычкан кебек сөйкемле

Минем хәтта мыегым да

Тычканныкы шикелле, -

дип яза шагыйрь үзенең тууы турында.

        Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда бераз эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Шулай итеп, булачак шагыйрьнең бала чагы Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда үтә. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Бишенче сыйныфтан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага барып сәүдә - кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

        Мәктәптән соң ике ел "Маяк" исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы да шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук "Башкортстан пионеры", "Маяк" газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер - бер артлы "Маяк", "Ленинчы", "Кызыл таң" газеталарында басыла.

        Роберт Миңнуллин шатлыклы елларда да, кайгы - хәсрәт килгәндә дә халкы белән бергә яши. Аңа күп балалы гаиләдә ятимлекнең бөтен ачысын - төчесен татырга насыйп була. Ул бервакытта да артка чигенми. Сынмаслык күңел үрнәге аның янәшәсендә иде - иренең вакытсыз вафат булуыннан соң биш баласын аякка бастырган әнисе Гөлҗәүһәр. Ләкин шулай да шагыйрь үзенең күпме авырлыклар кичерүен үзе генә белә.

        Роберт Миңнуллин үзенең балачагын искә төшереп болай дип сөйли: "Мин еш кына бала чагыма кайтып киләм. Үзебезнең кечкенә өебез сагындыра. Безнең авазлардан, шатлыклы көлүләребездән, әрнеп елауларыбыздан шау -гөр килеп торган өебез. Безне сыендырган, җылыткан, үстергән оябыз. Әле дә аптырыйм. Ничек сыйганбыздыр без анда? Ә бит шунда биш бала үстек.

-3-

          Барыбыз да бериш, барыбыз да чорсызлар. Әткәбез вафат булгач, шул бәләкәй генә өебез дә бөтенләй бушап калды, хәтта зураебрак та киткәндәй тоелды. Дөньяның ачысы да , төчесе дә күрелде анда. Әле дә ярый әнкәбез булдыклы, акыллы, алдан күрүчән булып чыкты. Таратмады, ач итмәде, ялангач йөртмәде. Көнозын эштә була торган иде, ә төннәрен тегү текте. Хәзер бик текми инде. Үзе дә олыгайды, йомырка җыеп сатып алган тегү машинасы да тузды. Ул чакта исә тирә - якта бердәнбер оста иде. Күрше - тирәләрдән дә аңа килделәр. Чират иде хәтта. Әнкәйнең төннәр буена тегү белән шөгыльләнүе миңа да файдага булды. Шул лампа яктысында төнге икеләргә, өчләргә кадәр китап укып ята идем.

         Хәзер менә уйлап йөрим: ай - һай авыр булгандыр әнкәйгә. Үзе генә беләдер ниләр күргәнен, ничек кичергәнен. Ә безгә нәрсә? Якты өй, тәмле аш, җылы караш булса, шул җиткән. Калганы турында үскәчтен генә аңлый башлыйсың, олыгайгач кына уйланасың.

          Туган нигез. Туган өй. Без барыбыз да шунда канат чыгарабыз, шунда очарга өйрәнәбез. Очып та китәбез... Әмма туган өебез җылысы безне гомер буена җылытып тора, иң кыен чакларыбызда искә төшеп йөдәтә. Без туып үскән өй күптән юк инде. Әмма мин аның һәрбер бүрәнәсен, бүрәнәләрендәге һәрбер ярыгын, һәрбер идән сайгагын, түшәм такталарындагы һәрбер сурәтне хәтерлим. Әнкәбезнең тәмле - тәмле ашларын кабат авыз итәсе килә, ул тегеп кидергән күлмәк - чалбарларны тагын бер киеп малайларның күзләрен кыздырасы килә. Ул чакта туган өйнең кадерен белеп бетермисең шул. Читтә, еракта, син булмаган җирләрдә рәхәтрәк, ямьлерәк шикелле тоела...

Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар,

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

Сүрелмәсен дә сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә,

Шигырь укыгыз! -

дип язган Роберт Миңнуллин үзенең "Тылсым" дигән шигырендә. Әйе, чыннан да, шигырь укып кеше гүзәллекнең серенә төшенә һәм шигырь укыган балалар бервакытта да начар була алмый. Р.Миңнуллин да үзенең шигырьләрендә мәхәббәт, яшьлек, табигать, әнкәй, балалар һәм тормышчанлык төшенчәләрен күтәреп чыга. Шушы төшенчәләр арасыннан минем өчен иң якыны - әнкәйләр. Чөнки шагыйрьнең әнкәй турындагы шигырьләре бик эчтәлекле, күңелгә ятышлы, һәм әнкәйләр турындагы шигырьләре башка шигырьләренә караганда күбрәк тә әле.

-4-

            Р.Миңнуллинның иҗатына якташларының тәэсире көчле була. Әтисе Мөгаллимнең үзәккә кереп китә торган тальян моңнары, абыйлары Барый белән

Зөфәрнең матур шигырьләре, әбиләре Шәмсия белән Зәкиянең борынгы җырлары, күп кенә дус малайларының һәм кызларының иҗади эшкә тартылуы - бу барысы да аның күңеленә кереп урнашкан. Роберт Миңнуллин якташларының көчле энергиясен тоя алган шагыйрь.

            Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. "Татарстан яшьләре", "Казан утлары" журналында, "Идел" альманахында шигырьләре дөнья күрә. "Беренче карлыгачлар"( 1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен халык яратып кабул итә. 1972 нче елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 нче елда Илдар Юзеев "Татарстан яшьләре" газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.

           Шагыйрь туктаусыз эзләнә, хыяллана, бөтен фантазиясен эшкә җигә. Эзләнү бушка китми. Ул яңадан - яңа шигырьләр иҗат итә. Китаптагы шигырьләрне укыганда шагыйрьнең фантазиясенә, тапкырлыгына гаҗәпкә каласың. Ул гадәти әйберләр хакында көтелмәгән шигырьләр яза.

          Тагын бер гаҗәпләндергән әйбер - шагыйрьнең татар теленә чиксез хөрмәте, мәхәббәте, телне тирәнтен тоюы, халыктан килгән йөгерек телдән оста файдалануы.

          Күңелдә шундый сорау туа: ни өчен Роберт Миңнуллин әнкәйләр турында күп яза икән соң? Әнисе белән генә үскәнгә микән? Әллә инде әнисенең биш баланы нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме? Әнисенең олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, гадел һәм горур булуын аңлагангамы?

          Кайбер кешеләр, әтисез үскән балаларга шикләнебрәк тә карыйлар. Мәктәптә берәр малай тәртип бозса һәм начар укыса, аның турында: "Әтисе юк шул аның, әнисе тәрбиясендә генә үсә" дип, кул гына селкиләр. Ләкин, минемчә, ялгыз аналарның да төрлесе була. Р.Миңнуллиннар әтисез үсә, ләкин әниләре аларны ничек тә булса кеше итәргә тырыша. Көчен дә, сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. "Балаларымны үстерсәм, укытсам, кеше итсәм, авылдашларым алдында йөзем ак булыр", - дигәндер ул.

          Роберт Миңнуллин әнисе турында булган вакыйгаларны искә төшереп болай дип яза: "Сара апа: "Әниеңне алып кил әле, күрәсем килә", - ди торган иде. Шулай бервакыт язучыларның Тукай исемендәге клубындагы әдәби җомгага әнкәй дә килде. Сара апа да чыгыш ясады. Кичәдән соң:"Әйдә, Сара апа белән таныштырам", - дип караган идем дә бармады, кыенсынды. "Үз күзләрем белән күрдем инде, күңелем булды", - диде." Аларның бөтен күрешүләре шул булды.

     

-5-

  Ә моннан шактый еллар элек безнең колхоз клубында Әлфия Авзалова концерт куйган. " Залда Робертның әнисе дә бар", - дигәч: "Шулаймыни?" -дип,

әнкәйне бөтен халык алдында кочаклап алган, рәхмәтләр әйткән. "Әнкәй" дигән җырымны аңа багышлап җырлаган. Соңыннан әнкәй шул хакта елый - елый хат язган иде," - ди Роберт Миңнуллин.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җыры көйләп төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп

 -дип , башланып китә шагыйрьнең бу шигыре. Җырга әйләнгән шушы шигырьгә Роберт Миңнуллинның бөтен тормыш юлы сыйган. Монда ул әни белән бала мөнәсәбәтләрен иң кечкенә чаклардан алып, балаларның таралашкан чагына кадәр булган вакыйганы күрсәтә. Бер үк телдә сөйләшүче милләтне аерып торучы Сөн буенда туган ул. Биш бала иркә кочакта үсмәгәннәр. Кайбер вакытта әниләренең шатлыгы да, кайгысы да булганнар. Хәзер инде алар олы җанлы, әнкәләре янына кунак булып кына кайталар. Бу җырны профессиональ җырчылар да, үзешчәннәр дә бик яратып башкара. Кемдер "без өч бала идек" ди, кемдер "без әнкәйнең дүрт шатлыгы булдык", дип җырлый. Ләкин Роберт Миңнуллин моңа үпкәләми.

            Минемчә, әниләр турында җырлар, гомумән, күп булырга, алар һәрчак өстәлеп, яңарып торырга тиеш. Кешеләрдәге бөтен матур сыйфатлар әниләрдән башлана бит.

            Роберт Миңнуллинның әниләр турындагы җырлары бик күп. Мәсәлән, "Әнкәйнең ак чәчләре"н Рөстәм Яхин язган. Язып бетергәч тә: "Балалар өчен килеп чыкты бу", - дигән. Иң беренче бу җырны радиодан балалар ансамбле җырлый. Ә инде соңыннан әнкәйләрнеке булып китә. Бу шигырен Роберт Миңнуллин 1977 нче елда яза. Шигырьдән белгәнчә, шагыйрьнең әнисе картайган, чәчләре дә агарган. Шагыйрь әнисенең кара чәчләрен сагына. Ул чәчләрнең агаруында минем дә өлешем бар, ди. Балачакка кайтсам, нишләргә икәнен белер идем: әниемне тыңлар идем, кичләрен соңлап кайтмас идем, әнине беркайчан да борчымас идем, елатмас идем, - ди. Әгәр дә шушылай булса, ул улларына рәхмәт кенә укыр, гел түрдә генә утырыр, безнең өчен борчылып яшәмәс иде", - ди. " Шулай гына булыр иде дә бит, ләкин, әнкәй генә яшәрмәс", - ди.

          "Әниләребезгә без сокланып карап торабыз һәм аларның бөеклеген соңрак кына аңлыйбыз", - диелә шигырьдә.

Сокланып карап торырлык

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Соңрак... соңрак аңлыйбыз.

   Роберт Миңнуллин үзенең "Әни кирәк" дигән җырын, композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова белән, тәгаен, балаларга атап язган булгандыр. Әмма бу җыр

-6-

өлкәннәргә ныграк ошый, хәер, әниләр балаларга да, олыларга да бердәй кадерле шул. Ничә генә яшьтә булсак та, безгә һәрвакыт әни кирәк.

  Җил -яңгырдан саклар өчен,

                                              Усаллардан яклар өчен,

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен –

Әни кирәк!

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк!

Иң бәхетле кеше җирдә әни димәк!

              Роберт Миңнуллинның әниләргә багышланган нинди генә җырын алсак та, аларда зур мәгънә ята. Мәсәлән, тагын шундый шигырьләренең берсе: "Исән -сау бул, әни!" дип атала. Бу шигырьгә Илгиз Закиров сүз язган. Бу җырның мәгънәсе бик эчтәлекле: бала авылда калган әнисен сагына һәм "исән - сау гомер ит", - ди. “ Син калдың шул анда, сагынам шуңа да. Гомер ит син исән - сау гына”, -дип үзенең хис - тойгыларын автор белдерергә тырыша.

            "Кышкы кичтә" исемле шигырен шагыйрь 1974 нче елда яза. Шигырь аркылы без туган авылыңа кайткач, һәр нәрсә дә, һәр агач та, һәр сукмак та, бигрәк тә туган өең, балачак искә төшүен беләбез. Бу шигырендә Роберт Миңнуллин балачак хатирәләрен искә төшерә. Кышкы кичтә әнисе белән бергә җыелып утырганда, ут сүнә, һәм әнисе чоланнан иске, шагыйрь белән яшьтәш лампаны чыгара, һәм автор болай ди:

Ут сүнде дә, кинодагы кебек

   Малай чакка кайттык бу кичне

        Малай чакны яктыртты ул лампа,

Күңелләрдән күпме уй кичте.

           Әлбәттә, Роберт Миңнуллин әнисенең яшь чакларын, балачак әкиятләрен, өй ипиен, җылы мичне исенә төшерә. Моннан чыгып без шуны әйтә алабыз: һәркемнең балачагы күңелле һәм истәлекле үткән кебек, шагыйрьнең дә балачактагы кышкы кичләре онытылмаган.

            1980 нче елда бөек шагыйребез Роберт Миңнуллин "Син аларны яратырсың, Әнкәй!" - дигән шигырен яза. Бу шигырен Роберт Миңнуллин әнисенә мөрәҗәгать итү рәвешендә укучыларга җиткерергә тели. Шагыйрь туган ягын күрсәтер өчен, авылга дусларын алып кайта. "Дусларым, әни, сине күрергә кайттылар, әниләрен сагынганда алар "Әнкәй" дигән җырны җырлыйлар, минем дусларым начар булмас", - ди. "Дусларымны, әнкәй, яратырсың, чөнки алар әйбәт миннән дә!" - ди. Шушы шигырьне укыгач, татар халкының "Дустың үзеңнән әйбәт булсын!" - дигән мәкале искә төшә. Роберт Миңнуллинның дуслары үзеннән яхшы булганга, әнисенә ул икеләнмичә:"Син аларны яратырсың", - ди.

            Хәтта дуслар: "Син ничауа егет!" –

Диеп мактадылар килгәндә.

-7-

   

  Син аларны яратырсың, Әнкәй,

Чөнки алар әйбәт миннән дә!

            Шул ук елны Р.Миңнуллин "Ул Ленинны аңлый җаны белән" дигән шигырен яза. Шагыйрь "Минем әнкәй гап - гади бер хатын һәм ул Ленинны җаны белән аңлый, еш кына аның белән сөйләшеп тора", - ди. Белүебезчә, Роберт Миңнуллинның әнисе бик яшьли тол кала. Итәк тулы бала була. Тик әнисе сыгылмый һәм авырлыклар килгәндә, баш имәскә сүз бирә. Ленинга партиягә керә. Балаларына әнисе Ленин кебек игелекле,гади,төгәл,тыйнак булырга куша.

            "Әни - Гөлҗәүһәр Кирам кызы гына, ә Ленинны аңлый җаны белән!" - ди шагыйребез.

Бүтәннәрдән үзгәдер без,

Күңелләр дә нечкәдер.

Ул нечкәлек күңелләргә

Әнкәйләрдән күчкәндер.

            Шагыйрьнең "Әнкәйләр тәрбиясе"  дигән  шигыре  шушы  юллар  белән башланып китә. Бу шигырен автор 1981 нче елда яза һәм ул аны үзе шикелле үк әтисез үскән дусларына багышлый. Әтисез үскән балалар башкалардан үзгә. Аларның күңелләре нечкә һәм бу аларга әнкәйләрдән күчкәндер, ди. Кайбер кешеләр ярага тоз салалар. Шундый кешеләрнең йөзләренә бер бирәсе килә. Ләкин биреп булмый, әнкәйләр тәрбиясе, ди. Авыр чакта бер дә сер бирәсе килми,   чөнки   әнкәйләр   тәрбиясе   дип   җавап   бирә.   Бу   шигыре   белән Р.Миңнуллин әтисез үскән дусларына бер вакытта да баш имәскә, горур атларга, сер бирмәскә куша. Әнкәйләребез тәрбиясе шундый, ди шагыйрь.

            Р.Миңнуллинның "Әнкәй хатлары" шигыре 1981 нче елда языла. Шагыйрь әнисеннән килгән хатларны укый, һәр юлда шаһилык сизелә. Әнисенең хатлары Коръәндә дә булмаган теләкләр һәм догалар кебек. Шул теләкләрне укыгач, Р.Миңнуллинның күңеле сафлана. Шагыйрь: "Мин хатларны укып кына калмамын, ә әнием тәгълиматларын сүзен - сүзгә ятлармын", - ди. Әйе, чыннан да әнкәйләребезнең хатлары һәркем күңеленә якын. Мәсәлән, мин үзем дә җәй көне авылга каникулга кайткач, әниләргә хат яза идем элегрәк. Хәзер инде шалтыратам гына. Ул хатларга бөтен күңел җылымны бирә идем.

            Хат кына да түгел алар, Ә теләкләр, догалар Ул теләкләр, ул догалар Коръәндә дә юк алар. Шагыйрь 1984 нче елда "Күчтәнәч" дигән шигырен яза. Кечкенә чагында Алма апалары ялга кайтканда, тәмле - тәмле күчтәнәчләр алып кайткан. Ул конфетларны күрү - алар өчен бәйрәм була. Ә хәзер инде Роберт Миңнуллин "кунакка үзебез кайтабыз һәм әнигә күчтәнәч алып кайтабыз", - ди. Ләкин әнкәй бездән күчтәнәч көтмәгән, ә безнең үзебезне көткән икән, ди. Чөнки әниләре аларны күргәч, очып кына йөри. Ялдан соң әниләреннән фатиха алып, авыл күчтәнәче төяп алар калага китеп баралар. Шагыйрь бу шигыре белән әни кеше   өчен   күчтәнәч   булып   балалары  

-8-

торуын   әйтә.   Ягъни,   әни   өчен балаларыннан күчтәнәч түгел, ә аларның шат йөз белән сау - сәламәт кайтулары тора.

     Күчтәнәч көткәнмени ул?

     Безне көткән! Күптәннән!

 Очып кына йөри әнкәй,

Талчыкса да көткәннән.

          1984 нче елда Роберт Миңнуллин әнисенә багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә. Мәсәлән: "һаман чибәр минем әнием", "Синең язмышың", "Синең бишек җырларың", "Сөн буенда әнкәй басып тора" һ.б. "һаман чибәр минем әнием" шигырендә шагыйрь әнисенең яшь, чибәр чагын белүе һәм аның беркайчан да картаймавын тели. Әнисенә: "Чибәр килеш тор син, яшь килеш кал, түз, яме!" -ди. "Әнием минеке, үземнеке булганга күрә чибәр һәм яшь булырга тиеш", - ди. Ә инде "Синең язмышың" шигырендә Р.Миңнуллин әнисенә мөрәҗәгать итеп: "Язмышыңны үзең сайламадың, сайланган язмыш булмый", - ди. "Язмышыңны үзең сайлаган булсаң, болай булыр идеме соң?" - ди. "Икенче бер кеше булса, мондый язмышка түзмәгән дә булыр иде, без күп булсак та, аз булсак та, бишебез - биш язмышың!" - дип эндәшә.

            Бер кеше дә, Роберт Миңнуллин әйткәнчә, язмышын сайлап алмый. Ул кешегә туганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып куела. Телисеңме син, теләмисеңме, һәр эш язмыш кушканча бара.

Сайламадың язмышыңны,

Сайланган язмыш булмый.

Шулай да ул үзеңнеке!

Язмышлар ялгыш булмый.

            "Синең  бишек җырларың"  шигырендә  Р.Миңнуллин  әнисеннән  нинди җырлар җырлап йоклатуы турында сорый. Чөнки "бүгенге көндә миндә җыр яши икән, димәк, ул шул моңнандыр", - ди. Шул бишек җырларын автор үзенең улына, кызына җырларга уйлый.

Искә төшерче шуларны –

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен улыма,

Җырлар өчен кызыма!

            "Сөн буенда әнкәй басып тора" шигырендә шагыйрьнең әнисе Сөн буена басып балаларын сагынып көтә. Казан белән Шәммәт арасының нинди ерак икәнлеген уйлый. Әнисенең сагынуын автор түбәндәгечә тасвирлый:

Сөн буенда әнкәй басып тора, Сагынуны булмый туктатып Үрелепләр карый... Күз яшьләре Сөн суына тама тып та тып. Табигатьнең матурлыгы, гел сагындырып искә төшә торган балачагы калган анда.   һәм  тагын   бер  сәбәп  -  шагыйрьнең  җанын,  рухын  җылытып, нурландырып торган , аны яшәргә, яратырга өйрәткән иң газиз кешесе яши Сөн буенда. Әниләр турында шигырьләр күп язылды. Роберт Миңнуллин бары үз әнкәсе өчен генә, бары аның турында гына яза, аңа булган рәхмәтен, әнкәсенең мәрхәмәтен күпме

-9-

сөйләсә дә, аңлатып бетерә алмаганга яза. Күңелдән, без дә әниләребезне шулай кадерли белсәк иде, шундый сүзләр таба алсак иде дип телисең.

           Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләре арасында тагын бер бик мәгънәле һәм җырга әверелгән шигырьләреннән берсе - "Әнкәйнең догалары". Бу җыр татар күңеленә Коръән догалары белән Күктән иңгәндер. Шунлыктандыр, ул һәркемгә нык тәэсир итүче җырларның берсе.

Кырыс ла тормыш юллары,

Авыр ла дөньялары!

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары, -

дигән җырның Уфа - Казан юлларында тууы бик табигый.

            Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Хәкимнәрнең шигъри догалары калган юлдан баручы Роберт үзен көчле тоя. Иң авыр чакларда, яңа юлларга кереп - кереп чыкканда, мөгаен, иреннәре шул догаларны да кабатлыйдыр, һәм, гомумән, бу шигырьне укыганда ирексездән җырлап җибәрәсең:

Догаларның күңелемнән

Юк әле югалганы

Саклый мине, яклый мине,

Әнкәйнең догалары.

Ташлама әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле бул алмам.

Әйе, чыннан да Роберт Миңнуллинга һәм безгә дә әниләребезнең догалары һәрвакыт ярдәм итә. Тормышта безне дөрес юлдан алып бара.

3. ЙОМГАКЛАУ.

            Роберт Миңнуллинны Башкортстанда да бик яраталар, үз итәләр, китапларын чыгаралар, җырларын җырлыйлар, үз шагыйрьләре итеп саныйлар. Бу бәхеткә ия булганнар әллә ни күп түгел.

           Артка борылып караса - алтмыш ике ел узган да киткән: "Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән..." Шул гомер юлында аны сөенечләр һәм үз җырлары озатып бара.

            Роберт Миңнуллин "Дөньядагы иң зур алма үстереп, аны бишкә генә түгел, йөзгә - меңнәргә бүлеп, балаларга өләште, балачак хисләрен югалтмавы, аны акыл һәм тормыш тәҗрибәсе белән баетуы Робертның үзен дә, шигъриятен дә укучыларга якынайтты. Ул олыларның да үз шагыйре.

            Роберт Миңнуллин шигъриятенә үзе яраткан Такташның сүзләре бик килеп тора:

Үзе көлә, үзе сөйкемле,

      Үзе усал, Үзе болай бер дә

-10-

Усал түгел кебек шикелле.

                Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының халык депутаты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Г.Х. Андерсен исемендәге халыкара    әдәби    бүләк    иясе,    Башкорстанның    атказанган    мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин бөек шәхесләрнең берсе һәм бүгенге көндә югары дәрәҗәләргә ирешкән шагыйрь.

               Бу иҗади эшемне язганда бик күп эзләнергә, уйланырга туры килде. Роберт Миңнуллинны без мәхәббәт, табигать, балалар тормышы, әниләр, әтиләр һ.б. бик күп темаларга иҗат итүче шагыйрь буларак белсәк тә, әниләр турындагы шигырьләре күңелгә бик тә якын. Әниләр турындагы һәрбер шигырендә тирән мәгънә ята. Шуңа күрә дә мин шагыйремне бик яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.

Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

                РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА         ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ...