Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллану.
материал на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Конференцияләрдә чыгыш ясаганда кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaphan_eshchnlegend_proekt_metodyn_kullanu.docx37.19 КБ

Предварительный просмотр:

Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллану.

 “Инновация” термины XIX гасырдан ук кулланылышта йөри. Ул яңалык, заманча дигән фикерне аңлата. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара, яңа метод, яңа методика, яңа технологияләр. Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Заманча технологияләрне кулланганда, дәресне, чараларны төрле формаларда уздырырга мөмкин. Заманча технологияләрнең  берсе - шәхескә юнәлтелгән технология–ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Биредә укытучыга, тәрбиячегә. китапханәчегә төп терәк – компьютер. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат бирергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрне, чараларны  проектор белән уздыру балаларда кызыксынуны көчәйтә, аларның активлыгын арттыра, шулай ук вакытны файдалы үткәрергә булышлык итә. Эзләнү эшчәнлеге  балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталрын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технолгияләрнең бер төре булган ПРОЕКТ МЕТОДЫ ярдәмендә оештырыла.

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, психологы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859 - 1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул - "балаларның шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс".

 Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  метод. Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары – укучының канәгатьләнү хисе белән, кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшләве.Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге, мөстәкыйльлеген үстерүдә әлеге метод зур урын алып тора.

 Әлеге эшне оештыру өчен алдан проектның нәрсә икәнлеген төшендерелә. Аны эшләү юлларын аңлатыла. Күрсәтеп чыкканнан соң укучыларга бүлек нигезендә эшәү өчен темалар тәкъдим ителә.  Аңлау дәрәҗәләре тикшерелгәннән соң, үзләренә тема сайлап, өйдә проект эшен эшләп килергә кушыла.Проект эшен яклау дәресендә укучылар үз эшләре турында бик теләп сөйлиләр. Һәрберсенең зур кызыксыну белән эшләгәнлекләре сизелеп тора. Шуны да искәртергә кирәк: баштагы этапларда эшне альбом битләрендә эшләнелсә, соңыннан, әти-әниләре компьютер кулланырга рөхсәт иткән укучылар аны презентация рәвешендә эшләүгә күчәләр.

Проект технологиясе нигезендә белем бирү, кичәләр үткәрү, китап укуга тарту үзен аклый, чөнки үз алдыңа масат кую, шуны чишүгә омтылу – эзләнүне таләп итә торган эшчәнлек. Иҗади эш белән шөгыльләнергә алынган укучы кирәкле мәгълүматны эзләп күп кенә белешмә сүзлекләргә, әсәрләргә, башка чыганакларга мөрәҗәгать итә. Үзен төрле яклап үстерә, камилләштерә. Үз фикерен дәлилләргә өйрәнә.
Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллануның
төп максаты булып балаларны китап укуга тарту тора.

Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:

  • балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
  • танып белү сәләтен үстерү,
  • иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Проект методын куллануда:

•        китапханәченең  роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту, танып белү процессында балаларның    кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру, бала белән мөнәсәбәтләрне үзара аңлашу, ярдәмләшү нигезендә кору, эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру, уен алымнары куллану;

•        
балалар роле; проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу (бу проект методының төп максаты).

Проектны тормышка ашыру принциплары:

  • системалылык;
  • яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;

. баланың шәхесен хөрмәтләү;

  • бала белән , гаиләдә үзара аралашу, хезмәттәшлек итү эшчәнлеге оештыру.

Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:

  • беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм приактик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
  • икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш: проблеманы чишү юлларын табу, гепотезалар тудыру, аларны өйрәнү; һәрьяклап тикшереп эзләнү методларын   сайлау; эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау,  яңа проблемалар тудыру;
  • өченчедән, проектның эчтәлеге башлангыч этапта планлаштырылган балаларның мөстәкыйль эшчәнлегенә корылырга тиеш;

Проект эше барышында китапханәче балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыручы, аларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүче педагог ролен башкара.

Проектның этаплары:

  • максат кую;
  • проектны башкару формаларын эзләү;
  • проект темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;
  • әйләнә- тирә мөхитне оештыру,
  • эзләнү эшчәлегенең юнәлешен билгеләү;
  • балалар, башка педагоглар, ата - аналар белән берлектә иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;
  • проектның өлешләре буенча эш, аларга төзәтмәләр кертү,
  • проектны күмәк рәвештә тормышка ашыру һәм презентацияләү.

Проектны әзерләү буенча китапханәче эшенең якынча планы.

  • проектның максатын билгеләү;
  • максатка ирешү   планы төзү (тәрбияче, методист ата - аналар белән эш планын һәрьяклап тикшерәләр)
  • проектның тиешле бүлекләрендә катнашу өчен башка белгечләрне җәлеп итү;
  • проектның план - схемасын төзү;
  • материал җыю;
  • план - схемага шөгыльләр, уеннар һәм балаларның башка эшчәлеген кертү;
  • өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;
  • проектны презентацияләү,

Проект  төрләре:

  • иҗади эзләнү проекты: балалар экспериментлар үткәрә, аннан соң нәтиҗәләр буенча гәзитләр чыгарыла, альбомнар эшләнә. һ. б.
  • рольле - уенлы төр  (иҗади уеннар элементлары белән, ул вакытта балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар);
  • информацион - практик юнәлешле: балалар мәгълүмат җыя, тромышка ашыра, төрле формада аларны оформить итеп куя (альбомнар, витражлар, дизайн төркемнәре һ.б.)
  • иҗади ("Театр атнасы" формасында оештыру)

Проектларның тематикасы һәм эчтәлеге

•        Уенлы проектлар : "Су асты патшалыгына уен - сәяхәт", сюжетлы - рольле уен "Театр", уен , "Әкиятләр иленә сәяхәт", "Кунаклар каршылау"

  • Иҗади проектлар : музыкаль әкият, өстәл театры "Күңелле ярминкә",  "Шигъри тамчы" фестивале,
  • Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   проектлары:   "Нәрсә?   Кайда?   Ничек?"   журналы, "Китаплар  иленә сәяхәт", "Минем шәҗәрәм" конкурсы, "Кызыл китап", "Минем мәктәбем", "Кипатларга кем рәсем төшерә?"

 Балаларда әкият геройлары аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү,  әкиятнең тылсым көченә инандыру һәм аларны китап укуга, матур әдәбият  аша  тормышта үз-үзләрен дөрес тәрбияле тотарга, чын кешеләр булып яшәргә өйрәтү. Проектның төп бурычларыннан  берсе -  балаларның кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә, китапка кадерле әйбер итеп карый белергә күнектерү. Әдәби әсәрләр аша әхлакый сыйфатлар – шәфкатьлелек, гаделлек, игътибарлылык тәрбияләү.

      Шулай ук төгәллек, югары сөйләм культурасы, грамоталылык кече яшьтән  тәрбияләнергә тиеш. Әлбәттә халык педагогикасының  әһәмияте аерылгысыз. Бүгенге көндә  компьютер һәм телеведение балалар тормышында зур урын алып  бара. Күпләр хәтта балалар өчен телеведениене кулайрак  күрә. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап белән эш иткән вакытта исә, киресенчә бала тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Китап уку, аның мөһимлеге, тәрбияви әһәмиятен берни дә алыштыра алмый. ”Алтыдагы – алтмышка”  дигән татар  халкында мәкаль бар. Димәк, баланы кече яшьтән үк дөрес тәрбияләсәң, нәтиҗәсе гомерлек.  Проект та әлеге хакыйкатькә нигезләнгән.

       Соңгы ике дистә ел эчендә галимнәр “Дөнья балалары нәрсә укый”? темасы буенча халыкара тикшеренүләр үткәргәннәр. Нәтиҗә күрсәткәнчә, бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксына.   Шуңа күрә дә бала укый, яза белгәнче үк китап укуга кызыксындыру максатыннан мөмкин булган чаралар үткәрергә кирәк дигән фикергә килгәннәр.

Проектны тормышка ашыруда хәл итәсе мәсьләләр

Китапханәче эшчәнлеге:

- Методик, дидактик күрсәтмәлелекләр әзерләү;
- Тәрбияче, укытучылар белән берлектә кызыклы бәйрәм – кичәләр, очрашулар, конференцияләр, күргәзмәләр уздыру;
- Проблемалы ситуацияләр уйлап чыгару;
- Программа нигезендә перспектив – тематик план төзүдә әлеге теманы яктырту;
- Чыгышлар әзерләү;


- Ата- аналарга балаларга кече яшьтән китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;
- Мәгълүмат чараларында эшчәнлекне яктырту,
- Авыл, район китапханәләренә экскурсияләр оештыру;
- Ата – аналар алдында чыгышлар ясау, балалар өчен әһәмиятле китаплар тәкъдим итү;

   Бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе: Балаларга нәрсә укырга? Баланың укуы дөрес формалашырга тиеш. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты бу проблеманы чишүдә ярдәм итәр. Тукай безгә зур иҗади мирас калдырды һәм анда иң зур һәм мөһим урынны поэзия алып тора. Безнең мәктәптә ел саен апрель ае “Туган тел” ае буларак  зурлап билгеләп үтелә.
   Тукай иҗаты белән балаларның  кызыксынулары, бездә “Тукай китаплары буйлап сәяхәт” дигән проект эшләргә теләк уятты. Бу проект укучыларның һәм укытучыларның уку культурасын үстерүгә юнәлтелгән һәм балаларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына ачкыч табарга ярдәм итәчәк. Тукай әсәрләрендә бүгенге көннең бик күп сорауларына җавап табарга була.
    Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне ,сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә – юньне танып белергә өйрәнә. Иң мөһиме, аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен өйрәнәләр. Г.Тукай әсәрләре балаларның характерында хезмәт сөючәнлек, намуслылык, көчлелек, горурлык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны формалаштыруда ярдәм итә, белем алуга кызыксынуларын арттыра,өлкәннәргә хөрмәтле, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә.

Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру китапханә белән берлектә 3 юнәлештә алып барылды:
-балалар белән эш
-укытучылар белән эш
-әти – әниләр белән эш
Бу юнәлешләр буенча перспектив план эшләнде. Проект чараларының графикларында нинди чаралар үткәреләчәге һәм максатлары күрсәтелде.
Проектны тормышка ашыруда төрле эш алымнары кулланылды: стена газетасы чыгару, китап күргәзмәләре, уенлы викториналар, эзләнү эшчәнлеге, экскурсияләр, сәхнәләштерү эшчәнлеге, презентацияләр һ б.
Проектта катнашучылар – 1-11 сыйныф укучылары,  татар теле, рәсем укытучылары, китапханәче, әти – әниләр.Тормышка ашыру вакыты – апрель.

Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән кызыксындыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.
Бурычлар:
Балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
Г.Тукайның китапларына мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.
Г.Тукай әсәрләре аша балаларда намуслылык, дөреслек, юмартлык тәрбияләү.
Тукай әсәрләрен зур кызыксыну белән һәм горурланып укырга өйрәтү.
Г.Тукай шигырьләренең һәм әкиятләренең бай сөйләм телен тоярга һәм аңларга өйрәтү.
Татар балалар әдәбияты турында әти – әниләрнең күзаллауларын киңәйтү, гаиләдә кече яшьтәге мәктәп балалары белән бергәләп китап укуга тарту.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:
Укучыларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыру , өйрәнү өчен мәктәптә, китапханәдә , гаиләдә тиешле шартлар булдыру.
Балаларның 80% Г.Тукай әсәрләрен кызык өчен генә түгел, ә танып –белү чыганагы буларак өйрәнүләренә ирешү.
Балаларның кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен , аралашу күнекмәләрен үстерү.
Балаларның 25% үз идеяләрен әйтүләренә ирешү.
Тукай әсәрләре белән таныштыру буенча эш системасын булдыру.
“Тукай китаплары буйлап сәяхәт” проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә балаларны Г.Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде, гаиләләр, китапханә белән элемтә ныгыды.

Проектны тормышка ашыруның этаплары

Этаплары

Эшнең эчтәлеге

Вакыты

Җаваплы

I этап – әзерлек этабы

II этап – төп этап (практика)

III этап –йомгаклау этабы

– Проектта катнашучылар белән проектның максатын һәм бурычларын карау (Балаларны Г.Тукай иҗатына тартуның нәтиҗәле юлларын эзләү, өйрәнү).

–Проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар булдыру.

–Китапханә белән берлектә үткәреләчәк чараларның планын төзү.

–Укыту – тәрбия процессына балаларны Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә тартуның нәтиҗәле метод һәм алымнарын кертү.

–Г.Тукай китапларынннан торган почмак булдыру, стена газетасы чыгару, информацион стенд булдыру.

–Балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру өчен “Тукай дәресләре” үткәрү.

–Мәктәптә, гаиләдә, китапханәдә Г.Тукай иҗатын өйрәнү өчен шартлар тудыру.

–Алда торган проблема буенча методик материаллар, эшкәрт-

мәләр туплау.

–Проектны тормышка ашыруны контрольгә алу.

–Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация эшләү «И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз”.

–Проектны тормышка ашыруның нәтиҗәләрен чыгару.

март

Апрель

Май

Проектны әзерләүче

Башлангыч сыйныф укыту чылары

Проектны әзерләүче

Балалар өчен үткәреләчәк чараларның графигы

Эш өре

Үтәү вакыты

Җаваплы

1.

Айлыкны игълан итү

31.03

Валиева Р.У.

2.

Тәрбия сәгатьләрендә Г.тукай иҗатына багышлап әңгәмәләр үткәрү.

10. 17. 24 апрель

Класс җитәкчеләре

3.

Республика күләм “Алтын каләм” бәйгесенең район этабында катнашу

1-20 апрель

Татар теле укуытучылары

4.

Туган телне саклау, үстерү юнәлешендәге материалларны туплаган күргәзмәләр оештыру

Ай дәвамында

Китапханәче

5.

Иң матур шигырь язучыга конкурс.(5-6 класс)

25.04

Татар теле укытучылары

6.

Тукай әсәрләреннән иллюстрацияләргә конкурс. (1-5 класс)

15.04

Рәсем укытучысы

7.

“Су анасы, шүрәлеләр бездә кунакта” бәйге.

18.04

Хайруллина В.Н.

Нуретдинова З.З.

8.

Г.Тукай әсәрләрен иң оста сөйләүче.Конкурс.(1-4 класс укучылары)

21.04

Башлангыч укытучылары.

9.

Районда үткән Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашу.(Язучылар белән очрашу)

Апрель

Татар теле укытучылары

10.

“Туган тел “айлыгын массакүләм мәгълүмат чараларында (район газетасы. Радио, интернет сәхифәләре) яктырту

Ай дәвамында

Татар теле укуытучылары, китапханәче

11.

Тукай әсәрләреннән кул эшләре күргәзмәсе.7класс

22.04

Класс җитәкчесе

12.

“Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Әдәби-музыкаль кичә.

23.04

Китапханәче

13.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кроссвордлар төзү конкурсы. 8-9класс

17.04

Класс җитәкчесе

14.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына презентацияләр  ясау  конкурсы. 10-11 класс

18.04

Татар теле укытучылары

15

“Туган тел” айлыгына йомгак ясау.

28-30 апрель

     

Дөньяны танып белүдә, эстетик тәрбия бирүдә китап төп чыганак булып кала бирә. Ул уйлата да, елата да, сөендерә дә, нәфрәтләндерә дә, хыялландыра да.

Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтыяҗга әйләнмәсә, үсмерлек елларында аның күңеле буш була, уйламаганда ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тула.

  Йомгаклап шуны әйтәсем килә нинди генә компьютерлар уйлап табылмасын , китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып кала.

Кулланылган әдәбият:

1. Исемдә калганнар .Габдулла Тукай

2. Кырлайда Г. Тукай музее. Л.Г.Валеева, Д.В.Багаутдинова

3. Татар балалар поэзиясе антологиясе.

4. Тукайга чәчәкләр. Р.Фәйзуллин

5. Бәйрәмнәр бәйләме. Гомәрова Венера Галимовна,Зарипова Фәния Яһүдовна

6. Мәсәлләр . Габдулла Тукай

7. Кечкенә Апуш. Әхмәт Фәйзи

8. Шигырьләр,поэмалар. Габдулла Тукай

9. Эш беткәч, уйнарга ярыйГабдулла Тукай.

10. Габдулла Тукай шигырьләре.

11. Шүрәле . Габдулла Тукай

12. Кәҗә белән сарык әкияте. Габдулла Тукай

13.Әкиятләр . Габдулла Тукай

1. Федеральный государственный образовательный стандарт среднего (полного) общего образования. М. : Просвещение, 2013. – 63 с.

2. Асмолов А. Г., Бурминская Г. В, Володарская И. А. и др. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действия к мысли. М. : Просвещение, 2011. 159 с.

3. Заир-Бек С. И., Муштавинский И. В. . Развитие критического мышления на уроке. М. : Просвещение, 2011. 223 с.

4. Мәхмүтов Хуҗи. Язылмаган кануннар. Казан, 1995.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан, 1978, 1979, 1981.

Балтач районы Бөрбаш  урта гомуми белем мәктәбе

Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллану.

2015


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...

Китапханә эшчәнлегендә проект

Помощь библиотекарям...

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Использование проектной методики....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...

Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»

Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану

Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану...