ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_ch_khrefe.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       ТЕМА: ТАРТЫК  (Ч)  АВАЗЫ,  Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ.

МАКСАТ:-балаларны тартык (ч) авазы,Ч,ч хәрефләре белән таныштыру; шул хәреф кергән кушылмаларны,сүзләрне укырга өйрәтү,сөйләмдә (ч) авазы кергән сүзләрне аерырга өйрәтү.

-дөрес,йөгерек уку күнекмәләрен булдыру ,сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

-игътибарлылык,хезмәт сөючәнлек тәрбияләхү.

 ҖИҺАЗ:Дәреслек(61-62)бит,таблицалар.

ПЛАН ҺӘМ ЭЧТӘЛЕК.

1.Психологик уңай халәт тудыру

2.Белемнәрне тигезләү.

-Укучылар ,без ничә хәреф өйрәндек?(17)

-Шулар арасыннан сузык авазларны белдерә торганнарын әйтегез әле(а,ә,и,ы,у,ү,е,э-е)

-Калын сузыкларны әйтегез(а.у,ы,)

-Схемасын күрсәтегез.

-Нечкә сузыкларны әйтегез(ә,ү,и.э)

-Схемасын күрсәтегез

-Без нинди тартык авазларны белдергән хәрефләрне өйрәндек(л,т,н,с,к.р.г.д.б)

-Схемасын күрсәтегез

-Тартык һәм калын сузыктан торган кушылма схемасын күрсәтегез

-Тартык һәм нечкә сузыктан торган кушылма күрсәтегез.

-Әлифбадан 56-60б. Чылбырлап укыту.

3.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

-Бүген мин сезне яңа хәреф белән таныштырырга тиеш.Әйдәгез әле шушы сүзләрдән эзләп табыйк әле.

-Ә хәзер  ч  хәрефен шушы төркемнән эзләп табыйк.

-Баш Ч  ,юл ч хәрефен күрсәтү

-Фонетик зарядка

-Чебиләрне ничек чакырабыз

-Чеп-чеп-чеп

-Тычкан ничек чиный

-чи-чи-чи-

-Сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау(һәр укучыга бер сүз бирелә),шуннан ч авазын аерып алу

                Физкультминутка:”Чебиләр зарядкасы”

4.Күнекмәләр эшләү

-таблицадан һәм китаптан кушылмалар уку

-“ачкыч”-иҗек-аваз анализы.

-дәреслектән 61-62 биттән сүзләр укыту.

-рәсемнәр буенча әңгәмә

-текстларны уку

-“Нинди хәреф” уены.

5.Рефлексив анализ

-Нәрсә белдек?Ничек?

6.Дәресне йомгаклау.

ТЕМА:Тартык (с)авазыҺәм С,с хәрефләре

МАКСАТ:-укучыларны (с)әдәби дөрес әйтергә һәм (с) авазын белдергән С хәрефен танырга ,кисмә кушылмалар,сүзләр һәм җөмләләрне укырга өйрәтү.

-Кыска,гади җөмләләрне,кечкенә текстларны аңлап әдәби дөрес итеп ,сүзләп кычкырып укуны дәвам итү.

-Белем алуга омтылыш ихтыяр көче,тырышлык тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:кәрзин һәм яшелчәләр,кушылмалар язылган таблица,кисмә хәрефләр,җыю полотносы,схема-модельләр.

МАТЕРИАЛ:Әлифба китабы (33)б

           ДӘРЕСНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ.

1.Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар

-Исәнмесез,саумысыз.

-Хәерле иртә балалар

-Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2.Белемнәрне тигезләү

-Укучылар без ничә хәреф өйрәндек?

-9

-Шулар арасыннан сузык авазларны белдерә торганнарын әйтегез әле.

-а,ә,и,ы,у,ү.

-Калын сузыкларны әйтегез

-а,у,ы.

-Нечкә сузыкларны әйтегез

-ә,ү,и.

-схемасын күрсәтегез

-Без нинди тартык авазны белдерә торган хәрефләр белән таныштык?

-л,м,н.

-Схемасын күрсәтегез

-Тартык һәм нечкә сузыктан торган кушылма схемасын күрсәтегез

-Тартык һәм калын сузыктан торган кушылма схемасын күрсәтегез

   Хәзер “Схема төзе” дигән уен уйныйбыз.Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм,сез шул рәсемне белдергән сүзнең схемасын төзисез.

(ат,эт.алма ,әтәч,тун)

-Әлифбадан 30-31 биттәге сүзләрне чылбырлап укыту

   Физкультминутка: “КӨЗ”

3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Укытучы өстәл өстенә кәрзин куя һәм:

-Укучылар кәрзингә быелгы уңышны тутырырга ярдәм итегез әле,-ди

-Тик уенның бер шарты бар:яшелочә исемен иҗеккә бүлеп әйтергә,алдагы дәресләрдә танышкан авазларны аерып алып әйтергә,кисмә хәреф кассасыннан хәрефләрне алып күрсәтергә кирәк.

- кишер    ки-шер    -и

-бәрәңге   бә-рәң-ге  -ә

-чөгендер  чө-ген-дер   -н

-кәбестә    кә-бес-тә    -ә,т

-суган   су-ган      у,а,н.

-Без кәрзингә нәрсәләр тутырдык

-кишер,бәрәңгекәбестә,суган

-Аларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

-Яшелчәләр

-Иң ахырдан нинди яшелчә салдык әле?

-Суган

-Сез суган яратасызмы ,бакчаларыгызда үстерәсезме?Ул нигә кирәк?

 СУГАН-бик файдвлы яшелчә.Без лимон,апельсин кебек җылы яклардан кайткан җимешләрне сатып алып файдалы,витаминнарга бай дип ашыйбыз,ә менә суганда витаминнар алардагыданда күбрәк,ул микробларны үтерү үзлегенә дә ия әле .

-Әйдәгез әле бергәләп суган сүзен әйтик

СУГАН –иҗек-аваз анализы.

Су-ган   2  иҗек  .   5аваз

-Сүз башында нинди аваз ишетелә?

-(с)  авазы

-(с) –тартык аваз   (схема)

ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

-Каз ничек ысылдый

-с-с-с

-Тавышланмагыз дигәндә ничек әйтәбез

-тс-с-с-с

-(с) авазын белдерә торган хәреф тә бар

Сс хәрефләрен күрсәтү

     Физ. Минут.”Куянкай”

4.Күнекмәләр эшләү

Таблицадан кушылмалар уку

  Са             су                сы

  Сә              сү                            си

Кисмә хәрефләрдән язу.

-Әлифба китабының 33 бите өстендә эш

1.баш һәм юл Сс хәрефләрен күрсәтү

2.ас сүзенә иҗек-аваз анализы

3.сүзләр уку

4.рәсемнәр буенча әңгәмә

5.текстларны уку.

РЕФЛЕКСИВ  АНАЛИЗ-Нәрсә эшләдек? Ничек?  

6.Дәресне йөмгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

"Р, р хәрефләре"

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...