"Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_sr.gr_.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь төркеме

Уртанчылар

Тема

Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Төре

Интеграль белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау,матур әдәбият белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар

Куянны тасвирлап сөйләргә өйрәтү.Уен эчтәлегенә карап хәрәкәтләр кулланып сөйләү осталыкларын үстерү.Тыңлый белүләрен камилләштерү.Игътибарлылык,мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.

Җиһазлау

 Кәгазьдән кар бөртекләре, кәгазьдә куян эзе,чыршы агачы,куян уенчыгы,пластилин,кишер рәсеме төшерелгән кәгазь битләре,кишер ясаганда тыңлау өчен салмак көй.

Алдан эшләнгән эш

Кәгазьдән кар бөртекләре кисү, кәгазьдә куян эзе төшерү,Куян образы булган әкиятләр уку.

Барышы

Кабул итү бүлмәсеннән төркемгә керә торган юлда һәм төркемдә чыршы агачы янына кадәр идәндә  кәгазьдән киселгән кар бөртекләре ята.Алар өстенә кәгазьдә төшерелгән куян эзләре ята.Балалар кабул итү  бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.

Тәрбияче: Хәерле иртә,балалар!

Балалар: Хәерле иртә.

Т:Урамда  кыш ,кар яудымы?

Б: Әйе

Т: Әйдәгез әле кыш билгеләрен санап китик.

Б: Салкын,кар ява,салкын җил исә һ.б.

Т: Балалар,ә кар нинди?

Б: Кар салкын,ак,салкында шыгырдый,кояшта җемелди,учта эри.

Т: Молодцы,балалар булдырдыгыз.Карагыз эле безнең төркемгә дә нинди кар бөртекләре яуган.Ә кар өстендә нәрсәдер эзләре дә бар. Әйдәгез карыйк безнең төркемгә нәрсә килгән икән?

Балалар бу кайсыдыр хайван эзе,әйдәгез шыпырт кына керәбез, карыйбыз. (Бергәләп эз буенча кереп чыршы тирәли басалар)

Б: Бу куян.

Т: Бу уенчык куян. Әйдәгез капшап,тотып карыйбыз.Куян нинди?

Б:Куян матур,йомшак.Аның колагы озын,койрыгы кыска,күзләре төймә кебек түгәрәк.Ул куркак. 

Т:Кемнән курка?

Б: Эттән,бүредән,төлкедән,аучыдан,юк кына тавыштан да курка.

Т: Куян кыш көне нишли?

Б: Кыш көне йонын алмаштыра

Т: Ни өчен?

Б: Күренмәсен өчен,кыш көне кар төсенә керә.

Т: Әйе,балалар бу куянның саклану чарасы булып тора.

Балалар куян нәрсә белән туклана сон?

Б: Кишер,кәбестә,агач кайрысы,арпа,печән.

Т: Булдырдыгыз, балалар.Ә куян кайда яши соң?

Б: Урманда

Т: Ә кролик кайда яши?

Б: Авылда, кешеләр янында.

Т: Әйе, балалар кролик үзенә үзе ашарга табарга яраклашмаган,ул кеше ашатканны ашый.

Ә урманда тагын кайсы хайваннар яши?

Б: Тиен,төлке,керпе,аю,поши,бүре.

Т: Хәзер мондый уен уйнап алабыз: ( проектор белән зур экранда рәсемнәр чыга) “Скажи наоборот»

Заяц маленький,  а лось …..               (большой)

У волка хвост длинный, а у медведя…..   (короткий)

Медведь большой ,а мышь         (    маленькая   )

Ёжик колюий,а  белка.....            (пушистая)

Жираф высокий, а лиса….          (низкая)

Молодцы,балалар булдырдыгыз.Әйдәгез уйнап алабыз

                                 “Куянкай”

Балалар түгәрәкләнеп чүгәләп утыралар.

Тәрбияче:                 Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Балалар:    Менә шулай,менә шулай

                   Колакларын селкетә.    (баш өстенә куеп кулларын         селкетәләр)

Тәрбияче:                Куян,туңа башлагач,

                                   Аякларын җылыта.

Балалар:     Менә шулай,менә шулай

                     Аякларын җылыта.   (әле бер,әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар)

Тәрбияче:                 Куян тагы да туңа,

                                    Сикергәләп тә куя.

Балалар:        Менә шулай,менә шулай

                         Сикергәләп тә куя.    (куяннар кебек сикерәләр)

Т: Балалар әйдәгез куянга кишер ясыйбыз.Сезнең алдыгызда кишер рәсемнәре шуңа кырына чыкмыйча гына пластилин сылыйбыз. Бу безнең куянга бүләк була. (Талгын гына көй астында балалар эшли.)

Менә безнең кишерләр әзер дә булды.Әйдәгез куянга бүләк итик.Балалар куянга безнең бүләк ошады,ул елмаеп куйгандай булды.Ә сезгә шөгыль ошадымы?

Б: Әйе.

Т: Кемгә сөйләр идегез?

Б: Әтигә,әнигә,апага,абыйга һ.б.

Т: Дарина сиңа нәрсә ошады? Вилдан сиңа нәрсә ошады?

Балалар җавабы.

            Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

   Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 47 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Уртанчылар төркеме өчен

“Озын колак, кыска койрык, йомшак куянкай” темасына

оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

(“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                                                            Әзерләде һәм үткәрде:

                                                             47 нче балалар бакчасы

                                                                           югары категорияле  тәрбиячесе

                                                    Нуретдинова Г.М.

Түбән Кама, 2016


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куянкай-йомшаккай

Комплексный план-конспект по окружающему миру и лепки в I младшей группе...

Куянкай өе

Уртанчы төркем балалаларын матур әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге. Рус халык әкиятен балалалар ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәтү....

"Куянкай кунакка чакыра"

Тема: «Куянкай кунакка чакыра» Максатлар: 1. Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге,помидор,суган,чеснок,кыяр,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлек за...

Конспект занятия "Озын колакның туган көне"

Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү....

Озын толым бәйгесе.

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү;              эстетик тәрбия үстерү...