Күңелле сәяхәт
материал по окружающему миру по теме

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү учреждениесе

Билалова Г. Ш.
Тема: “Күңелле сәяхәт”
(беренче кечкенәләр төркеме)

Максат. Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, аларны тавышлары буенча танып исемнәре белән әйтә белергә күнектерү, тәрбияченең сорауларына җавап бирә белүләренә ирешү, сүзлек запасларын тулыландыру: “песи”, “эт”, “сыер”, “кәҗә” сүзләрен әйтә белергә гадәтләндерү, сөйләм телен камилләштерү, кул чукларының вак моторикасын үстерү, йорт хайваннарына карата миһербанлылык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: эт, песи, сыер, кәҗә уенчыклары, эт, песи, сыер, кәҗә төшерелгән рәсемнәр, тозлы камыр, эзләр, магнитлы такта, курчак, магнитофон.
 
Методик алымнар: әдәби сүз, аңлату, күрсәтү, уен, проблемалы сорау кую, әвәләү, магнитофон язмасы.

Сүзлек өстендә эш: “песи”, “эт”, “сыер”, “кәҗә”.

Алдан эшләнгән эш: йорт хавйваннары төшерелгән рәсемнәр карау, шигырьләр уку.
Шөгыль барышы

I. - Хәерле иртә, балалар. Бүген кунаклар килде, алар белән исәнләшик әле.
Ишекккә шакыган тавыш ишетелә. Төркем бүлмәсенә Ләйлә исемле курчак керә.
 - Балалар, карагыз әле, кем килгән безгә кунакка?
 - Безнең янга Ләйлә исемле курчак килде. Ул безне кунакка чакырырга дип килгән.
 - Балалар, әйдәгез, Ләйлә белән дә исәнләшик әле.
 - Исәнме, Ләйлә.
Курчак балалар белән исәнләшә
 - Балалар, сезнең Ләйлә янына кунакка барасыгыз киләме?
 - Әйе, барасы килә.
 - Балалар, Ләйлә еракта яши. Без нәрсәгә утырып барабыз?
 - Машинага.
 - Хәзер без барыбыз да машинага утырабыз да, авылга китәбез.
 - Әйдәгез әле, балалар, утырыгыз.
Балалар белән машинага утыру хәрәкәтләре ясау: “Машинаны кабызу”, “Мотор”.
          Машинам сигнал бирә:
          “Төялегез, китәм!” – ди.
          “Барыгызны да утыртып
          Авылга ук илтәм”, - ди.
II. Курчак яши торган җиргә килеп җитәбез, машинадан төшәбез. “Туктадык” – тавыш чыгару.
Ләйлә курчакның ишек алдына керәбез.
 - Балалар, Ләйлә безне ишек алдына чакыра.
Анда йорт хайваннары яши торган урында тукталабыз. Балалар белән түгәрәккә тезелгән урындыкларга утырабыз. Балаларны йорт хайваннары белән таныштыру.
 - Балалар, без бүген сезнең белән йорт хайваннары белән танышуны дәвам итәрбез
 - Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез?
 - Сыер, эт,  песи, кәҗә.
 - Балалар, йорт хайваннарының сезнең белән уйныйсы килә. Уен “Бу нәрсә тавышы?” дип атала. Сез аларны, үзләрен күрмичә, тавышларыннан танып әйтә алырсыз микән?
Дидактик уен “Бу нәрсә тавышы?” Бер хайван тавыш чыгара, ә балалар аның нәрсә икәнен белергә тиеш булалар.
 - Балалар, әйдәгез хәзер әйтеп карыйк әле, кәҗә ничек кычкыра?
 - Ме-е, ме-е.
 - Сыер ничек мөгри?
 - Муу-муу-муу.
 - Эт ничек кычкыра?
 - Һау, һау.
 - Песи ничек кычкыра?
 - Мияу, мияу.
 - Булдырдыгыз, балалар, йорт хайваннарын күреп тә, тавышлары буенча да аера беләсез икән.
- Балалар, ә хәзер мин сезне тылсымлы юлдан барырга чакырам.
Бергәләп  аяк эзләре ясалган юлдан өстәл янына кадәр атлап бару. Ә өстәлдә йорт хайваннары төшерелгән рәсемнәр. Анда сыер, песи, эт һәм кәҗә рәсемнәре һәм алар янына яратып ашый торган ризыклар куелган: сөт, печән, кәбестә.
 - Балалар, ә сезнең хайваннарны ашатасыыгыз киләме?
 - Әйе.
 - Балалар, ә сез аларның нәрсә ашарга яратканныран беләсезме?
- Балалар, карагыз әле нинди матур рәсемнәр. Без сезнең белән уен уйнап алабыз.”Йорт хайваннары нәрсә ашарга ярата?”
 - Сыер нәрсә ярата?
 - Сыер печән ярата.

Безнең сыер бик булган
Күп итеп сөт бирә ул.
Хуш исле печән биргәч,
Мөгри, мөгри ашый ул!

 - Песи нәрсә ярата?
 - Песи сөт ярата.

Мияу, мияу, пескәем,
Ялтырап тора күзкәең.
Җылы тәмле сөт биргәч,
Сырпалана пескәем.

 - Кәҗә нәрсә ярата?
 - Кәҗә кәбестә ярата.

Кәҗә безнең бик акыллы,
Бакчабызга керми ул,
Алмагачларны кимерми,
Тик кәбестә ашый ул.
 
 - Эт нәрсә ярата?
 - Эт сөяк ярата.

Бар минем эткәем,
Ул минем дускаем.
Күп йөгерә, күп өрә
Һәм сөякне кимерә.

 - Балалар, ә сез нәрсә яратасыз? (Җавапларын тыңлау)
 - Балалар, карыйк әле, монда бөтен хайванга да ризык бармы?
Һәрбер хайван рәсеме астына ризык кую. Сыерга - печән, кәҗәгә – кәбестә, песигә сөт кую.
 - Балалар, монда күрәсезме бөтен хайванның да ризыгы бар, ә эткә бер нәрсә дә юк. Балалар, әйдәгез, эткә сөяк әвәлибезме?
 - Әйе.
 - Без эткә сөякне камырдан әвәләрбез.
- Игътибар белән карагыз әле, балалар, мин сезгә хәзер сөякне әвәләп күрсәтәм. Кулыма камыр алам һәм сөяк әвәлим: ике кул белән уч төпләренә салып турыга тәгәрәтеп әвәлим. Менә шулай. Барыгыз да күрдегезме?
 - Мин нәрсә әвәләдем?
 - Сөяк.
 - Ә хәзер мин сезгә камыр бирәм һәм сез үзегез эткә сөяк әвәләрсез. Аннан соң без этне дә сыйларбыз.
Балалар эше, шәхси ярдәм итү.
 - Менә Булат ничек матур әвәләгән.
 - Чыңгызныкы да оста килеп чыккан.
 - Данияр, син дә дөрес әвәләгәнсең сөякне. Эт бик сөенер инде.
 - Менә бит, булдырдыгыз, балалар. Этне дә сөендердегез. Аның да ризыгы бар.
 - Балалар, әйдәгез, сөякләрне эткә бирик.
 - Балалар, Ләйлә дә сезгә тәмле күчтәнәчләр алып килгән.
 - Бик зур рәхмәт инде сиңа, Ләйлә, без бакчабызга кайткач, кулларны югач, күчтәнәчләрне ашарбыз.
 - Балалар, без бүген нәрсәләр белән таныштык? Йорт хайваннары: сыер, эт, песи, кәҗә.
 - Кая бардык? Ләйлә курчак янына кунакка бардык.
 - Нәрсә әвәләдек? (Эткә сөяк әвәләдек)
 - Әйдәгез, балалар, хәзер машинага утырып бакчага кайтыйк. Балалар белән машинага утыру хәрәкәтләре ясау: “Машинаны кабызу”, “Мотор”
Машина, машина,
Без бакчага кайтабыз.
Тиз алып кайт бакчага,
Бакчага, бакчага.
Машинадан төшү, урындыкларга утыру.
 - Рәхмәт сезгә, балалар һәм кунаклар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vesyoloe_puteshestvie.docx20.45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү учреждениесе

Билалова Г. Ш.

Тема: “Күңелле сәяхәт”

(беренче кечкенәләр төркеме) 2011 ел

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

"Күңелле уеннар" дәрес презентациясе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендз рус телле балалар белән үткәрелгән боерык фигыльләрне, сыйфатларны ныгыту буенча йомгаклау дәресе...