Татар телен укытуда проектлар методын куллану.
статья на тему

Зиннатуллина Роза Равхатовна

Использование проектной методики.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proektlar_metody_zinnatullina_r.r.docx20.57 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

 Зиннәтуллина Роза Рәвхәт кызы,

Совет районы, 167нче мәктәпнең

югары категорияле татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы

Белем бирүнең эчтәлеге яңару сәбәпле, укучының иҗади потенциалын үстерү һәм белем бирүнең мөмкинлекләрен киңәйтү, тирәнәйтү өчен шартлар тудыруга зур игътибар ителә.Бу контекстта проектлар методын куллану әһәмиятле урын алып тора.        

Проект шуның белән кыйммәтле: аны үтәү процессында укучылар белемне мөстәкыйль алалар һәм танып белү, уку эшчәнлеге тәҗрибәсен туплыйлар.Әгәр укучы мәктәптә мәгълүмат агымында тикшеренү күнекмәләрен алса, аны анализларга, гомумиләштерергә, киләчәген күзалларга, фактларны чагыштырырга, нәтиҗә һәм йомгак ясарга өй рәнсә,югары белем алу дәрәҗәсенә яраклашу аңа җиңел булачак. Ул киләчәк тормыш үзгәрешләренә җиңел яраклаша, булачак һөнәрен дөрес сайлый һәм киләчәктә иҗади тормыш белән яши.

        Проект алымы XIX гасырның икенче яртысында Американың авыл хуҗалыгы мәктәпләрендә Джон Дьюиның прогматик педагогикасының теоретик  нигезләнү таба. Ул бу проектны тәкъдим итеп, баланың танып белү табигате үзенчәлекләрен искә алып, белем алу юлларын эзли.Аның бу идеясы XXI йөз белем алу системасына зур тәэсир ясый. Мәсәлән, бүгенге көн дидактикасында да күргәзмәлелек, иҗади һәм практик эшләр, проблемалы тикшеренү методы кулланыла.

        XX йөз ахырында, XXI йөз башында укытуда үстерелешле укыту, укчыларның иҗади сәләтләрен үстерү, укытуның яңа актив алымнарын куллануга ихтыяҗ туганлыктан, Дңон Дьюи идеяләре белән кызыксыну артты.Ул тәнкыйди фикерләү кирәклеген күрсәтте һәм уку материалын аңлап, актив үзләштерү методикасын һәм принципларын эшләде.Бу принциплар:

  • күпмәгънәлелекне белү, ягъни эчтәлекне, теорияне, төшенчәләрне сүз, рәсем, таблицалар ярдәмендә бирү;
  • мәгълүматны кыскарта яки гомумиләштерә, схемалар төзи алу;
  • астракт фикер йөртә алу;
  • теләсә кайсы күренешнең төп принципларын таба белү.

Дьюи фикерләренең бүгенге көндә кулланылган мәгънәсен шәхескә юнәлдерелгән якын килүдә күрергә була.Ул түбәндәгене күз алдында тота:

-укытуны тормыш белән бәйләү;

- уку процессында укучыларның мөстәкыйльлеге һәм активлыгы арту;

-тормыш чынбарлыгына яраклаша алуның үсеше;

- төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында башка кешеләр белән аралаша белү.

Нәрсә соң ул проект? Латинчадан туры тәрҗемәсе “алга ташланган”. Сүзлекләрдә план, уйланган уй, текстны һәм сызымны тормышка ашыра торган инструмент.

XX гасыр ахырында проектлаштыру интеллектуаль эшчәнлекнең киң җәелгән төренә әверелде. Журналистикада, телевидениеда, микро, макро социумда гуманитар проектларның күп булуы бу төшенчәнең техник яктан яңгыравын юкка чыгарды.

Һәр проектның нигезендә проблема ята.Эшне проблеманы билгеләүдән башлыйбыз.Проблема эшчәнлекнең мотивын билгели һәм аны хәл итәргә юнәлеш бирә.

Проект алымы баланың мөстәкыйль фикерләү активлыгын үстерә һәм ул мәктәп биргән белемнәрен истә калдырып кына үзләштерми, ә практикада кулланырга өйрәнә.Мәктәп эшчәнлегенә проект методын кертүнең төп максаты:аерым укучыда яки төркемдә тикшеренү тәҗрибәсен булдыру; белемнәрне арттыру өстендә эшләү һәм аларны аудиториягә җиткерергә өйрәтү; аралашуның коллектив формасында катнашырга өйрәтү; белемлелекнең, үсешнең, социаль өлгергәнлекнең югары баскычына күтәрелүе.

Проектлар технологиясенең төп ике билгесе бар.Укучының уку, танып белү эшчәнлегенең прогматик юнәлеше нәтиҗәгә ирешүгә юнәлднрелгән булырга тиеш.

Проектлар методын тормышка ашыручы укытучының эшчәнлеген түбәндәгечә характерларга мөмкин:

-укучы эшчәнлегенең максатын билгеләргә ярдәм итү;

-мәгълүмат чыганагын тәкъдим итү;

-мөмкин булган эшчәнлек формаларын ачыклау;

-проектны үтәгәндә булачак нәтиҗәләрне күзалларга ярдәм итү;

-укучының активлыгын арттыру өчен шартлар тудыру;

-укучының партнеры булу;

-укучыны алынган нәтиҗәләргә бәя бирергә өйрәтү.

Проектны үтәүче укучы эшчәнлеген түбәндәгечә билгеләргә мөмкин:

-эшчәнлекнең максатын билгеләү;

-яңа белемнәр ачу;

-эксперимент үткәрү;

-килеп чыккан проблеманың чишү юлларын сайлап алу;

-үз эшчәнлегең өчен җавап бирү.

Димәк, укытуда проектлар технологиясен куллану укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләүне күз алдында тота.Бу- мөстәкыйльлек, инициативалылык, максат куя белү һәм аңа омтылу, иҗатка сәләт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...