озын колакның туган көне
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

конспект НОД

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozyn_kolaknyn_tugan_kone.docx26.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Озын Колакның туган көне.

Максат: Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 20 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Геометрик фигуралар, саннар турындагы белемнәрен арттыру. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүне дәвам иттерү. Сорауларга җавап бирергә күнектерү. Сүзләрне иҗекләргә бүлергә, пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку күнекмәсен булдыру.

Балалар белән өйрәнелгән лексиканы дидактик материаллар, уеннар аша ныгыту. Ел фасылларын, төсләрне кабатлау. Сүзләрне фонетик яктан дөрес әйтергә өйрәнү; җәнлек исемнәрен, ашамлыкларны, төсләрне җөмлә эчендә танып аңлауны, җөмләләрдә дөрес итеп куллануны камилләштерү. Балаларның игътибарлылыкларын арттыру, зиһеннәрен үстерү.

 Җиһазлау: чәчәкләр, кошлар, чыршылар, агач төпләре; куян уенчыгы; конвертта хат; чәчәкләрдә биремнәр; конвертта табышмаклар; бала саны буенча санау таякчыклары; картон, карандашлар; магнитофон; конвертта җөмләләр; пиктограммалар; җиләк-җимеш, яшелчәләр,ел фасыллары, һава торышы турында рәсемнәр, салават күпере рәсеме.

Методик алымнар: сөйләү, сөенечле мизгел, күрсәтү, физминутка, әдәби сүз(табышмаклар, шигырь, тизәйткеч), уеннар,рәсемнәр(УМК),  техник чаралар куллану,  сорау-җавап.

Алдан башкарыла торган эш: материалны әзерләп кую, конспект язу, шигырь, тизәйткеч өйрәнү.

                                  Эшчәнлек барышы:

(Төркем урман аланына ошатып бизәлгән: чәчәкләр, чыршылар, агач төпләре, кошлар; өй)

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле, исәнләшик.

- Исәнмесез, кунаклар!

- Исәнмесез, балалар!                      ( сүзләргә  туры китереп  

- Исәнмесез, күзләр!                              хәрәкәтләр ясала)

- Исәнмесез, колаклар!

- Исәнмесез,куллар!

- Исәнмесез, аяклар!

- Күзләр карый, колаклар тыңлый.

- Куллар чәбәкли, аяклар тыпырдый.

- Балалар, бүген безгә хат килде (күрсәтәм). Кемнән икәнен беләсегез киләме? (әйе).Алайса тыңлагыз әле (укый):

                            Исәнмесез, балалар!

        Хөрмәтле балалар! Мин сезне  үземә кунакка  -  туган көнемә

       чакырам, килегез.  

                                                 Көтеп калам, куян – Озын Колак!

- Балалар, кемнән килгән хат? (куяннан). Әйе, дөрес. Барабызмы кунакка? (әйе). Балалар, әйтегез әле миңа, куян ул нинди хайван? (кыргый). Ә кайда ул яши? (урманда).

- Дөрес, алайса, киттек (бераз баралар).

- Балалар, карагыз әле, монда нәрсәләр үсә? (умырзаялар, чәчәкләр). Бу гади чәчәкләр түгел, аларга биремнәр язылган (чәчәкләр таҗларына).

        

Биремнәр: №1. “Вакытта ориентлашу”(Сораулары: - Елда ничә ай?(12). – Йокы өчен иң уңайлы вакыт?(төн). – Җәй айларын әйт! – Бар табигать җанланган ел фасылы?(яз).  – Яз айларын әйт!).

№2. “Санау.Зурлык.”( - Атнада ничә ял көне?(2). - Кечкенә фил зурмы, әллә зур тычкан мы? (кечкенә фил). – “Кайсы сан төшеп калган? (1,2,3,..4.5; 11, 12, 13. 14,15, ..17). – “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә ничә әчәч бар?(2). – “Киресен әйт:”биек - ...(тәбәнәк), зур - ...(кечкенә). Тар - ...(киң).)

№3. “Хәрефләр” (- Алфавитның беренче хәрефе. – Бер айның сүзендә П хәрефе бар. Ул нинди ай? (апрель). –“Сүзләрне иҗекләргә бүл!”( - КУ-ЯН, УР-МАН, ЯЗ, МА-ТЕ-МА-ТИ-КА, Я-ЗУ), -Алфавитта соңгы хәреф.

- Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер ял итеп алыйк. Ял минуты “Без бардык”

 Без бардык, без бардык,                           Карадык, сокландык,

 Без чәчәк күрдек.                                       Һәм яңадан киттек.    (2 тапкыр)

                              (сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясала)

- Юлыбызны дәвам итик. Балалар, бу урманда кошлар да күп икән. Әйдәгез әле, аларны саныйк. (20). Алар бер төрлеме?(юк). Ә нинди кошлар оча? (сыерчыклар, чыпчыклар).Ничә чыпчык? (12). Ә ничә сыерчык? (8). Ә бергә ничәү? (20).

- Дөрес, булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез шушы матур аланда утырып, сөйләшеп алыйк (паласка утыралар).

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, урманда нинди ел фасылы? (яз). Балалар без сезнең белән [җ] авазына тизәйткеч өйрәнгән идек. Искә төшереп алыйк әле:

       Җы-җы-җы-җы        ( 1-2 бала сөйли)

      Яз килде җылы.

- Без яз турында шигырь дә өйрәнгән идек. Кем сөйләп күрсәтә?(бер бала сөйли):     Ачылды ак калын юрган,

                 Исте апрель җилләре.

                 Кошлар кайта: сагындырган

                 Туган үскән җирләре.

                 Көннәрен юлда үткәреп,

                 Куанышып очалар.

                 Канатларына күтәреп,

                Яз китерә ич алар.

- Әйе, яз көне бар табигать җанлана, хайваннар да уяна. Хәзер бер уен уйнап алырбыз “Табышмак әйтәм – җавабын әйт!”Тыңлагыз әле (рәсемнәрен күрсәтеп барам):

1. Сорыдыр төсе,                               2. Асрамый ул умарта,

    Үткендер теше,                                            Балны бик-бик ярата.

     Урманда йөри,                                       Кышын ярата ул йокыны,

     Бозаулар эзли. (бүре)                            Ә язын ул уяна. (аю)

3. Урманнан чыгар,                               4. Кош түгел  - оча,

    Корсак асты чуар,                                 Ябалактан курка.

    Койрыгы сырлы,                                   Чикләвекне бик ярата,

   Хәйләсе күптөрле. (төлке)                    Сызгырса, урманны яңгырата. (тиен)

5. Энәсе күп – йөзләп, меңләп,                6.Үзе  кардай ап-ак ул,

   Берни тегә алмый юньләп. (керпе)        Озын колак, бик сак ул,

        Дошман күрсә, элдертә,

        Кем аны куып җитә? (куян)

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар ,ә хәзер язның кайсы ае ? (апрель).  Әйе, дөрес. Ә бүген ничәнче апрель? (бал-ның җаваплары). Ә атна көне нинди?  (бал-ның җаваплары). Без сезнең белән “Атна” дигән бармак уенын өйрәнгән идек, искә төшерик әле:

1,2,3,4,5,6,7.

Дүшәмбе, сишәмбе,

Чәршәмбе,пәнҗешәмбе,             (сүзләргә туры китереп

Аннары килә җомга,                     хәрәкәтләр ясала)

Без барабыз бакчага.

Шимбә, якшәмбе,

Без булабыз өйдә.

Әни бәлеш пешерә,

Бик күңелле безгә.

- Балалар, ә кем сөйләп күрсәтә ( бер бала сөйли).

- Булдырдыгыз! Балалар, карагыз әле, монда кәрзин бар (эчендә санау таякчыклары). Әйдәгез әле, утырып, төзеп алыйк. Ә сез нинди фигуралар беләсез? (геометрик, күләмле). Әйдәгез әле геометрик фигуралар төзеп алыйк (түгәрәк, өчпочмак, турыпочмак, овал). Ә хәзер мисаллар чишеп алыйк. Мин сезгә мисаллар әйтәм, ә сез җавапларын төзеп күрсәтерсез. (2+3=5, 4+3=7,    5-5=0, 10+8=18).

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар, без сезнең белән туган көнгә барабыз, ә бүләгебез юк. Әйдәгез бүләк ясап  алыйк. Куянның иң яраткан ризыгы ул нәрсә? (кишер). Алайса ясыйк. Мин сезгә картон бирәм, анда кишер ясалган, нишләргә кирәк? (бал-ның җаваплары). Балалар ике ысул белән кишерне штрихлыйлар (....; ___ ).

- Менә булды. Юлыбызны дәвам итик, менә килеп тә җиттек. (Шакылдый). Озын Колак без килдек. (Куянны  тотып  – Миләүшә Рифатовна чыга)

Куян (М.Р.): -Good morning , dear children!Мин сезне күрүемә бик шатмын.

Балалар : Good morning!(2 тапкыр)

                Good morning to you!

                 Good morning(2 тапкыр)

                 We are glad to see you!

Куян :  - I am glad to see you too! Минем исемем – Озын  Колак. My name is  Long – Ears. Сез минем янга туган көнемә килгәнсез икән.Бик зур рәхмәт сезгә.

Куян : Балалар, ә ничек соң сезнең хәлләрегез? How are you ?

Балалар : I am fine , thank you ( I am good. I am OK. ets. )

Куян :  Let’s speak about the weather. Балалар, әйдәгез, һава торышы турында сөйләшеп алыйк әле. ( Көн бүген нинди?)

( Куян рәсемнәр ярдәмендә сораулар бирә) :

  1. Is the sun shining today? (Yes, it is. The sun is shining today.)
  2. Is it cloudy today? (No, it isn’t. It isn’t cloudy.)
  3. Is it snowing today? (No, it isn’t. It isn’t snowing.)
  4. Is it raining today? (No, it isn’t. It isn’t raining.)
  5. Is it windy today? (Yes, it is. It is windy today.)  

Куян :  Балалар, ә  хәзер безнең нинди ел фасылы соң? What season is it now ? Is it winter? Is it autumn? Is it summer? ( No, it isn’t.) Is it spring? (Yes , it is. It is spring  now.)

Куян :  Балалар, миңа ел фасыллары  турында  җыр җырлап күрсәтегез әле. Let’s sing a song  about  the  seasons.

        ( Аудиоязмадан музыка яңгырый. Балалар кушылып җырлыйлар.)

Балалар: Spring is green.

              Summer is bright.

              Autumn is yellow.

              Winter is white.

Куян (салават күперен күрсәтеп ): Look! There is a rainbow. Карагыз әле, монда салават күпере чыккан. It is beautiful ! What colour is the rainbow? Салават күпере нинди төстә?(It is red  ( orange, yellow, green, light blue, dark blue, purple)

Куян :  Әйдәгез, салават күпере турында шигырь сөйләп күрсәтик әле. Tell me a poem about a rainbow.

Балалар: Rainbow purple, rainbow blue,

              Rainbow green and yellow too.

              Rainbow orange, rainbow red,

              Rainbow smiling over head.        

Куян :  Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк әле.Let’s have a rest.

Физминут.  This is a bear.

                This is a hare.

                This is a dog.

                And this is a frog.

( Куян рәсемнәр күрсәтеп тора. Балалар аю, куян, эт һәм бака булып йөриләр.)

Куян :  Балалар, әйдәгез уен уйнап  алабыз. Let’s play a game “ What is it?”  

        Уен “ Нәрсә икәнен бел!”

( Капчыкта ашамлык, җиләк-җимеш, яшелчәләр. Балалар капшап карап , аның нәрсә икәнлеген белергә тиеш.)

Куян :  What is it? (Балалар(капшап карап): It is an apple. (sausage, banana, grapes, orange, pear, cheese, bread, ets.)

Куян : Well done! That’s great! Булдырдыгыз, балалар.Сез бик күп беләсез икән.

(Гүзәлия Әсхәтовна дәвам итә)

- Балалар,  куянның туган көне булгач әйдәгез “Ак калач” уенын уйнап алыйк әле (музыка кабызыла).

- Ә хәзер бүләкләребезне тапшырыйк ( куянга бирәләр).

- Бик күңелле булды.

- Балалар, киткәнче, урманның саф, чиста һавасын иснәп тәнгә сихәт алыйк, сәламәтләндерү гимнастикасын ясыйк (үз-үзеңә массаж ясау) (музыка кабызыла). 

- Менә булды. Ә тагын уйныйсыгыз киләме? (әйе). Әйдәгез утырыйк, дидактик уен уйнап алыйк “Җөмләне дәвам ит!” (карточкаларда җөмләләр).

  • Җылы яктан кошлар .....(кайта).
  • Урманда ...... (аю) уянды.
  • Җиргә  тама көмеш ....(тамчы).
  • Нур сибеп ..... (кояш) көлә.

- Булдырдыгыз! Пиктограммалар да укып алыйк әле (укыйлар).

- Ә хәзер инде Озын Колак белән саубулашыйк, безгә кайтырга вакыт (саубуллашалар). Озын Колак син дә кил безгә кунакка (китәләр).

- Менә кайтып та җиттек. Бүгенге эшчәнлегебез ошадымы? (әйе). Бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә. Кунаклар белән дә саубулышыйк (чыгып китәләр).  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Конспект занятия "Озын колакның туган көне"

Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү....

Озын толым бәйгесе.

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү;              эстетик тәрбия үстерү...

"Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай"

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү....

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...