Федераль дәүләт таләпләре нигезендә тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү
материал по теме

 

         Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә көннән – көн яңара. 

         Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планының формасы төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы һәм “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә  (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде.

         РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 655 нчы номерлы приказын, ФДТ нең норматив документларын тирәнтен өйрәнеп, анализлап, файдалы мәгълүматны алып, һәр төркем тәрбиячесенең эшен, планлаштыруын җиңеләйтерлек, аңа һәрдаим ярдәмгә килерлек, ФДТ нигезләнеп милли балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен планлаштыру формасы эшләнде.       Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең ФДТ ен гамәли эшләрендә тормышка ашырганда, балаларга тәрбия һәм белем бирү процессының эчтәлеген яңарту буенча үзгәрешләр кертелгән көндәлек эш планының формасы тәгъдим ителә:

  • Һәр тәрбияче, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә кулланыла торган әдәбият исемлеген төзи.
  • Белем бирү өлкәләрен интеграцияли. Ул бар төр эшчәнлекне истә тотып, аның тулысынча схемасын биреп, график рәвешендә төзи.
  • Көндәлек тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыра.

Бу планлаштыру үз эченә көне буе тәрбиячеләрнең балалар белән уртак эшчәнлеге (иртән, кич, режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеген), турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге, әти – әниләр белән эш/социаль партнерлар белән эш, мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру, саф һавада булу (көндәлек) үрнәкләрен ала.

Әлеге ярдәмлек милли балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә адресланып, аларның мактаулы да, авыр да хезмәтләрен җиңеләйтү өчен, көндәлек эшне планлаштыру өчен зур ярдәмче булыр дип ышанам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл federal_dult_talplre_nigezend_statya_internet.docx42.35 КБ

Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт таләпләре нигезендә

тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү

Кереш сүз.  

        Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә көннән – көн яңара.        

        Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планының формасы төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы һәм “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә  (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде.

        РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 655 нчы номерлы приказын, ФДТ нең норматив документларын тирәнтен өйрәнеп, анализлап, файдалы мәгълүматны алып, һәр төркем тәрбиячесенең эшен, планлаштыруын җиңеләйтерлек, аңа һәрдаим ярдәмгә килерлек, ФДТ нигезләнеп милли балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен планлаштыру формасы эшләнде.        Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең ФДТ ен гамәли эшләрендә тормышка ашырганда, балаларга тәрбия һәм белем бирү процессының эчтәлеген яңарту буенча үзгәрешләр кертелгән көндәлек эш планының формасы тәгъдим ителә:

  1. Һәр тәрбияче, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә кулланыла торган әдәбият исемлеген төзи.
  2. Белем бирү өлкәләрен интеграцияли. Ул бар төр эшчәнлекне истә тотып, аның тулысынча схемасын биреп, график рәвешендә төзи.
  3. Көндәлек тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыра.

Бу планлаштыру үз эченә көне буе тәрбиячеләрнең балалар белән уртак эшчәнлеге (иртән, кич, режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеген), турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге, әти – әниләр белән эш/социаль партнерлар белән эш, мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру, саф һавада булу (көндәлек) үрнәкләрен ала.

Әлеге ярдәмлек милли балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә адресланып, аларның мактаулы да, авыр да хезмәтләрен җиңеләйтү өчен, көндәлек эшне планлаштыру өчен зур ярдәмче булыр дип ышанам.

  1. Тәрбияченең көндәлек эш план формасы:

I) Титул бите

II) Төркем балаларының исемлеге

III)Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә куллана торган әдәбият исемлеге:

1. «Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы» Н.Е. Веракса, Москва, Мозаика – синтез, 2011

2. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” Р.К. Шаехова, Казан, 2012

3. “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” К.В. Закирова, Р.А. Борһанова, Казан “Хәтер” нәшрияты, 2000

4. 166 нчы балалар бакчасның тәрбия һәм белем бирү программасы

5.

6.

  1. Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планында уку елына 1 тапкыр төзелә.

IV) Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү:

Эшчәнлек төре

Төп эшчәнлек

Атналык саны

Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү

Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге

Турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге

Физик культура

3

«Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Социальләштерү», «Аралашу», «Музыка», «Хезмәт»

Танып белү. Конструкцияләү

2 атнага 1 тапкыр

«Танып белү. Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру», «Социальләштерү», «Аралашу», «Иҗади сәнгать», «Хезмәт»

Танып белү. Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру

1

«Танып белү. Конструкцияләү»,

«Социальләштерү», «Аралашу», «Иҗади сәнгать», «Хезмәт»

Танып белү. Бала һәм әйләнә – тирә дөнья.

1

«Куркынычсызлык», «Социальләштерү», «Аралашу», «Матур әдәбият уку»,  «Иҗади сәнгать», «Музыка», «Хезмәт»

Аралашу

1

«Матур әдәбият», «Хезмәт», «Иҗади сәнгать»

Матур әдәбият уку

көн саен

«Аралашу», «Иҗади сәнгать», «Музыка»

Иҗади сәнгать

  1. Рәсем
  2. Әвәләү
  3. Кисеп ябыштыру

1

1

2 атнага 1 тапкыр

«Иҗади сәнгать», «Аралашу», «Музыка», «Танып белү. Бала һәм әйләнә – тирә дөнья», «Хезмәт»

Музыка

2

«Физик культура», «Аралашу», «Иҗади сәнгать», «Танып белү»

Режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеге

Иртәнге гимнастика

көн саен

«Физик культура», «Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Аралашу», «Социальләштерү», «Музыка»

Чыныктыру чаралары үткәрү

«Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Аралашу», «Социальләштерү»

Культура – гигиена күнекмәләре тәрбияләү

«Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Аралашу», «Социальләштерү»

Режим моментларында үткәрелә торган ситуатив әңгәмәләр

«Аралашу», «Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Социальләштерү», «Танып белү»

Дежур тору

«Хезмәт», «Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Аралашу», «Социальләштерү»

Саф һавада булу

«Сәламәтлек», «Физик культура», «Куркынычсызлык», «Аралашу», «Социальләштерү», «Танып белү»

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Уен эшчәнлеге

көн саен

«Физик культура», «Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Социальләштерү», «Аралашу», «Танып белү», «Музыка», «Матур әдәбият уку», «Хезмәт», «Иҗади сәнгать»

Балаларның үсеш үзәкләрендә мөстәкыйль эшчәнлеге

«Физик культура», «Сәламәтлек», «Куркынычсызлык», «Социальләштерү», «Аралашу», «Танып белү», «Музыка», «Матур әдәбият уку», «Хезмәт», «Иҗади сәнгать»

  1. Ярдәмлектә белем бирү өлкәләрен интеграцияләү урта яшьтәге балалар төркеме үрнәгендә бирелә. Тәрбиячеләрнең көндәлек эш планында уку елына 1 тапкыр төзелә.

VI) Көндәлек тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыру:

Көндәлек тәрбия – белем бирү процессын планлаштыру (уртанчылар төркеме)

Тема: “...”

Октябрь ае

Йомгаклау чарасы:                                                                                                                                                                    Үткәрү вакыты: 00.00.00

1 атна

Тема: «...»

Максат: 

23 сентябрь – дүшәмбе

Турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге

Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру

Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру

Саф һавада булу

(көндәлек планлаштыру)

1)        Аралашу

Тема: «...»

Максат:

Җиһаз:

(автор, бит)

2)        Әвәләү

Тема: «...»

Максат:

Җиһаз:

     (автор, стр.)

  1. Иртә:

  1. Режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеге:

  1. Кич:

1) Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтү

2) Хәрәкәтләнү активлыгын үстерү

3) Балалар белән шәхси эш

4) Хезмәт эшчәнлеген үстерү

5) Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти – әниләр белән эш/ социаль партнерлар белән эш:

 

Көндәлек тәрбия – белем бирү процессын планлаштыру үрнәге (уртанчылар төркеме)

Тема: “Көз”

Октябрь ае

Йомгаклау чарасы: балалар иҗаты күргәзмәсе                                                                                                              Үткәрү вакыты: 28.09.12 ел

2 атна

Тема: «Яшелчәләр»

Максат: балаларны берничә төр яшелчә исемнәрен әйтергә өйрәтү, аларның файдасы турында мәгълүмат бирү

23 сентябрь – дүшәмбе

Турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге

Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру

Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру

Саф һавада булу

(көндәлек планлаштыру)

1) Аралашу

Тема: «Яшелчәләр»

Максат: яңа яшелчә исемнәре исәбенә сүз байлыгын арттыру; яшелчәләрне сыйфат билгеләре буенча танып белергә өйрәтү.

(Туган телем – бөек анам теле, 35 бит)

Җиһаз:Курчак, кәрзингә салынган яшелчәләр

2) Әвәләү

Тема: «Теләгән яшелчә яса»

Максат: балаларда әвәләү осталыкларын камилләштерү. Мөстәкыйль рәвештә предметларны сүрәтләү ысулларын табарга, алган белемнәрен әвәләп ясауда кулланырга өйрәтү  

(Т.С. Комарова, стр. 50)

Җиһаз:

  1. Иртә: 

Өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ягымлы булырга,  иртән килгәч исәнләшәргә кирәклеген өйрәтүне дәвам итергә.

Марат, Азат белән сүзләрдәге аерым авазларга басым ясатып, аларны ачык һәм дөрес әйттерү күнегүләрен эшләтү.

  1. Режим моментларындагы белем бирү эшчәнлеге:

С-Р уен: “Яшелчә кибете”

Максат: сатучы хезмәте турында турырак мәгълумат бирү, уен вакытында игътибар, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

  1. Кич:

Матур әдәбият уку: “Бу кайчак була? ” Г. Тукай (Балалар бакчасы, стр. 186)

 

«Шалкан» әкияте өчен әзерләнгән рәсемнәрне, маскаларны балаларга тәкъдим итү.  Әкиятне 1 кечкенәләр төркеменә күрсәтү.

1. Балаларның рәсем ясарга, әвәләргә, мозайкадан бизәкләр ясарга, С-Р “Кибет”, “Базар”уеннарын уйнарга дәртләндерү.

.

“Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?(Г.Тукай).”

      Көз көне агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Хайваннар кышка әзерләнә. Еш кына салкын яңгырлар ява һәм көчле җил исә.

Бармаклар уены:

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз.

Бу- каен яфрагы,

Бу- имән яфрагы,

Бу- өрәнге яфрагы,

Бу- юкә яфрагы,

Бу- миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз

Кәрзиннәргә салабыз.

Әти – әниләр белән эш/ социаль партнерлар белән эш:

Көзге яфраклар җыю һәм иң матурларыннар балалары белән плакат ясау

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР, ТӘКЪДИМНӘР

Иртәнге як (көннең беренче яртысы):

  1. Табигать почмагында күзәтүләр, дежур тору, хезмәт
  2. Әңгәмәләр
  3. Халык сынамышлары белән танышу, бармак уеннары
  4. Уенчыклар карау, яңа уеннар кертү
  5. Иллюстрацияләр карау
  6. Үз- үзеңз хезмзт күрсәтү
  7. Китап почмакларында эш
  8. Тема буенча табышмаклар өйрәнү
  9. Җырлар тыңлау
  10. Өстәл уеннары
  11. Сюжетлы-рольле уеннар
  12. Вак моториканы үстерү уеннары (кечкенәләр төркемнәрендә)
  13. Сүзле- хәрәкәтле уеннар, әйлән- бәйлән уеннары
  14. Культура-гигиена күнекмәләре үстерү буенча эш
  15. Авазлар өстендә эш
  16. Шәхси эш:

Саф һавада булу:

  1. Күзәтүләр. Экскурсияләр
  2. Хезмәт
  3. Хәрәкәтле уеннар
  4. Шәхси эш
  5. Чыныктыру чаралары
  6. Сюжетлы-рольле уеннар
  7. Физик күнегүләр
  8. Дидактик уеннар
  9. Уен-эстафеталар

Кичке як (көннең икенче яртысы):

  1. Матур әдәбият уку. Сәнгать әсәрләре белән таныштыру
  2. Иллюстрацияләр, альбомнар карау
  3. Атрибутлар ясау
  4. Көндезге йокыдан соңгы сәламәтләндерү гимнастикасы
  5. Китап почмагында уеннар, хезмәт
  6. Дидактик уеннар. Логик, үстерешле уеннар
  7. Тозелеш уеннары. Конструкторлар белән уеннар
  8. Мозаика уеннары
  9. Әңгәмәләр
  10. Викториналар, конкурслар
  11. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү
  12. Кул хезмәте
  13. Әкиятләр сәхнәләштерү
  14. Сюжетлы-рольле уеннар/ Өстәл уеннары/ Хәрәкәтле уеннар
  15. Артикуляция гимнастикасы
  16. Халык уеннары, сүзле уеннар

Әти-әниләр белән эш:

  1. Шәхси әңгәмәләр, консультацияләр, киңәшләр, тәкъдимнәр
  2. Күргәзмәләр (вакытлы матбугат буенча)
  3. Әти-әниләрнең балалар белән күмәк хезмәте
  4. Бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары
  5. Конкурслар
  6. Җыелышлар, семинарлар, мастер- класслар
  7. Гаилә бәйрәмнәре
  8. Ачык чаралар күрсәтү
  9. Ата-аналар почмаклары (эшләү, бизәүдә катнашу)
  10. Фотоальбомнар ясау, гаилә шәҗәрәләре төзү
  11. Экскурсияләр
  1. Ярдәмлектә көндәлек тәрбия һәм белем бирү процессын планлаштыру урта яшьтәге балалар төркеме үрнәгендә бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.ФДТ-гомуми белем бирү пр...

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

"Алабугам -ак калам» студиясенең перспектив эш планын презентацияләү."

            Максат:›- Туган якны өйрәнү музее аша балаларның эшчәнлеген интеграцияләштерү,тирә-юньгә карашын үстерү,буыннар тәҗрибәсе турындагы белемнәрен тулыланд...

Федераль дәүләт стандартына ярашлы мәктәпкәсә йәштәге балаларға экологик тәрбиә биреү

В статье даны методические рекомендации по организации экологического воспитания дошкольников....