открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе"
методическая разработка (10 класс) по теме

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе" для рускоязычных учащися 10 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany.docx24.42 КБ

Предварительный просмотр:

                                10 нчы сыйныфның рус телле балалары белән үткәрү өчен

                                                               ачык дәрес планы.

Төзүче: “15нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 нче квалификацион категорияле                татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Юнысова Фәйрүзә Фәйруша кызы.

Тема:         Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Максат:     Укучыларның Милли китапханә турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

                    тыңлап аңлау һәм аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;

                    активлыгын,иҗади сәләтен,аралашу күнекмәләрен үстерү;

                    китап дөньясына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер,проектор,тема буенча презентация өчен слайдлар.

                              Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Бүген безнең дәресебездә кунаклар да бар.Кунаклар алдында

белгәннәрегезне күрсәтерсез дип ышанам.Уңышлар телим сезгә.

II.Актуальләштерү.

1.Укытучы сүзе.

-Без сезнең белән узган дәрестә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында сөйләшә башлаган идек.Кайсыгызның Татарстанның  Милли китапханәсендә булганы бар?

Юкмы?Алайса бүген Казанның Милли китапханәсенә сәяхәт кылырбыз.Экскурсия вакытында безгә экскурсоводлар булышырлар.Милли китапханә турында алардан күбрәк мәгълүмат алырбыз.

2.Ситуатив күнегүләр.

 * Телефоннан Казанга шалтыратып,Милли китапханәнең кайда урнашканын белергә кирәк.

 - Алло!Исәнмесез!

 - Исәнмесез!

 - Зинһар өчен Татарстанның Милли китапханәсенең адресын әйтегез әле.

 - Рәхим итегез.Кремль урамы,33нче йорт.

 -Бик зур рәхмәт.

* Әле безгә эш вакытын һәм китапханәгә язылыр өчен нинди документлар кирәклеген белергә кирәк.

 - Гафу итегез,Милли китапханә бүген эшлиме?

 - Эшли.

 - Сезгә бүген килергә мөмкинме?

 - Рәхим итегез.

 - Китапханәгә язылу өчен нәрсә кирәк?

 - Паспорт һәм ике фотография.

 - Бик зур рәхмәт.

 - Исән-сау булыгыз.

III. Белем һәм күнекмәләрен камилләштерү.

1.Сүзлек өстендә эш:

сүзләрне русчага тәрҗемә итү.

Милли-              национальный

Мирас-               наследие

Зыялы-               интеллигентный

Кулъязма-         рукопись

Битараф-           равнодушный

Борынгы-         древний

Килешүләр-     соглашения

Халыкара-      международный

Аҗдаһа-         дракон

Элемтә-          связь

Әверелгән-    превратился

Сүзтезмәләрне русчага тәрҗемә итү.

Дөнья әдәбияты-                                             мировая литература

Сирәк китаплар-                                              редкие книги

Тыгыз элемтәләр-                                           тесные связи

Сирәк китаплар бүлеге-                                отдел редких книг

Мирас булып-                                                  в качестве наследия

Мөрәҗәгать итәләр-                                      обращаются

Борынгы кулъязмалар-                                 древние рукописи

Зур өлеш керткән-                                          внес большой вклад

Шулар арасында-                                            среди них

2. Монологик сөйләм (экскурсовод чыгышы).

    Милли китапханә Казандагы иң матур йортларның берсендә урнашкан.Бу бинаны 19нчы гасыр башында фабрикант Ушков үзенең хатыны өчен салдырган була,соңыннан ул китап йортына әверелә.

Заманының зыялы кешесе Иван Алексеевич Второв гомере буе китап җыйган.Аның китапханәсендә төрле телләрдәге китаплар,журналлар тупланган.Байлык мирас булып улы Николай Ивановичка күчкән.Петербургка күчеп киткәндә,ул әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк иткән.Шулай итеп,1865нче елда Казанда китапханә ачылган.

     Арыслан,аҗдаһа,төрле кош сүрәтләре белән бизәлгән стеналар,борынгы баскычлар...

Уңда да,сулда да,каршыда да –ишекләр,каталоглар,киштәләр.Ишекләрнең берсе- борынгы кулъязмалар,икенчесе сирәк китаплар бүлегенә алып керә,калганнары татар китаплары,туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлегенә чакыра.

     Дөнья әдәбияты,сәнгать бүлеге ,фәнни әдәбият,техник әдәбият,фәнни-методик әдәбият бүлекләре бар.Газета-журналлар өчен аерым бүлмәләр.Бу йорт 3 меңнән артык китапны сыйдыра.

    Белеп торыгыз:биредә беркайчан да “китап юк”димиләр.Үзендә юк икән,компьютерга басып,университет китапханәсеннән,бөтен Татарстаннан эзлиләр.Анда да булмаса,Россия Дәүләт китапханәсенә яки Санкт-Петербургның Үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итәләр.

Юк икән,чит ил китапханәләренә чыгалар:Америкага,Төркиягә,Германиягә.

Милли китапханәдә халыкара китап алмашу бүлеге дә бар.

Татарстанның  Милли китапханәсе дөньядагы 83 илнең китапханәләре белән килешүләр төзегән.Иң тыгыз элемтәләр Америкадагы Конгресс китапханәсе белән урнаштырылган.

3.Тәрҗемә итү күнегүләре.

*Татарстанда иң зур китапханәләр-Милли китапханә һәм Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе.

* Милли китапханә Казандагы иң матур йортларның берсендә урнашкан. Бу бинаны 19нчы гасыр башында фабрикант Ушков салдырган була,соңыннан ул китап йортына әверелә.

*Заманының зыялы кешесе Иван Алексеевич Второв гомере буе китап җыйган.Байлык мирас булып улы Николай Ивановичка күчкән.Ул әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк иткән.

*1865нче елда Казанда китапханә ачылган.

* Ишекләрнең берсе- борынгы кулъязмалар,икенчесе сирәк китаплар бүлегенә алып керә.

* Дөнья әдәбияты,сәнгать бүлеге ,фәнни әдәбият,техник әдәбият,библиография,фәнни-методик әдәбият бүлекләре бар. Милли китапханәдә халыкара китап алмашу бүлеге дә бар.

* Китапханәдә китап булмаса,компьютерга басып,университет китапханәсеннән,бөтен Татарстаннан эзлиләр.

* Татарстанның  Милли китапханәсе дөньядагы 83 илнең китапханәләре белән килешүләр төзегән.

* Иң тыгыз элемтәләр Америкадагы Конгресс китапханәсе белән урнаштырылган.

4.  Сорауларга җаваплар бирү.

* Татарстанның төп китапханәсе ничек атала?

* Бу китапханә кайда урнашкан?

* Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ничәнче елда ачылган?

* Китапханәгә кем нигез салган?

* Китапханәдә нинди бүлекләр бар?

* Китапханә нинди илләр белән элемтәдә тора?

* Бүгенге көндә китапханәдә күпме китап саклана?

5. Тәрҗемә итү күнегүләре.

Печатные источники-                                басма чыганаклар

Мыслители-                                                 фикер ияләре

Восточный народ-                                      шәрык халкы

Богатство библиотеки-                             китапханә байлыгы

Судьба народа-                                          халык язмышы

В том числе-                                                шул исәптән

6.Монологик сөйләм (экскурсовод чыгышы).

                                            Китапханәнең байлыгы.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дөньяда татар китабын туплау,саклау,тарату белән шөгыльләнә.Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар,шул исәптән, 78 мең татар һәм 80 меңнән артык гарәп һәм шәрык халыклары илләрендәге басма чыганаклар саклана.

   14 меңнән артык кулъязма һәм сирәк очрый торган басма китаплар –китапханәнең байлыгы.

Алар арасында 12нче гасыр шәрык кулъязмаларыннан башлап татар һәм рус классик язучылары,мәгърифәтчеләренең үзләре исән чакта нәшер ителгән китапларына кадәр бар.

Китапханәдә М.Ломоносов,Н.Карамзин,А.Герцен,Д.Менделеев хезмәтләре,

А.Пушкинның ”Евгений Онегин” басмасы да саклана.

    Китапханәбез киштәләрендә чит илләрнең фикер ияләре һәм җәмәгать

эшлеклеләре Марк Цицерон,Жан –Жак Руссо һәм Вольтерның әсәрләре дә урын алган.

7.Җөмләләрне дәвам итегез.

* Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дөньяда татар китабын туплау,саклау,тарату белән ...  .

*Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар ...  .  

* Китапханәбез киштәләрендә атаклы фикер ияләренең  әсәрләре дә урын ...  .

*Китапханәдә күренекле рус язучыларының китаплары ...  .

8. Татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.

Подшивка-                                                                     төпләм

Исследование-                                                             тикшеренү

Экземпляр-                                                                    нөсхә

Подвести итоги-                                                           йомгак ясарга

Этот отдел-                                                                    бу бүлек

Встречи-                                                                         очрашулар

Один из организаторов-                                            оештыручыларның берсе

Считается-                                                                      исәпләнә

Выставки-                                                                       күргәзмәләр

9  .Монологик сөйләм(экскурсовод чыгышы)

Тататстанның баш китапханәсе 1991нче елда Милли китапханә статусын алды.Бүген ул-Идел буе мәдәниятенең зур һәм әһәмиятле үзәге. Татарстанның Милли китапханәсе халыкара танылу да алды.Ул китапханәләрнең халыкара ассоциациясенә керде һәм аның барлык конгрессларында һәм акцияләрендә катнаша.

   Казан җәмәгать китапханәсенең Мөселман бүлеге 1906нчы елның гыйнварында ачыла.Аны оештыручыларның берсе галим һәм мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди була.

 Фондта 915 исемдәге 1277 китап исәпләнә.

 Кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондында татар,гарәп,фарсы,төрек,рус һәм башка телләрдәге китаплар, кулъязма һәм фотоматериаллар,революциягә кадәр чыккан татар

газета-журналларының төпләмнәре тупланган.

Китапханәдә мәдәнияткә һәм тарихка караган тикшеренүләр,миниатюр басмалар,бер генә нөсхәдә калган китаплар саклана.

Китапханәнең эшчәнлеге күпкырлы.Анда фәнни-гамәли конференцияләр,язучылар белән очрашулар уздырыла,артистлар чыгыш ясый. Ел саен иң популяр китап конкурсына йомгак ясала,күргәзмәләр оештырыла,китапка багышланган әдәби кичәләр үткәрелә.

10. Диалогка төшеп калган сорауларны куярга.

     -  ...  ?

     - Тататстанның баш китапханәсе 1991 нче елда Милли китапханә статусын ала.

     -  ...  ?

     -   Мөселман бүлеге 1906 нчы елда ачыла.

     -  ...  ?

    -  Аны оештыручыларның берсе галим һәм мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди була.

    -  ...  ?

    -  Фондта  1277 китап исәпләнә.

    -  ...  ?

    -  Анда фәнни-гамәли конференцияләр,язучылар белән очрашулар уздырыла.

11.  ТНВ хәбәрчесенең интервью алуы.

    -  Бүген Милли китапханәгә Яр Чаллы шәһәренең 15 нче мәктәбеннән укучылар да килгән.Аларга   бүгенге тәэсирләре турында берничә сорау бирим әле.

    * Син китап укырга яратасыңмы?

    * Китапханәгә еш йөрисеңме?

    * Татарстанның Милли китапханәсе ошадымы?

    * Татарстанда иң зур китапханәләр ниндиләр?

 -  Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Китапханәләргә ешрак йөрегез,белемле булыгыз.

12.  Тест үткәрү.

    1. Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ничәнче елда ачылган?

      А) 1865

      Б)  1965

    2.  Китапханәгә кем нигез салган?

      А)  И.А.Второв

      Б)  А.Герцен

    3.  Китапханә ничәнче елда Милли китапханә статусын алган?

      А)  2005

      Б)  1991

    4.  Милли китапханәдә күпме китап саклана?

      А)  3 миллионнан артык

      Б)  1 меңнән артык

     5.  Ушков бу бинаны кем өчен төзеткән?

      А)  кызы өчен

      Б)  хатыны өчен

13.  Белемнәрне бәяләү.

IV.  Йомгаклау.

    - Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

    - Милли китапханәдә нинди бүлекләр бар?

    - Нинди илләр белән элемтәдә тора?

    - Анда нинди телләрдәге китаплар тупланган?

    - Милли китапханә нәрсә белән шөгыльләнә?

    - Китапханәләр ни өчен кирәк?

V. Өй эше (сайлап алып эшләргә).

    1. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында сөйләргә.

    2. 54-55 нче биттәге диалогларны өйрәнегез.

    3. 58 нче биттәге 5 нче күнегү (җөмләләрне дәвам итәргә).

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап.Китапханә.китапханәче.

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китап.Китапханә.Китапханәче

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

16-желтоқсан Қазақстан Республикасының Тәуелсіздік алған күніне орай салтанатты жиынның сценарийі

№1 мектеп –гимназиясының 16-желтоқсан Қазақстан Республикасының Тәуелсіздік алған күніне орай   салтанатты жиынның сценарийі 1жүргізуші:  Армысыздар, құрметті ұстаздар, оқушы...

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ

Татарстан республикасының дәүләт сиволлары:флаг,герб,гимн....

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘКӘН РАЙОНЫНДАГЫ МИШӘРЛӘРНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

Милли телебезнең җирле сөйләшләрен өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтелә....

«Татарстан Республикасының электрон атласы»

laquo;Татарстан Республикасының электрон атласы» - заманча электрон белем бирү ресурсы. Ул үзенә иң борынгы чорлардан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган һәм хронологик тәртиптә...