5 нче сыйныф өчен "Шарт фигыль" темасы буенча узанализ.
методическая разработка (5 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Дәрестә узанализ бик мөһим. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_5_shart_uzanaliz.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

         5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Шарт фигыль

                                        ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ

                  Укытучы: Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы

 1. Сыйныфка кыскача характеристика.

     5 сыйныфта – 14 укучы.  Сыйныфта 8 кыз, 6 малай. Сыйныф белем ягыннан уртача. Татар телен бик яхшы белгән укучылар бар: Фәйзиева Әдилә, Газизова Динә, Хөснетдинова Ландыш, Фазылҗанов Рәдис, Холмуродов Ислам. Укучылар төгәл фикер йөртә, дөрес итеп үз фикерен әйтеп бирә беләләр. Уку һәм сөйләм телләре уртача. Бәйләнешле текст төзиләр, иҗади биремле эшләрне бик теләп башкаралар.

 2. Дәреснең темасы.

      Шарт фигыль.

 3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

       Фигыль темасында 4 нче дәрес.  

 4. Дәреснең максаты:

 а) белем бирү

    Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышын өйрәнү.

 ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү

      Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

 б) тәрбия бирү.

      Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын

       тирә – як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

 5. Дәреснең төре:

        Яңа материалны аңлату һәм аны ныгыту

 6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

       1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа матеиалны үзләштерү – 20 минут.

      - ФО БОКС СИНЕКТИКС структурасы ярдәмендә фигыльтурында белемнәрне кабатлау.

      - “Саннар ни сөйли?” уены.

      - Тактада  

       2.Материалны ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү – 20 минут.

       3. Дәрескә йомгак – 3 минут.

       4. Өйгә эш – 2 минут.

 7.  Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

     Күптөрле метод һәм алымнар, мәсәлән, әңгәмә, күзәтү, эзләнү, таныштыру методлары кулландым. Шулай ук дәрескә күрсәтмә материаллар, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Һәрбер дәрестән соң укучылардан мөстәкыйль эш алына. Үтелгән дәресне күпме дәрәҗәдә үзләштергәннәре тикшерелә.     

 8.  Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

      Фронталь  сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү, әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.

 9.  Дәрестә күргәзмәлелек.

      “Шарт фигыль” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен

        карточкалар, перфокарта, дәреслек Р.Г.Хәсәншина, кара такта, ноутбок, проектор.

10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.

       Укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү максатыннан  карточкаларга язып, төрле биремнәр, таблицалар, сорауларга бирелгән җавапларның дөресен сайлап алу, перфокарталар ярдәмендә материалны үзләштерү дәрәҗәсен сынау кебек аерым(индивидуаль) эшләү алымнары кулланылды.

 11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

     Укучыларның белемнәре билгеле бер схема ярдәмендә бәяләнде. Укучыларның җавапларын дәрес барышында билгеләп бару әһәмиятле. Үткәреләчәк  күнегүләргә һәм биремнәргә туры китереп, укучыларга  бәя кую өчен схема төзелде.

 

Укучының исеме,фамилиясе

Сорауларга җаваплар

Җөмләләр өстендә эш.

Рәсем өстендә эш.

Дәреслек өстендә эш

Мөстәкыйль

эш

Билге

 12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

  Дәрестә сингапур методы куллану, “Саннар ни сөйли?” уены, халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану, предметара бәйләнеш, тәрбия моментлары, төсле рәсемнәр өстендә эшләү, перфокарталар белән эшләү дәрестнең уңышлы яклары дип уйлыйм.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф рус төркеменә татар теленнән Р.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программасы

Планлаштыру  Рус телендә урта(тулы) гомуми белеем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 сыйныф. –Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.) нигезендә төзелде. Дәресл...

6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.

Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча төзелгән татар әдәбиятыннан эш программасы

5 нче сыйныф өчен Ә.Р.Мотыйгуллина әдәбияты буенча ФДББС таләпләренә туры килгән эш программасы...

9 сыйныф әдәбияты буенча сораулар һәм җаваплар.Дәрес эшкәртмәләре.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты буенча җаваплары белән сораулар.Г.Кандалый , Муса Акъегетзадә тормышы һәм иҗаты  буенча дәрес эшкәртмәләре .ггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггггг...

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....