Күңелле светофор.
план-конспект занятия (развитие речи, средняя группа) по теме

Интегрированное занятие в средней группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_svetofor.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:Балаларны автобус белән таныштыруны дәвам итү. Аның төп өлешләрен

             танып әйтә белергә өйрәтү, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тотуның        

             иң гади кагыйдәләре белән таныштыру. Светофорның төсләрен аерырга

             тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү.

             Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

 Җиһазлар: автобус рәсеме, светофор, өч чәчәк (кызыл, яшел, сары), светофор

             шаблоннары, өч төрле пластилин.

 

 Шөгыль барышы: - Исәнмесез балалар.

                                   Кәефләрегез ничек соң?

     - Кояшлы иртә кебек! (ишек шакыйлар)

     Ишектән матур итеп киенгән әби керә.

 Әби:  Балалар исәнмесез. Таныш булыйк: мин Сылу исемле әби булам.

 Балалар: Исәнмесез.

 Әби: Мин өйдә үзем генә торам. Беръялгызыма гына бик күңелсез. Булмаса

          , ясле-бакчага барып кайтыйм әле дип уйладым. Сезне дә бик

          сагындым. Бөтенегезне бергә кунакка чакырырга килдем.

 Әби: Әйдәгез, автобуска утырыйк та миңа кунакка барабыз.

  1. Балалар автобусны кем йөртә, беләсезме? (Шофер).
  2. Автобус кайда йөри? (Урамда, юлда).
  3. Автобус ул нәрсә өчен кирәк? (Кешеләрне утыртып йөрер өчен кирәк).

        Дөрес, балалар, автобус кешеләрне йөртә. Шуңа күрә аның эчендә

        утыргычлар күп.

  1. Ә хәзер балалар автобуска утырганда без нинди кагыйдәләрне белергә

тиеш.

Балалар: - Автобуска кергәндә алдан олыларны кертәләр, юл бирәләр.

  1. Барган вакытта басып баручы олы кеше була икән, торып аңа урын

 бирергә кирәк.

  1. Автобуста барганда кычкырып сөйләшергә ярамый, тыныч кына

          сөйләшү зарур.

 Әби: Булдырдыгыз балалар.

 -Балалар, әйдәгез әле мин сезгә “Өч чәчәк” дигән әкият сөйлим. Ә сез

          игътибар белән тыңлап утырыгыз: алар нинди төстәге чәчәкләр? Нинди

          яхшылык эшләгәннәр.

             Борын-борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә

     булган: кызыл, сары һәм яшел. Чәчәкләр бер-берсе белән бик дус һәм тату

     торганнар. Төрле-төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.

            Бер көнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар

    йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле бу

    вакытта светофор булмаган. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре килгән.

   Уйлаганнар, уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать

 иткәннәр: “Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага

 менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз.” “Ничек итеп

 көйлисез? – дип сораганнар кешеләр. “Ә сез әйбәтләп тыңлап торыгыз,” –

 дигәннәр чәчәкләр. Кызыл чәчәк әйткән: “Мин күземне ачсам, сез туктап

 калырсыз.” Сары чәчәк әйткән: “Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша

 чыгарга әзерләнерсез. “Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз”- дигән

 яшел чәчәк.

         Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза

булганнар. Шул көннән башлап урамда Светофорлар яна башлаган.

  1. Балалар әкият ошадымы?
  2. Чәчәкләр нинди төсләрдә булганнар?
  3. Урамда алар нинди хәл күргәннәр?
  4. Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?
  5. Яшел ут янганда нәрсә була?
  6. Сары ут янса нишләргә кирәк

   (Зур светофор рәсеме күрсәтеп)

         Балалар менә бу – светофор. Аның өч төсле уты бар. Карыйк әле, нинди утлар икән ул? (кызыл, яшел, сары). Мин кулым белән нинди төсне капладым?(Яшел төсне). Ә хәзер? (Кызыл төсне). Ә хәзер? (Сары төсне).

    - Булдырдыгыз. Әйдәгез “Өч төс” дигән уен уйнап алабыз. Мин кызыл төс күрсәтсәм, тик торасы. Сары төс күрсәтсәм, аякларны күрсәтәсе. Яшел төс күрсәтсәм матур итеп биисе.

  (2-3 тапкыр кабатлыйсы)

    - И балалар бөтенләй онытылып торам. Карагыз әле мин сезнең кунакка

килүэгезгә төрле-төрле камырлар әзерләп куйдым.

  1. Хәзер барыгыз да өстәл тирәсенә килегез. Менә бу светофор  селуэтына кызыл, сары, яшел төсләрне әвәләп ябыштырабыз. Уч төпләренә салып камырны башта әйбәтләп әвәлибез һәм аны коймак  килеп чыгарлык итеп изәбез. Килеп чыккан коймакны ябыштырабыз.

     Булдырдыгыз балалар.

  1. Балалар без сезнең белән нәрсә ясадык.
  2. Ә хәзер миңа әйтегез инде светофорның нинди төсе янганда юл аркылы

чыгарга ярый?(яшел)

Әйдәгез әле светофор турында без нинди шигырьләр беләбез сөйләп китик әле:

Күзәтеп басып тора                            Кызыл төс бармак яный,

Светофор агабыз                                 Игътибар, - ди сарысы,

Юлдан чыкканда без                          Яшел төс янса әгәр,

Аңа карап алабыз.                               Тизрәк чыгып каласы.

                                                             

Гел-гел уңсын юлыгыз,                      Яшел ут янганда гына

Бәла-каза булмасын!                          Чыгарга кирәк юлны

Өйрәник без кечкенәдән                    Исән-сау йөрегез диеп    

Юл йөрү әлифбасын.                         Озатып калам сезне.

-Карагыз әле балалар безнең автобусыбыз да килеп җитте, әйдәгез бакчага да кайтыр вакытыбыз җитте.

Дәрескә анализ ясау.

Табышмаклар:Озын-озын,озын җеп-

                         Очы каян табылыр.  (юл)

       Барасың-барасың.

       Башына чыгалмыйсың.  (юл)

                         Ямь-яшел ай, наян ай,

                         Качып куя шаян ай,

                         Эзләмибез, нитмибез,

                         Ул чыкмыйча китмибез.   (светофорның яшел төсе)

       Баскыч дисәң, баскыч түгел,

       Ә охшаган баскычка.

       Күпер дисәң күпер түгел,

       Якларны тоташтыра.  (зебра)

                         Юл чатында тора батыр,

                         Күзләре төрле-төрле,

                        Берсен йома, берсен ача-

                        Аны белә һәр кеше.  (светофор)

      Барам, барам, очы юк.   (юл)    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

"Күңелле светофор"

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру &nd...