Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән
статья (11 класс) на тему

Вафина Милеуша Рифгатовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен  әйтергә, үзенә нәтиҗә ясарга мөмкинлек  бирә. Проект биремнәрен үтәү дәрес кысаларыннан читкә чыга һәм күп вакыт, көч  таләп итә, әмма тырышлык үзен аклый, чөнки эш  барышында  мөһим  бурычлар хәл ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mirhan_eniki_izhatyn_proekt_metody_yardmend_oyrnu.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Татарстан Республикасы

Апас районы

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Каратун урта мәктәбенең

                                                                                    татар теле һәм әдәбияты

                                                                                      укытучысы Вафина М.Р.

                                                           чыгышы.

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен  әйтергә, үзенә нәтиҗә ясарга мөмкинлек  бирә. Проект биремнәрен үтәү дәрес кысаларыннан читкә чыга һәм күп вакыт, көч  таләп итә, әмма тырышлык үзен аклый, чөнки эш  барышында  мөһим  бурычлар хәл ителә.

  Проект әзерләү һәм аны яклау укучыларга  билгеле бер белем, осталык һәм күнекмәләр генә биреп калмый, ә балада уңай хисси халәт кичерешләре  тудыра, шуның нәтиҗәсендә  татар теле һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнүгә, әдәби әсәрләрне кызыксынып, күпләп укуга омтылыш көчәя. Мәсәлән, әдәбият дәресләрендә укучылар  бирелгән тема буенча иҗади эшләү дәверендә дәреслек, яки хрестоматия материалларыннан гына түгел, башка  чыганаклардан да мөстәкыйль  рәвештә кирәкле мәгълуматлар таба алалар. Проект башкару дәресләрендә укыту эшчәнлеген  оештыруның төрле формалары уңышлы файдаланыла, укучыларның  бер-берсе һәм укытучы белән үзара мөнәсәбәте үзгә төс ала, укытучы бу очракта тикшерүче-күзәтүче  булудан туктап, тигез хокуклы хезмәттәшкә һәм киңәшчегә әверелә.

Проект эшчәнлегендә иң беренче  чиратта укучы  мәнфәгатьләре, аның тормыш тәҗрибәсе, сәләт мөмкинлекләре искә алына. Әлеге эшчәнлек нигезендә бергәләп  эшләү балаларны башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәтә. Проект методын куллану эшнең  нәтиҗәсен күрү, бигрәк тә сыйныф укучылары, әти-әниләр һ.б. алдында чыгыш ясарга мөмкинлек булуы  белән кызыклы.

 Проект осталыгының алгоритмы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1 этап. Проект темалары тәкъдим итү.

2 этап. Укучыларның кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, мөстәкыйль эшләү өчен тема сайлау. Бу этапта укылачак  әсәр нәрсә турында? Анда күтәрелгән проблемалар нәрсәсе белән әһәмиятле? һ.б.  сораулар  куела.

Эзләнү эшчәнлегенең максатлары ачыклана,әсәрнең язылу  чоры, тарихы , эчтәлеге, гомумән,  әсәр  буенча иҗади эш башлана.

3-4 этапларда төркемнәр  эчендә хәл ителәчәк проблемалар ачыклана һәм чишелә. Алда торган эшнең планы, эзләнү алымнары билгеләнә.

5 проектны гамәлгә ашыру этабында тәкъдим ителгән  тема буенча эш башлана, ягъни тиешле әсәрләр белән үзлектән танышу, аларны анализлау, проблемаларын билгеләү өстендә эш алып барыла. Бу этапта укучылар әсәрдәге вакыйгалар  һәм янәшә куелган язмышлар белән таныша; төп фикерне бирүдә кулланылган чараларны күзәтә; күтәрелгән  тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә.

 Шуны да әйтергә кирәк, проект өстендә эшләгән вакытта һәр иҗади төркемнең уңышка  ирешүе аерым укучыларның  тырышлыкларыннан килә.

Бу методны куллану эзлекле эшләүне таләп итә. Һәр этап уйланылып, укучыларның фикерләрен  тыңлап, иҗади якын  килүләрен тоеп һәм әсәр буенча туган фикерләр укып үтелгән өзекләр белән  дәлилләп башкарыла.  Системага салынган хезмәт җимешен бирми  калмый, чөнки бу дәресләрдә  укучы дәреснең  хуҗасына әверелә, үзен иркен тота, фикерен ышандырырлык итеп дәлилләргә өйрәнә.

11 нче сыйныф укучылары белән татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еники иҗатын  өйрәнүгә багышланган проект дәрес турында әйтеп үтәсем килә. Сүз остасының  искиткеч бай, камил телдә язылган әдәби әсәрләре белән  якыннанрак танышу, укучыларның  үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү  күнекмәләрен үстерү;әсәрләрдә күтәрелгән  мәсьәләләрнең   мөһим  булуына игътибар юнәлтү, мөстәкыйль  фикер йөртүләрен камилләштерү максатыннан эзләнү төркемнәре формалаштырылды. 1 төркем   өчен “Матурлык” һәм “Ана һәм кыз” хикәяләре буенча “Ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылдырылуы”; 2 нче төркем өчен  “Туган туфрак” хикәясе буенча “Туган як ул була бер генә...”;  3 нче төркем өчен  “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?”, “Тауларга карап” хикәяләре буенча “Язучының Бөек Ватан сугышы чоры прозасы”; 4 нче төркем өчен “Саз чәчәге”, “Рәшә”  повестьларын өйрәнү аша “Киләчәктән көтеп, өмет иткән бәхетең рәшә булып юкка чыкмасын” дигән темалар  тәкъдим ителде. Проектны төзүчеләр арасында бурычлар бүленде. Биремнәр буенча китапханәдә һәм өйдә  әсәрләрне уку, аларны өлешләргә бүлү, план төзү, һәр өлешнең төп фикерен табып формалаштыру юнәлешендә эш алып барылды.Төркемнәрдәге укучылар әсәрләрне кызыксынып, бик теләп укып чыктылар, төп темалар , теманы ачарга ярдәм иткән  вакыйгалар дөрес билгеләнгән иде.

 “Матурлык” һәм “Ана һәм кыз” хикәяләре буенча “Ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылдырылуы” темасы өстендә эшләгән укучылар төркеме әсәрләрдә күрсәтелгән  аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү, ана белән  баланың  бер-берсенең  күңелләрен күрә белүен, шушы хозурлыкка сөенүдән туган бәхетле мизгелләрне таба алганнар, һәм проектны яклау этабында  үз фикерләрен ачык белдерә алдылар.

 2 нче төркем өчен  “Туган туфрак” хикәясе буенча “Туган як ул була бер генә...” дигән тема өстендә эшләгән төркем авыл җирендә җылы  туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдырган эпизодларны, кешегә, бигрәк тә туган тиешле кешегә яратып мөрәҗәгать  итә торган  җылы сүзләрнең киң кулланылуын ассызыкладылар. Кунакка кайткан Клара һәм аның туганнарының нәсел шәҗәрәсенең бер өлешен төзеп карадылар. Бу бер яктан әсәрне тулырак аңларга ярдәм итсә, икенче яктан онытылып барган үз нәсел җепләреңне барларга да этәргеч ясый.

 “Саз чәчәге”, “Рәшә”  повестьларын өйрәнү өстендә эшләгән  төркем тормышта матди байлык  беренче урында тормый икән, үз көчең белән  эшләп тапкан  байлыкны якын туганнарың, яраткан кешеләрең белән бүлешеп  яшәгәндә  генә аның рәхәтен күрергә, үзеңне бәхетле  итеп хис итәргә  була дигән нәтиҗәгә килделәр. Проект эшчәнлегенең нәтиҗәсе итеп өйдә “Бәхетле булуның төп шарты – акыл белән йөрәкнең килешеп яшәве”,-дигән темага әңгәмә үткәрү өчен сораулар әзерләп килделәр.

“Язучының Бөек Ватан сугышы чоры прозасы”;

Гомумән, Әмирхан Еникинең мәктәптәп программасына кертелгән проект  проектны яклау этабында  шактый кызыклы сорауларга җаваплар табыла, укучыларның әсәрләр буенча шактый эш алып барганлыклары ачыклана.

“Модаль сүзләр һәм алар янында  тыныш билгеләре” дигән проект-дәрескә 7 класс укучылары  озак һәм ныклап әзерләнделәр. Грамматик сораулар эзләү, 7 нче сыйныф әдәбият дәреслегендә бирелгән Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренннән кереш һәм эндәш сүзләр кергән җөмләләр эзләү, җөмлә эчләрендәге тыныш билгеләрен аңлату, аерым җөмләләрне тема итеп алып кечкенә күләмле хикәя язу  өстендә эшләделәр. 1нче төркем укучылары кереш сүзләр, 2нче төркем укучылары эндәш сүзләр, 3 нче төркем укучылары эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышы турындагы теоретик материалны ныклап өйрәнү һәм әдәби әсәрдән мисаллар эзләү өстендә эшләделәр.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда төп бурычларымның  берсе – иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру.  Әзер белем бирүгә корылган традицион  аңлату методикасыннан аермалы буларак, проект методын куллану  иҗади сәләтне үстерә, куелган  проблеманы чишүдә дәлилләр китерә белергә өйрәтә, уку максатын укучыларның  үзләреннән куйдырта,  фикер йөртү  үсешенең механизмын булдыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллану.

Конференцияләрдә чыгыш ясаганда кулланырга була....

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Использование проектной методики....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...

Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»

Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану...