Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем
материал (подготовительная группа) на тему

Дөньяда иң -иң матур тел,ул минем туган телем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx33.93 КБ

Предварительный просмотр:

         Дөньяда иң-иң матур тел,ул минем туган телем “

                                      6-7 яшьлек балалар өчен

Максат: Туган телгә мәхәббәт уяту һәм үстерү .

Белем бирү бурычлары: Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү;  туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; - сәнгатьле сөйләү күнекмәсен, халык авыз иҗатын сөйләмдә куллана белү,  күнекмәсен үстерү; туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү.

1. «Әссаләмегәләйкем” (Госман Садә,Резедә Ахиярова көе.) җырын

 җырлау.

1.Нинди ямьле көн бүген!

Йөгереп урамга чыктым.

Туган тел бәйрәменә

Бакчабызга ашыктым.

2.Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнең Туган тел көне!

  А.Б. Әйе,балалар, без бүген бәйрәмгә  “Дөньяда иң-иң матур тел,ул минем туган телем» исемле   (КВН)га җыелдык.Бүген - 21 нче февраль ,Халыкара туган тел көне.Безнең туган телебез –татар теле.Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез,җырлар җырларбыз, уеннар уйнарбыз. Сезнең үз телегезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларбыз.

 3.Әткәң-әнкәң телен белсәң

Адашмассың кайда да.

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да,айга да.

4.Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әни кебек бер генә.

5.Матур сүзне матур сүзгә

Сөйлибез бәйләп кенә.

Әйләнсен һәрбер көнебез

Туган тел бәйрәменә.

6.Туган тел –иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

7.Татар теле –минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркмгә.

8.Дөньялар киң,анда илләр күп

Туган телем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп

Туган телем минем бер генә.

А.Б. Бүгенге бәйгедә ике команда катнаша. Ә хәзер командалар бер-берсен сәламләп китсеннәр әле.

Сөембикә оныклары” командасы:

Уңышлар, сәлам юллыйбыз

“Тукай варисларына!”

Ышанабыз, бирешмичә,

Җиңү яулауларына.

Тукай варислары” командасы:

“Сөембикә оныклары”

Сезгә иң изге теләк:

“Тукай варислары” кала

Кыюлык, җиңү теләп.

1.Разминка.

Сөембикә оныклары”

1.Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

2 Кышын да, җәен дә бер төстә. (Чыршы)

3. М.Җәлил  кайсы айда туган? (15 февраль)

4. Республика флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл)

5. Атнада ничә көн бар? (7)

6. Сыер, сарык, кәҗә – болар нәрсәләр? (Йорт хайваннары)

7. Россиянең президенты кем? (Путин)

8. Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)

9.Кәҗә кем белән дус? (Гали)

                   “Тукай варислары”

  1. Республикабызның башкаласы. (Казан)
  2. Республика гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)
  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  4. Ашны нәрсә белән ашыйлар? (Кашык)
  5. Атнаның беренче көне. (Дүшәмбе)
  6. “Су анасы”ның авторы? (Г.Тукай)
  7. Татарстанның президенты кем? (Р.Миннеханов)
  8. Төлке, аю, бүре – болар нәрсәләр? (Кыргый хайваннар)
  9. Син яшәгән район. (Әтнә)

       2 нче бирем. “Табышмаклар әйтәм –җавабын тап”

Сөембикә оныклары” командасы:

Ишектән керә -

Түргә менеп утыра.

Ул нәрсә? ( суык)

Тукай варислары”

Чакырдылар, дәштеләр,

Барган идем – качтылар.

Ул нәрсә? (яңгыр)

Сөембикә оныклары”

 Киеме аның - ак тун

Бөркәнә яшел шәлен.

  Үзе бөдрә булса да,

Бөдрә чәче юк аның. (каен)

Тукай варислары”

Агач түгел − яфраклы, 
Тун түгел − тегелгән. 
                                     (Китап) 

Сөембикә оныклары”

Утсыз да ул яндыра,

Корт чаккан эз калдыра

Үсә койма буенда

Гел чагудыр уенда. (кычыткан)

Тукай варислары”

 Ул булса, көн була. 
Ул булмаса, төн була. 
        (Кояш) 

Көйдергән дә ул, Сөйдергән дә ул, Иң ачы да ул, Иң татлы да ул. Ул нәрсә? Җавап: Тел

  3  нче бирем

А.б. Безнең телебез-матур,күркәм тел ул. Телебез турында бик күп мәкальләр дә бар.

.- Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы.

 - Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

 - Иле барның теле бар.

 Нинди мәгънәле сүзләр! “Туган телем – иркә гөлем” дип сөеп дәшәбез. Туган телебездә аралашып куанабыз

“Алтын капка”уенын уйнау.

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар.Ике бала ,кара-каршы басып, “капка” ясыйлар.Капкада торучылар мондый сүзләр әйтәләр.(бу вакытта балалар берәм-берәм капка аша узалар)

                              Алтын капка ачыла-

                               Керегез,керегез!

                               Алтын капка ябылганда

                               Эләгерсез берегез.

   Капкада калган бала мәкаль әйтә.

Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.

Телләр белгән-илләр  белгән.

Кем эшләми,шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Калган эшкә кар ява.

Кунак булсаң,тыйнак бул.

Аз сөйлә ,күп эшлә.

Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.

Әдәп башы – тел.

Өйнең яме ана белән

А.б.Тәмле әйбер ашагач,авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тамак туя. Ә тәмле сүзне? Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.

- Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).

- Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

4.”Тылсымлы сүзләр”шигырен сөйләтү

                                          Тылсымлы сүзләр

Иртән әни уята

-Улым,хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби бакчага озата;

-Улым,хәерле юл!

Әбием изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

Бакчага килеп кергәч тә

Телимен: “Хәерле көн!”

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

5 нче бирем Татар халык уены “Түбәтәй”

 Түбәтәй тукталган кеше “тылсымлы сүз” әйтә

6 нчы бирем. Әкиятне беләсеңме? Кисмә рәсемнәрдән әкият төзү.

А.б. Балалар ,сез барыгыз да әкият яратасыз.Шуңа да бүген берничә әкияткә сәяхәт кылырбыз.

7.Шәйхи Маннур” Яхшы бел” шигырен сөйләтү.


 Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!

А.Б.Әйе,балалар ,үз туган телеңне онытырга ярамый. Туган телне без ана теле дибез.Чөнки беренче сүзләрне безгә кадерле әниләребез өйрәткән.Әниләребезне ничек яратсак,туган телне дә шулай яратырга кирәк

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше ,

Башкаларның телен яратмый.

Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

* Сорыдыр төсе, 
Үткендер теше, 
Урманда йөри, 
Сарыклар эзли. 

 (Бүре) 


* Асрамый да умарта, 
Балны бик-бик ярата. 
Кышын сөя йокыны, 
Язгача тормый ята. 
(Аю) 


* Өстенә  энәле күлмәк кия, 
Шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя. 
(Керпе) 


* Җәен соры, кышын ак, 
Аңа шулай яхшырак. 
(Куян) 



* Аягын-башын яшерә 
Таш күлмәге эченә. 
(Ташбака)

 
* Төнлә йөрергә ярата, 
Көндез йөрми, йокыга ята. 
(Ярканат) 


* Җәй буе акыл сата, 
Кышын боз булып ката. 
(Бака) 
 

* Койрыгы озын, 
Үзе кыска, 
Мәчедән курка. 
(Тычкан) 


Телләр белгән-илләр  белгән.

Кем эшләми,шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Калган эшкә кар ява.

Кунак булсаң,тыйнак бул.

Аз сөйлә ,күп эшлә.

Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.

әмле әйбер ашагач,авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тамак туя. Ә тәмле сүзне? Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.

- Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).

- Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

"Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.                                                                   
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин  туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”  сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә.аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

Шәйхи Маннур
Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!

Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.

Телләр белгән-илләр  белгән.

Кем эшләми,шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Калган эшкә кар ява.

Кунак булсаң,тыйнак бул.

Аз сөйлә ,күп эшлә.

Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.

Әдәп башы – тел.

Өйнең яме ана белән.

Сөйдергән дә тел,биздергән дә тел.

Телләр белгән-илләр  белгән.

Кем эшләми,шул ашамый.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Калган эшкә кар ява.

Кунак булсаң,тыйнак бул.

Аз сөйлә ,күп эшлә.

Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.

                                           Тылсымлы сүзләр

Иртән әни уята

-Улым,хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби бакчага озата;

-Улым,хәерле юл!

Әбием изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

Бакчага килеп кергәч тә

Телимен: “Хәерле көн!”

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

Әссәламегаләйкем!

Резеда Ахиярова көе
Госман Садә сүзләре

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламегаләйкем!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

"Дөньяда иң –иң матур ил"

"Балалар бакчасында милли тәрбиянең асылы" дигән региональ семинарда бастырылган материал....

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

"Минем туган телем"

Дети заходят в зал под песню "И туган тел"...

Иң татлы тел - ул минем туган телем

Конспект  ООД с детьми подготовительной к школе с применением кейс технологии...