Татар телен укытуда заман таләпләре.
статья на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Интернет-ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы.Заманча технологияләр кулланып эшләү ул-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_knit.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

МГББУ”ТР Буа муниципаль районы Килдураз урта гомуми белем мәктәбе”

Татар телен укытуда заман таләпләре

                           Килдураз урта мәктәбенең                                                      татар теле  һәм  әдәбияты укытучысы                                                              Малаткина Әлфинур Салих                                                                   кызының эше

                                                           

                                                                           

                                                           

2013

                                 

                                                  Доклад

                 Татар телен укытуда заман таләпләре.

Заманча технологияләр кулланып эшләү ул – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуга, аның танып белү активлыгын үстерүгә, укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүгә зур ярдәм итә. Дәресләрдә уеннар белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Телебезне саклап калу бурычы тора, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

“Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” -  дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минем фикеремчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын шушы фикер тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү ул – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуга, аның танып белү активлыгын үстерүгә, укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүгә зур ярдәм итә. Мин бу чыгышымда заманча технологияләр һәм аларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә.

Заманча технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы.Аны бары тик урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга гына кирәк.Укучыларның белемнәрен тикшергәндә, өстәмә мәгълүмат биргәндә бик уңай. Укучыларга өй эше итеп тест төзеп килергә кушсаң, укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез. Шулай ук язучылар иҗаты буенча үзебез ясаган презентацияләребезне туплыйбыз. Язучылар иҗаты буенча презентацияләрне күбрәк укучылар үзләре ясый ярата. Хәзер без тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.  Интернет тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, укучыларыбыз да аның мөмкинлекләреннән тулырак файдаланырга тырыша. Үзара мәгълүмат алмашу (текст формасында гына түгел, аудио, фото, видеофайллар һ.б.), дуслар, туганнар белән даими арадашлык, хезмәттәшлекне ныгыту, элемтәләр урнаштыру, реаль вакытта аралашу, теге яки бу күренеш-фактларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү максатында да кулланыла ул хәзер.

Мин үзем дә Интернет челтәрен актив кулланучы булып торам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе, әни кеше буларак, минем өчен укучыларымның, шул исәптән үз балаларымның да глобаль челтәрдә аралашу өлкәсе кызыклы. Кайбер күзәтүләр миңа эшемдә дә ярдәм итәләр, яңа заман тудырган проблемаларны уртага салып сөйләшерлек җирлек булып та торалар, чөнки Интернет – ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы. Күзәтүләрдән күренгән иң актуаль мәсьәлә - балаларыбызның үз ана телендә аралашырга теләмәве – барыбызны да уйландырырга тиеш. Татар телен бик яхшы белгән, үз туган телендә белем алучы укучылар арасында күзәтелә бит бу хәл! Бик популяр булган Одноклассники.ру, Вконтакте.ру сайтларында бер үк мәктәп укучыларының әллә ничә берләшмә-клубы эшли, әмма аларның күпчелегендә аралашу рус телендә бара. Форумнар, кунак китапларындагы язмалар белән дә шул ук хәл.

Эш кәгазьләрен язарга өйрәнү дәресләрендә электрон хатлар, спам, “бәхет хатлары”, SMS-хәбәрләргә куела торган әдәп кагыйдәләре турында аңлату зарур. “Сөйләм культурасы” темасы астында үтүче дәресләрнең берсен Интернет челтәрендә аралашу культурасын өйрәнүгә багышларга була хәтта. Моны укучыларга кечкенә тикшеренү-эзләнү эше итеп бирергә, дәрес вакытында төркемнәрдә анализлау рәвешендә дә, гамәли дәрес формасында үткәреп тә эшләргә мөмкин.         Без, укытучылар, итагатьлелек, әңгәмәдәшеңнең фикерләрен хөрмәт итү, аның шәхесенә ихтирам белән карау, вакытын санлау, яшерен мәгълүматларны саклау, сабырлык, игелеклелек, рәхмәт әйтә белү сыйфатларның, нинди милләттән булуына карамастан, аноним рәвештә аралашса да, глобаль челтәрдә һәр кешене бизи торган күренеш булуына даими басым ясарга тиешбез. Бу - сыйныф сәгатьләрендә тикшерү өчен дә бик яхшы тема була ала.

Компьютер һәм интернет шулай ук укытучының белемен, квалификациясен күтәрүгә дә зур ярдәм итә. Хәзер курсларны да дистанцион формада гына узарга мөмкин. Белем күтәрү институты галимнәре “Мөгаллим” сайтында курслар уздыралар.

Хәзер укытучыга эшендә ярдәм итүче сайтлар бихисап. Дәрес эшкәртмәсен җибәрәсеңме, презентация конкурсында катнашасыңмы, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сүз уңаеннан “Белем.ру” порталы турында әйтеп үтәсем килә. Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә (http://miras.belem.ru), Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

“Открытый класс”, “Педсовет”, “Сообщество” сайтларында да үз битеңне ачып, материалларыңны урнаштырырга мөмкин.Хәзер күп укытучыларның шәхси сайтлары бар.Минем дә татар теле сообществосында үз сайтым бар.”Мин татарча сөйләшәм”дип атала. Бер-берең белән аралашу, тәҗрибә алмашу өчен бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска кирәк. Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чаралар  булып тора. Дәресләрдә уеннар белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.                                                                                    

   Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Өстәл уеннарыннан рәсемле лото һәм санлы лото (татар телендә саннарның әйтелешен истә калдыру өчен) уеннары бар. Сүзләр белән бәйле күп төрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:

- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм иҗек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу);

- сүз төзү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру);

- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру, хәрефләр, иҗекләр өстәү яки алып ташлау, сүзне озайту я кыскарту);

- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

 Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"...