[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.1 нче сыйныф.Татар төркеме.
методическая разработка по теме

Зарипова Зульфия Мубаракзяновна

 

Укучыларны  [Һ]  авазы һәм Һ,һ хәрефе белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф   сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;аваз кушылмалары,сүз,җөмлә уку күнекмәләрен фрмалаштыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h_hrefe.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

 [Һ] ,[һ]авазлары һәм Һ,һ хәрефләре.

Дәреснең  максатлары









Бурычлар

-укучыларны  [Һ] ,[һ] авазлары белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;

- аваз-хәреф   сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;аваз кушылмалары,сүз,җөмлә уку күнекмәләрен фрмалаштыру.Татар теле алфавитында гына булуын аңлату.

 -укучыларның сөйләмен, логик  фикерләвен, фонематик  ишетеп таный белүен, иътибарлылыкларын үстерү.  

-уку хезмәте культурасы ,кызыксынучанлык  тәрбияләү;  


-  [ Һ ] [һ] хәрефләре белән таныштыру ;

-фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү,уку  культурасын үстерү;

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Укыганда  [Һ] ,[һ]авазларының дөрес әйтелешенә  ,шәһәр һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына  төшендерү.  

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-сузыклар;

-тартыклар;

-кушылма авазлар.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә


-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина,  

-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина,  

 

Пространствоны оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль.



Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге.

Планлаштырылган нәтиҗә.

Л-шехес буларак

Р-көйләгеч

П-танып-белү

К-коммуникатив


I этап

Оештыру өлеше

Максат: укучылар ны уку эшчәнле генә мотивлаш тыру

 -Исəнмесез, балалар!

-Хəерле көннəр сезгə!

-Хәерле көннәр миңа!

-Хәерле көн   аларга!

 Телик без  һəммəбезгə.

 -Хəерле булсын безнең  дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!

-Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик, елмаешыйк.  


Укытучыга игътибар итү

II этап

Актуаль ләш

терү




Укучыларның өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләргә аера белүләрен ныгыту.

  1. –Укучылар,хәзер мин сезгә табышмак  әйтәм. Ә сез җавабын әйтерсез.

1)Хәбәрләр ташып тора,

    Араны тоташтыра.(хат)

2)Ә хәзер кушырмалар белән сүзләр төзегез: (1 слайд)

                   тер                                 лисә

     хә                 бәр                  Ха         лидә    

                  зер                                 рис

 

  1. Балалар, хәбәр, хәтер,хәзер сүзләренең беренче  

авазларын әйтеп карыйк әле.

  - Халисә,Халидә,Харис сүзләренең беренче хәрефләре ни өчен баш хәрефтән языла?

[Х]   нинди аваз ? ( Саңгырау тартык аваз).

- Димәк , без үткән дәрестә нинди авазлар белән таныштык? Бу авазлар нинди хәрефләр белән билгеләнде?


 

   


П









Өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләр дип бүләбез.

Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.


III этап

Яңа материал өстендә эш.

Максат: Һ хәрефен тикшерү;

-нинди аваз белдерә;

-сүзнең кайсы урынында килә ала;

-ничек укыла.

Һ хәрефе кергән сүзләр уйлату.

   1.Мин сезгә шигырь укыйм.  Экранда шәһәр, һава рәсемнәре.  (2 слайд)

       Мин яңа шәһәр төзим,

       Ул шундый шәһәр булыр:

       Чәчәкле  урамнарда

       Машина чабып торыр.

       Чәчәк һәм аачларга

       Тамчы сибелеп торыр.

а)- Укучылар,  бу шигырьдә сүз  нәрсә турында бара?(шәһәр)

- Сез дә үзебезнең Әлмәт шәһәрен яратасызмы? Ни өчен яратасыз?

- Хәзер әйдәгез, шәһәр  сүзенең  һәр авазын әйтеп карыйк.(экрандагы сүз моделе буенча тикшерү)

б) Һава сүзен дә  сүз моделе буенча тикшерү.(рәсем экранда)

-  Бу сүзләр  нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы?  (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).

- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

- Без бүген  [ Һ ]   авазы белән танышачакбыз.

2. Әлифбаның 87 нче битендәге Һәйкәл,баһадир сүзләрен  рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ Һ ]   авазларын табу, урыннарын билгеләү.

 аваз-хәреф  сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү.(3 слайд)

  - һәйкәл  рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([ һ] авазы)

-баһадир рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([һ ] авазы


- [ һ ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

-  Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?

-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тамак төбендә тоткарланып кала. Ул йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Нәтиҗә: [ һ ]   авазы - саңгырау тартык аваз.

 3.    һа, һы,һу, һо

      Һә, һи, һү, һө,һи  кушылмаларын укыту,(калын һәм нечкә әйтелешне  кабатлау) (4 слайд)

 - 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?


4. Физкультминутка Карусель.

Әллә-лә, Әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!(әйләнәләр)

Аннары борылабыз,

Бик кызу йөгерәбез. (урында йөгерү)

Ашыкмагыз, ашыкмагыз,

Карусельне туктатыгыз!

Бер-ике,бер-ике!

Менә уен да бетте! (утыру)


 5. Укучылар ,әйдәгез, һ хәрефе кергән  сүзләр уйлыйк әле. (һәр, шәһәр,һава,һәм, һөнәр...һ.б )   Һхәрефе сүзнең кайсы урынында килә ала?

 

6. Дәреслек өстендә эш. ( 87 бит)

Укучылар рәсем астындагы сүзләрне укыйлар.

Аваз-хәреф анализы ясау.

һәйкәл - 6 аваз,6  хәреф, 2 иҗектән;

 баһадир -7 аваз,7 хәреф, 3 иҗектән;

 -Укучылар, Һ хәрефе ничә аваз белдерә икән?

-1 аваз белдерә. [ һ ]    

 -Хәреф саны белән аваз саны туры киләме?

-Килә, чөнки һ хәрефе бер аваз белдерә.  

-Укучылар игътибар иттегезме Һ ны ничә төрле укып була?

-Ике төрле: калын һәм нечкә итеп укып була.

-Ничек белергә аның калын  , нечкә итеп [ һ] дип укылышын.

7.Ижек  өстәп сүз яса уены

Һа - ...(ва)

Һәй - ...(кәл)

Һә - ...(м,р,)

 8. Дәреслекнең 87  битендәге сүзләрне укыйбыз.

Һа –һава –һавалы

Һә – һәвәс – һәвәслек

Һө – һөнәр – һөнәрле (кызыл шакмак урынына  нинди сүз куябыз?)

(- предметны белдергән сүз куябыз)

Һәм - һәр  -  һич

Игътибар итегез, кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә укыла.

Юллалап бирелгән сүзләрне  уку.

-Укучылар, кайчан һ ны калын итеп, кайчан нечкә итеп укыйбыз.?

-Күрше иҗектә калын сузык булса, [һ] дип, нечкә сузык булса. [һ] дип укыла.

9. Дәреслектәге  “Һәйкәлләр ” текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү. Текст буенча әңгәмә  һәм сүзлек эше үткәрелә.

 - Беренче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган?

(сызык куелган).

- Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк?

- Сызык куелган урында тукталып алырга,пауза ясарга кирәк.

- Зур,матур,мәһабәт сүзләре арасына нәрсә куелган?(Өтер куелган.)

- Димәк, бу сүзләрне ничек укырга кирәк?(Санаган кебек укырга кирәк).

 -Тукай,Пушкин,Державин,Кол Гали,Салих Сәйдәшев,Муса Җәлил,Лев Гумелёв  сүзләре ни өчен  җөилә уртасында язылсалар да баш хәреф белән язылган? (Чөнки алар кеше исемнәре)

10.  Хәкимҗан Халиквның “ Шаулама” шигырен  тиз темпта  уку.  

- Ни өчен шигырь  “Шаулама” дип атала?

- Китапны ничек укырга кирәк?

11. Рәшит Бәшәрнең “Шәһәр төзим”шигырен уку,сүзлек  өстендә эшләү.

а)  -Шигырьдә сүз нинди шәһәр турында бара?

- Ул нинди шәһәр булачак?

- Аны кемнәр төзи?

 - Урамнары нинди булачак?

 - Ул шәһәр безнең шәһәребезгә ошаганмы?

 - Бу шәһәрдә кешеләр ничек яшәрләр дигән?

 - Безнең шәһәребездәге кешеләр дә дус, тату яшиләрме?

 (Укучыларның җаваплары)

б ) Сәнгатьле ,йөгерек уку күнегүләре.

К-коллектив әңгәмәдә катнашу.










Р-дәреснең максатын кабул итү.
















П-проблемалы сорауны хәл итүдә катнашу.









Проблема тудыру

















К




Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.


































Укылышка,сәнгатьлелеккә игътибар итү.

IV этап

Алган белемнәрне  ныгыту, гомумиләш-терү.

V этап

Йомгаклау.

Рефлексия.





Максат –       

 Дәрестә эш-

ләнгән эшләр-

гә йомгак ясау

VII. Итог урока. Рефлексия деятельности.

-Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?                       беләм        

 Схема буенча сөйләгез:            мин                   истә калдырдым

                                                                             эшли алдым                                                  


Алган белемнәрне  ныгыту




Эшләнгән эшләргә йомгак  ясау.

 1.Укучылар, нинди таякчык та килгән безгә?

- Тылсымлы таяк.     (Сүзләрне уку.)

Һәм –һәр,  һич - кич

 Болар – бер генә авазы белән аерылып торган сүзләр.

- Парлап бирелгән сүзләр кайсы хәрефләре белән генә аерыла? Алар нинди авазларны белдерә?

 -Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

-Нәрсә ошады?

-Үзегезнең белемне ничек бәялисез?

Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?                        

                                                                                                                 

                   




Схема буенча сөйләгез:    

         беләм

мин                     истә калдырдым

                      эшли алдым                                                  


Мин  сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен матур смайликлар бүләк итәм.


Укылышка, мәгънәдәге аерымлыкка игътибар итү.












Р- бәяләү

Үз-үзен бәяләү.










По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле Әлифба 1 нче сыйныф татар төркеме [у] авазы, У, у хәрефләре.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәби уку дәресенә технологик карта....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...