Татар теле Әлифба 1 нче сыйныф татар төркеме [у] авазы, У, у хәрефләре.
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәби уку дәресенә технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл u_avazy_u_u_hreflre.docx35.22 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта укучы татар балаларына - әдәби уку

Дәреснең темасы: [у] авазы, У, у хәрефләре.

1. Белем бирү максаты (предмет нәтиҗәсе):[у] авазы, У, у хәрефләре белән таныштыру;          - сүз модельләре нигезендә [у] авазын дөрес әйтергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, баш, юл хәрефен танырга өйрәтү.

Үстерү максаты (метапредмет нәтиҗәсе): фонематик ишетү һәм авазны дөрес  әйтү, культурасын  үстерү.  Шигъри  текстны  ишетеп төшенә һәм образлы күз алдына китерә белү күнекмәсен формалаштыру;

2. Тәрбияви максат (шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗә): укуга уңай мөнәсәбәт, тотрыклы танып-белү мотивы, уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

Укытучының планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

  • укуга карата кызыксыну хисе;
  • укучы  ролен үзләштерү;
  • нәтиҗәләргә анализ һәм үзконтроль;

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Коммуникатив УУГ

  • иптәшләренең сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  • парларда эшли белү;

Танып – белү УУГ:

  • укытучы биргән сорауларга дөрес һәм аңлаешлы җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.
  • Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, “Үз уеным” өчен биремнәр, махсус ясалган башлыклар.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

Оештыру

Мотивлаштыру

Сыйныфта уңай атмосфера тудыра, шигырь укый:

Исәнмесез, балалар!

-Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-Бер-беребезгә карап елмаегыз әле.

Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, кәефләрегез ничек?

“Бармаклар” уены. Ел фасылларын кабатлау.

Баш бармагым кыш була.

Кар- бураннары туза

Имән бармак яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак җәй җитә

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй,көз үтеп киткән.

-Табигатьтә хәзер кайсы ел фасылы?

-Атнаның кайсы көне?

Укучылар елмаялар

Кәефләрен ачыклыйлар

Балалар укытучы артыннан кабатлыйлар.

Балалар көз икәнен әйтәләр.

- Җомга.

Коммуникатив:

II. Белемнәрне актуальләштерү. 

“ Үз уеным”

Максат. Тыңлый белү, эчтәлекне аңлау, сөйләмнән җөмләләрне аерып әйтү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Сөйләмнән җөмләләрне аерып әйтә белү.

Тактага биш табличка эленә: сөйләм, җөмлә, аваз, хәреф.

1 слайд.”Куян кызы” әкиятеннән бер иллюстрация күрсәтелә.

1сорау.

-Бу кайсы әкияттән алынган?

Укучылар арасыннан бер кыз Тиен сүзләрен әйтә

— Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш

сорарга кирәк.

-Бу сүзләр кемнең сүзләре?

2 слайд.  Кече кыз бик бәхетле яшәгән. Авыру анасын да бик хөрмәт иткән. Кешеләр дә аны бик яратканнар.

-Текстта ничә җөмлә бар?

-Җөмлә икәнен кайдан белдең?

Авазларны без нишлибез? [а] [ы] [ә] [э] авазлары турында нәрсә әйтә аласың?

Хәрефләрне без нишлибез?Кеше исемнәре  нинди хәрефтән языла?И хәрефенә башланган кеше исемнәре уйлап әйтергә.

Укучылар чыгып темаларны сайлап алалар, темалар бүленеп беткәч җавап бирәләр.

“Сөйләм”

Балалар “Куян кызы” әкиятеннән алынганын әйтәләр.

Балалар тиен сүзләре икәнен әйтәләр

“Җөмлә”

Балалар өч җөмлә барын әйтәләр.

Җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлана, җөмлә ахырында нокта куела.

“Аваз”

Балалар аларның [а] [ы]калын, [ә] [э] нечкә сузык аваз икәнен әйтәләр.

Балалар кеше исемнәренең баш хәрефтән язылганын әйтәләр. И хәрефенә кеше исемнәре уйлап әйтәләр.

Танып белү: Тиешле мәгълүматны  таба белү.

Коммуникатив: Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү;

Күршең белән хезмәттәшлек итү,

иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау,бәяләү.

Физкультминутка

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз.

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Без әле бераз ардык.

Ял итәргә уйладык.

III. Танып-белүгә мотивлаштыру

Проблемалы ситуция тудыру.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

- Укучылар хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Бу сүзләр арасында кайсы сүз артык?Ат,сарык,әтәч,сыер,аю,бозау.

-Ни өчен  аю сүзе артык?

3 слайд.Урман рәсеме.

-Урман турында нәрсә әйтә аласыз?

- Урман сүзен кабатлап әйтик әле.

-Сүз башында  нинди аваз ишетелә?

-Экранда куян рәсеме.

-Рәсемдә сез нәрсә күрәсез?

-Куян сүзенең уртасында нинди аваз ишетелә?

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде?

Аю сүзенең артык икәнен әйтәләр.

Аюның кыргый хайван икәнен, аның урманда яшәгәнен әйтәләр.

Урманда күп агачлар үсә, анда куян, бүре һәм башка хайваннар яши.

Урман сүзен әйтәләр.

[у] авазы

Куян

 [у] авазы

Дәреснең темасын әйтәләр:

[у] авазын, У,у хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр уйлап әйтербез,урынын билгеләрбез.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: төп билгеләрне аерып алу

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Танып-белүне оештыру

Яңа теманы өйрәнү

Максат.  [у] авазы,

У, у хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә.  [у] авазына характеристика бирә белү.

V.Беренчел ныгыту.

Максат. фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтә белү

Көтелгән нәтиҗә. Ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү.

Уен :        

“Кем күбрәк?”

[у] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [у] авазын әйтәбез.

Сорау куя:

[у] – ничек әйтелә?

[у] авазы тагын ничек әйтелер? Калынмы,нечкәме?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

-[у] авазы нинди хәрефләр белән белдерелә?

-[у]авазыннан башланган сүзләр уйлап әйтергә.

--[у]авазы уртада булган  сүзләр уйлап әйтергә.

Авазны хор белән әйтәләр.

Сузыла, җырлана.

Калын сузык аваз.

Буш түгәрәк белән белдерелүен  әйтәләр.

Баш У һәм юл у хәрефләре белән белдерелүен әйтәләр.

Укучылар чиратлап сүзләр әйтәләр, ә калганнар сүз башында [у] авазын ишетсәләр,кул ча-балар, ишетмәсәләр  

тыныч кына уты-ралар.

Балалар [у] авазы уртада булган сүзләр уйлап әйтәләр.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: авазның урынын билгеләү, анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

Танып белү: биремнәрдә ориентлашу;

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллективта фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү

VI.Икенчел ныгыту

Максат: сүз моде- лендә [у] авазының урынын билгеләү

Туп сүзенең аваз-хәреф схемасын ясау.

-Бу сүздә беренче аваз нинди аваз?

-Бу авазны беләбезме?

-Икенче нинди аваз?

- Бу авазныы беләбезме? Нинди аваз?

-Өченче нинди аваз ишетелә?

-Бу авазны беләбезме?

Балалар туп сүзен тактада басма хәрефләр белән язалар

[т]

Юк

[у]

Калын сузык аваз.

[п]

Юк.

VII. Ныгыту.

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге рәсемнәрне карыйк әле.

-Ук, гармун, учак, кул сүзләрендәге --[у]авазының урынын билгеләргә..

Чиратлашып рәсемнәрне әйтәләр

Ук, гармун, учак, кул сүзләрендәге --[у]авазының урынын билгелиләр.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу;

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

 

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
  •  [у] авазы нинди аваз?
  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Кем дә кем бүгенге дәрес материалын яхшы аңладым һәм аны башкаларга да аңлатып бирә алам дип уйлый, шулар кызыл фишка күтәрәләр.
  • Кем материалны аңладым, ләкин башкаларга аңлатып бирергә кыенсынам ди, алар яшел фишка күтәрәләр.
  • Кем әле минем аңламаган урыннарым һәм сорауларым калды дип саный, ул сары фишка күтәрә.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Сорауларга җавап бирәләр:

  •  [у] авазларын, У,у хәрефләрен.
  • Калын сузык аваз
  • Әйе.

Үзбәя бирәләр: фишкаларын күтәрәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.1 нче сыйныф.Татар төркеме.

Укучыларны  [Һ]  авазы һәм Һ,һ хәрефе белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф   сүз модельләре нигезендә, сүзнең ...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 2 нче сыйныф татар төркеме

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, ф...