готовые знакомые сказки для драматизации и кружковой работы на татарском языке с детьми 5-7 лет
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему

Детям больше нравится и запоминается сказки написанные в рифму .Они с желанием играют по ролям и в итоге закрепляются татарские слова,развивается связная речь.В связи с этим  была сделана эта разработка .Воспитатели по обучению татарскому языку могут использовать в кружковой работе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy.docx20.76 КБ
Файл kuyan_oe.docx17.79 КБ
Файл shalkan.docx20.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                     “Куян   кызы “әкияте

Бурычлары:өйрәнгән сүзләрне  ныгыту,аралашырга өйрәтү,А.Алиш әкиятләренә кызыксыну уяту,хәтер сәләтен үстерү.

Ярдәмлек:агачлар,урман,Айболит  өе,костюмнар,итек татар  орнаменты  белән бизәлгән,куян  өе,туп.

Катнашалар:Әни куян,куян кызы,куян малае,Айболит,тиен,аю,бүре.

              Эшчәнлек барышы

Залда өй тора ,бизәлгән.алда  ике куян туп белән уйныйлар.

Бергә:Туп,туп матур туп ,
Сикер,сикер матур туп
Бер,ике,өч,дүрт,биш
Сикер,сикер матур  туп.(диск “уйный-уйный үсәбез”,трек №19)

Куяннар бер-берсе  белән саубуллашып өйләренә китәләр.

Куян  кызы:Мин куян,матур куян,
Йомшак куян,ак куян,
Әниемә  булышам,
Чынаяклар  юышам.

Чынаяк,чынаяк

Зәңгәр, матур чынаяк.

(өстәлдәге чынаякларны җырлый-җырлый юа ,диск “уйный-уйный усәбез”№51”Зәңгәр чынаяк”).

(Әни  куян  кибеттән итек  алып  кайта).

Әни куян:И кызым,алтыным

Минем иң якыным,
Савытларны  югансың,

Чиста  итеп югансың.

Куян кызы:Әйе  әни юдым,

Сиңа булыштым.

Әни куян:Мин сиңа кибеттән
Алып кайттым итекләр.
Куян кызы:Рәхмәт әнием,
Мин  аларны  киярмен.

Әни куян:Мә  итекләр ки кызым,
Аякларың җылынсын.

(Куян  кызы  итекләрне  киеп  татарча  бии диск “Шома бас”№ 33 , бию  көе),
А.б.Куян кызы  шатланган,итекләрне салмаган,

Ләкин яланаяк йөрергә  күбрәк ошаган.

Әнисе күрмәгәндә итекләрен салган.

(итекләрен салып  йөгереп,сикереп йөри,аннан аяклары авыртканын  сизеп урындыкка барып утыра).

Тиен килә:Ни булды ?Аякларың авырта?

Тизрәк кирәк Айболитка барырга.

А.б.Әнисе  кызын  табибка алып китә,

Килеп кергәч карыйлар,

Бигрәк күп  авырулар.

Айболит:Балаларны мин  чиратсыз карыйм,

Барыгызны  дәвалыйм.

(Айболит куянның  агын дәвалый).

Әни куян:Матур  итекләр  бирдем,

Ник соң аны кимәдең?

Куян  кызы:Итекләрне  салмамын,

Синең  сүзне тыңлармын.

А.б.Шул  көннән  бирле  куян

Итекләрен салмаган,

Аяклары  туңмаган,

Беркайчан  авырмаган.

             Уен:”Куянкай”

Ак куянга  ни булган?

Әллә инде  авырган?

Иптәшен дә таба алмый,

Урыныннан да  тора алмый.

Куян,куян,син сикер,

Иптәшеңне табып китер!

(бер иптәшен уртага алып бии,чакырган бала куян булып кала).

Кулланылган  көйләр:диск№1 “Җырлап-биеп уйныйбыз”-“Куяннар”№22.

                                                     Әкият тәмам.








Предварительный просмотр:

                                       “Куян  өе”әкияте

Максат:балаларның  кыргый һәм йорт хайваннары  турында белемнәрен  ныгыту ,рус  телле  балаларны  аралашырга  өйрәтү.

Ярдәмлек:куян,төлке,эт,әтәч,керпе,бүре  костюмнары,өй, чалгы,төенчек.

Катнашалар:куян,төлке,әтәч,керпе,буре.

               Эшчәнлек  барышы

Куян  җырлап  чыга:

Монда яшим  мин  ,мин  Куян

Минем  өем  урманда,урманда

Аю ,бүре бар монда ,төлке яши урманда.

Өенә кереп китә,төлке килә.

Төлке:тук-тук-тук  Куян , Куянкай

Керт әле өеңә,яшәрбез бергә-бергә.

Куян:Төлкекәй  кер  әйдә,

Икәү яшәрбез бергә.

А.б.Төлке  керә  дә  куянны  куып  чыгара,

куян  елый-елый китә Һәм  этне  очрата.

Эт:Куян  ник елыйсың?

Куян:Эт, син  генә мине  аңлыйсың,

Ләкин  булыша  алмыйсың.

Төлке  керде өемә,куып чыгарды  менә.

Эт:Һау-Һау-Һау мин  курыкмыйм аннан,

Хәзер куып  чыгарам.(китәләр,төлкене  куалар).

Эт:Төлке чыгып кит тизрәк,куянга уз  өе  кирәк.

Төлке:Юк ,чыкмыйм,берегездән дә курыкмыйм.

Тукмак алам кулыма,тормагыз  минем  юлымда.

(Китәләр.Куян  керпене  очрата).

Керпе:Куян  ник  елыйсын?

Куян:И керпе  син генә  мине  аңлыйсын,

Ләкин булыша  алмыйсын.

Төлке  керде  өемә ,куып  чыгарды  менә.

Керпе:Мин курыкмыйм  аннан ,

Хәзер  куып  чыгарам.

(Төлкене куарга  китәләр).

Керпе:чыгып  кит тизрәк,куянга  уз  өе  кирәк.

Төлке:Юк,чыкмыйм  ,берегездән  дә  курыкмыйм.

Тукмак  алам кулыма,тормагыз  минем юлымда.

(Китәләр,куян  бурене   очрата)

Бүре:Куян ник  елыйсың?

Куян :Син  генә  мине  аңлыйсың,

Ләкин  булыша  алмыйсын

Төлке  керде  өемә,куып  чыгарды  менә.

Буре:мин  курыкмыйм  аннан  ,хәзер куып  чыгарам.

(китәләр  һәм  төлкене  куалар)

Буре:Төлке чыгып  кит тизрәк ,куянга  үз  өе  кирәк.

Төлке:Юк  чыкмыйм,берегездән  дә  курыкмыйм,

Тукмак алам кулыма,тормагыз  минем  юлымда.

(буре,куян  китәләр  ,куян  әтәчне  очрата)

Әтәч:Куян  ник  елыйсын?

Куян:И әтәч  син  генә  мине  аңлыйсың,

Ләкин  булыша  алмыйсың.

Эт куды  куа  алмады,керпе  куды  куа  алмады ,

Син дә  куа  алмассың.

(төлкене  куарга  китәләр).

Этэч:Кикрикук,кикрикук ,

Чык ,йөгер  моннан  тизрәк,

Минме  кереп  чукысам ,башыңны  канатырмын,

Төлке диеп тормамын.

Төлке:Хәзер  ,хәзер  җыенам,

Төенчегемне  алам.

(Төлке  чыгып  йөгерә,әтәч куян  белән  өйгә  керәләр).

Бергә:җыр:”Бар монда  зур  төлке”(УМК диск “Без инде хәзер зурлар,мәктәпкә илтә юллар” №24).

Бар  монда зур төлке,зур төлке матур төлке

Төлке,төлке  кил әле биеп-биеп  кит әле 2 тапкыр

Бар монда зур буре ,зур буре ,соры буре

Буре,бүре кил әле ,биеп-биеп кит әле.2 тапкыр.

Бар кечкенә  куян,кечкенә  матур  куян,

Куян ,куян  кил әле,биеп-биеп  кит әле 2  тапкыр

Бар  кечкенә  әтәч  кечкенә матур  әтәч

Әтәч ,әтәч  кил  әле ,биеп-биеп кит әле  2  тапкыр.

                                       Әкият  тәмам.



Предварительный просмотр:

                                                       “ Шалкан”әкияте

Бурычлары:өйрәнгән сузләрне сөйләмдә куллана белү,диалогик

сөйләмне үстерү,татар авазларын дөрес итеп әйтә белү.

Ярдәмлек:өй,зур  шалкан,костюмнар,эт,песи,тычкан,яулык,калфак,түбәтәй.

Катнашалар:бабай,әби,кыз,эт,песи,тычкан.

                                             Эшчәнлек  барышы

 Зал уртасында зур  шалкан  утыра.Бабай  тартырга  чыга.(көй яңгырый :диск “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”№139,140 җыр “Авыл көе”).

Бабай:быел  шалкан утырттым

Кечкенә  генә орлыктан,

Ай-яй  шалкан  зур үскән

Тарта  алырмын  микән?

А.б.Бабай  тарта ,хәле  бетә.

Әбигә ул эндәшә.

Бабай:Юк  тарта алмыйм

Әбине  чакырыйм,

Әбисе,әбисе  кил  әле

Шалканны тартыйк  әле.

Әби:Ай-яй  зур үскән,

Тарта алырбыз  микән?

Бергә:1-2-3 -4-5

Бездә куәт,бездә көч.

Әби:Кызыбызны  чакырыйк,

Шалканны бергә  тартыйк.

Кыз:Ай-яй шалкан  зур  булган,

Быел  шалкан  бик  уңган.

Тарталар ,тарта  алмыйлар.

Кыз:Акбай  кил әле  монда ,

Шалканны  тартыйк әйдә.

(Тарталар,тарта  алмыйлар).

Эт:һау-һау-һау

Шалкан  бигрәк  дәү.

(тарталар,тарта  алмыйлар).

Эт:песи ,песи кил монда,

Шалканны  тартыйк  әйдә.

Песи:мияу-мияу мин киләм,

Шалкан  нинди зур үскән.

(тарталар,тарта алмыйлар).

Песи:Юк тартып булмый,

Әйдәгез  тычканны  чакырыйк.

Тычкан,тычкан кил монда,

Шалканны  тартыйк әйдә.

(Тычкан  килә  зур гер күтәреп ,узенең  көчле икәнен  курсәтә,физарядка ясый).

,Шалканны тарталар  ,тартып  чыгаралар.

Бергә:Быел  шалкан бик  уңган,

Ай-яй  шалкан  зур  булган.

Җыр:(бергә УМК  диск” уйный-уйный үсәбез”  Кишер көенә).

Шалкан,шалкан

Тәмле  шалкан,

Зур шалкан,сары  шалкан.

                                               Әкият тәмам.

                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

творческий проект по изучению татарского языка русскоязычными детьми по теме "В цирке. Циркта"

Творческий проект«В цирке»«Циркта» Авторы  проекта: Натальина А.Т., Гусева А.Ф., МБДОУ №20 детский сад комбинированного  вида «Ладушки» Бугульминского муниципального района С...

Занятие по обучению детей татарскому языку с детьми 4-5 лет русской группы по теме: «Уенчыклар»

Максат: 1.     Балаларны матур итеп исәнләшергә, рәхмәт әйтергә, бир әле сүзен кулланырга өйрәтүне дәвам итү.2.     Өйрәнгән уенчык исемнәрен ныгыту.3....

Конспект по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы «Учимся говорить по-татарски»

Закрепление пройденного материала УМК по татарскому языку с  детьми подготовительной группы...

Конспект ОД по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми старшей группы «Көзге байлык»

Совместная работа воспитателя по обучению татарскому языку и музыкального руководителя на занятиях с детьми старшего дошкольного возраста с применением сингапурских технологий  и ИКТ игр при обуч...

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы

Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы...