РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.
статья

 Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевна Мещерякова системасы турында.

Скачать:


Предварительный просмотр:

РУС ТЕЛЛЕ  АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

  Мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү - бүгенге көндә төп мөһим проблемаларның берсе булып тора. Өч дистәдән артык еллар дәвамында без, тырышып, рус телле балаларны татар телендә язарга, сөйләшергә өйрәтәбез. Шактый күләмдә методик әсбаплар, дәреслекләр чыгыралды.  Авторлар хезмәтләрен бастырып, мәктәпләргә кулланырга тәкъдим итә торды, ни кызганыч, рус телле укучыларыбыз татар телен өйрәнүгә һаман битараф кала бирде.

  Бүгенге көндә рус телле укучыларга татар теленә кызыксыну ничек уятырга соң? Моңа коммуникатив  технологияләр, нәтиҗәле алымнар, гадәти булмаган дәресләр аша ирешеп була дип уйлыйм.  

  Үземнең мәкаләмдә 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә узган уку елында бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникативв технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевна Мещерякова системасына тукталасым килә.

  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән  республикабыз мәктәпләрендә 2016-2017нчы уку елында 100 татар теле һәм әдәбияты укытучысы (50 укытучы- Казаннан, 50 - укытучы Яр Чаллыдан)  1 нче сыйныфларда укучы рус милләтеннән булган  балаларга В.Н. Мещерякова системасына нигезләнеп белем бирделәр.  Мин, үзем дә, шуларның берсе. Без,узган уку елы барышында, һәр атнаның бер көнендә,   Валерия Николаевна җитәкчелегендә бу системаның методик үзенчәлекләрен өйрәндек.

  Автор фикеренчә, баланы башта сөйләмгә, аннан гына тел үзенчәлекләренә өйрәтү кирәк. Шуңа күрә башлангыч этапта лексиканы өйрәтүгә зур өстенлек бирелә, ә язу  юк дәрәҗәсендә. Автор дәресләрне тулысынча уеннар кулланып үткәрә. Дәресләрдә бер уен икенчесе белән аралаштырылып һәм үрелеп бара. Укучы тиешле булган лексик һәм грамматик материалны уйнау процессында үзләштерә. “Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек, иркенлек тудырыла икән, чит тел өйрәнү тизлеге шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була”, - ди автор.

          Хәзер, кыскача гына, элеге системаның кайбер үзенчәлекләренә тукталып китәм. Мин уку елы барышында шуңа инандым: рус телле нәни укучыларым дәресләргә бик теләп йөрделәр, арымадылар, уңайсызланмадылар, үз-үзләрен иркен тоттылар. Алар дәрестә кызыксынып, мавыгып эшләделәр.

     Бала арымасын өчен, акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, уен һәм биремнәрнең еш алмашынып торуы зарур. Мещерякова системасына нигезләнгән дәресләрдә балалар парта артына түгел, ә иркендә, ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга, утыртырга тәкъдим ителә. Бу балаларга торып басу, хәрәкәтле уеннарда катнашуны җиңеләйтә. Уеннардан тыш һәр дәрес ике-өч пауза – разминканы үз эченә ала. Әгәр уенның билгеле бер вакыт аралыгында нәтиҗәле дәвам итүен телибез икән, уку-уен процессының барлык катнашучылары да (шул исәптән укытучы да) уен-дәрес билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы:

  • Дәрестә татарча гына сөйләшү рөхсәт ителә. Тәҗрибә шуны күрсәтә: икенче чиректә рус телендә сөйләшү юк дәрәҗәсендә  кала, ә балаларда “дәрестә рус телендә сөйләшмәскә” дигән психологик тыелу барлыкка килә, бу исә фикерне татар телендә әйтү ихтыяҗын стимуллаштыра.
  • Алып баручы (ягъни укытучы) уен белән җитәкчелек итә. Кагыйдә буларак, ул “Укытучы”, дип йөртелә. Мисал өчен, “Мәктәп-мәктәп” уйныйбыз ди, һәм мин  “Мин укытучы түгел. Мин кечкенә кыз. Хәзер укытучы – син!”, дип әйтәм икән, шул укучы урынына барып утырырга мәҗбүр булам, чөнки уенда ике алып баручы була алмый.
  • Дәрестә озын паузалар ясалырга тиеш түгел. Балалар бушлыкны яратмый, әгәр дәрестә пауза килеп чыга икән, алар шул ук мизгелдә аны үзләре тутыра. Бала сорауга җавап бирә алмаган очракта, укытучы сораулар ярдәмендә баланың җавап бирергә авырсынган урынын ачыкларга тиеш, ә инде аны “сөйләштерү” килеп чыкмаса, иң яхшысы – башка балаларга мөрәҗәгать итү яки үзең җавап бирү.
  • Укучыда уенда катнашу ихтыярын булдыру мөһим.  Баланы, теләге булмаса, уйнарга мәҗбүр итеп булмый. Бу очракта укытучыга активлыкны кузгата торган кызыксындыру чараларын белү зарур. Мәсәлән, матди кызыксындыру, үз-үзеңне раслау, тойгылы мизгел, өлкәннәргә охшарга  тырышу, әхлаклылык мотивы, танып - белү мотивы.

     Дәресләрдә сүзнең тәрҗемәсен бирү катгый тыела. Автор фикеренчә, чит тел өйрәнү процессында баланың төп эшчәнлек төре- сөйләм эшчәнлеге. Димәк, чит тел өйрәнү барышында “яңа белем ачу” дигәндә аның үз теленә хас булмаган чаралар аша аңлашуга ирешү мөмкинлеге күз алдында тотыла. Баланы, чит телгә өйрәтүдә, туган телдә бер сүз дә әйтергә рөхсәт итми торган тел мохитына “чумдыру” гына нәтиҗә бирә ала. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез төшенү дәрестә үзара аңлашу тулылыгын тәэмин итә. Тәрҗемә тел образы тууны катлауландыра         һәм баланың реакциясен салмакландыра. Валерия Николаевна сүз мәгънәсен тәрҗемәсез үзләштерелүенең мондый ысулларын тәкдим итә:

  • Күрсәтмә – әсбаплар куллану;
  • Ситуацияне тасвирлау;
  • Гәүдә һәм кул хәрәкәтләре;
  • “Белем баскычы”.

    Дәресләрдә уеннарның күпчелеге кирәкле лексиканы үз эченә алган  җыр белән үрелеп алып барыла.  Балалар өчен бу тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч. Дәрес алып барганда аудиодиск булуы  зур ярдәмгә килә. Балалар аудиодискны әти-әниләре белән бергә өйдә дә тыңлый алалар.  Аудиодиск һәм буяу китабы белән эш уку процессының мөһим өлеше булып тора.

          Укытучы тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шунлыктан укытучының һәр сыйныфка куелган тәрбия бурычларын, балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белүе сорала. Билгеле, әлеге система белән эшләү укытучыдан зур тырышлык, иҗадилык сорый, әмма, рус баласынын синең белән татарча аралашырга теләвен күрү – күңелдә зур канәгатьләнү хисе тудыра. Мин әлеге системаның бик күп алымнарын, уеннарын башка сыйныфларда да актив кулланам һәм укучыларым да бик яратып  кабул итәләр. Тагы шуңа инандым: без рус телле балага татар телен өйрәнүдә  бик зур таләпләр куярга өйрәнгәнбез, башта өйрәтергә, аннан гына таләп итәргә кирәк. Дөрес, баштагы этапта ата-аналар тарафыннан кайбер шик туды:өй эшләре бирелмәү, язуга игътибар аз бирелү һ.б. Уку елы дәвамында, ата-аналар белән эзлекле эшләү һәм элемтәдә тору аларның фикерен уңай якка үзгәтте (ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау, презентация, балаларның эшләрен тәкъдим итү,  ата-аналар һәм балаларның үзара проект эшчәнлеге һәм башкалар).

          Дәресләрдә коммуникатив технологияләр куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыра,   иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул рус телле укучыларда телебезгә хөрмәт тәрбияли һәм татар телендә сөйләшергә теләк тудыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...

Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану».

Доклад «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияләрне куллану»....

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...