III зат берлек сандагы хикәя фигыль. Раслау җөмлә темасы буенча дәрес эшкәртмәсе. 1 нче сыйныф.
план-конспект урока

Сунгатуллина Рузиля Фаизовна
Әлеге дәрес план-конспекты рус төркемнәре өчен И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың "1 нче сыйныф Татар теле" дәреслеге буенча төзелгән "Укытучы китабы " методик кулланмасыннан бер үрнәк буларак бирелә.  Кулланмада Сез әлеге дәреслек буенча төзелгән барлык дәрес үрнәкләрен дә таба аласыз. Әлеге  әсбап рус телендә сөйләшүче  1 нче сыйныф укучыларына  татар телен өйрәтүдә укытучылар өчен  чын методик ярдәмлек булып тора. Укытучылар әлеге җыентыкка кертелгән дәрес эшкәртмәләрен үзгәртеп тә куллана алалар.
Методик ярдәмлек атнага 3 сәгать хисабыннан  И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыкова, Л. И. Гарипованың “Татар теле. Татарский язык 1 класс” уку- укыту әсбабына нигезләнеп төзелде. Дәрес эшкәртмәләре ФДББС таләпләренә туры китереп язылды. Һәр дәрестә 3-4 яңа сүз  һәм дәрескә кирәкле сөйләм калыплары өйрәнелә. Татар теле дәресләре Чебурашка, Акыллы Үрдәк, Крокодил Гена образлары белән баетыла, шулар ярдәмендә укучылар татар теленең сөйләм калыплары белән таныша башлыйлар, телдән сөйләмгә кереп китәләр.  Дәресләрдә төп  игътибар  татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә, төрле сөйләм калыпларын кабатлау  күнегүләренә юнәлтелә.  Кабатлаулар аша укучылар сүзләрне актив куллана алуга ирешә. Башта укытучы дәресләрдә яхшы үзләштерелгән  лексика  белән генә эш итә, укучыларны  диалогик, монологик сөйләмгә  чыгу күнекмәләренә күнектерә.  Телдән сөйләм күнегүләре алдан әзерләп куелган күрсәтмә материалларга  таянып алып барыла. Тактада схематик рәсемнәрдән дә файдаланырга мөмкин.
Татар теле дәресләрендә дәфтәр белән эшләү дә сорала. Ләкин язу күнекмәләренә ел башында бик аз вакыт бирелә. Күбрәк вакыт телдән сөйләм күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелә. II яртыеллыкта язу күнекмәләренә  вакытны арттырырга мөмкин. Шулай ук Smart  такта өчен бирелгән үрнәк күнегүләр  укытучыга яңа сүзләрне, җөмлә калыпларын үзләштерүгә ярдәм йөзеннән сайлап алынды. Билгеле, аларны  укытучылар башкача да файдалана ала. Күп кенә дәресләрдә  тыңларга аңлау өчен текстлар да урын алды. Әлеге текстларны тактага язарга , укырга яки яздырып тыңлатырга мөмкин.
Материалны үзләштерү, актив куллануга ирешү өчен уен формасында үткәрелгән күнегүләргә дәресләрдә зур игътибар бирелде. 
 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: III зат берлек сандагы  хикәя фигыль. Раслау җөмлә.

Максат: 1. Укыту-өйрәтү максатлары:

                       - 3 зат берлек сандагы хикәя  фигыльләр белән таныша башлау, ул нишли? соравы белән танышу, аңа дөрес җавап бирергә өйрәнү

                        -укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

                 2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары: 

                       - объектларны атау, аларның билгеләрен чагыштыру, һәр объектның эшен билгеләү өстендә эшләү

                       -  балаларны татарча аралашуга  омтылышын арттыру

                 3. Тәрбияви  максатлар: 

                        - төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү

                      -    укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: И.Л. Литвинов “Татар теле һәм уку китабы” 1нче сыйныф, Smart  такта, рәсемнәр, сүзләр

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1.  Уку эшчәнлегенә уңай  мотивация тудыру.

 -Исәнмесез, балалар! Малайлар/ кызлар! Утырыгыз! Басыгыз! Кызлар утырыгыз! Малайлар да утырыгыз! Коля, исәнме ! Коля, бас! Коля, утыр!( ишарә белән күрсәтә)

II .Белемнәрне актуальләштерү  һәм эшләп карау вакытында авыр урынны билгеләү.

  1. Өйрәнелгән  сорауларны камилләштерү, яңа сорауны тану.
  • Ребята, Чебурашка сегодня в гости к нам привёл необычного гостя – Робота. Давайте посмотрим на него и скажем, какой он?
  • Бу нәрсә? (Бу Робот)
  • Бу Роботмы, баламы? (Бу Робот)
  • Ул нинди?(Ул зур, матур...)
  • Ул нишли?(если дети не отвечают, помогая жестами) (Он  что делает? Ул баса. Он встает)
  • Ребята, я задала новый вопрос и ответила на него, хотите и вы познакомиться с этим вопросом?

III . Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

  • Значит, вопрос ул нишли? – он что делает? Мы научимся отвечать на него, и ещё познакомимся с другими словами , которые отвечают на этот вопрос. В этом нам поможет, наш друг Чебурашка.
  • Какие команды не дает Чебурашка, Робот все правильно выполняет. Давайте, послушаем какие действия выполнил Робот.

Аудиоматериал. (Тактада роботның рәсемнәре: ул баса, утыра, эчә, яза, йөгерә, юына, бара. Язма барышында укытучы рәсемнәргә күрсәтә бара.)

Робот, бас! Ул нишли? Ул баса?

Робот, утыр! Ул нишли? Ул утыра.

Робот, яз! Ул нишли? Ул яза.

Робот, эч! Ул нишли? Ул эчә.

Робот, юын! Ул нишли? Ул юына.

Робот, бар! Ул нишли? Ул бара.

Робот, йөгер! Ул нишли? Ул йөгерә.

-Что же обозначают эти слова?(эти слова обозначают действия)

- На уроке какие слова будем изучать? (показывая на рисунки, слова, обозначающие действия) Бежит, пишет, умывается, идёт, пьёт.

-Оля, яз! Ул нишли?(жестом изображая, данное действие) Он что делает? - Ул яза.  

-Ира, эч! Ул нишли? Он что делает? ( Уч. жестом изображает, ученик имитирует, далее всё сопровождается жестами и имитацией). Ул эчә.

-Юра, юын! Ул нишли? Ул юына.

- Коля, бар! Ул нишли? Ул бара.

-Юра, йөгер! Ул нишли? Ул йөгерә.

-На какой вопрос отвечают эти слова? (Ул нишли?)

- Мы ещё на уроке научимся  правильно задавать вопрос и отвечать на него.

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. 

  • Когда задаем вопрос ул нишли? отвечаем тоже с “ул”. Слова, обозначаюәщие действие, заканчиваются в этом случае на –а/ -ә.

Команда                      

Ул нишли? – Он что делает?

Яз!

Эч!

Ул язА.

Ул эчӘ.

V. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

Дәреслек белән эш.

57 нче бит, 1,2, 3 нче күнегүләр.

Ял минуты.(Физкульминутка).

Давайте, поиграем. ”Робот” уены.

  • Ребята, а теперь Робот хочет посмотреть, а мы сами можем выполнить все команды так же хорошо, как и он. Представьте, что каждый из вас – робот. Я даю команды, а вы выполняете их, показывая движения.

Укытучы төрле командалар әйтә, укучылар күрсәтәләр.

-Яз! (Бас! Эч! Бар! Йөгер! Юын! Утыр!)

VI. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

Дәфтәрдә эшләү: 1,2, 3,4 күн. 32-33 бит.

VII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

Smart күнегү.

  1. Тактада төрле рәсемнәр. Нишли? соравы белән эшләү.Мәсәлән:
  • Бу кем?(малай) Ул нинди?(...) Ул картмы, яшьме? Ул нишли? Ул язамы?
  1. Ике баганада татарча- русча өйрәнелгән фигыльләр, аларны дөрес итеп парлап урнаштыру.
  • Ребята, а давайте сейчас проверим, насколько хорошо мы запомнили слова, обозначающие действие. Слова потеряли свой  правильный перевод и рисунки, надо помочь им найти друг-друга.

IX. Белем һәм осталыкларын яңа ситуациядә куллану.

- Давайте , ребята, чтобы быстрее запомнить слова, поиграем. Басыгыз! (ишарә белән күрсәтә). Утырыгыз! А теперь мне нужен помощник-робот. Я ему буду давать команды, а вы говорите, что он делает. (бер бала чыга)

- Робот, бас! Ул нишли?- Ул баса. (Ук. шулай барлык фигыльлләрне әйтә, “робот” ул командаларны үти, укучылар ул нишли? соравына җавап бирәләр)

X. Рефлексия.

-Ребята, какие новые слова мы учили? (Эч! Ул эчә Яз! Ул яза Юын! Ул юына Бар! Ул бара Йөгер! Ул йөгерә)

-Давайте проверим, как запомнили слова: Эч! Ул эчә(Пей! Он пьёт)...

-На уроке что делали? (играли, учили слова, отвечали на вопросы)

       - Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

"Фигыль" темасы буенча тестлар (презентация)

Башлангыч сыйныфның рус төркемнәрендә "Фигыль" темасын өйрәнгәннән соң куллану өчен тестлар....

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты 5 нче сыйныф

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты. 5 нче сыйныф( рус төркеме)...

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....

Әйләнә-тирә дөнья дәресе өчен "Кышын кошлар тормышы" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе, 2 сыйныф

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү. Максат:Кошларның  кышкы тормышы, яшәү шартлары белән таныштыру; аларга ярдәм итәргә өйрәтү. УУЭ Танып белү: таныш булмаган кошлар аерып-таный белү...