Эш тәҗрибәсеннән.
статья

Сунгатуллина Рузиля Фаизовна

Бу мәкаләмдә үз эшемнең юнәлешләрен, туплаган тәҗрибәмне, ирешкән уңышларымны яктыртырга тырыштым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эш тәҗрибәсеннән. 55.34 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәсеннән

Казан шәһәре Совет районы

 141 нче гимназиянең

 югары категорияле

туган тел һәм  әдәбият укытучысы

Сөнгатуллина Рузилә Фаиз кызы 

Татар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү методын кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү.

Балалар мөмкин кадәр мөстәкыйль

укысыннар, ә укытучы бу процесс белән

идарә итсен һәм материал бирсен.                                            

 К.Д. Ушинский

Эчтәлек

  1. Кереш. Актуальлек.
  2.  Төп өлеш. Татар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү методын кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү.
  3. Йомгаклау.

Кушымта. Укытучының һәм укучыларның уңышлары.

Кереш.

   Бүгенге көн мәктәп укытучысына зур таләпләр куя. Хәзерге заман укытучыдан җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзер булган шәхес тәрбияләүне таләп итә. Укытучы традицион метод, алымнарны заманча яңа технологияләр белән баетып, аларны актив кулланып эшләгәндә генә заман белән бергә атлап бара, бүгенге тормышта югалып калмый, үз юлын табардай, башкаларны үз артыннан ияртә торган шәхес тәрбияли ала. Мин үзем дә дәресләремдә яңа педагогик технологияләрдән файдаланам, укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттырам, фикерләү сәләтләрен үстерәм. Андый методларның берсе - системалы эшчәнлекле якын килү, ул  минем методик темам да булып тора.

Актуальлеге.

Методик темам федераль белем бирү стандартлары белән дә аваздаш. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе  мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта  “эшлекле белем бирү” (деятельный  характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә, укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына  башкара.

Шуңа күрә дә мин “Татар теле дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килү технологиясен кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү”не методик темам итеп сайлап алдым.

Минем максатларым:  укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.

Бурычларым: мәктәпне тәмамлаганда, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче, үз алдына максат куя һәм аны тормышка ашыру юлларын таба ала торган, һәр эшкә җаваплы караучы шәхес тәрбияләү.

Эш тәҗрибәсе, системалы эшчәнлекле якын килү технологиясен кулланып, бердәм системага салынган дәрес һәм  дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруны, киләчәктә аны заманга тагын да яраклаштырып куллануны күздә тота.

Ә хәзер системалы эшчәнлекле якын килеп эшләү технологиясен карап китик.

Системалы – эшчәнлекле юнәлеш буенча эш оештырганда, дәрес үткәрү принципларын, дәреснең үткәрү структураларын һәм дәрес үткәрүгә куелган таләпләрне дә белергә кирәк.

Системалы – эшчәнлекле юнәлеш буенча дәресләр гомумдидактик принциплардан тыш эшчәнлек, даимилек, бөтенлек, минимакс, психологик комфорт, вариативлык, иҗат принципларына нигезләнеп оештырыла.

Системалы – эшчәнлекле юнәлеш кысаларында 4 дәрес төре кулланыла:

1. Яңа белемнәр “ачу” дәресе

2. Рефлексия дәресе

3. Белемнәрне системалаштыру дәресе

4. Үстерешле тикшерү дәресе

Яңа белем “ ачу” дәресенә тукталып китик. Ул нинди эчтәлектән гыйбарәт соң?

  1. Оештыру өлеше (уку эшчәнлегенә мотивлаштыру)

Әлеге этапта укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, уку материалларын үзләштерүгә кызыксыну уяту, сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера  булдыру тормышка ашырыла. Мисал. “III зат күплек сандагы  хикәя фигыльләр” темасыннан мисал китереп китәм.

I.Уку эшчәнлегенә уңай  мотивация тудыру.

- Исәнмесез, балалар! Кызлар, утырыгыз! Малайлар да утырыгыз! Юра, бас! Ул нишли?(ул баса). Юра, яз! Ул нишли?(ул баса)

-Юра, а сейчас скажи, то что ты делаешь с “мин”. Җырла!( мин җырлыйм). Бик яхшы!  Укы! (Мин укыйм.) Эч! (Мин эчәм.) Рәхмәт, Юра, утыр!

- Юра, а скажи про мои действия, что я делаю? Можно обращаться на ты – “син”.

(Учитель садится) Юра: Син утырасың.

(учитель идёт, плавает(движения), поёт, одевается)

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Бу этапта дәрес темасына нигез булырлык үткән материалны кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау эше оештырыла: өй эшенә анализ ясала, бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле  белем һәм  күнекмәләр искә төшерелә, бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем күнекмәләрне  конкретлаштыру ситуациясе тудырыла.  Мисал.

II .Белемнәрне актуальләштерү  һәм эшләп карау вакытында авыр урынны билгеләү.

  1. “Флюгер” уены. Өйрәнгән фигылләрне ике формада кабатлау(Кабинетта төрле урында фигыльләрнең рәсемнәре эленгән. Укучылар әйтелгән сүзләрнең рәсемнәрен табалар, ике формада әйтәләр: Яз! Ул яза. Һ.б.)
  • У нас получилась ролевая песенка. А теперь показываем и поём.

Яз! Ул яза.

Бар! Ул бара. ...

  1. «Комментатор» уены.

- А теперь представьте, что вы «Комментатор». Прокомментируйте, что вы и ваши соседи делают. В этом вам помогут слова «мин, син, ул».

- Йөгер! (барысы да йөгерү хәрәкәте эшлиләр). Юра, син комментатор!(Юра әйтә) Мин йөгерәм( показывая на себя), син йөгерәсең(показывая на соседа), ул йөгерә(показывая на кого-то подалше)(берничә сүз белән эшлиләр)

- Юра, скажи, пожалуйста, а ты про всех них(показывая на ребят) можешь сказать алар нишлиләр – они что делают? А хочешь научиться?

    3.Уку мәсьәләсен кую

Үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу аркылы дәрес темасын, максат – бурычларын билгеләү әлеге этапның максаты булып тора. Уку мәсьәләсен кую  проблеманы барлауга юнәлтелгән, темага алып килгән әңгәмә үткәрелә, шуның аркылы  уку мәсьәләсен чишү эзлекле башкарыла:

1) укытучы бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белемне проблемалы сорау яки бирем итеп формалаштыра;

2) укучылар сорауга җавап эзлиләр яки биремне үтиләр;

3) сорауга җавап табылганнан соң (бирем үтәлгәннән соң) нәтиҗәләр чыгарыла һәм гомумиләштерелә, нәтиҗә модельләштерелә;

4) дәрес темасы билгеләнә;

5) проблеманы чишү юлында килеп туган авырлыкларны истә тотып, дәреснең максаты, башкарылырга тиешле гамәлләр (дәреснең планы) формалаштырыла.

III . Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

-Значит чему мы научимся сегодня на уроке? (Говорить слова, обозначающие действия, с “алар”).

- Мне нужна ваша помощь, кроме Юры. Вы сейчас все вместе действиями покзываете то слово, которое я показываю. Вы показываете, а Юра отгадывает и говорит про ваши дествия с «алар».

- И так, Юра, выйди ко мне! Әйт әле, алар нишлиләр? ( слова:бар, ела, сикер, киен, сөйләш, уйна)? Алар баралар(если затрудняется, то с учителем вместе), елыйлар, сикерәләр, киенәләр, сөйләшәләр, уйныйлар.

4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

Бу этапта яңа белемнәрнең гомуми характеры ачыклана, һәм шулар нигезендә укучыларга дәреснең төп максаты конкрет күрсәтелә (дәреснең бу этабында укучылардан нинди нәтиҗә көтелә), яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментлар әйтелә, яңа теманы аңлату өчен ысул һәм формалар күрсәтелә, яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кысыксынуын билгеләү өчен төп критерийлар тәкъдим ителә. Уку мәсьәләсен чишү өчен терәк схемага, укучыларга ярдәм итәрлек күрсәтмә материалга чыгарыла. Алар алга таба шуңа таянып эш итә алсыннар. Мисал.

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

- Какие окончания услышали с “алар”?(-лар/-ләр). Давайте их запишем в таблицу к остальным словам. Значит, с какими окончаниями мы будем сегодня работать.

УЛ

МИН

СИН

АЛАР

Ул     -------    

Мин                  -М

Син                –сың/ - сең

Алар – лар/ ләр

Ул  ярата                

Ул эшли                  

Мин яратаМ

Мин  эшлиМ

Син яратаСЫҢ

Син эшлиСЕҢ

Алар яратаЛАР

Алар эшлиЛӘР

5. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. Беренчел ныгыту.  

Укучылар коммуникатив формада (фронталь, төркемнәрдә, парлап) яңа эш алымын кулланып, типик күнегүләр эшлиләр, эш нәтиҗәләре гомумиләштерелә.

Бу очракта дәреслек белән эшләү тәкъдим ителде.

V.  Ныгыту.  Дәреслек белән эш.

80 нче  бит, 1,2,3,4  нче күнегүләр.

6. Яңа теманы ныгыту

Бу этапны үткәндә индивидуаль эш формасы отышлы санала. Укучылар яңа тип күнегүләрне мөстәкыйль үтиләр һәм, эталонга нигезләнеп, үзтикшерү башкаралар. Монда яңа белемнәрнең кулланылыш рамкалары, гамәли әһәмияте билгеләнә. Яңа теманы ныгыту барышында укытучы тарафыннан, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү өчен ысул һәм формаларны күрсәтү, укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланылган критерийларны тасвирлау тормышка ашырыла. Мисал.

VI. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

Эш дәфтәрләрендә эшләү: 44 нче биттәге күнегүләр

7. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау. Дәреслектәге биремнәрне мөстәкыйль эшләп, белемнәрне гомумиләштерү, үзтикшерү оештыру.

VII.  Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

Дәреслек белән эш дәвам ителә. 4-6 нчы күн. 80-81 нче битләр.

8. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.  Укытучы җитәкчелегендә төрле яңа биремнәр эшләп, яңа мәгълүматны сөйләмдә куллануга ирешү.

VIII. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

1) 7 күн.81  бит.

“Мин  - рәссам” уенын уйнау.

- А сейчас, представьте, что вы художник нашего учебника. Вам надо нарисовать 2 рисунка и придумать к каждому из них 3-4 вопроса с “алар” и со словами, обозначающими действие(раздаются листочки, во время работы включается музыка)

9. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Бу этапта нәтиҗә ясала, дәрескә куелган максат белән нәтиҗә чагыштырыла, яңа белемнәрнең гамәли әһәмияте ассызыклана, дәрес материалы гомумиләштерелә, укучы укытучы күрсәткән критерийлар нигезендә дәрестә үз эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя.

IX. Рефлексия.

 -Чему научились на уроке? Значит, как скажем, они прыгают, они рисуют т.д.?

- Что ещё делали?

- А к ваши рисункам с вопросами мы ещё вернёмся на следующих уроках. Поработаем у доски в ролях “учитель” и “ученик”, поменяемся ролями.

      - Сау булыгыз.

Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  1. Репродуктив эшчәнлек, ягъни класста үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп иткән эш; бу эш мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш;
  2. Ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәләрне яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; ихтыяри;
  3. Иҗади, ягъни белем һәм күнекмәләрне яңа җирлектә куллану өчен бирелгән эш; ихтыяри.

Димәк, системалы – эшчәнлекле юнәлеш буенча нинди генә дәрес төре үткәрелсә дә, ул билгеле таләпләргә буйсына:

- дәреснең максатчанлыгы;

- укучылар тарафыннан дәреснең һәр этабына нәтиҗә чыгарттыру, этаплар арасында кире бәйләнеш булу;

- парлап һәм төркемдә эшләүне оештыру(коллектив эш нормаларын үзләштерү, коммуникатив компетенцияне үстерү)

- танып-белү эшчәнлеге процессында укучыларның мөстәкыйль (интернет ресурсларны һәм башка төрле мәгълүмати чараларны куллану) эшчәлекләрен күз алдында тоткан блокларның булуы;

- дәрестә техник чаралар куллану;

- дәрестә бирелгән белемнәрнең гамәли әһәмиятен төгәл билгеләү;(укучыларга үзләштергән белемнәрнең һәм күнекмәләрнең гамәлдә куллану мөмкинлеген ассызыклау)

- үзконтроль, рефлексия алымнары, мөстәкыйль эшләү һәм аның нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны формалаштыру, үзтикшерү һәм бер-береңне тикшерү алымнарын куллану;

- укучыларның һәр төр эшчәлегенә сыйфатлы уңай бәя бирү (уңай уку мотивациясен формалаштыруга этәргеч ясау)

- өй эшләренең күләмен минимальләштерү һәм вариативлыкны тәкъдим итү;

- дәрестә уңышлылык хәләте һәм сәламәтлекне саклау өчен шартлар булдыру.

Методик темам өстендә эзлекле эшләвемнең нәтиҗәсе булып хезмәттәшем Әхмәдуллина Р. Ф. белән берлектә, И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гариповаларның 1 нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге буенча  төзелгән, Татарстан китап нәшриятында басылган “Укытучы китабы” тора. Әлеге   әсбап рус телендә сөйләшүче  1 нче сыйныф укучыларына  татар телен өйрәтүдә укытучылар өчен  методик ярдәмлек булып тора. Укытучылар әлеге җыентыкка кертелгән дәрес эшкәртмәләрен үзгәртеп тә куллана алалар.

 Методик ярдәмлек атнага 3 сәгать хисабыннан  И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың “Татар теле. Татарский язык 1 класс” уку- укыту әсбабына нигезләнеп төзелде. Дәрес эшкәртмәләре ФДББС таләпләренә туры китереп, системалы эшчәнлекле якын килү технологиясен кулланып  язылды. Һәр дәрестә 3-4 яңа сүз  һәм дәрескә кирәкле сөйләм калыплары өйрәнелә. Татар теле дәресләре Чебурашка, Акыллы Үрдәк, Крокодил Гена образлары белән баетылган, шулар ярдәмендә укучылар татар теленең сөйләм калыплары белән таныша башлыйлар, телдән сөйләмгә кереп китәләр.  Дәресләрдә төп  игътибар  татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә, төрле сөйләм калыпларын кабатлау   күнегүләренә юнәлтелә.  Кабатлаулар аша укучылар сүзләрне актив куллана алуга ирешә. Башта укытучы дәресләрдә яхшы үзләштерелгән  лексика  белән генә эш итә, укучыларны  диалогик, монологик сөйләмгә  чыгу күнекмәләренә күнектерә.  Телдән сөйләм күнегүләре алдан әзерләп куелган күрсәтмә материалларга  таянып алып барыла. Тактада схематик рәсемнәрдән дә файдаланырга мөмкин.

Татар теле дәресләрендә дәфтәр белән эшләү дә сорала. Ләкин язу күнекмәләренә ел башында бик аз вакыт бирелә. Күбрәк вакыт телдән сөйләм күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелә. II яртыеллыкта язу күнекмәләренә  вакытны арттырырга мөмкин. Шулай ук Smart  такта өчен бирелгән үрнәк күнегүләр  укытучыга яңа сүзләрне, җөмлә калыпларын үзләштерүгә ярдәм йөзеннән сайлап алынды. Билгеле, аларны  укытучылар башкача да файдалана ала. Күп кенә дәресләрдә  тыңлап аңлау өчен текстлар да урын алды. Әлеге текстларны тактага язарга , укырга яки яздырып тыңлатырга мөмкин.

Материалны үзләштерү, актив куллануга ирешү өчен уен формасында үткәрелгән күнегүләргә дәресләрдә зур игътибар бирелде.

Игътибарыгызга шушы китаптан бер дәреснең тулы эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Тема: Фигыльләрсез раслау, инкяр һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр.

Максат: 1. Укыту-өйрәтү максатлары:

-[къ] авазы  һәм бу аваз кергән аяк, кул, бармак сүзләре белән танышу;

- укытучы ярдәме белән максат куярга, эшне планлаштырырга өйрәнү.

2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары:

- [къ],[ч]авазларының дөрес әйтелешенә ирешү;

- балаларны татарча аралашуга  омтылышын арттыру;

- “Тагын нинди? Укучы кыз/малай”  сөйләм калыпларын   сөйләмдә куллануны камилләштерү

3. Тәрбияви  максатлар:

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

-   укучыларда дилогик һәм монологик сөйләм аша күзәтүчәнлекне үстерү;

Җиһазлау: И.Л. Литвинов “Татар теле һәм уку китабы” 1нче сыйныф, Smart  такта, тактада сүзләр, күкрәккә тагу өчен рәсемле карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

I. Уку эшчәнлегенә уңай  мотивация тудыру.

- Исәнмесез! - Исәнмесез, укытучы апа!

- Исәнмесез, малайлар/ кызлар! Исәнме, укучы кыз! Исәнме укучы малай! Утырыгыз! Басыгыз! Кызлар утырыгыз! Малайлар да утырыгыз! Юра, исәнме ! Юра, бас! Юра, утыр!( ишарә белән күрсәтә) Матур утырыгыз!

II .Белемнәрне актуальләштерү  һәм эшләп карау вакытында авыр урынны билгелләү

1. Фонетик уен.“Сүз уйлау.” - Ребята, давайте вспомним те слова, которые мы изучали. Я вам  говорю звуки, а вы с этими звуками вспомните слова.

[ ә ] – (әби, тәрәзә, тәлинкә)

[ч] – (кечкенә, чиста,  укучы)

[къ]- (карт, урындык, кыз)

[ы]-(кыз, укучы, укытучы)

2. Рәсемнәр белән эшләү.( Эт, апа, бабай)

3. Үткән дәрес материалын кабатлау.

- Ребята, вспомним  слова на татарском:  старый -... , молодая - ... , дедушка старый -... , тетя молодая .

- Бу кем? –Бу бабай.

- Бабай нинди?-Бабай карт .

- Кем карт? – Бабай карт. ( апа, эт, укытучы белән шулай ук)

4. Smart  тактада күнегү.

Найди слова, отвечающий на вопрос “Нәрсә?”

Сүзләр: бабай, кечкенә, эт, малай, кул, тәрәзә, апа, аяк,бармак, укучы.

- Ребята, все ли слова вам знакомы, в каких словах вы затруднились отвечать на вопрос “Нәрсә?” - Аяк, кул, бармак.

III . Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Хотите узнать,  как эти слова звучат на татарском языке? Какую цель поставим?

- Познакомиться с этими словами и с ними составлять предложения.

- Сегодня на уроке учимся составить тексты, а в этом нам помогут  эти слова.

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

- Ребята,    художник нам нарисовал  мальчика. А на руках, на ногах, на пальцах оставил записи, но буквы немножко запутались, давайте, вместе из них составим слова. (укытучы белән бергә укучылар тактада сүзләр төзиләр)

рука:  к, л, у- КУЛ

палец: б,а,р,м, к ,а- БАРМАК

нога: а, к, я- АЯК

- Молодцы, ребята, давайте повторим эти слова: кул, бармак, аяк. Какой новый звук услышали?- [къ] (объяснить произношение)

V. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

Дәреслек белән эшләү. 9 нчы бит, 1нче күнегү. [къ],[ч] авазын дөрес әйтү.

Ял минуты.(Физкульминутка)

Бу карт бабай. ( йөрешен күрсәтәбез)

Бу зур  малай. (куллар белән күрсәтәбез)

Бу – бармак, тагын  бармак. (бармак белән күнегүләр ясыйбыз)

Бу- кул, бу да кул. ( күрсәтәбез)

Бу – аяк. Бу да аяк. (йөрибез)

VI. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

Эш дәфтәрендәге 6 нчы биттәге  2 күнегүне эшләү

VII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

Smart күнегү.

- Продолжаем наш урок, закрепляем наши знания, для этого нам поможет доска.

Укажи стрелками слова, в которых произносятся эти звуки.

[К]                                        [КЪ]

ишек  кул  бармак  китап  аяк    кечкенә   карт     тәлинкә

Дәреслектәге 2 нче күнегүне парларда эшләү

- Выберите один рисунок, попробуем друг- другу задавать вопросы, и на них отвечать.

VIII.  Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

“Кем тизрәк күрсәтә” уены.

- Давайте, ребята, чтобы быстрее запомнить слова, поиграем. Басыгыз! (ишарә белән күрсәтә)

- Ребята, кто быстрее покажет, что я скажу, тот побеждает. К доске выходят 2 ученика.

- Бу - аяк. Бу – кыз. Бу - малай. Бу - кул. Бу - бармак. Бу да бармак. Бу - песи. (уенчыкларны алдан әзерләргә)

Монолог төзү.

“Бу малай. Малай зур. Ә бу аяк. Бу аяк чиста”. (Бирелгән кыз, укучы, укытучы, эт, песи рәсемнәре буенча)

IX. Рефлексия.

- Ребята,  какие новые слова и звук учили? - Аяк, кул, бармак, [къ].

- Давайте проверим, как запомнили слова: аяк - ... , кул - ... , .... .

- Для чего нужны эти слова? – Чтобы рассказать о себе.

- На уроке что делали? - Учили слова, отвечали на вопросы, пели, играли игры.

- Сау булыгыз.

Димәк, укытучы традицион рәвештә белем бирүче генә түгел, ул - җитәкче, оештыручы, киңәшче, дус. Укучы исә дәрестә актив роль уйный, ул укып-танып белү эшчәнлегенә максат куя һәм аңа ирешергә тырыша, дәреснең эш планын төзүдә катнаша һәм нәтиҗәлелеген бәяли, яна белемнәрне укытучы җитәкчелегендә мөстәкыйль  үзләштерә, сораулар бирә, кызыксына, үз фикерен ачык белдерә. Боларның барысы да укучыларның белем алуда шәхескә бәйле, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләренә ирешүгә һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга хезмәт итә.

Эшемнең нәтиҗәләре итеп укучыларым һәм үзем ирешкән уңышларны күрсәтеп китәргә мөмкин. Сәләтле укучыларымны барлап, алар белән эш юнәлешләрен  яңа уку елы башында ук  планлаштырып куям. Фәнне төпле белгән укучыларымны олимпиада, тарих белән кызыксынучыларга фәнни эшләр, сәнгатьле сөйләмгә ия булучылар белән  төрле сәнгать бәйгеләрендә катнашабыз.  Төрле дәрәҗәдәге  фәнни конференияләрдә бүгенге көндә актуаль проблемаларны яктырткан чыгышлар белән, иҗади бәйгеләрдә,  фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә дә ел саен актив катнашырга тырышабыз. Укытучы буларак, үзем дә укучыларым кебек актив, һәрвакыт эзләнүдә, белемемне күтәрү өстендә һәрдаим эш алып барам. Төрле һөнәри бәйгеләрдә- “Ел укытучысы-1997” район этабы призёры,   Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Мастер- класс” бәйгесенең (республика этабының) призёры(2013),  “Наш лучший учитель”(2012) гранты иясе,  төрле конкурс, кнференция, халыкара конференцияләрдә, семинарларда актив  катнашучы.  

III.Йомгаклау

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: системалы эшчәнлекле якын килү методы федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Гомумән, заманча технологияләрне куллана, заманнан курыкмый, яңалыкларга омтыла торган укытучы гына бүгенге көн укучысына дус та, киңәшче дә, остаз да була ала.

   

Эш тәҗрибәмнең нәтиҗәләре

Проведенные открытые уроки, занятия, мероприятия

   №  

Тема, класс (группа, курс)

Уровень

Вид, тематика, место проведения

Дата

1.

Практика проведения устного тестирования в русскоязычных группах в 1-4 классах

Республиканский

Открытый урок в республиканском семинаре учителей татарского языка и литературы, участвующих в апробации УМК “Сэлам” “Педагогическое мастерство учителя в применении технологии деятельностного типа на уроках татарского языка в русскоязычных группах”,

организованном ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан, на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2017

2.

“Бәйлекләр,

3 класс

Республиканский

Открытый урок в рамках стажировочной площадки для слушателей дополнительной профессиональной программы повышения квалификации: «Инновации в преподавании татарского языка и литературы как неродного в условиях внедрения ФГОС ОО», организованной ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2017, ноябрь

3

Мастер-класс

Республиканский

Мастер-класс в рамках стажировочной площадки для слушателей дополнительной профессиональной программы повышения квалификации: «Инновации в преподавании татарского языка и литературы как неродного в условиях внедрения ФГОС ОО», организованной ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2017

Проведение,  участие в семинарах

Тема выступления

Уровень  

Тема семинара, кем и для кого организован, место проведения

Дата

1

«Механизмы реализации ФГОС на основе деятельностного метода с позиций непрерывности образовательного процесса».

Республиканский

Выступление для учителей татарского языка и литературы курсов повышения  квалификации РТ «Преподавание татарского языка и литературы на основе коммуникативной технологии в условиях внедрения ФГОС ОО»

«Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г.Казани

2017

2.

“От творчества к созданию методического пособия”  

Республиканский

Мастер-класс в рамках стажировочной площадки для слушателей дополнительной профессиональной программы повышения квалификации: «Инновации в преподавании татарского языка и литературы как неродного в условиях внедрения ФГОС ОО», организованной ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан, на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2017, февраль

3.

“Создание методического пособия”(Из опыта работы)  

Республиканский

Мастер-класс в рамках стажировочной площадки для слушателей дополнительной профессиональной программы повышения квалификации: «Инновации в преподавании татарского языка и литературы как неродного в условиях внедрения ФГОС ОО», организованной ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан, на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2017, ноябрь

Выступления на конференциях

Тема выступления

Уровень  

Тема конференции

Дата

1

“ФДББС нигезләрен тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри компетенциясен камилләштерү”

Районный

Выступление на секции учителей татарского языка и литературы в районной августовской конференции работников образования Советского района г. Казани на базе муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №141 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани.

2016

2

“От творчества к созданию методического пособия”  

Районный

Выступление на секции учителей татарского языка и литературы районной августовской конференции работников образования Советского района г. Казани на базе муниципального бюджетного  общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №11» Советского района г. Казани.

2017

 Методические публикации

  №

Тема (название), вид публикации

Уровень  

Где напечатана

Год издания

1

Методическое пособие “Книга для учителя” для 1 класса по УМК И. Л. Литвинова “Татар теле” 1 класс, соавтор, 192 стр.

Республиканский

Казань. Татарское книжное издательство.

2016

2

План-конспект урока для русскоязычных учащихся 1 класса “Фигыльләрсез раслау һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр”.

Республиканский

Электронное издание «Мәгариф”. Учредитель “Акционерное Общество Татмедиа”

2016

 

Результаты участия в конкурсах

Название конкурса

Уровень

Результат

Год участия

1

II Международная педагогическая конференция "Полимедийные технологии - инструмент педагога XXI века"

Международный

Призёр

2012

2

"Мультимедийный урок - новые образовательные возможности"

Российский

Победитель

2013

3

"Цифровые образовательные ресурсы"

Республиканский

Победитель

2014

4

Мультимедийный урок" в номинации "Лучший урок среди предметов гуманитарного цикла"

Республиканский

Участник

2016

5

Всероссийский мастер-класс "Туган тел" учителей татарского языка и литературы

Районный

Победитель

2013

6

Всероссийский мастер-класс  "Туган тел" учителей татарского языка и литературы

Республикансий

Призёр

2013

7

«Лучшая методическая разработка»

Республикансий

Призёр

2015

    Участие в грантах

Наименование гранта, кем учрежден

Уровень

Результат

Год участия

«Наш лучший учитель» в рамках реализации Стратегии развития образования Республики Татарстан на 2010-2015 гг.

Республиканский

победитель

2013-2014

Участие в проектах

Вид, тема (название или описание) мероприятия

Уровень

Год

Сотрудничество по реализации Постановления  КМ РТ от 14.04. 2015 года №252 “Об утверждении Плана мероприятий по реализации третьего этапа Стратегии развития образования в РТ на 2010-2015 годы “Килэчэк-Будущее”

Республиканский

2015

Результаты профессиональной деятельности, в том числе экспериментальной и инновационной

Вид, тема мероприятия

Уровень

Год

1

Участие в работе федеральной инновационной площадки НОУ ДПО «Институт системно-деятельностной педагогики «Механизмы внедрения системно-деятельностного подхода с позиций непрерывности образования (ДО-НОО-ООО)», в республиканском пилотном проекте по введению ФГОС ООО (8-9классы).

Федеральная инновационная площадка

2015-2019гг

Результаты сдачи ГИА по преподаваемому предмету

Учебный год

Предмет

Численность участников ГИА

Качество обученности по итогам ГИА

Успеваемость по итогам ГИА  

2016-2017

татарский

17 чел

17 чел/ 85,6%

0%

Результаты республиканского тестирования учащихся 4, 6, 8, 10 классов

Учебный год

Предмет

Класс

Численность участников  республиканского тестирования

Численность обучающихся, не справившихся с тестированием

Средний балл

2016-2017

Татарский язык

79, 3%

0%/0%

4,57

2016-2017

Татарский язык

81,2%

0%/0%

4, 55

  Результаты участия обучающихся в очных предметных олимпиадах

Предмет

Уровень

Результат

(занятое место)

Дата проведения  олимпиады

 Документы

Татарский язык

Муниципальный

Победитель

2012

Диплом

Татарский язык

Республиканский

Призёр

2013

Диплом

Олимпиада "Умка" по татарскому языку(Воронкова Э.)

Республиканский

Победитель

2013

Грамота

Олимпиада "Умка" по татарскому языку(Даутов Р.)

Республиканский

Победитель

2013

Грамота

Олимпиада "Умка" по татарскому языку(Гиниятуллин А.)

Республиканский

Призёр

2013

Грамота

Татарский язык

Республиканский

Призёр

2018

Диплом

Татарский язык

Республиканский

Призёр

2018

Диплом

Татарский язык

Муниципальный

Призёр

2017

Диплом

Татарский

Муниципальный

Призёр

2018

Диплом

Татарский

Республиканский

Участник

2019

Диплом

Результаты участия обучающихся в научно-практических конференциях

Тема конференции, кем организована, дата проведения

Уровень

Результат (занятое место)

Год

 Документы

Научно-практическая конференция "Наука - дело молодых"

Районный

Призёр

2015

Диплом

Научно-практическая конференция "Наука - дело молодых"

Районный

Призёр

2016

Диплом

   Результаты участия  обучающихся (воспитанников) в  конкурсах, смотрах, концертах, соревнованиях и др. мероприятиях по предмету 

Вид, название мероприятия

Уровень

Результат (занятое место)

Дата проведения  

 Документы

Конкурс стихотворений "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай"

Районный

победитель

2011

Диплом

Районный конкурс творческих работ, посвященный 125-летию Г.Тукая в номинации "Рисунок"

Районный

призёр

2011

Диплом

Научно-практическая конференция "Наука - дело молодых"

Районный

Призёр

2010

Диплом

Научно-практическая конференция "Наука - дело молодых"

Районный

призёр

2011

Диплом

"Зирәк бала" бәйгесе

Районный

Победитель

2013

Диплом

Конкурс стихотворений "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай"

Районный

Призёр

2016

Диплом

Конкурс стихотворений "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай"

Районный

Победитель

2016

Диплом

Литературно-музыкальный конкурс «Созвездие Тукая»

Районный

лауреат

2018

Диплом

Литературно – музыкальный конкурсе «Созвездие Тукая»

Районный

лауреат

2018

Диплом

VIII Всероссийская дистанционная олимпиада по татарскому языку  «Туган тел»

Всероссийский

победитель

2018

Диплом, 1 место

VIII Всероссийская дистанционная олимпиада по татарскому языку  «Туган тел»

Всероссийский

победитель

2018

Диплом, 1 место

Результаты обучающихся на основе годовых оценок по преподаваемому предмету

Учебный год

Предмет

Качество обучения

Успеваемость (%)

2016-2017

Татарский язык

78%

100%

2017-2018

Татарский язык

83%

100%

2018-2019

Татарский язык

84%

100%


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...

Литературная театрализованная игра «Под сенью дружных муз».

Игра и представление по творчеству А. С. Пушкина....