3 нче сыйныфта Аяз Гыйләҗевның “Суык” хикәясенә дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему

Шакирзянова Гузалия Зиннуровна

3 нче сыйныфта  Аяз Гыйләҗевның “Суык” хикәясенә дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_a.gyylzhev_suyk.docx20.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе»

3нче сыйныфта укудан Аяз Гыйләҗевның “Суык”

хикәясенә дәрес эшкәртмәсе

        

 

Тема : Гыйләҗев А.М. “Суык” хикәясе.

Максат: Аяз Гыйләҗевның иҗаты белән таныштыру.

“Суык” хикәясен укуга кызыксындыру уяту.

Бурычлар: 

      1.Нәниләрнең хыяллары ни өчен өлкәннәрнекеннән үзгә булуының сәбәпләрен аңлату;

      2.Хикәя һәм әкиятләрдә уйлап чыгарылган вакыйгаларның төрле максатларда кулланылганын ачыклый алу күнекмәсен ныгыту;

      3.Үзләреннән кечерәкләргә ярдәмчел,игътибарлы булуларына ирешү.

Җиһазлау: проектр, презентация, дәреслек, карандаш, күргәзмәгә куелган китаплар ,термометр,

    Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру . ( 1мин)

-Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве,шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга,уйларга бик җайлы.

Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, әдәби уку дәресен башлап җибәрик.

2. Өй эшен тикшерү.(5мин)

    “Җиләк җыйганда” исемле кечкенә хикәя язарга бирелгән иде.(тыңлау һәм анализлау)

3. Яңа теманы ачуга әзерлек . (10мин)

    -Дәрескә максат кую,укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү

(Саннар күрсәткән хәрефләр буенча язучының исемен  фамилиясен  төзиләр)

1

2

3

4

5

6

7

1

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

2

Ж

Җ

З

И

Й

К

Л

3

М

Н

Ң

О

Ө

П

Р

4

С

Т

У

Ү

Ф

Х

Һ

5

Ц

Ч

Ш

Щ

Ы

Ю

Я

1.1-5  (Г), 5-5(ы), 2-5(й),  2-7(л),  1-2(ә), 2-2(җ), 1-7(е), 1-4 (в)  

2. 1-1(А), 5-7 (я),2-3 (з)

3. 3-1 (М), 2-4 (и), 3-7 (р),4-1(с), 1-2 (ә), 1-7(е) , 4-2(т)       4-3 (у),2-7(л),

5-5 (ы)

            -Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестә өйрәнәсе язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып китәрбез. (презентация күрсәтү) 

            Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 15 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Ләкин аның балачагы Зәй районы Югары Баграж авылында уза. Әтисе Мирсәет, әнисе Мөгәттәрә укытучылар булалар. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр: Алмаз, Аяз һәм Азат. 

Аяз  Гыйләҗев хатыны Нәкыя белән  3 ул  тәрбияләп үстерәләр  .

(Гаилә фотоларын күрсәтү).

  Искәндәр- профессор, КФУ ның факультет деканы ,

Мансур- язучы, драматург,

Рәшат- табиб, эшмәкәр.

-Аяз ага уллары белән бик горурлана. “Мин татар дөньясына өч татар үстереп                                 бирдем. Киленнәрем дә татарлар, оныкларым да татар булыр” дип әйткән сүзләре дә бар. Язучы үзенең хезмәтләре өчен бик зур бүләкләргә лаек була.

4.Аяз Гыйләҗевнең китаплары белән танышу.(Аяз Гыйләҗев китапларыннан күргәзмә)

5.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.(20 мин)

-Әгәр дә табышмакның  җавабын тапсагыз бүген без укаячак хикәянең исеме килеп чыгачак.

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

6.“Суык “ хикәясен чиратлап уку.

7. Сүзлек өстендә эш.

Термометр сүзенә аңлатма бирү- температураны үлчи торган прибор.

Терекөмеш – гадәти шартларда сыек булган ак авыр металл.

-Термометр турында белемнәрне искә төшерү (Әйләнә –тирә дөнья дәресе белән бәйләү)

8.Дару үләннәрен   җыю кагыйдәләрен искә төшерү.

    РЕЛЛИ ТЭЙБЛ СТРУКТУРАСЫ

-Мәтрүшкә турында белгәннәрен  чиратлашып  бер  бит кәгазьгә язалар һәм слайдтан тикшерәләр

9.Белемнәрне беренчел ныгыту. (5мин)

-Хикәя буенча рәсемнәр күрсәтелә һәм укучылардан кыскача фикерләр тыңлана.

-Хикәянең исеме әсәрдә нәрсә турында сүз баруын аңларга ярдәм итәме?

-“Ни өчен шулай уйлыйсың?”-

-Хикәяне укыгач үзенә кем нинди сабак алды?

10.Мөстәкыйль эш.

Модель Фрейер. Кәгазьләр таратыла укучылар модельны ясыйлар. Искәндәргә характеристика бирәләр.

11.Рефлексия.

-Хикәядәге Искәндәр сиңа ошадымы?

-Ул суыкны ничек күз алдына китерә?

-Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме?

“Уңыш болыны”н чәчәкләр белән бизәү    (үз-үзеңә билге кую)

12. Өй эше бирү.

1) Хикәянең үзеңә ошаган бүлегенең эчтәлеген сөйләү.

2) Термометр турында белгәннәрне искә төшерү.

3) “Минем белән булган  кызыклы хәл” темасына кечкенә хикәя язу.

13.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрдемәнднең "Өч угыл"хикәясен өйрәнү.

3нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты...

Литературное чтение.3 класс.Система Л.В.Занкова.А.Вознесенский. На спинку божия коровка... С ясеней.

На данном уроке идет работа с хокку, чтение хокку, созданные моими учениками....

Презентация к уроку Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку.

Презентация к уроку Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясен уку....

Урок трудового обучения в 1 классе специальной коррекционной школы VIII вида "Изготовление цветка из пластилина и плодов ясеня"

Урок трудового обучения в 1 классе специальной коррекционной школы VIII вида "Изготовление цветка из пластилина и плодов ясеня"...

Дәрес конспекты. Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен өйрәнү

Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен  өйрәнү...

Растения леса. Ясень

Презентация...