Татар телен укытуда заманча технологияләр
статья по теме

Шамсивалеева Разиля Минвалеевна

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эш тәҗрибәмнән41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану

Мәскәү районы 66нчы мәктәпнең 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Р.М.

     Мәктәптә укытуның эчтәлеге тарихи характерда һәм ул җәмгыятьтәге белем һәм техника үсеше белән билгеләнә.

    Укыту процессында укучылар кешелек җәмгыяте тудырган, системалаштырган һәм гомумиләштергән белем алалар, җәмгыятьтәге фән һәм техниканың заманча дәрәҗәсенә якынлашалар.

    Мин дәресләремне заман таләпләренә туры китереп алып барырга тырышам. Үземнең укыту тәҗрибәмнән чыгып, татар теле дәресләрен укытканда, түбәндәге бурычларны билгелим:

   - татар теленең грамматик төзелеше, телнең җәмгыятьтә, башка телләр системасында тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

   - үз халкыңа, аның әдәби теленә һәм культурасына мәхәббәт тәрбияләү;

   - укучының иҗади эшчәнлеген, танып белү сәләтен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү;

   - башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә нигез әзерләү;

   - укучының сүзлек запасын  даими арттыру.

    Хәзер заман кешеләрнең белем ягыннан җитлеккәнлеген, иҗат итү, осталык дәрәҗәсе, киң мәгънәсендә булдыклылыгын таләп итә. Шуннан чыгып, белем бирүнең сыйфатын яхшыртуда түбәндәге максатларны йөклим:

  1. укучыларда лингвистик караш тәрбияләү,телнең культура үсешендәге ролен ачу. Телне белми торып, тел күнекмәләренә (тыңлау, сөйләү, уку, язу) ия булмый торып, укытуның сыйфатын күтәреп булмауны аңлату.

  2. укучыны телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре белән таныштыру, белем һәм фикерләрне ачык, дөрес һәм сәнгатьле итеп әйтеп бирергә өйрәтү.

  3. телнең яшәеш закончалыкларын аңлату, структурасын, төшенчәләрен, нормаларын үзләштерү.

  4. фикерләү, гомумиләштерү, тел чаралары ярдәмендә күренешләрнең иң әһәмиятле үзенчәлекләрен аерып алырга өйрәтү.

     Һәрбер максат билгеле бер методик һәм дидактик чаралар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Дәресне проблемалар куеп, аны балалар белән хәл итеп һәм дәреслек белән эшне мөстәкыйль эш белән чиратлаштырып, белемнең тирәнтен үзләштерелүенә ирешәм.

Мисал өчен 7 нче сыйныфта “Хәл фигыль” темасы буенча уздырылган ачык дәрестә укучыларга яңа белемнәр бирү һәм аларның яңа белемнәр алу максатларына укытучының сөйләве, әңгәмә, күзәтү, схемалар төзү, таблицалардан файдалану уңай нәтиҗәләр бирде. Дәреснең башында әлеге темага нигез булырдай белемнәрен актуальләштереп, укучылар укытучы белән бергә, “белмәү, белемнәр җитмәү” ситуациясендә калдылар һәм, шул рәвешле, уку мәсьәләсен куйдылар, ягъни бу дәрескә максат һәм бурычлар билгеләделәр.  Шуннан соң дәреснең эзләнү методына корылган иң мөһим этабы – уку мәсәләсен чишү башланды. Укытучы тарафыннан уйланган сораулар, биремнәр, төрле алымнар һәм чаралар ярдәмендә, яңа материал “адымлап” үзләштерелде, чишелде. Хәл фигыльнең ясалышын схематик рәвештә бирү теманы ныграк үзләштерүгә, хәтердә сеңеп калуга, һич икеләнүсез төрен билгели белүгә нык ярдәм итте.

     Яңарыш – укыту тәрбия процессының максаты үзгәрүдән башлана. Бүгенге мәктәпнең стратегик максаты – белем һәм күнекмәләр формалаштыру белән беррәттән, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм тормышта туган проблемаларны мөстәкыйль чишәргә сәләтле булган кеше, югары культуралы кеше тәрбияләү.

    Тел әдәбе – тел этикеты – гомуми культуралылыкның бер өлеше. Ә этикет – аерым җәмгыять, иҗтимагый катлау яки һөнәр кешеләре арасында кабул ителгән әхлак, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Укытучы укучыда гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә тиеш. Мин дәрестә бу темага еш мөрәҗәгать итәм. Язучыларыбызның матур әсәрләре аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә тырышам. Әлеге дәресемдә Р.Харисның “Кеше кайчан матур була?” исемле шигыре укучыларга зур тәрбия бирде. Шигырьнең тәэсир итү көче нык сизелде, чөнки укучылар аны укып кына калмадылар, ә үз ихтыярлары белән яттан өйрәнделәр.

    Тел дәресләрендә мөһим проблема – ул укучыларны грамоталы итеп язарга өйрәтү. Шуңа күрә аерым темалар, грамматик категория яки аның үзенчәлекләрен өйрәнү белән бергә, дөрес язу күнекмәләре булдыру эше дә алып барам. Ялгышларны төзәтүне укучының үзенә калдырам. Укучы орфографик һәм башка сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә. Шул нигездә бала анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү кебек фикерләү гамәлләренә өйрәнә, үзенчә кагыйдә чыгара, нәтиҗәләр ясый. Үз ялгышын төзәтүдә үзе катнашу, моның нәтиҗәсе тагын да яхшы. Бу эштә шулай ук компьютер куллану уңай нәтиҗәләргә китерә. Мин аны түбәндәге очракларда файдаланам:

    - тел күренешләрен үзләштергәндә;

    - материалны аңлау өчен кирәкле мәгълүмат эзләү барышында;

       - уку материалын аңлатканда;

 - сөйләм осталыгы һәм күнекмәләр формалаштырганда;

    - белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә.

      Дәрестә укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен технологиясе нык ярдәмгә килә. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Уеннарны мин төрле максатлардан чыгып кулланам:

  • белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштергәндә;
  • әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү;
  • игътибар, хәтер, сөйләм эшчәнлеген үстерү;
  • аралашырга өйрәтү максатыннан.

  Рольле уеннарда укучылар бик теләп катнаша. Аларны парлап,    төркемнәрдә башкарабыз. Рольле уен катнашучылар өчен һәм тыңлаучылар өчен дә бик файдалы. Балаларда табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Нәтиҗәдә уен укучының коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыра.

    5нче сыйныфта уздырылган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дәрес – уены бик отышлы булды. Бу уен мәгълүм телетапшыру үрнәгендә оештырылды. Ул “Исемнең килеш белән төрләнүе” темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан уздырылды. Дәрестә укучы уен белән мавыгып, үзе дә сизмәстән, тел күнекмәләрен үзләштерә.

    Хәзерге көндә кулланыла торган укыту методлары коммуникатив юнәлештә теоритик материал аңлатканда файдаланыла. Алар, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда татар теленә карата кызыксыну  уятуны тәэмин итә. Телне аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, логик фикерләргә өйрәтү барышында,  гомумән телнең психолингвистик үзенчәлекләренә өйрәнгәндә укыту технологияләренең иң отышлыларын сайлау укытучыдан зур җаваплылык сорый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда заман таләпләре.

Интернет-ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы.Заманча технологияләр кулланып эшләү ул-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята....

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...