Озын толым бәйгесе.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү;

              эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү,гүзәллеккә,матурлыкка омтылыш хисе

               уяту;   

               әти-әниләр,балалар һәм балалар бакчасы арасында элемтәне ныгыту;

                сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ozyn_tolym_bygese.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Озын толым бәйгесе.

23 март 2015 ел

Максат: Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү;

              эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү,гүзәллеккә,матурлыкка омтылыш хисе

               уяту;    

               әти-әниләр,балалар һәм балалар бакчасы арасында элемтәне ныгыту;

                сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлау: плакатлар – 1.”Кызлар чәчен тарап,битен юса,гөлләр күк була”,

                                         2. “Тау күрке – таш, баш күрке – чәч”,

                                         3.”Кешенең йөзе – йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы”  

Фотосүрәтләр – озын толымлы кызлар;

Магнитофон язмасында С.Фәтхетдинов башкаруында “Озын толым”җыры;

Грамоталар һәм бүләкләр.                        

               

       Бәйрәм буласы зал шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән. Стенада “Кызлар чәчен тарап битен юса, гөлләр күк була”, “Кешенең йөзе йөзек кашы, ә чәче – ул кашныә кысасы”, “Тау күрке-таш, баш күрке – чәч” дигән сүзләр. Фотосүрәтләр - озын толымлы кызлар. Магнитофон язмасында Салават Фәтхетдиов башкаруында “Озын толым”җыры яңгырый.

Алып баручы:

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчадагы тормышны да,

Күреп китик әле дигәнсез.

Нинди олы бәхет җыелышып

Уйнау-көлү,бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә.

      Хәерле көн кадерле әниләр,хөрмәтле апалар! Без бүген “Озын толым” бәйгесенә җыелдык. Барыбыз да татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә - Гөлчәчәк, Үги кыз.

       Буйлары зифа,йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре.... ә чәчләре оз-ы-ы-ын, толым-толым.  

        Кызларның матурлыгы, зинәтлеге, сафлыгы толымына карап беленә ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана,кирәк чакта матурлыгын күрсәтә белгәннәр.

        Озын чәчле кызлар элек тә хәзер дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең төркемдә дә бар. Ә хәзер әйдәгез алкышлар белән озын толымлы кызларыбызны каршы алабыз. Рәхим итегез кызлар.

         Менә нинди чибәр татар кызлары безнең алдыбызда. Бүген безнең кызларыбыз барлык осталыкларын,уңганлыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын бер сүз белән әйткәндә булганлыкларын күрсәтәчәкләр, бар яктан да үзләрен сынаячаклар.

       

        Бәйгебезне башлаганчы җюри әгъзалары белән дә танышып китик әле.

(таныштыру)

  1. Ахметзянова Диләрә. Бик акыллы, аңлы кыз. Матур җырлый,бии , үзенең чәч толымнарын бик ярата.Үзенең һөнәрләре белән әнисе Голияне сөенднреп яши.

  1. Адиева Адилә. Адилә дә бик акыллы тырыш кыз. Бик матур итеп җырлый. Бии, шигыр сөйли. Әнисе Миләүшә дә кызының уңышларына гел сөенеп яши.

  1. Салахова Динә. Бик тырыш, акыллы, тәртипле кыз. Әнисе Милия дә кызының булганлыгына сөенеп туя алмый.

  1. Каримова Айзилә. Айзиләнең исеме үк әйтеп тора. Матур,тырыш,акыллы кыз. Әнисе Румия дә төпчегенең булганлыгына сөенеп яши.

  1. Нургатина Алинә. Шулай ук бик тырыш,сабыр,тәртипле,тәрбияле кыз булып үсә. Әнисе Гөлназ белән алар чәчкә гел яңа прическалар гына ясап торалар.

  1. Шамазова Адилә. Кечкенә, кечкенәнең эче төш кенә ,-дип нәк менә безнең Адилә турында әйтелгән дә инде. Әнисе Миңленур кызын акыллы, ярдәмчел булырга өйрәтә.

Алып баручы:

Кызларыбыз бар да матурлар.исән-саулар аллага шөкер. Кызлар мин барыгызга да бәйгедә уңышлар телим.

     

    Хөрмәтле җюри, сезнең бүген эшегез бик тә игътибар сорый. Менә шушы матур кызларыбызга карап хөкем чыгару сезгә йөкләнә. Аллага тапшырып башладык.

Шулай итеп беренче сынауыбызны башлап җибәрәбез.

“Танышу”

1.”Исемең ничек чибәр кыз?

       Яле,танышыйк әле”.

(кызлар үзләре белән таныштыралар)

Исемем минем Диләрә

“Алтын бизәкле” диләр,

Әллә инде әнием шуңа

Алтыным дия миңа.

Кечкенәдән озын толым

Үстерәм карап кына.

Чәчләремне назлап торам

Һәрвакыт тарап кына.

“Озын толым бәйгесендә

Көч сынашырга телим.

Тапшырамын үземне мин

Гадел җюри хөкеменә.

Мин Диләрә бу бәйгегә

Чыктым сезнең каршыга

Уңганмы без,зирәкме без.

Сыналырбыз җыр-моңда.

2. Мин Адиева Адилә

Гаиләмне мин бик сөям

Әнием минем Миләүшә

Пешерә тәмле аш-су.

Гаиләбез дә зур безнең

Әтием,әнием

Бер апам, үзем һәм энем

Ярдәм итеп булышып

Гомер итәбез шулай.

“Миләшкәй”балалар бакчасына

Йөрим бик тә шатланып

Кул эшләренә дә оста,

Биергә дә яратам.

Җырларны да яратам

Бәйрәм саен катнашам.

3.Әйдәгез танышыйк:

Динә исемем.

Рас килә,ди,әти,

Исемгә җисемем.

Динә-ди әни-тынычландыручы,

Дәвалаучы һәм юатучы

Ярдәм итәргә әзер хәркемгә.

Булырмын,бәлки,үскәч табибә.

Әйткәнне көтмичә.әнигә булышам

Яшермим аз гына абыйдан калышам.

Тәүфиклы булырга

Кирәген беләм мин

Чын татар кызы бит

Йөрәгем белән мин.

Ә бүгенгә бездә бәйрәм

“Озын толым”бәйгесе.

Шул бәйгедә ярышып

Килә бик тә җиңәсе.

4.  Мин Каримова Айзилә

Гади татар гаиләсендә

Туганмын шуны беләм.

Тигез,тату гаиләдән мин

Шуңа шатланам.көләм

Тормышның матурлыгына

Сокланып яши беләм.

Шуңа күрә әти-әнине

Кадерлим, хөрмәт итәм.

Бүген бәйге менә мин дә

Килдем көч сынашырга

“Озын толым”бәйгесендә

Үземне күрсәтергә.

5.  Исәнмесез, диеп башлыйм әле,

Һәр очрашу шулай башлана

Исәнмесез,диеп башланса ул

Күңелләрдә ныграк саклана.

Алинә - минем исемем,

Белмим әмма исемемнең

Нинди икән җисеме

Яратам әти-әнине.кечкенә энекәшемне

Аларны яратуны мин

Эшем белән белдерәм.

Гөлләргә су сибеп куям,

Идәннәрне дә юам.

Иртән торгач чәчләремне

Үзем тарап үрәмен

Бәлки ,үскәч үзләштерермен

Парихмахер һөнәрен.

Ә бүгенгә бездә бәйрәм

“Озын толым”бәйгесе.

Шул бәйгедә ярышып,

Килә бик тә җиңәсе.

6. Әйдәгез танышыйк:

Мин Адилә булам

Гаиләм дә бик зур минем

Әтием һәм әнием

Апам Алинә,абыем Илнур һәм үзем.

“Озын толым”бәйгесендә

Көч сынашырга телим

Шул бәйгедә ярышып.

Килә бик тә җиңәсе.

Әфарин кызлар. Булдырдыгыз.

 

Алып баручы:

Татар җыры...Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да инсаф,ягымлы ул

Үзе салмак,үзе әкерен.

Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез.

Татар җырын тыңлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез

2.Сәнгать” бәйгесе.

Бу бәйгедә безнең кызларыбыз үзләренең җырга-моңга осталыкларын  күрсәтеп китәрләр.Ягез әле кызлар кайсыгыз башлый.Рәхим итегез.

(һәрбер кыз бер татарча җыр башкара)

Алып баручы:

    Уңган кеше уяну белән сикереп тора”

“Уйна да көл-эшләргә дә бел”

“Эш сөйгәнне ил сөяр”

“Эшле кеше-көчле кеше”

      Аңлагансыздыр инде бк мәкальләр уңганлыкта бәйгесе башлануын хәбәр итә.

Кыз бала кечкенә чагыннан ук әнисенә булышырга ярата.Әнисе белән пешерә,өй җыештыра.

3. “Чисталык, уңганлык,пөхтәлек” бәйгесе

(Менә кызларга күлмәк шуны  бизәсеннәр әле -ябыштырып)

(табышмаклар әйтү – кызлар бизәгәндә)

4. “Дөрес язу”бәйгесе

(хәрберсе  ак биткә хәрефләрдән исемнәрен язалар)

Алып баручы:

Кем дөньяга кеше бүләк итә

Ә кешегә якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелегә үлчәү тапкысыз

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме әни,хатын-кыз.

  5.Алдагы сынаубыз:”Әниемнең җылы кочагы”дип аталыр.  

(Кызлар әниләренә багышлап шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр)

6 бәйге: “Чәч күрсәтү тамашасы-бию белән бергә”

(кызлар биюгә булган сәләтләрен күрсәтәләр – барысы бергә)

(- өйгә эш бирелгән иде кызлардан бер бию дип. Әйдәгез кайсыгыз өйрәнеп килде)

Алып баручы :

Нәфис,нәни иреннәрең

Җир җиләгедәй пешкән.

Кара ефәк пар толымын

Билеңә кадәр төшкән.

Кояш үбүе – аңар биргән назлар,

Сезнең өчен генә килгән язлар.

Син аларны зинһар әрәм итмә,

Толымыңны кисмә,яме,кисмә!

Алып баручы: Чәчне үчтерү генә түгел,аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбызга бу эштә һичшиксез әниләре булыша торгандыр. Алдагы сынау прическа ясау булыр. Аны кызларга әниләр эшләр.

  1. бәйге:”Чәчкә прическа ясау”

Алып баручы:Менә шулай итеп бәйгебез ахырына якынлашты. Хәзер сүзне мөхтәрәм җюрига бирәбез

(сүз җюрига бирелә)

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

  • “оста һәм җор телле”
  • “иң музыкаль”
  • “Иң уңган, иң булган”
  • “Озын толым”
  • “Иң матур прическа”
  • Иң актив булган кыз

Катнашучы кызларга бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы: Кадерле сылу кызларыбыз! Хөрмәтле әниләребез! Бүгенге бәйрәм бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә сезгә зур уңышлар теләп калабыз!

Озын толымнарыгызны беркайчан да кисмәгез, бүгенгедәй гел шат, матур булыгыз!

Дуслык җебе өзелмәс ул

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр мәңгегә.

“Озын толым” бәйгесенең программасы.

  1. “Танышу”

(кызлар үзләре белән таныштыралар)

2.Сәнгать” бәйгесе.

Бу бәйгедә безнең кызларыбыз үзләренең җырга-моңга осталыкларын  күрсәтеп китәрләр.Ягез әле кызлар кайсыгыз башлый.Рәхим итегез.

(һәрбер кыз бер татарча җыр башкара)

3. “Чисталык, уңганлык,пөхтәлек” бәйгесе

(Менә кызларга күлмәк шуны  бизәсеннәр әле -ябыштырып)

4. “Дөрес язу”бәйгесе

(хәрберсе  ак биткә хәрефләрдән исемнәрен язалар)

  5.бәйге:”Әниемнең җылы кочагы”дип атала.  

(Кызлар әниләренә багышлап шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр)

 

    6 бәйге: “Чәч күрсәтү тамашасы – бию белән бергә”

  1. “Чәчкә прическа ясау”

(әниләр кызларының чәчләренә прическа ясыйлар)

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

  • “оста һәм җор телле”
  • “иң музыкаль”
  • “Иң уңган, иң булган”
  • “Озын толым”
  • “Иң матур прическа”
  • Иң актив булган кыз

Озын толым бәйгесенең программасы.

  1. “Танышу”

(кызлар үзләре белән таныштыралар)

2.Сәнгать” бәйгесе.

Бу бәйгедә безнең кызларыбыз үзләренең җырга-моңга осталыкларын  күрсәтеп китәрләр.Ягез әле кызлар кайсыгыз башлый.Рәхим итегез.

(һәрбер кыз бер татарча җыр башкара)

3. “Чисталык, уңганлык,пөхтәлек” бәйгесе

(Менә кызларга күлмәк шуны  бизәсеннәр әле -ябыштырып)

4. “Дөрес язу”бәйгесе

(хәрберсе  ак биткә хәрефләрдән исемнәрен язалар)

  5.бәйге:”Әниемнең җылы кочагы”дип атала.  

(Кызлар әниләренә багышлап шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр)

 

    6 бәйге: “Чәч күрсәтү тамашасы – бию белән бергә”

  1. “Чәчкә прическа ясау”

(әниләр кызларының чәчләренә прическа ясыйлар)

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

  • “оста һәм җор телле”
  • “иң музыкаль”
  • “Иң уңган, иң булган”
  • “Озын толым”
  • “Иң матур прическа”
  • Иң актив булган кыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект образовательной организационной деятельности для детей средней группы с диагнозом ОНР. ТЕМА " В гости к гномику Толе в сад.."

Содержание:Коррекционные цели.Оборудование.Ход деятельности ( игры и задания  с гномиком).Приложение ( презентация).Оценка....

Презентация "В гости к гномику Толе в сад."

Главная страница.Содержание....

Конспект занятия "Озын колакның туган көне"

Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү....

Дидактическая настольная игра по познавательному развитию для детей дошкольного возраста «Зимующие и перелетные птицы Удмуртии» ( «Толйись но шуныт пала кошкись тылобурдоос»)

Дидактическая игра «Зимующие и перелетные птицы Удмуртии»Цель: Систематизировать и обобщать у детей представления о зимующих и перелетных птицах. Развивать познавательный интерес, логическ...

"Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай"

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү....