Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру
материал (подготовительная группа) по теме

Мухаметдинова Вера Ивановна

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэтдин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак , вакытында яхшы тэрбия бирсэк - ата-ананын , тэрбиячелэрнен балаларга бирэ ала торган булэклэрнен ин кыйммэтлеседер. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r._fakhreddin_-_zanyatie.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                           (Мультимедия -  Р.Фәхреддин портреты,

“Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын” сүзләре язылган).

Алып баручылар чыга:

Беренче алып баручы:                                               Икенче алып баручы:

Хәтерләүдән курыкма син                                       Исеңдә тот аларны син

Үткәнеңне онытма син!                                           Сугышларда кан түккәнен.

Бел син ерак бабайларның                                      Һәр карыш җир сугарылган

Ничек итеп көн иткәнен                       Шәһит җаннар каннарында

Нинди уйлар, нинди моңнар                        Үткән яулар шәүләсе бар

Безгә калдырып киткәнен.                                       Туган якның таңнарында.

Беренче алып баручы:                                               Икенче алып баручы:

Һәр нигезнең , һәр авылның                                    Горур сүз әйт, сорасалар

Һәр каланың үткәне бар.                                          Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Гыйбрәт алырлык мирасның                                   Киләчәккә аек карар

Калганы бар, киткәне бар.                                       Үз тарихын анык белгән!

Икесе бергә:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

(Пәрдә ачыла. Кала күренеше.).

Алып баручы:  - Халык күңелендә Болгар көчле дәүләт буларак истә калган. Элек-электән Болгарга төрле яулар килгән, зур көрәшләр, сугышлар булган. Аларның күбесендә Болгарлар җиңеп чыккан. Әмма көннәрдән бер көнне зур яу килеп Болгар дәүләтен җимергән, башкаласын яндырган, халкын үтергән. Исән калганнар Идел буйлап төньякка таба киткән.

Болгарлар:  - Туганнар, бу күлләрдә, сазлыкларда качып яшәү килешми. Төпләнеп, яңадан кала салыр өчен урын эзләргә кирәк.

Алып баручы:  - Яңа кала салыр өчен урын эзләгәндә алар тылсымчыга мөрәҗәгать иткәннәр.

Болгарлар:  - Дәүләтебез таркалды. Качак тормышыннан арыдык. Кала урынын табарга ярдәм ит.

Тылсымчы:  - Халкыгызның тырыш һәм батыр икәнен беләм. Дәүләтегезне торгызырга да булышам. Эмма бер шартым бар.

Болгарлар:  - Без шартыңны тыңлыйбыз. Әйтеп кара.

Тылсымчы:  - Мине үз арагызга алыгыз. Картлык көнемдә дәүләтле буласым килә.

Болгарлар:  - Без риза.

Тылсымчы:  - Кайсы төштә ут якмыйча казан кайнап чыга, шул төштә урнашыгыз.

Алып баручы:  - Мондый урынны шактый озак эзлиләр. Ниһаять, андый урын табыла. Казанны җиргә күмгәч, ут якмыйча кайный башлаган ди.

Болгарлар:  - Туганнар, калабызга ни исем бирик?

Болгарларның берсе:  - Казан сүзе бик туры килә бит.

Тылсымчы: - Казан эчендә дус-тату яшәгез, дуслар.

Алып баручы:  - Төпләндек без шушында

                             Шәһәргә нигез салып,

                             Ыруыбызның Казанын

                             Китә алмадык калдырып.

(Пәрдә ябыла. Татар биюе).

(Пәрдә ачыла. Болгар , Сөембикә манарасы күренеше).

Алып баручы:   - Сөембикә манарасы.

                            Чын хозурлыкта торсаң да син ничә еллар буе, Казан,

                             Сөембикә манараңнан әйттеләр бүген азан!  (Азан тавышы ишетелә).

                             И, манара, шатлан, шатлана торган көнең,

                            Чөнки синдә гает укый татар гаскәри бу көн.

                            И, манара, ач пәрдәңне, кара монда бер балкып,

                            Дошманнарның кулларыннан алдык без сине тартып.

1 бала:   - Сөембикә - горур бикә,                 2 бала:  Сөембикә - асыл бикә,

                 Саклама син безгә үпкә.                             Кайтып күрә алсаң иде,

                Ай куелды манараңа,                                   Манараңа менеп, безгә

                Тиярдәй иттереп күккә.                               Сәлам бирә алсаң иде.

3 бала:  - Онытмады сине халкың,                 4 бала: Татарның рухы бит син,

                Хәтерли әле дә: “Казан...”                            Горурлыгы, саф иманы.              

               Кабат синең манараңнан                               Балкыр аең манараңнан,

               Ишетелә моңлы азан.                                     Төшермәбез һич без аны.

                                           Сөембикә бәет укый.

(Мультимедия - Әлмәт логотипы. Борынгы һәм хәзерге Әлмәт күренешләре.

Бер бала Әлмөхәммәт булып сәхнәләштерә).

Алып баручы: -                                                              Әлмөхәммәт:                                  

Әлмөхәммәт атлы мулла агай                                -Иң беренче булып шушы урында

      Зәй ярына килеп утырган.                                        Йортым нигезенә таш салдым.

      Үзе булган Болгар нәселеннән,                                Шуның өчен  шәһәребезне

 Бикчура хан дигән токымнан.                                  Әлмәт исеме белән атадым.

                                                                                            Әүвәл заманнарда бу урында

                                                                                      Күп милләтле халык яшәгән.

                                                                                       Юкә салып, чабатасын үргән,

                                                                                       Җирен сөреп иген үстергән.

1 бала:  Без Әлмәтнең авыл чагын күрдек    2 бала:  Без Әлмәткә төрле яктан килдек,

             Урсал тауларының башыннан.                       Девон шавы дәшеп китерде.

            Без Әлмәтне кала итеп кордык                        Без Әлмәтне гүзәл Зәй буена

             Шикәрдәй ак Чупай ташыннан.                      Ямь өстәсен диеп үстердек.

3 бала:  Урсал таудан, Әлмәт, һәрбер йортың  4 бала:   Без Әлмәткә төрле яктан килдек,

             Уч төбендәгедәй күренә.                                       Күп милләтләр монда юнәлде.

            Таш пулатлар берсен-берсе узып                          Нигез кордык Әлмәт төбәгендә

             Урсал тауларына үрелә.                                         Горур халкым шулай теләде.

                               (Татар милли киеменнән тәрбияче һәм балалар чыга).

Татар кызы:  - Ә беләсезме, балалар, Әлмәт шәһәреннән ерак түгел бер авыл бар. Моннан бик күп еллар элек ул авылны Юлдаш авылы дип йөрткәннәр. Чөнки ул авылга иң беренчеләрдән Юлдаш бабай нигез салган, үзенең ыруы белән шунда төпләнеп яши башлаган. Хәзер ул авылны Кичүчат дип атыйлар. Ул авылда Юлдаш бабай нәселеннән чыккан күренекле галим, мәгърифәтче, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин туган. Без инде балалар белән Кичүчат авылында Р. Фәхреддин музеенда булган идек. Анда без аның истәлекле әйберләрен карап, аның нәсел агачы белән танышып кайттык. Биредә сез аларны күрәсез. Тагын әле Кичүчат авылында урнашкан чишмәнең татлы суын татып карадык. Әлеге чишмәгә авыл халкы Р. Фәхреддин исеме биргән.

Тәрбияче: - Безнең шәһәребездә Р. Фәхреддин урамы да бар. Ягез әле, игътибар белән карагыз, бәлки берәрегез рәсемдәге таныш урамда яшидер?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: - Ә менә бу рәсемдә Әлмәт шәһәрендә урнашкан Р. Фәхреддин исемендәге гимназия. Бәлки берәрегезнең абый-апалары әлеге гимназиядә укыйдыр?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: - Ә менә бу рәсемдә Әлмәт шәһәрендә Мәрҗәни урамында урнашкан иң матур мәчетләрнең берсе Р. Фәхреддин исемендәге мәчетне күрәсез. Без әлеге мәчеттә экскурсиядә булып, аның матурлыгын күреп кайткан идек. Ризаэддин Фәхреддин тәрбияле бала турында болай дип язып калдырган: “Алтыннан да кыйммәтлерәк, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле һәм ата-ананың иң зур байлыгы – тәрбияле бала”. Ризаэддин Фәхреддин безгә тәрбияле балалар булып үссеннәр өчен бик күп нәсыйхәтләр язып калдырган. Әлеге нәсыйхәтләрне сез дә беләсез, шулаймы? Ягез әле, исебезгә төшерик.

                                       (Балалар белгән мәкальләрне әйтәләр).

Тәрбияче: - Бик дөрес, балалар, әти-әниләрегезнең сүзен  һәрвакыт тыңлап, тәрбияле бала булып яшәгез.

Бала сөйли:

Еллар бер-бер артлы үтә тора,

Яңа буын килә дөньяга.

Иң әүвәле чын тарихыңны ач,

Үткәнеңне сөйлә син аңа.

Горурлансын геройлары белән,

Үткән юлын белсен һәр бала.

Бай тарихы булган милләтемнең

Елъязмасын яздыр син аңа.

Максатлар һәм бурычлар:

  1. Балаларны татар халкының тарихы белән таныштыру,  халкыбызның данлы тарихы турындагы белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү.
  2. Милли төбәк компонентына таянып, милли мәдәниятне өйрәнүче һәм дәвам итүче шәхес формалаштыру.
  3. Халык педагогикасы принципларына нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып, балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү.
  4. Туган җиргә, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Интерактив такта, Казан Кремле һәм Сөембикә манарасы макетлары, Сөембикә ханбикәнең тирмә макеты, Болгар чорын чагылдырган плакат.

Алдан эшләнелгән эш:

Казан һәм Әлмәт шәһәрләре турындагы риваятьләрне балаларга уку, Әлмәт шәһәренең үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле фотосүрәтләр карау, Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р. Фәхреддинның мемориаль музеена экскурсиягә бару, шигырьләр өйрәнү, Казан Кремле һәм Сөембикә манарасы сүрәтләнгән открыткалар карау, Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре белән һәрдаим таныштыру.

Сүзлек эше: риваять, Сөембикә манарасы, әүвәл заман.

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 58 нче “Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

           (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып

халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру)

   

Әзерләде һәм үткәрде:

Мухаметдинова В.И.

                                                                                            Валиева В.А.

Әлмәт - 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

18 саны белән таныштыру

18 саны, ике кечкенә саннан 8 санын барлыкка китерү. Логик мәсьәләләр чишү, геометрик фигураларны кабатлау....

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру)

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэддин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак, вакытында яхшы тэрбия бирсэк ...

Риза Фәхреддин мирасында әдәп-әхлак тәрбиясе.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жиная...

Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!

Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык - Бөек Җиңүнең 70  еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Туган илебезнең азатлыгы, бу җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән каһарман солдат...

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...

Балаларга халык авыз иҗаты аша әхлакый тәрбия бирү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Ризаэддин Фәхретдин

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләре...