Күңелле математика
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Адгамова Кадрия Васимовна

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_yomgaklau.docx29.23 КБ

Предварительный просмотр:

       “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш   балалар бакчасы”

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш   балалар

югары квалификацион    категорияле тәрбиячесе

 Адгамова Кадрия Васимовнаның эш тәҗрибәсеннән.

Тема: Күңелле математика

Өйрәтү максаты:  алда торган санны бергә кушып, аннан соң килгән саннан берне алып, 1дән 10га кадәр  саннарның төзелешен билгеләү;  тәүлек вакытын,  ай исемнәрен, атнадагы көннәрнең, ел фасылларының эзлеклелеген  белүалда үтелгән материалны , конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәтү; квадратны дүрткә бөкләп, өчпочмаклар чыгару, алардан предметлар төзеп беркетү

Тәрбия максаты:  бәйләнешле  сөйләм кунекмәләре  һәм    тыңлау  культурасын тәрбияләү.

 Үсеш бирү максаты:  игътибарлылыкны үстерү ,  балаларның логик фикерләү сәләтләрен  үстерү.

Шөгыль төре:  математика, сөйләм үстерү, музыка, төзү, ябыштыру  шөгыльләрен  берләштергән  шөгыль

Өйрәтү  алымнары: сорау-җавап, тест сораулары, мәсьәлә чишү, кисү, беркетү.

Җиһазлау :  балаларга: цифрлар җыелмасы, төсле квадратлар, кайчы, клей, зәңгәрсу  кәгазь бите;

Тәрбиячегә: ноутбук, проектор, презентация материаллары, дидактик күрсәтмәлелекләр (УМК )

Шөгыль барышы:

-Хәерле иртә, дусларым, исәнмесез! Әйтегез, әле, зинһар өчен, бүген нинди көн?

-Бүген атнаның өченче көне- чәршәмбе.

-Атнаның чәршәмбе көнендә без математика үткәрәбез, бүген исә без әти-әниләребезгә ел буена математика  шөгылендә ниләр өйрәнгән булсак , шуларны күрсәтербез. Ә ниләргә өйрәнәбез соң без математикада?

-Математика шөгылендә 1дән 10га кадәр уңайга һәм кирегә санарга өйрәнәбез.

-Геометрик фигураларны танырга, тирә-юньнән табарга, аларны өлешләргә бүләргә өйрәнәбез.

-Атна көннәрен, ай исемнәрен, тәүлек бүленешен  дә өйрәнәбез.

-Балалар, мин сезгә бирермен дип буйый торган матур рәсемнәр әзерләп куйган идем, шкафта торган убырлы үзе дә юк, рәсемнәрне дә ул алган булса кирәк,   шуларны алыйм дисәм, анда менә мондый язу калдырган ул:

 ”Кадерле балалар! Миңа бу рәсемнәр бик тә ошады һәм мин аны алып китәм, әгәр дә аларны кайтарып аласыгыз килә икән, минем биремнәремне  эшләгез. Ашыкмыйча, кабаланмыйча, төгәл итеп эшләсәгез, сезнең рәсемнәрне үзегезгә кайтарырмын. Уңышлар сезгә, балалар!»

Без бирешә торганнардан түгел, шулай бит, ягез әле, убырлының биремнәре белән танышыйк.

  Математик разминка- беренче бирем

  • 1 санының күршеләре?
  • Атнаның беренче көне?
  • Язның беренче ае?
  • Атнада ничә көн?
  • Бездә ничәшәр бармак бар?
  •  Башта иртә буламы, әллә төнме?
  • Сыеклыкны ничек үлчиләр?
  • Ике тычканда ничә колак була?
  • Ерак озынлыкны ни белән үлчиләр?
  • Әни Казанга командировкага китте, ул алтынчы көнне генә кайтты, әни кайсы көнне кайтты?
  • Мәктәпкә ничә яшьтән баралар?
  • Ятып торган сыерның ничә аягы бар?
  • Балалар, экранга карагыз әле, анда   саннар язып куелган, тик аларның эзлеклелеге генә юк, ягез әле эзлекле итеп әйтеп чыгыйк.

Дидактик уен “ Югалган саннар”

  •  1 2 3 4 5 6 7 8 9 10

-Хәзер шул саннарны кирегә санап күрсәтик әле.

-10 9 8 7 6 5 4 3 2  1.

Экрандагы сюжетларга карап, мәсьәлә чишү “Барысы ничә”-презентация

Физкультминутка ”Утырып ардык”

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп , башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып торып алыйк.

 Кушаяклап сикерик тә, урыннарга утырыйк.

Өстәлләрдә эш.

Эш дәфтәрендә биремнәрне башкару.

Көй  тыңлау- диңгез шавы, су тавышы.

Сезнең алдыгызда квадратлар бар. Гөлназ, синдә нинди квадрат бар,

-Миндә 3  төрле квадрат бар: зур, уртача, кечкенә.

-Менә шул квадратлардан өчпочмаклар  китереп чыгарыр өчен нишлибез?

-Квадратны 4 өлешкә бөкләп кисәбез.

-Бик дөрес акыллым. Ягез  әле, барыбыз да өстәлләрдә квадратларны бөкләп кисәбез.

 Көй  көчәя - диңгез шавы, су тавышы.

-Балалар, сез ниләр күз алдына китерәсез, бу көйне тыңлагач?

-Мин  елгада йөзгән балыкны күз алдына китердем.

-Ә мин корабльне күз алдына китердем.

-Подносларыгыздагы  4 бертөрле өчпочмаклардан зәңгәр кәгазь битенең уң ягына балык ясап тезеп куйыйк әле. Аны беркетеп тә куйыйк. Өске сул якка  корабль,  Аска уң якка көймә ясап беркетергә була.  

  Дидактик бирем “Таныш саннарны әйт!” (Курчакның баш, гәүдә, йөз өлешләрендә яшерелгән саннарны табып әйтергә)

Киләсе слайдны карыйк әле,убырлының биремнәре калдымы икән?

Ай ,хат җибәргән бит тагыда яле укыйк:

  • “Сез бик тә акыллы, белемле балалар икәнсез. Рәсемнәрне ИЗО почмагындагы зур китап эченнән таба алырсыз.” (соңгы слайд)

-Сез бик тә актив булдыгыз, рәхмәт. Балаларга рәсемнәр табып таратыла.

-Шөгыль сезгә ошадымы? Нинди яңалыклар алдыгыз?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

күңелле математика

Мәктәпкә  әзерлеклек төркемендә математика  шөгыле Автор: Рамазанова Гөлчәчәк М. Максат: геометрик фигураларны кабатлау.- Өчпочмак, квадрат, турыпочмак, түгәрәкне чагыштыру.- ...

"Күңелле математика" (старшая группа)

Программа эчтәлеге:1. Балаларны тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагыштыра белүне камилләштерү. Геометрик фиг...

"Күңелле математика" уйын

Төп һандарҙы һәм рәт һандарын, геометрик фигураларҙы нығытыу, логик уйлау һәләтен үҫтереү...

“ Күңелле математика” (Зурлар төркемендә математика шөгыле)

Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен  үстер...