Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”
учебно-методический материал (2 класс)

Сулейманова Гульшат Ислямовна

Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”

Максат:  башлангыч сыйныф укучыларында әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары, яңа инновацион технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәтү һәм коллегалар белән  нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ирешү.

Бурычлар

1.  Әдәби уку дәресләрендә критик фикер йөртү алымнары: синквейн, кластер, идеяләр кәрзине алымнарын кулланып күрсәтү  һәм практик күнекмәләр булдыру.

2. Балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары .

Мастер-класс барышы:

1. Кереш

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

  • Үземнең чыгышымны күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән башлап җибәрер идем.  

    “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”

Р.Фәхреддин

   Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Фән һәм техника казанышлары зур тизлек белән үсә барган заманда мәгариф тә яңара, камилләшә бара. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә; безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя.

        Бүгенге көндә без фән һәм мәгариф министры тарафынннан расланган өченче буын ФДГББ стандартлары буенча белем бирәбез. Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Әгәр укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне   реаль тормышта да куллана алачак. Бу безнең алда зур максат һәм бурычлар.

Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты , ә  укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә яңа ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала. Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү. Безнең алда татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә.Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган , яңа технологияләр кулланып эшли торган  укытучы гына булдыра ала.Шуңа күрә без һәрвакыт эзләнүдә.Дәресләребездә коммуникатив,  үстерешле , мәгълумати, тәнкыйди  фикерләү технологияләре кулланабыз. 

Бу алымнар :

           “Кластер”.

          “Гади һәм  катлаулы” сораулар таблицасы.

          “Беләм-беләсем килә – белдем” таблицасы.

          “Күрәзәче агачы”.

          “ Сораулар чәчәге”.

          “Дөрес һәм дөрес түгел фикерләр” таблицасы.

          “Әйе-юк” уены.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass._suleymanova_g.i.docx27.18 КБ

Предварительный просмотр:

МГБУ “Зирекле лицее ЯМР” ТР башлангыч

 сыйныф укытучысы Сөләйманова Г.И.

2.Уңай эмоциональ халәт тудыру

Эшне оештыру өчен миңа ярдәмчеләр – “укучылар” кирәк була. Рәхим итеп 8 укучы чыгыгыз әле. Мин сезгә хәрефләр бирәм. Сез үзегезнең исемне һәм шул хәрефтән башланган бүгенге семинарга җыелучыларга бер теләк әйтегез.

  • Хәзер күзләребезне йомабыз. Күз алдына чәчәкле җәйге алан һәм якты нурлары белән иркәләүче җылы кояшны күз алдына китерик.
  • Бу җылы атмосфера мастер-класс азагына кадәр безгә юлдаш булсын.

Хәзер хәрефләрне, сүз килеп чыгарлык итеп, тотып басабыз, игьтибар белән карыйбыз - нинди сүз килеп чыкты?

-Әкиятләр.

- Дөрес. Бу сүздәге тартык хәреф ияләре бер якка, сузык хәреф ияләре икенче якка утыра.

Мастер классны башлап җибәрәм.

 “Синквейн”  төзү алымына аерым  тукталасым килә, ул  иҗади фикерләүне үстерүче методик алым дип атала, рефлексия этабы өчен иң уңайлы алымнарның берсе.

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны  ( төшенчәне) ачыклый.  

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нчеюл.  Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нчеюл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме, ассоциация, гадәттә исем.

Әдәби уку дәресләрендә геройларга характеристика биргәндә  синквейн алымы куллану  шулай ук бик отышлы.

Мәсьәлән, “Гөлчәчәк” –татар халык әкияте 2 нче сыйныф (Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.) Мин дә сезгә шул әкият геройларына характеристика бирүегезне сорыйм.

  • Гөлчәчәк

Алмадай матур, туган җанлы,

Уйлана, эзли, елый.

Сөенәм, абыйлары белән очраша.

 Акыллы

  • Убырлы

Усал, явыз

Аздыра, юлдан яздыра,чыгармый

Абыйсы ат белән куып җибәрә.

Җиңелә

            Синквейн сүзлек запасын баета.Эчтәлек сөйләүгә әзерли.Идеяне билгеләргә өйрәтә.Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә. Барлык балалар да башкарып чыга ала.

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә, зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару –  күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән(кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

“Өч кыз” татар халык әкиятен өйрәнгәндә алган белемнәрне куллану этабында  җөмләрәрне эчтәлек буенча төзү биреме отышлы. Шуны эшләп карагыз әле.

Проектлар методы

  Әдәби уку дәресләрендә проектлар методын куллану да балаларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, предметка карата  кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булып тора.  Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:  

Проект өстендә эш этаплары:

1. Проект темасын тәкъдим итү. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана. Мәсьәлә кую.

2. Эш юнәлешен сайлау. Балаларны төркемнәргә бүлү. Информация җыю алымнарын сайлау һәм эзләнүне башлау. Беренче нәтиҗәләрне тикшерү.

3. Проектны презентацияләү, бизәү һәм яклау.

4. Йомгаклау, нәтиҗә чыгару.

Мәсәлән, әдәби уку дәресләрендә без укучылар белән язучылар турында проектлар ясыйбыз. Бүлекне йомгаклау дәресләрендә дә проектлар методы кулланабыз. Балалар  төркемнәргә бүленеп мәгълүматне алдан әзерлиләр,  дәрестә аны гәҗит, кечкенә китапчыклар итеп ясап яклыйлар.

Соңгы вакытта проект эшен презентация формасында да эшләп килә башладылар. Компьютердан  файдалану да укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Ике төркем дә икенче сыйныф дәреслегенең беренче бүлегенә китапчык ясый. Берегез хрестоматиядән, икенчегез дәреслектән.

Сәхнәләштереп күрсәтү методы

Моннан  тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларыбызгага  бик ошый. Шуның өчен дәреслектә бирелгән  әсәрләрнең  кайберләрен дәресләрдә укучылар белән сәхнәләштерәбез.Балалар бу дәрескә  бәйрәмгә әзерләнгән кебек бик теләп әзерләнәләр.Сәхнәләштерү- балалар өчен  рольле уен. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

    Хәзер беренче төркем “Төлке белән Торна” әкиятен, икенче төркем “Аю белән Төлке” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтсен.

«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

Беренче төркем “Батыр Әтәч” әкияте, икенче төркем “Әтәч патша” әкияте белән эшли

Ярдәмегез өчен, хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: соңгы елларда укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Аларны укытуның сыйфатын күтәрү , балаларны кызыксындыру өчен урынлы куллана белергә генә кирәк.

Кадерле хезмәттәшләрем, укучыларыбызның яраткан укытучылары, ярдәмчеләре булып, эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Брошюра 4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре (УМК "Школы России")

4 нче сыйныфта математика дәресләрендә   телдән исәпләү күнегүләре                               ...

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары

Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...