Әдәби уку фәненнән эш программасы
календарно-тематическое планирование (чтение, 2 класс) по теме

Нуриева Гульчачак Рустамовна

2 нче сыйныфта ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_2_kl.docx42.54 КБ

Предварительный просмотр:

I. Аңлатма язуы

2нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:

   1.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

 2.    РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

  3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елгы  7699/12 номерлы “Об учебных планах для 1-2 классов школ РТ, реализующих в 2012-2013 учебном году основные образовательные программы начального общего образования в соответствии с ФГОС НОО” 4 модель” инструктив хатка;  

 4.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

  5.  Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Р.Р.Шәмсетдинова   авторлыгындагы  “Грамотага өйрәтү программасы”на(Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел);

6.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004  нче ел, 11нче  октябрь).

              7.2012-2013 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким  исемендәге Күлле-Киме урта гомуми белем         мәктәбе  муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең укыту планы (2012 нче елның 31  нче августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган)

  Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә, “Әдәби уку “ Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел, дәреслегенә нигезләнеп эшләнде.

                 

                Программа 70  сәгатькә нигезләнеп төзелгән. Әдәби укуга  базис укыту планында атнага 2 сәгать каралган .

            Максат

Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар

-әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү

-әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү

-балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту,

 -дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү

- -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү.

-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.

-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,  

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

                                                           

II.   Эчтәлек

  Әдәби уку фәненә характеристика

“Әдәби уку” дәреслеге бердәм укыту-методик комплектны тәшкил итә.Дәреслек (ике кисәктә), дәреслек-хрестоматия, “ Мөстәкыйль эш” дәфтәре. Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота.Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар.Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият көнкүреш әкияте белән танышалар.Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40 лап әсәре белән танышалар.Икенче кисәктә шулай  яңа 20 ләп авторның 40 тан артык әсәре кертелә.Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20 дән артмый.Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материаллар тәкъдим ителә.Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр.Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша.Аннан  соң Н.Ахуновның өчьюллык хайкуларын укый.Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша.Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, узара киңәшләшә, бәхәсләшә.Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган.Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә.Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядә башкарыла: аңлау – истә калдыру – куллану. Куллану юнәлешендә мөстәкыйль эш дәфтәре-дәреслек-практикумның әһәмияте зур.Дәфтәрдә бала, бирелгән рәсемне файдаланып, үзе кыска шигырь язып карый. Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең , дәреслек-хрестоматиянең ахырында бирелә.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә  бирелгән рәсемнәрне укучы үзе теләгәнчә буйый ала.Анда биремнәр дә бирелгән укучы мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә.Беренче бүлектә, халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Икенче бүлек укучыларны “кеше булырга” өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә.Өченче бүлек япон халык әкияте белән тәмамлана.Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән.

“Әдәби уку” УМК ының эчтәлеге укучыларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтә.Уку барышында укучы ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.Белемне тикшерү тест рәвешендә башкарыла.

            Әдәби уку дәресләре программасы 2 сыйныф (70 сәг.)

Халык авыз иҗаты.   Хайваннар турында әкиятләр.

Тылсымлы әкиятләр.     Автор әсәрләре.    Хикәя җанры.      Шигърият ( Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин,Җ. Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм, Р.Миңнуллин,Р.Корбан ,М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров, Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунов, Г.Гыйльман, Ф.Зыятдинов, Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г. Юнысова, В.Хәйруллина, Н.Каштанов, Л.Шәех) .Библиографик культура формалаштыру.     Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.

Программада сәгатьләр бүленеше:

Белдекле Керпе янында – 21 сәг

Белмәмештә кунакта – 4 сәг

Укымышлы Ябалак янында – 4 сәг

Аю өнендә – 3 сәг

Күрү ноктасы – 22 сәг

Балалар өчен газета һәм журналлар – 4 сәг

Шагыйрь өчен табигать – серле һәм җанлы дөнья – 8 сәг

Кызык һәм көлкеле хәлләр – 4 сәг

III.Укытуны методик планлаштыру

Дәрес темасы

Сан

Дәрес тибы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

Д       Дата

Пл

Фак

1.

Белдекле керпедә кунакта

1

Ныгыту

2 нче сыйныф  өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

 Белергә тиеш:

 -Дәреслекнең төзелешен белү

 -Әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аеру

Башкара алырга тиеш:

-Эчтәлек битендә ориентлаша алу

- Халык һәм автор әкиятләрен аеру

2.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге.

1

Яңа тема

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау

Белергә тиеш:

-Иллюстрацияләр аша  әкиятләрне тану

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү

3.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятен уку.

1

Ныгыту

Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таный белү, әсәрләрен укып анализлау.

Белергә тиеш: Иллюстрацияләр аша  әкиятләрне тану

Башкара алырга тиеш: -әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

4.

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.

1

Яңа тема

Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрү

Белергә тиеш:

-халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны күрү

-авторлардагы халык авыз иҗатын аера белү

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү

5.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку.

1

Яңа тема

Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау.

Белергә тиеш:- сюжет-компози циясен күрсәтә белергә тиеш

Башкара алырга тиеш:

-әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

6.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап”шигырен уку.

1

Ныгыту

Хайваннар  турындагы әкиятләрне  укуга кызыксыну булдыру.

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

7.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку.

1

Яңа тема

Йорт хайваннары турындагы  укып анализлый,үзенчәлекләрен  мөстәкыйль эзләп таба белү,

Белергә тиеш:

-әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

8.

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша”

1

Ныгыту

Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

Белергә тиеш: -әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: -әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке”.

1

Яңа тема

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләрнең сюжет үзенчәлеген аңлау.

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

-Фантастик күренешләрне аеру

10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән төлке” әкиятен уку.

1

Ныгыту

Фантастик күренешләрне табу

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

- Фантастик күренешләрне аеру

11.

Аз булса да үз акылың булсын.

1

Яңа тема

Чынбарлык һәм фантастика бәйләнеше

Белергә тиеш:

-төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

Фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру

12.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте.

1

Яңа тема

Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләренең башка халык әкиятләре белән охшашлыклары

Белергә тиеш:

 --Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-текстның өлешләрен аеру

13.

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

1

Яңа тема

Тема уртаклыгы

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Сүзлек белән эшләү

14.

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

1

Яңа тема

Тылсымлы әкиятләрнең төзелешен аңлау.

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

15.

Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте өстендә эш.

1

Ныгыту

Үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып күрсәтү

Белергә тиеш: әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аеру

16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

1

Яңа тема

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы.

Белергә тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау

Башкара алырга тиеш: Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белү

17.

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.

1

Яңа тема

Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге  роле

Белергә тиеш: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-кабатлану алымын күрсәтү

18.

Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

1

Ныгыту

Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгы

Белергә тиеш: Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрү,

Башкара алырга тиеш: юмор хисен аера белү.

19.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

1

Яңа тема

Уйдырма әкиятләрнең роле

Белергә тиеш: Уйдырма әкиятләрне аера белү

Башкара алырга тиеш: юморның уңай хисен ачыклау.

- юмор хисен аера белү.

20.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”

1

Яңа тема

Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү

Белергә тиеш: Табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярата, саклый белү

21.

Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку

1

Яңа тема

Әкияттәге тәрбияне аера белү.    Тест №1

Белергә тиеш:әкият белән чынбарлык арасындагы охшашлыкны күрсәтә белү,

-автор һәм халык әкиятләре арасындагы охшашлык һәм аерма

Башкара алырга тиеш: таб-не ярата, саклый белү

22.

Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәрен уку.

1

Яңа тема

Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

23.

Замана баласы.Р.Вәлиева “Замана баласы”.

1

Яңа тема

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү.

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

24.

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

1

Яңа тема

Хезмәтнең мөһим урын тотканлыгын аңлау.

Белергә тиеш:хезмәтнең тоткан ролен ачыклау

Башкара алырга тиеш:

-хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыклау

25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”..

1

Яңа тема

Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау. Тест 2

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-чын сакчылар булырга өйрәнү

26.

Укымышлы ябалак янында .”Музей йортына сәяхәт”.

1

Яңа тема

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.

Белергә тиеш:

-күзәтүләр аша гомумиләштерү таба белергә

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хоккулар”ы

1

Яңа тема

Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак яклар

Белергә тиеш: Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белү.

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

28.

Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”.

1

Ныгыту

Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү.

Белергә тиеш:

-рифма,ритмны аера белү

Башкара алырга тиеш:

Рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтү

29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

1

Яңа тема

Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлү

Тест 3

Белергә тиеш:

 -күзәтүчән, иг-лы була белү

-текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү.

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу

30.

Аю өнендә. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

31.

”Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”.

1

Ныгыту

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

32.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

33.

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

1

Ныгыту

Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-хат өлешләрен аера белү

Башкара алырга тиеш:

-хат язу

34.

Күзәтү ноктасы.Р.Харис “Төсле рәсем”.

1

Яңа тема

Пейзаж , натюрморт, портрет жанрларын гамәли өлешләре.

Белергә тиеш: Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белү.

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

1

Яңа тема

Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау.

Белергә тиеш: хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

36.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

1

Яңа тема

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш:

-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

37.

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

1

Яңа тема

Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы яклар.

Белергә тиеш:

-Бер үк темага багышланган фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү

Башкара алырга тиеш:

-рәсем һәм фотодагы тавыш һәм хәрәкәтләрне сизү

38.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку., Б.Рәхмәт ”Әнием бәйрәме”

1

Яңа тема

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш:

-үзбәя бирә белү

-таб-не җанлы итеп күрә белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярату, аңа ярдәм итү

39.

Ай нәрсәгә охшаган.Н.Арсланов “Сезнеке”

1

Яңа тема

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

Белергә тиеш:таб-нең кабатланмас кыйммәтен

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

40.

Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

1

Яңа тема

Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерма

Белергә тиеш: Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү.

Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу

41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

1

Ныгыту

Су  өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

1

Яңа тема

Боз аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазяне арттыру өстендә эшләргә

Башкара алырга тиеш:

гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

1

Яңа тема

Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш: Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Башкара алырга тиеш:

-гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

44.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль”Г.Тукай “Туган тел”, “Сабыйга”, “Кышкы кич”

1

Яңа тема

Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

Белергә тиеш: Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе”

1

Яңа тема

“Күзәтү ноктасы”белән танышу .

Белергә тиеш:

-матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү

Башкара алырга тиеш:

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

46.

Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

1

Яңа тема

“Күзәтү ноктасы”белән танышу .

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

47.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

1

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

48.

”Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”, Г.Тукай”Су анасы”

1

Ныгыту

Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Белергә тиеш: Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү

49.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”

1

Яңа тема

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:

-спорт белән дус булу

50.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.

1

Яңа тема

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

51.

”Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”

1

Ныгыту

Белергә тиеш:

-тема һәм фикер уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

52.

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

1

Яңа тема

Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү

Белергә тиеш:

-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-ел фасылларын аера белү

53.

Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”

1

Яңа тема

Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу.

Белергә тиеш:

-авторның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

54.

Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

1

Яңа тема

Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү.

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.М.Җәлил “Карак песи”

1

Яңа тема

Яңалыкларның таралу юллары

Белергә тиеш:газета-журналларның ни чен вакытлы матбугат дип аталуын

Башкара алырга тиеш:

-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү

56.

Балалар журналлары.

1

Яңа тема

татар телендә чыга торган балалар журналлары белән танышу

Белергә тиеш:

 --татар телендә чыга торган балалар журналларын белү.

Башкара алырга тиеш:

- журналларда ориентлаша белү

57

Балалар газеталары.

Яңа тема

татар телендә чыга торган балалар газеталары белән танышу

Белергә тиеш: Татар телендә чыга торган балалар газеталарын белү.

Башкара алырга тиеш:

-газеталарда ориентлаша белү

58

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

1

Яңа тема

Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.

Белергә тиеш: Дәреслектә һәм хрестоматияләрдә очраган авторларны таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү 

59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов “Имән каргасы”

1

Яңа тема

Табиг-не ярату, аны аклау.

Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау

60.

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

1

Ныгыту

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш:

-рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен

Башкара алырга тиеш:

-картиналардагы матурлыкны күрә белү

61

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

1

Яңа тема

Кышкы матурлыкны күрә белү.

Белергә тиеш:

-төрле ел фасыллары турында теләсә кайсы ел вакытында укырга мөмкин икәнлеген

Башкара алырга тиеш:

- таб-не сакларга,аны якларга

62

Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”,М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

1

Яңа тема

Таб-нең матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш:

-аб-нең матурлыгын күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не сакларга,аны якларга

63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-капма-каршылыкның көлке тудыруын

Башкара алырга тиеш:

-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү

64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш: 

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”

1

Яңа тема

Кызык хәлләрне җиткерүдә  тасвирлау алымнары

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

66.

Искитмәле тамашалар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин”Көчле булсам”.

1

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын

Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы

67.

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

1

Яңа тема

Кеше белән аралаша белү

Белергә тиеш:

-кешеләр белән хат аша аралаша белү

Башкара алырга тиеш:

Дәреслекләрдә тиз ориентлашу

68

Олимпиада биремнәре үтәү

1

Ныгыту

Белергә тиеш

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү

-мөстәкыйль рәвештә уку өчен газета материаллары сайлау

69

Җәйге биремнәр.

“Сабантуй”газетасын

да кунакта

1

Ныгыту

Газета материалларга карата кызыксыну уяту.

70

Уку елын йомгаклау.

1

IV.Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр

                                        Укучы өйрәнәчәк:

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

                             Укуны тәмамлаучы  өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-2-3 татар классигының исемен

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырҗнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген.

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

-китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү

-мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү

V. Укыту – методик кулланма исемлеге:

1.Әдәби уку  татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

      1 кисәк  Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

      2 кисәк  Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

      3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.2 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2012 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова

3.Әдәби уку .Мөстәкыйль эш дәфтәре   Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

4.Үрнәк эш программалары

VI.Әдәбият исемлеге:

  1. Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003
  2. Хәзерге балалар шигърияте. Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004
  3. Балалар фольклоры Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000
  4. Татар халык табышмаклары. “Идел-йорт”  Яр Чаллы-2002.
  5. Татар халык мәкальләре.. “Идел-йорт”  Яр Чаллы-2002.
  6. Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар. Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку фәненнән эш программасы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...

3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп

Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәт...

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы...

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы...

3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы...

3 нче в сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән эш программасы

Аңлатма язуы.      Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  Әдәби укудан  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы...