Фигыльләрсез раслау, инкяр һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр. Дәрес эшкәртмәсе. 1сыйныф рус төркеме
план-конспект урока

Сунгатуллина Рузиля Фаизовна
Әлеге дәрес план-конспекты рус төркемнәре өчен И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипованың "1 нче сыйныф Татар теле" дәреслеге буенча төзелгән "Укытучы китабы " методик кулланмасыннан бер үрнәк буларак бирелә.  Кулланмада Сез әлеге дәреслек буенча төзелгән барлык дәрес үрнәкләрен дә таба аласыз. Әлеге  әсбап рус телендә сөйләшүче  1 нче сыйныф укучыларына  татар телен өйрәтүдә укытучылар өчен  чын методик ярдәмлек булып тора. Укытучылар әлеге җыентыкка кертелгән дәрес эшкәртмәләрен үзгәртеп тә куллана алалар.
Методик ярдәмлек атнага 3 сәгать хисабыннан  И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыкова, Л. И. Гарипованың “Татар теле. Татарский язык 1 класс” уку- укыту әсбабына нигезләнеп төзелде. Дәрес эшкәртмәләре ФДББС таләпләренә туры китереп язылды. Һәр дәрестә 3-4 яңа сүз  һәм дәрескә кирәкле сөйләм калыплары өйрәнелә. Татар теле дәресләре Чебурашка, Акыллы Үрдәк, Крокодил Гена образлары белән баетыла, шулар ярдәмендә укучылар татар теленең сөйләм калыплары белән таныша башлыйлар, телдән сөйләмгә кереп китәләр.  Дәресләрдә төп  игътибар  татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә, төрле сөйләм калыпларын кабатлау  күнегүләренә юнәлтелә.  Кабатлаулар аша укучылар сүзләрне актив куллана алуга ирешә. Башта укытучы дәресләрдә яхшы үзләштерелгән  лексика  белән генә эш итә, укучыларны  диалогик, монологик сөйләмгә  чыгу күнекмәләренә күнектерә.  Телдән сөйләм күнегүләре алдан әзерләп куелган күрсәтмә материалларга  таянып алып барыла. Тактада схематик рәсемнәрдән дә файдаланырга мөмкин.
Татар теле дәресләрендә дәфтәр белән эшләү дә сорала. Ләкин язу күнекмәләренә ел башында бик аз вакыт бирелә. Күбрәк вакыт телдән сөйләм күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелә. II яртыеллыкта язу күнекмәләренә  вакытны арттырырга мөмкин. Шулай ук Smart  такта өчен бирелгән үрнәк күнегүләр  укытучыга яңа сүзләрне, җөмлә калыпларын үзләштерүгә ярдәм йөзеннән сайлап алынды. Билгеле, аларны  укытучылар башкача да файдалана ала. Күп кенә дәресләрдә  тыңларга аңлау өчен текстлар да урын алды. Әлеге текстларны тактага язарга , укырга яки яздырып тыңлатырга мөмкин.
Материалны үзләштерү, актив куллануга ирешү өчен уен формасында үткәрелгән күнегүләргә дәресләрдә зур игътибар бирелде. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Фигыльләрсез раслау, инкяр һәм сорау җөмләләр.[къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр.

Максат: 1. Укыту-өйрәтү максатлары:

-[къ] авазы  һәм бу аваз кергән аяк, кул, бармак сүзләре белән танышу

-укытучы ярдәме белән максат куярга, эшне планлаштырырга өйрәнү

2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары

- [къ],[ч]авазларының дөрес әйтелешенә ирешү

-балаларны татарча аралашуга  омтылышын арттыру

- Тагын нинди, Укучы кыз/малай  сөйләм калыбларын   сөйләмдә куллануны камилләштерү

3. Тәрбияви  максатлар:

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү

-    укучыларда дилогик һәм монологик сөйләм аша күзәтүчәнлекне үстерү

Җиһазлау: И.Л. Литвинов “Татар теле һәм уку китабы” 1нче сыйныф, Smart  такта, тактада сүзләр, күкрәккә тагу өчен рәсемле карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

I. Уку эшчәнлегенә уңай  мотивация тудыру.

-Исәнмесез!-Исәнмесез, укытучы апа!

-Исәнмесез, малайлар/ кызлар!Исәнме, укучы кыз! Исәнме укучы малай! Утырыгыз! Басыгыз!Кызлар утырыгыз! Малайлар да утырыгыз! Юра, исәнме ! Юра, бас! Юра, утыр!( ишарә белән күрсәтә) Матур утырыгыз!

II .Белемнәрне актуальләштерү  һәм эшләп карау вакытында авыр урынны билгелләү

1. Фонетик уен.“Сүз уйлау.” -Ребята, давайте вспомним те слова, которые мы изучали. Я вам  говорю звуки, а вы с этими звуками вспомните слова.

[ ә ] – (әби, тәрәзә, тәлинкә)

[ч] – (кечкенә, чиста,  укучы)

[къ]- (карт, урындык, кыз)

[ы]-(кыз, укучы, укытучы)

2. Рәсемнәр белән эшләү.( Эт, апа, бабай)

3. Үткән дәрес материалын кабатлау.

-Ребята, вспомним  слова на татарском:  старый-... , молодая- ... , дедушка старый-... , тетя молодая .

-Бу кем? –Бу бабай.

-Бабай нинди?-Бабай карт .

-Кем карт? – Бабай карт. ( апа, эт, укытучы белән шулай ук)

4. Smart  тактада күнегү.

Найди слова, отвечающий на вопрос Нәрсә?

Сүзләр: бабай, кечкенә, эт, малай, кул, тәрәзә, апа, аяк,бармак, укучы.

-Ребята, все ли слова вам знакомы, в каких словах вы затруднились отвечать на вопрос Нәрсә?- Аяк, кул, бармак.

III . Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

-Хотите узнать как будут эти слова на татарском? Какую цель поставим? –Учить эти слова и с ними составлять предложения.

- Сегодня на уроке учимся составить тексты, а помогут нам  эти слова .

IV. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

- Ребята,    художник нам нарисовал  мальчика и  на руке, на ногах, на пальцах оставил записи, но буквы немножко запутались, давайте вместе попрубуем составить слова. (укытучы белән бергә укучылар тактада сүзләр төзиләр)

рука:  к, л, у- КУЛ

палец: б,а,р,м, к ,а- БАРМАК

нога: а, к, я- АЯК

- Молодцы, ребята, давайте повторим эти слова: кул, бармак, аяк. Какой новый звук услышали?- [къ] ( объяснить произношение)

V. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

Дәреслек белән эшләү. 9 нчы бит, 1нче күнегү. [къ],[ч] авазын дөрес әйтү

Ял минуты.(Физкульминутка)

Бу карт бабай. ( йөрешен күрсәтәбез)

Бу зур  малай. (куллар белән күрсәтәбез)

Бу – бармак, тагын  бармак. (бармак белән күнегүләр ясыйбыз)

Бу- кул, бу да кул. ( күрсәтәбез)

Бу – аяк. Бу да аяк. (йөрибез)

VI. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

Эш дәфтәрендәге 6 нчы биттәге  2 күнегүне эшләү

VII. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм кабатлау.

Smart күнегү.

-Продолжаем наш урок, закрепляем наши знания, для этого нам поможет доска.

Укажи стрелками слова, в которых произносятся эти звуки.

К                                        КЪ

ишек  кул  бармак  китап  аяк    кечкенә   карт     тәлинкә

Дәреслектәге 2 нче күнегүне парларда эшләү

-Выберите один рисунок, попробуем друг- другу задать вопросы и на них отвечать.

IIX. Белем һәм осталыкларын яңа ситуациядә куллану.

“Кем тизрәк күрсәтә”уены.-Давайте, ребята, чтобы быстрее запомнить слова, поиграем. Басыгыз! (ишарә белән күрсәтә)

- Ребята, кто быстрее укажет, что я скажу, тот побеждает. К доске выходит 2 ученика.

-Бу- аяк. Бу – кыз. Бу- малай. Бу- кул. Бу- бармак. Бу да бармак. Бу- песи. (уенчыкларны алдан әзерләргә)

Монолог төзү.

“Бу малай. Малай зур. Ә бу аяк. Бу аяк чиста”. (Бирелгән кыз, укучы, укытучы, эт, песи рәсемнәре буенча)

X. Рефлексия.

-Ребята,  какие новые слова и звук учили? -Аяк, кул, бармак, [къ].

-Давайте проверим, как запомнили слова: аяк- ... , кул- ... , .... .

-Для чего нужны эти слова? –Что бы рассказать о себе.

-На уроке что делали? -Учили слова, отвечали на вопросы, пели, играли игры.

-Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.1 нче сыйныф.Татар төркеме.

Укучыларны  [Һ]  авазы һәм Һ,һ хәрефе белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф   сүз модельләре нигезендә, сүзнең ...

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзл...

Эш программасы 1сыйныф (рус төркеме) татар теле

                                                      ...

Татар теле Әлифба 1 нче сыйныф татар төркеме [у] авазы, У, у хәрефләре.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәби уку дәресенә технологик карта....