Уйнап туган телгә өйрәнәбез
опыты и эксперименты на тему

Саляхова Альфинур Саматовна

Сообщение из опыта работы по обучении детей родному языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uynap_tugan_telg_oyrnbez.docx16.41 КБ

Предварительный просмотр:

Уйнап туган телгә өйрәнәбез.

Соңгы елларда халыкның үз туган теленә, мәдәниятына игътибары көчәя бара. Сабыйларны  кече яшьтән үк үз туган теленә өйрәтү зарурлыгы көн тәртибенә куелды. Билгеле булганча, безнең балалар бакчасында да төрле милләт вәкилләре тәрбияләнә. Шуңа күрә хәзер кечкенәләрдә үзләренең туган теленә ихтирам тәрбияләү һәм аларны үз телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү- иң мөһим бурычларның берсенә әверелә. Үз халкыңның рухи байлыгы , гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәләрен аңлау һәм аны үзләштерү туган телне белүдән башка мөмкин түгел.                                                                                                                                  Мин балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүне төрле методик алымнар белән оештырам: сабыйлар белән сөйләшү, аерым темага әңгәмәләр үткәрү, балаларның үзләреннән сөйләтү, дидактик уеннар уйнау, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, халык мәкальләрен куллану бик зур файда бирә. Белем бирү нәтиҗәсендә балаларда тоемлау, аңга алу, хәтер, игътибар, сөйләм,    фикерләү белән бәйләнешле барлык танып белү процессларында бала шәһесенең төрле яклы үсешен алып барырга тырышам. Үстерелешле белем бирү мәсьләләре балаларның төрле  төр эшчәнлеген интеграцияләү белән тыгыз бәйләнештә карала. Бу бигрәк тә танып белү, сөйләм телен үстерү белем бирү өлкәләренә хас. Бала белемнәрне өлкәннәрнең аз гына ярдәме нигезендә үзләштерә.                                                                                                                                                                                                Үземнең эшемдә балаларны туган җиребез- Татарстан белән таныштыруны максат итеп куйдым. Җиребезнең  байлыклары: урман-кырлары, җәнлекләре, елга сулары белән таныштырып, аларда Туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куйдым. Иң беренче максат шул- алар кечкенәдән туган телен ишетеп, аны танып, татар халкын санлап, ихтирам итеп үсәргә, җирле халыкның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен белергә тиешләр. Икенчедән, телне мәҗбүри итеп түгел, баланың кәеф, яшь үзенчәлеген исәпкә алып аның мөмкинчелекләреннән чыгып өйрәтергә тырышам. Белем бирү барышында баланың фикерләвенә зур игътибар бирәм.Эшчәнлек төрләрендә сөйләмдә сүзлек эше, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыруны бурыч итеп куям. Белем бирү барышында баланың фикерләвенә зур  игътибар бирәм. Эшчәнлек төрләрендә сөйләмдә сүзлек эше, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыруны бурыч итеп куям. Туган телгә өйрәткәндә сөйләм телен үстерүдә федераль дәүләт таләпләре буенча белем бирүнең төрле алымнарын, чараларын кулланам. Балалар белән оештырылган эшчәнлек уен формасында бара. Шундый уеннардан - бармак уеннары бик мөһим урын алып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Хәрәкәтләнү активлыгы югары булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Хәрәкәтләнү сөйләм моторикасы белән бик тыгыз бәйләнештә. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның. җәнлекләрнең образларын күрсәтү- болар барысы да балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Шигъри әсәрләрне укыганда, балалар аның эчтәлеген аңлап, туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Бу эш аларның игътибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксынучанлыкларын арттыру, ял иттерү максатыннан башкарыла. Дидактик принципларга таянып эшчәнлекләрнең эчтлеген  катлауландырам, аларның һәрберсендә өйрәнелгән сүзләрне кертеп фонетик, лексик, грамматик яктан өйрәтәм, бәйләнешле сөйләмгә кертәм, төрле уеннар кулланып истә калдыруларына ирешәм. Тематик принципка нигезләнеп оештырылган һәрбер эшчәнлек бер-берсенә логик яктан бәйләнгән була һәм  алар 4-5 өлештән тора. Балаларны кызыксындыру өчен игътибарны җәлеп итәрлек уенчыклар, рәсемнәр, төрле уеннардан файдаланам, татарча хикәя, я шигырь укып эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрәм, аларга җырлар, уеннар, әкиятләр өйрәтәм. Аларның күңеленә кечкенәдән татар халкының балалар фольклорын, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, халык җырларын ныклап кертеп калдыру өстендә эшлим. Туган ил, туган тел, туган йорт, әти-әни кебек кечкенәдән якын булган төшенчәләр белән якыннан таныштырырга тырышам. Бала үзе өчен якын кешеләренең рухи тормышына бары тик туган тел, туган мәдәни-рухи мохитта тәрбия алуы белән генә якын килә, ата-анасының әхлакый һәм рухи принципларын шул рәвешле генә кабул итә, шул вакытта гына аларның юлын дәвам иттерүче була ала. Шулай итеп нәниләрдә әдәплелек, әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә зур игътибар бирергә тырышам. Балалар белән әдәплелек кагыйдәләре сабый иртән бакчага килеп, кич кайтып киткәнче гел кабатлана, ялгышлар вакытында төзәтелә. Нәниләргә таләпчәнлекне киметмәскә, шул ук вакытта назга да саранланмаска кирәк. Тәрбияче баланың күңелен аңлый белгәндә генә, аның мөмкинчелекләренә, сәләтенә һәрчак ышаныч белдереп, аның якын дустына әверелгәндә генә, өйрәнелгән кагыйдәләр балаларда гадәткә, даими күнекмәләргә әйләнергә мөмкин. Без өлкәннәр бала өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...