Рецензия на проект "Яратам туган ягымны"
статья ( группа) на тему

Талипова Сания Вазиховна

Проектта яңа стандартларга күчү барышында балаларны күпкырлы үстерүдә төрле инновацияле технологиялар куллану чагылдыра. Авторның эше балалар бакчасында туган якны өйрәнү буенча белем һәм тәрбия бирү, ал арда экологик культура формалаштыруны аңлатудан башланган. Табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере һәм тере булмаган табигать арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү алып барыла. Тәкъдим ителә торган проект үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, мөстәкыйль эшләүне дә үз эченә алган. Балалар өчен эшчәнлек, тәҗрибә-күзәтүләрдә матурлыкны күрүдә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга зур урын бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл retsenziya.docx117.91 КБ

Предварительный просмотр:

Рецензия

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы  

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

"Түбән Ушмы балалар бакчасы" тәрбиячесе Талипова Сания Вазих кызының "Яратам туган ягымны" авторлык проектына рецензия.

Проектта яңа стандартларга күчү барышында балаларны күпкырлы үстерүдә төрле инновацияле технологиялар куллану чагылдыра. Авторның эше балалар бакчасында туган якны өйрәнү буенча белем һәм тәрбия бирү, ал арда экологик культура формалаштыруны аңлатудан башланган. Табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере һәм тере булмаган табигать арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү алып барыла. Тәкъдим ителә торган проект үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, мөстәкыйль эшләүне дә үз эченә алган. Балалар өчен эшчәнлек, тәҗрибә-күзәтүләрдә матурлыкны күрүдә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга зур урын бирелә.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата - аналар тарафыннан ярдәм булмаса уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата - аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, ачык эшчәнлекләр, биремнәр, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, ата - ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләргә ярдәм итә. Проекта бу бәйләнешләр ачык чагыла.

"Яратам туган ягымны" проекты яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынырак танышырга, сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, туган якны тагын да яратырга булыша. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүенә, аларның кызыксынучанлыгына зур әһәмият бирелә. Бу проект мәктәпкә әзерлек яшендәге балаларны экологик белемле, табигатьне аңлый, аңа булыша торган балалар итеп тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Биредәге авторлык проекты куелган максатларына ирешүгә ярдәм итә. Шул исәптән ул экология һәм туган як буенча белем бирү эшен эшчәнлектә һәм эшчәнлектән тыш оештыру өчен тәкъдим ителә.

D:\Талипова Сания Вазиховна - эколидер\Без имени-1.jpg

Рецензент:

педагогик фәннәр кандидаты,

З.Т. Шәрәфетдинов ис.

педагогика һәм психология кафедрасы доценты

И.Җ. Хәбибуллина

22.12.2015 елD:\Талипова Сания Вазиховна - эколидер\tt0001.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Туган ягымның табигате."

Максат:          Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту; көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балалар...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....