Яңа ел котлы булсын!
методическая разработка по теме

Яңа ел котлы булсын!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_yana_el_kotly_bulsyn.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел котлы булсын!

(Матур итеп бизәлгән залга, музыка астына, балалар йөгереп керәләр).

1 бала: Бүген бездә зур бәйрәм-

        Бүген яңа ел килә!

        Бүген күңелләр җырга

        Һәм биергә җилкенә.

2 бала: Бераз гына моңсу да

        Ник икәнен мин беләм

        Хушлашабыз чөнки без

        Бүген иске ел белән.                

3 бала: Тик кайгыртмыйк әле без

        Шаярыйк, көлик кенә.

        Чөнки безг өр- яңа

        Башланмаган ел килә.

Җыр «Яшел чыршы». Җ. Тәрҗеманов шигыре, З.Хабибуллин көе.

Алып баручы: Күрегезче чыршыны

        Чыршының да чып-чыны!

        Нинди төз, матур, биек.

        Тора түшәмгә тиеп.

        Иң очында кып-кызыл-

        Балкып тора йолдызы.

4 бала: Кунак булып яшел чыршы

        Килгән безгә

        Ул ямь өстәп тора безнең

        Бүлмәбездә.

5 бала: Көтеп тора безнең биеп,

        Җырлаганны.

        Тирәсендә әйлән-бәйлән

        Уйнаганны.

Җыр «Чыршы». М.Мозаффаров көе, Ә.Ерикәй шигыре.

Куяннар йөгереп керәләр…

1 куян: Шундый рәхәт кыш көне

        Кар буйлап йөгерергә.

        Бер- береңне узышып

        Сикереп куышырга.

2 куян: Без, дускаем, мәктәпкә

        Чыршы янына барыйк.

        Чыршы әйләнәсендә

        Бергәләп биеп алыйк.

1 куян: Әй, күңелле, Яңа ел!

2 куян: Нинди булла  Яңа ел.

        Тәмлеме ул  Яңа ел?

1 куян: Тәмлесен бик тәмле дә,

        Бик тиз бетеп китэ  ул.

        Ямьлесен бик ямьле дә,

        Бик тиз үтеп китә ул.

Куяннар биюе. Ф.Әбубакиров көе.

Алып баручы: Бәйрәм кичәсен күптән башласак та, нишләптер Кыш бабай белән Кар кызы күренмиләр, кайда тоткраландылар икән?

6 бала: Апа, әйдәгез Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

Балалар кулларын авызларына куеп 2 тапкыр чакыралар: Кыш бабай, Кар кызы, рәхим итегез безгә!

Ерактан Кыш бабайның тавышы ишетелә…

7 бала: Әнә Кыш бабай,

        Кыш бабай килә.

        Кыш бабай килә,

        Безнең бәйрәмгә.

Кыш бабай керә: Якты йөз белән,

                      Ягымлы карап,

                       Каршы алалар,

                          Нинди әйбәтләр

                      Монда балалар.

                      Исәнмесез, кызларым, улларым,

                      Күземнең нурлары.

Алып баручы урындык бирә: Рәхим ит, Кыш бабай,

        Төкле аягың белән

        Бездә кунак кадерле

        Сал бабай өсләреңне.

Кыш бабай: Салмыйм, өстемнән, салмыйм

        Кардан сырган бит туным

        Салсам эреп китәм мин,

        Кайда кар-буран

        Мин шунда буллам.

        Урманда буллам, кырларда буллам

        Карга әверелеп чыршыга кунам

        Ә нишләп соң безнең

        Матур чыршының утлары янмый?

        Әйдә әле яндырыйк! Әйдәгез, бергә тылсымлы сүзләр әйтик!

Балалар: Әй чыршы, чыршы,

        Безнең күңелне күрче!

        Утларыңны кабызчы!

Утлар кабына, кул чабалар.

Җыр «Кыш бабай». Җ. Тәрҗеманов сүзләре, С.Сабирова көе.

Карга каркылдаган тавыш ишетелә. Зур телеграмма тотып керә.

Карга: Мин хәбәрче «Кар-кар,

Яңалыклар бар,бар!                

Кыш бабай: Телеграмма! Кемнән икән?

Кыш бабай укый: Кар кызының һәм Кыш бабайның бүләкләре безнең кулда. Әгәр бүләк аласыгыз килә икән Яңа елда, менә сезгә өч табышмак. Чишә алсагыз, бүләк сезгә. Инде алмасагыз, үпкәләгез үзегезгә.

        Кем җибәргән, ягез әле,

        Шүрәле һәмә убырлымы?

        Берни хәл итәр юк.

        Бергәләп чишик табышмакларны

        Тик чур, башта үзем әйтәм,

        Белмәсәм, сез әйтерсез.

Табышмаклар…

        Һәр җир карланган,

        Сулар бозланган,

        Уйный җил-буран,

        Бу кайчак булган? (кыш)

        Аягы юк- йөреп тора,

        Ачык җиргә кереп тора

        Авызы юк- сызгыра,

        Кар  һәм тузан туздыра. (җил)

        

        Элек үзе судан туды,

        Хәзер үзе су тутыра,

        Ак мамык кебек,

        Ялтырый алмаз кебек. (кар бөртеге)

Кыш бабай: Рәхмәт, балалар, зирк икәнсез.

Карга: Безнең биюне кабул итегез кар-кар.

Каргалар биюе.

Карга: Ә хәзер юлга кузгалдык, кар!

        Минем җигелгән атларым бар,

        Кар-кар!

Каргалар чыгып китәләр.

Кыш бабай: Кызым,  оныгым килешкә барыгызны да боз кисәкләренә әйләндереп куыйм әле. Чыршы тирәсендә икебез генә иркенләп   биербез, күңел ачырбыз.

Уен «Бозга әйләндерәм».

Кыш бабай: Сез шаяннарны тагын җиңеп булмады. Я, хәзер сезне тыңлыйм.

Балалар шигырьләр сөйлиләр…

Карга очып керә, уфылдый, арган…

Карга: Сезгә килеп җиткәндә генә атларымны бик ямьсез урман каравылчысы куркытты. Кар кызын утыртып, атларым еракка качты. Ә каравылчы минем арттан качты.

Тавышлар ишетелә.Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Бу нинди җыелыш, бу нинди күңел ачу? Ә- ә-ә, яңа елмыни. Сз нинди шатлар, нинди матурлар. Яратмыйм матурлыкны. Үземне генә яратам. Кешеләрне кытыклап үземә файда табам.

Балаларны кытыкларга бара, алар качалар.

 Шүрәле куа: Син, Кыш бабай, кешеләргә гел яхшылык кына телисең. Ни өчен җир өстен ак кар белән каплаганыңны да белмисең. Кирәкми миңа Яңа ел. Картаярга теләмим. Кит моннан карт бабай.

Кыш бабай ярдәмгә кар бөртекләрен чакыра: Йолдызларым, кар бөртекләрем. Минем булышчыкларым. Каплагыз җир өстен ак кар белән.

Кар бөртекләре биюе. «Кар бөртеге» җыры.

Шүрәле: Барыбер үземнекен итәм

        Кар бөртекләрен эретәм.

        Юк итәм. Таптап бетерәм.

        Сезнең барчагызны җиңәм!

Кыш бабай: Я шүрәле. Җитезлегеңне сынап карыйм. Кем урындыкка беренче булып утырыр. Ярышып алыйк.

Уен «Кем беренче».

Шүрәле: Мин китәм. тик кар кызын үзем белән алып китәм. Ха-ха-ха.

 

Китмәкче булла. Кыш бабай туктата.

Кыш бабай: Тыңлачы, урман каравылчысы. Безнең бүләкне кабул итсәңче. Яле карга безнең бүләкне Шүрәлегә җиткерче, кар кызын алып килче.

Җыр «Шүрәле».

Шүрәле (күңеле тулып елый): И, кадерле балалар. Мине бик тәзурладыгыз. Миңа ошый башладыгыз. Бәйрәмегездә калдырыгыз! Төзәлергә сүз бирәм. Кар кызын да алып киләм. Очтым, очтым тизрәк. (Чыгып китә).

Алып баручы: Кыш бабай, рәхим итеп утырып, безнең биюне кара.

Бию.

Кар кызын  Шүрәле алып керә.

Кар кызы бабайны йөгереп килеп кочаклый.

Кар кызы:      Кунак булып карлы урманнан,

                     Бәйрәмгә дип сезгә килдем мин.

                Чәчләремне ап-ак йолдызлар

                Көмеш чулпы белән үрдем мин.

                 Ак күлмәгем ап-ак мәрҗәннән

                Кыш бабайның миңа бүләге

                Ак таҗымда кар бөртекләре

                Нинди матур алар. Күр әле!

Кыш бабай: Озак көттердең Кар кызым. Я әле, күрсәт бүләгеңне.

Җыр «Кар кызы». Н.Зариф сүзләре, А.Фәйзи көе.

8 бала: Кем биергә остарак

        Чыгып бассын уртага

        Музыкантлар уйнасын

        Җитезрәк көйләрне

        Кыш бабай һәм кар кызы

        Биегезче бергәләп.

Кыш бабай, Кар кызы бииләр.

9 бала: Җылындыңмы, Кыш бабай,

         Әпипәгә басканда?

        Ник бу юлы бабакай

        Капчыгың юк аркаңда?

Кыш бабай: Уф, балалар, бик ардым.

        Яле, кызым, капчыгымны

        Тизрәк монда алып кил!

Шүрәле: Хәзер, хәзер, бабакай,

        Кызыкай, син торып тор

        Алып килгән бүләкләр,

        Бик тә зур һәм бик авыр.

Капчыкны алып килә. Бүләкләрне ала башлаганда капчык эченнән 2009 ел килеп чыга. Кыш бабай анны күтәрә.

        Кадерле балалар!

        Хөрмәтле кунаклар!

        Озын колак- елаклар,

        Урмандагы бар җанвар.

        Котлыйм барчагызны да,

        Яңа  үгез  елы белән

        Мәңге рәхәт яшәгез,

        Бер дә кайгы күрмәгез.

        Гөрләп бәйрәм итегез.

Алып баручы: Рәхим итеп, төкле аягың белән Яңа ел!

Кар кызы: Бу бүләкнең кадерен белегез, рәхим итеп килеп алыгыз!

Җыр «Чыршы әйләнәсендә».

Бүләкләр таратыла…

Кыш бабай , Кар кызы: Еллар тыныч булсын!

                        Өстәлләр мул булсын!

                        Хушыгыз, дуслар!

Балалар 2009 елны алып калалар.         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әти янымда булсын!" бәйрәм кичәсе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырлган кичә....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Һәрвакыт булсын әни!

Хатын-кызлар бәйрәме (әниләр өчен )башлангыч сыйныфларда үткәрү чарасының  конспекты...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Әниемә бер җыр бүләк булсын...

Әлеге материалны 8 Март бәйрәме уңаеннан Әниләр белән бергә бәйрәм уздыру өчен кулланып була....

Котлы булсын Әниләр бәйрәме.

Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.   Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары   тәрбияләүдә куллану.....