Китапханә эшчәнлегендә проект
проект по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

Помощь библиотекарям

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt.doc117 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Богады гомуми урта  белем бирү мәктәбе

Проект

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  һәм кече яшьтәге мәктәп  укучылары өчен

2012 – 2017 нче еллар аралыгында

Богады гомуми урта белем бирү мәктәбенең

  • башлангыч классларында һәм
  • балалар бакчасында  алып барыла

Төзүче: Фаттахова Лениза

 Динәвис кызы

                китапханәче

Проект паспорты

Проектның тулы исеме

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, кече яшьтәге мәктәп балаларында   китапка мәхәббәт  уятуга  нигезләнгән проект

Проектның җитәкчесе

Фаттахова Лениза Динәвис кызы, китапханәче, 1 категорияле укытучы

Рецензенты

Сөләйманова Айгөл Наил кызы, югары категорияле җитәкче, укыту эшләре буенча директор урынбасары

Проектның юнәлеше

Социаль – педагогик

Башкару вакыты

2012 ел ноябрь –

2017 ел ноябрь

Проект төре

Авторлык проекты

Проектның үзләштерү дәрәҗәсе

Гомуми культура

Проектны кертү дәрәҗәсе

Башлангыч гомуми белем бирү

Проектны раслау

Богады гомуми урта белем бирү мәктәбенең педагогик советында

Протокол № ______  2012 ел


Кереш сүз

       Нәни балаларда әкият геройлары аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү,  әкиятнең тылсым көченә инандыру һәм аларны китап укуга, матур әдәбият  аша  тормышта үз-үзләрен дөрес тәрбияле тотарга, чын кешеләр булып яшәргә өйрәтү. Проектның төп бурычларыннан  берсе -  балаларның кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә, китапка кадерле әйбер итеп карый белергә күнектерү. Әдәби әсәрләр аша әхлакый сыйфатлар – шәфкатьлелек, гаделлек, игътибарлылык тәрбияләү.

      Шулай ук төгәллек, югары сөйләм культурасы, грамоталылык кече яшьтән һәм балалар бакчасында тәрбияләнергә тиеш. Әлеге бурычны хәл итү бакча – тәрбияче – гаилә, укытучы – мәктәп – гаилә чылбырының ныклыгы мөһим. Әлбәттә халык педагогикасының  әһәмияте аерылгысыз. Бүгенге көндә  компьютер һәм телеведение балалар тормышында зур урын алып  бара. Күпләр хәтта балалар өчен телеведениене кулайрак  күрә. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап белән эш иткән вакытта исә, киресенчә бала тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Китап уку, аның мөһимлеге, тәрбияви әһәмиятен берни дә алыштыра алмый. ”Алтыдагы – алтмышка”  дигән татар  халкында мәкаль бар. Димәк, баланы кече яшьтән үк дөрес тәрбияләсәң, нәтиҗәсе гомерлек.  Проект та әлеге хакыйкатькә нигезләнгән.

       Соңгы ике дистә ел эчендә галимнәр “Дөнья балалары нәрсә укый”? темасы буенча халыкара тикшеренүләр үткәргәннәр. Нәтиҗә күрсәткәнчә, бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксына.   Шуңа күрә дә бала укый яза белгәнче үк китап укуга кызыксындыру максатыннан мөмкин булган чаралар программасын тәкъдим итәм. Программада, тәрбия сәгатьләре, бәйрәм кичәләре, төрле чаралар урын алды.

Аңлатма язуы

     Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, баланың  уй-фикер үсеше китаптан килә.  Анализ, дөрес бәя нәтиҗәсендә әсәрләрдә бала теле белән аның проблемалары хәл ителә:  ничек  яшәргә, нәрсәгә  ирешергә, иң зур байлык нәрсә һ. б. Әлеге сораулар балаларны гына түгел, ата- аналарны да борчый.      Һәр ата-ана үз баласын камил,  ягъни бар яктан формалашкан , тәрбияле шәхес булып үсүен тели.  Гаиләсендә тәрбия эшендә төрле сыналган чараларны куллана.

        Ә гаиләнең төп таяначы –  балалар бакчасы һәм мәктәп.

       Әнисенең  матур рәсемле, ачык төсләр белән ясалган китаптан әкият укыганын бала йотлыгып тыңлый, исендә калдыра. Алай гына да түгел ул китапны ул тәрбиячесенә дә күтәреп килә.

        Мәктәптә дә шул ук күренеш: Тәрбия сәгатенең тематикасын класс җитәкчесе сайлап алганнан соң, ул  китаплардан кызыклы материаллар эзли башлый.  Нәкъ менә китап,  укытучы һәм бала арасында,   күпер  ролен үти.

       6-7 һәм 7 – 11 яшьлек балаларны китап укуга кызыксындыру максатыннан,  тәрбия чаралары программасына,  үзем мөмкин дип санаган  материалларны тупладым. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап чараларны яраклаштыру мөмкинлегеннән файдаландым. Программада  ____ сәгатьлек тема яктыртылды. Танылган язучылар, шагыйрьләр әсәрләрен кулландым,  татар халык әйтем – мәкальләренә таяндым.  Алар “Тәрбия” гәзите №4(146) 2011 гәзитендә басылып чыктылар.

                                                           

Рецензия

“Балаларда китапка мәхәббәт уятуга  нигезләнгән проект”

проект таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Проектның максаты, эчтәлеге, календарь планы методик яктан дөрес уйланылган. Титул бите, паспорты, кереш өлеше һәм аңлатма сүзе, кулланган әдәбияты, проект турында тулы мәгълүматлар бирелгән.

Проект үзенең актуальлеге белән аерылып тора: кече яшьтән үк балаларны китап укуга тарту, аларны матур әдәбият белән кызыксынуын көчәйтү, грамоталылыгын үстерү мөһим бурыч булып тора. Проектта  китап укуга кызыксындыру өчен мөмкин булган күп кенә чараларның конкрет планы, методик ярдәмлекләре тәкъдим ителгән.

  Проект чынбарлыктагы эшчәнлекне яктырткан. Үзенең гади һәм шул ук вакытта фәннилеге белән игътибарга лаек. Проектны төзүче укытучы һәм китапханәче  Фәттахова  Лениза  Динәвис кызының эш  тәҗрибәсеннән алынган тәрбия чараларын уңай яктан гына бәяләргә мөмкин. Проектның максаты да  кече яшьтән үк балаларда  төгәллек, югары сөйләм культурасы, грамоталылык  һәм матурлыкны тоемлый белергә өйрәтү, тәрбияләү  булып тора. Бу максатны тормышка ашыру өчен укыту – тәрбия процессының кечкенә генә бер өлешендә  матур әдәбият аша, бигрәк тә әкиятләрдәге тылсым  көчен кулланып,  баланы  тормышка әзерләү  мөмкинлеге, проектта ачык дәлилләнгән.

                             

                                                     Рецензияне  язды: _________ М.М. Ахмадуллина

                                                              Богады гомуми урта белем бирү мәктәбенең

                                                              беренче  категорияле җитәкчесе, укыту

                                                              эшләре буенча  директор урынбасары.

 

                                             Проектның асылы

     Баланы ничек итеп хәзер ялгыш күренешләрдән саклап калырга? Бу проект укучыларны рухи яктан үстереп, җәмгыятьне үзгәртүгә сәләтле шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Ә моның өчен татар халкының үткәнен белү бик мөһим. Ә тарихны, халыкның сулышын, тәрбиянең үрнәк мисалларының төп чыганакларының берсе булып – китап тора. Шәхесне рухи яктан тәрбияләү, аны китап укуга кызыксыну тәрбияләү бары тик гаилә, мәктәп, дәүләтнең бергә эшчәнлеге аша гына була ала.

  Проект РФ һәм РТ Конституцияләренә, “Балалар хокуклары конвенция”сенә, “Кеше хокукларының гомуми Декларациясе” нә, “РФ ның семья кодексы” на, “РФ Белем бирүнең милли доктринасы” на нигезләнеп төзелде.

Проблема:

   Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр, техник казанышларның алга киткән чорда, балаларга әзер материалның күп бирелүе  нәтиҗәсендә  аларда китап укуга кызыксынуның кими баруы.

Актуальлелеге:

  Матди байлыкларның рухи байлыктан өстенрәк торуы – безнең җәмгыятьтә куркыныч яный торган күренеш. Балаларда яхшылык, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, намуслылык, кешелеклелек һәм патриотизм кебек хисләрне китаплар ярдәме белән уяту кирәклеге.

Проектны тормышка ашыру юнәлешләре:

      Аналитик

    Түбәндәге юнәлешләрдә информация туплау:

  • проблема буенча;
  • Сораштырулар, анкеталар алу;

      Эчке мохит

  • Укучылар,  аларның ни дәрәҗәдә китап  белән кызыксынулары турында мәгълүмат;

  • Педагогларның интеллектуаль һәм иҗади дәрәҗәсе;
  • Материал база

      Төп юнәлешләре:

      Проектның практик юнәлеше буенча эш:

  • Гаиләдә китап укуга кызыксыну уяту, укылган китап буенча фикер алышулар уздыру;
  • Класс сәгатьләре, китап күргәзмәләре, китап укучылар конференциясе, кичәләр уздыру;

Проектны тормышка ашыруда хәл итәсе мәсьләләр

Китапханәче эшчәнлеге:

- Методик, дидактик күрсәтмәлелекләр әзерләү;

- Тәрбияче, укытучылар белән берлектә кызыклы шөгыльләр, бәйрәм – кичәләр, очрашулар, конференцияләр, күргәзмәләр уздыру;

- Проблемалы ситуацияләр уйлап чыгару;

- Программа нигезендә перспектив – тематик план төзүдә әлеге теманы яктырту;

- чыгышлар әзерләү;

- Ата- аналарга балаларга кече яшьтән китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;

- Мәгълүмат чараларында эшчәнлекне яктырту,

- Авыл, район китапханәләренә экскурсияләр оештыру;

- Ата – аналар алдында чыгышлар ясау, балалар өчен әһәмиятле китаплар тәкъдим итү;

Балалар эшчәнлеге

  • Занятиеләрдә, бәйрәм, кичә – конкурс, тәрбия сәгатьләрендә, әңгәмәләрдә катнашу;
  • Укытучы, китапханәче, тәрбияче өйрәткән шигырьләрне ятлау, табышмаклар чишү, җырлар өйрәнү, рәсемле китаплар карау;
  • Яшь үзенчәлегенә карап балалар өчен китапларда бирелгән кызыклы биремнәрне чишү; сюжетлы – рольле уеннар уйнау;
  • Проблемалы ситуацияләр чишү;

Ата –аналар эшчәнлеге:

- Мәктәптә, бакчада уздырылган һәртөрле чараларда, бәйрәм, кичә, җыелыш, “Ачык ишекләр” көннәрендә катнашу;

- Балаларга китап кибетләреннән яшь үзенчәлекләренә карап китап  сайлап ала белү;

- “ Бала тәрбияләүдә матур әдәбият – алыштыргысыз ярдәмче” – диярлек  тәҗрибә туплау;

                                    П р о е к т

          Сентябрь

  1. Китапханәдәге китапларны барлау,  балаларның яшь үзенчәлегенә карап аларны төркемнәргә аеру, Тәрбияче белән берлектә нәни балалар өчен әкиятләр, бәйрәм кичәләрендә ятлату өчен шигырь китаплары,  нәниләр  өчен кайта торган “Салават күпере”  журналларын барлау, эштә куллану өчен материал туплау;
  2. Тәрбия сәгатендә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелә:

- Кече яшьтәге балаларга китапның  барлыкка килү тарихы, аларны ясау юллары, язучылар, рәссамнар хезмәте турында сөйләшү. (Китап ясау авырмы?, Кемнәр китап  ясый? “Кечкенә сандыкка” бөтен  дөньяны сыйдырып  буламы? “Китаплар озак яшәсеннәр өчен,” әлеге чыгыш кушымтага теркәлә)

- Нинди китаплар була?(Әкиятләрне кем яза?, Китаптан тагын нинди мәгълүматлар табып була (шигырьләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр,  рәсемнәр, хикәяләр һ. б.)

- Китаплар елый беләме, аларны рәнҗетергә ярыймы? (Класс сәгатьләрендә сөйләшү өчен әңгәмә)

-  Классларда укучыларның  дәреслекләрне  тотышын тикшерү;

Октябрь

  1. “Өлкәннәр көне”  уңаеннан шәфкатьлелек темасына язылган әсәрләр белән тәрбия сәгатьләрендә сөйләшүләр уздыру;
  2. 1 сыйныф укучылары белән китапханәгә экскурсия уздыру, аларга  китапның килеп чыгышы, китап басучыларның хезмәте;  китапка кадер – хөрмәт турында әңгәмә уздыру;
  3. Балалар бакчасында “Кадерлә син ярат китапны” - әдәби музыкаль кичә уздыру (Әлеге чараның “Тәрбия” гәзите №4  2009 ел санында басылып чыккан материал кушымтага теркәлә).
  4. Укучыларны китап укуга кызыксындыру максатыннан “Китаплар иле сәяхәтчесе” исемле таныклыклар ясау. Һәр айның соңгы атнасында ай буена балаларның китапханәгә йөрешләре турында  линейкада  мәгълүмат җиткерү, әлеге таныклыкка һәр айның үз билгесен беркетә бару. Уку елы азагында  иң күп китап укучыны ачыклау, аларга бүләк тапшыру; (Әлеге таныклык кушымтага теркәлә)
  5. Укытучылар көне уңаеннан рус теле укытучылары белән берлектә  “Учитель, перед именем твоим “ дип аталган әдәби – музыкаль кичә уздыру. (Әлеге чара кушымтага теркәлә)

Ноябрь

  1. Ата- аналар белән очрашып балаларның  дәреслекләр тотышы  һәм  аларның китапханәгә йөреше   турында сөйләшүләр уздыру;
  2. Әниләр көненә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар  белән әниләргә багышланган шигырьләр туплау,  мәктәп гәзитенә    аналар турында материаллар, мәкаль– әйтемнәр туплау;
  3. Бакчага йөрүче балалар белән китапханәгә экскурсия оештыру

 Декабрь

  1. Технология дәресләрендә балалар белән махсус “Китаплар табибы” дигән башлыклар эшләү. Аларны киеп укучылар белән  тузган китапларны ремонтлау. Китапханәдә “Без китап табиблары” көнен уздыру. “Китаплар нигә авырыйлар” әңгәмә ( әлеге эшкә 9-11 яшьлек балаларның катнашуы төп шарт булып тора, китаплар белән дә якыннанрак танышалар, аларны  сак карарга да өйрәнәләр. Әңгәмә тексты кушымтага теркәлә)

         2.Тәрбиячегә, педагог оештыручыларга  “Шәфкатьлелек айлыгы   уңаеннан,  Яңа ел бәйрәмнәрендә сөйләү өчен   шигырьләр туплап    бирү;

         3. Бәйрәм кичәләре программасын төзүдә булышлык күрсәтү;

Гыйнвар

  1. Кышкы каникулга балаларга  мавыктыргыч китаплар тәкъдим итү;
  2. Китапханәгә йөрешкә яртыеллык йомгак  ясау.
  3. Атналыклар  уздырган вакытта фән ияләренә булышу;
  4. Авыл китапханәсенә, район үзәк китапханәгә  экскурсия оештыру.

          Февраль

1. Укучылар белән берлектә  халык әкиятләрен сәхнәләштереп бакчага йөрүче балаларга тәкъдим итү;

         2.  “Ватанны саклаучылар”  көненә багышланган бәйрәм  чаралары  

           әзерләүдә булышу;

         3.  Әтиләрнең  көчлелеге,  егетләрнең  батырлыгы, солдатларның      

           кыюлыгын сурәтләнгән  әдәби әсәрләрне  эзләп табып,  балаларга

          тәкъдим  итү;

           Март

  1. “8 Март” бәйрәменә әзерлек  максатыннан 4 класс укучылары белән берлектә әниләргә, әбиләргә, кызларга, гомумән Хатын – кызларга  багышлап язылган материалларны китап – журнал битләреннән таба белергә өйрәтү,  бәйрәм материаллары туплау;
  2.  Балаларны китапханәгә  тарту максатыннан  араларыннан  “Иң  йөгерек укучы”, “Иң күп әдәби китап укучы”,  “Яшь иҗатчы” номинацияләре билгеләп , китапханәдә  стенд булдыру;
  3. “ Тапкырга - табышмак”  кызыклы викторина уздыру.  Алдан  укучылар  табышмак китапларын актарып , үзләренә ошаган табышмаклар сайлап ятлап киләләр.  “Табышмак сукмагы” аша үтеп , “Табышмаклар иле” нә тап булганнан соң,  төрле кызыклы, арифметик табышмаклар чишәләр, алдан сайлап куелган предметларга карата үзләре уйлап чыгаралар. Китапханәче әлеге    табышмакларны туплап, махсус китап чыгара;

Апрель

Һич тә күңел  ачылмаслык эчем пошса,

Үз – үземне күрәалмыйча, рухым  төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...

Шулвакытта мин кулыма китап алам...

 Г. Тукай

  1. Китапханәдә  “ Тукай безнең күңелләрдә” исемле почмак ясау. Анда Тукай әсәрләрен урнаштыру. Тукай турында өстәмә материаллар туплау;
  2. Г. Тукай әкиятләрендәге персонажларны кулланып,  балалар катнашында,  экологик проблеманы  яктыртучы “Шүрәленең урман мәктәбе” исемле  әдәби – музыкаль кичә әзерләп, укучыларга тәкъдим итү; (Материал кушымтага теркәлә)

  1. Балалар бакчасында Тукай әкиятләрен уку, аларны сәхнәләштерү;

Май

Уку елы буена үткәрелгән тәрбияви чараларга йомгак ясау;

Балаларның китапханәгә йөрешенә нәтиҗә ясау, актив укучыларны бүләкләү;  

Ата- аналар җыелышында балаларның   әдәби китап укуына бергәләп нәтиҗә ясау, кимчелекләрне ачыклау, алга бурычлар билгеләү;

Кулланылган әдәбият

Мәгариф журналлары №4, 2008; №7,9  2009 ел.

“Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Салават күпере журналлары.

“Балалар фольклоры” Н. Исәнбәт китабы;

“Татар балалар әдәбияты” Л. И. Минһаҗева, Казан 2005;

Проектка кертелгән тәрбия чараларының планы

Тәрбия чараларының темасы

Формасы

Вакыты

1

“Без китап табиблары”

Күмәк  практик эш

Сентябрь

2

“Китаплар озак яшәсеннәр өчен

Чыгыш

сентябрь

3

“Кечкенә сандыкка бөтен дөнья сыйган”

Класс сәгате

Сентябрь

4

“Китаплар кайда яши?”

1 класс укучылары өчен экскурсия

Октябрь

5

“Кадерлә син, ярат китапны!”

Балалар бакчасында әдәби – музыкаль кичә

Октябрь

6

“Китаплар иле сәяхәтчесе”

Даими китапханәгә йөрүче балаларга бирелә торган таныклык

Октябрь

7

“Учитель , перед именем твоим”

Рус теле укытучылары белән берлектә әзерләнгән әдәби – музыкаль программа

Октябрь

8

“Гаиләдә китапка караш нинди?”

Ата – аналар өчен ачык ишекләр көне,алар белән әңгәмә

Ноябрь

9

“Без – китап табиблары”

Практик эш

Декабрь

10

“Кем укуда иң оста...”

Иң күп китап укучыга яртыеллык  нәтиҗә

гыйнвар

11

“Әллә каян күренеп тора...”

Ватанны саклаучылар хакында китаплардан материал җыю

Февраль

12

“ Тапкырга - табышмак”  

кызыклы викторина

Март

13

Шүрәленең урман мәктәбе”

Әдәби – музыкаль кичә

Апрель


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе"

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе" для рускоязычных учащися 10 класс...

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Мәктәпнең музыка эшчәнлегендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану

       Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе.         Сәламәтлекне саклауда юнәлешл...

Китапханә турында

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....

Китап.Китапханә.китапханәче.

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китап.Китапханә.Китапханәче

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китапханә эшчәнлегендә проект методын куллану.

Конференцияләрдә чыгыш ясаганда кулланырга була....