1 санына берурынлы саннарны кушу
методическая разработка (математика, 1 класс) по теме

Закирова Ромия Габдельфартовна

 

-         Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;

-         image1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү;

-         кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;

-         саннар нумерациясе турындагы белемнәрне ныгыту;

-         игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;

-         үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konkurska_123.doc431 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

БГБМУ «Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы».

1 сыйныфта математикадан «Ел укытучысы» конкурсына ачык дәрес

  «Перспектив башлангыч мәктәп».  

Әзерләде: Закирова Ромия Габделфәрт кызы

Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше-җансыз, тәнсез кеше.

Татар халык   мәкале

Тема: 1 санына берурынлы саннарны кушу. 

Максат:

  1. Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;
  2. 1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү;
  3. кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;
  4. саннар нумерациясе турындагы белемнәрне ныгыту;
  5. игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;
  6. үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Укыту ысуллары: ИКТ куллану, сурәтләүле аңлатмалы.

Дәреснең бурычлары:

 - теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату,

     - алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү

Җиһазлау: интерактив  такта, проектор, ноутбук, өләшү өчен  материал, күрсәтмә материал, дәреслек, эш дәфтәре.

Материал: дәреслек – математика, 1 класс, А.Л.Чекин, 2 нче кисәк, эш дәфтәре

Дәрес барышы.

I  Оештыру өлеше.

  1. Хәерле көн, укучылар! Бүген сезнең белән математика дәресен мин,

Ромия Габделфәрт кызы үткәрәчәкмен. Мин Борбаш Сәрдегәненән килдем. 1 нче сыйныфларны укытам. Ярты ел гына укысак та без инде дуслашып, бер-беребезне аңлап укырга өйрәнеп беттек. Сез дә мине аңлап, бүгенге дәресне алып барырга булышырсыз дип, ышанып калам.Әйдәгез, хәзер бер-беребезгә карап елмайыйк.

Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп!

II. Актуальләштерү.

  1. Бүген сезгә кунакка миңа ияреп Әмир белән Әминә дә килделәр. Әле генә

матур Яңа ел бәйрәмнәре шаулап узды. Сәрдегән Кыш бабаеның күчтәнәчләрен дә алып килделәр. Алар сезгә табышмаклар әйтерләр һәм кызыклы биремнәр тәкъдим итәрләр.

  1. Башны эшләтеп җибәрү өчен алар безгә ике мәсьәлә тәкъдим итәләр .

  1. Мәсьәлә №1.

Өч сары күзле ромашка,

Ике зәңгәр күкчәчәк.

Әниләренә бүләк иттеләр

Барысы ничә чәчәк? (5)

а) Балаларның җаваплары.

б) Тикшерү.

  1. Мәсьәлә №2.

Сигез батыр шук малай

Елга аша кичкәннәр.

Берсе борылып кире чиккән,

Ничәсе чыгып җиткән? (7)

а) Балаларның җаваплары.

б) Тикшерү.

  1. Уен: «Әйтеп бетер...».
  1. Күзләрегезне йомыгыз, игътибар белән тыңлагыз һәм сүзне әйтеп бетерегез.

Ак матур төскә керде,

Бизәлде урам, бизәлде тыш.

Җил-буранын уйнатып,

Килеп җитте салкын ... (Кыш).     Слайд №2.

  1. Ә Әмир белән Әминә кайда соң?
  2. Алар күптән инде урамда һәм безнең өчен бер табышмак әзерләп

куйганнар.

  1. Табышмак.

Зур бозлар арасында Антарктидада яши,

Яхшы йөзә, йөри ул алпан-тилпән,

Ә бүген безгә кунакка килгән

Бик зур ике ... (пингвин)        Слайд №3.

  1. Балалар, безгә ничә пингвин килгән? (2)
  2. Ерак араларны якын итеп бу пингвиннар нишләп йөриләр икән бездә? (универсиадага килгәннәрдер)
  3. Алар нинди спорт төре буенча ярышырлар соң?
  4. Бу пингвиннар гади түгел, алар геометрик фигуралардан торалар.
  5. Сез нинди геометрик фигуралар күрәсез?
  6. Ничә өчпочмак күрәсез?
  7. Ничә кар бөртеге күрәсез?
  8. Пингвиннар кайда яшиләр?
  9. Анда җылымы яки салкынмы?
  10. Туңмасыннар өчен әйдәгез аларга бияләйләр кидерик.

  1. Бияләйләр. Чагыштыруга күнегүләр.         Слайд №4.

- Бияләйләр сезгә ошадымы? Әйе, алар бик җылылар һәм матурлар.

  1. Алар ничә? (2)
  2. Башкача нәрсә дип әйтәбез? (1 пар)
  3. Алар бертөрлеме? Бер бияләй икенчесеннән нәрсәсе белән аерыла?

  1. Телдән мисаллар чишү.  Слайд №5.

- Балалар, Әмир белән Әминә безгә мөрәҗәгать итәләр.

  1. Укыйк әле, нәрсә диләр алар?

Кар бабай әвәләргә булышыгыз әле.

  1. Кар бабай өлешләренең артында саннар язылган.
  2. Сез аларны үсә бару тәртибендә алырга тиеш.
  3. Ә өлешләрнең икенче ягында мисаллар язылган, кар бабаебыз ишелмәсен өчен без аларны дөрес итеп чишәргә тиеш.

4 + 3                 2 + 2

5 – 2                 10 - 1

5 + 5                 3 + 3

3 + 2                 4 + 4

Балалар исәплиләр, кар бабайны җыялар һәм шунда ук тикшерәләр дә.

        

  1. Дәреснең темасын әйтү.

- Әмир белән Әминә үзләре чана шуарга киттеләр, ә үзләре безгә күп

итеп биремнәр әзерләп калдырганнар.

  1. Әйдәгез беренчесен карыйбыз?

Алар безгә берничә кара күмер кисәкләре беркетелгән кар йомарламнары әзерләп куйганнар. Ә без һәр юлга туры килә торган саннар суммасы язылган карточкалар куярга тиеш.

Бу карточканы дөрес итеп укыйбыз һәм тиешле урынына куябыз.

Тикшерү.    Слайд №6.

  1. Бирелгән суммалар безгә дәреснең темасын билгеләргә ярдәм итәрләр.
  2. Сумманы язганда без нинди гамәл кулланабыз?
  3. Килеп чыккан суммаларны чагыштырабыз.
  4. Алар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаган?
  5. Димәк, без бүген сезнең белән....
  6. Дәреснең темасын әйтеп карыйк әле.

Тикшерү.  Слайд №7.

Дәреснең  темасы:   1 санына берурынлы саннарны кушу

  1. Физкультминутка      
  1. Куян, куян, син кайда?
  2. Яшел тугайда.                              Слайд №8
  3. Куян, куян, син кайда?  
  4. Калын урманда.          
  5. Куян, куян, син кайда?
  6. Карлы буранда.        

   

  1. Яңа материалны ныгыту.
  1. Карточкалар белән эш.  Слайд №9

  1. Саннарның сумаларын язарга кирәк, ә моны эшләргә безгә санау таякчыклары ярдәм итәчәк, дип әйтәм мин.
  2. Ә Әминә башка төрле уйлый. Ул нинди кагыйдәне исенә төшерде икән?
  3. Беренче кушылучы нинди төстәге таякчыклар белән күрсәтелгән?
  4. Икенче кушылучы нинди төстәге таякчыклар белән күрсәтелгән?

а) Интерактив тактада аңлату.

б) Мөстәкыйль эш.

в) Парларда тикшерү.           Слайд № 10.

2. Дәреслек белән эш №2,  14 нче бит        Слайд №11.

а) Беренче багананы бергәләп телдән эшлибез.

Нәтиҗә ясыйбыз: «1 +        төрендәге мисалларны чишкәндә кушылучыларның урын алыштыру үзлеген кулланабыз».  

Практик аңлату. Балалар белән күрсәтү: 1 бала 1һәм 4 бала. Ничек кушарга җайлы?

б) Икенче багананы тактада эшлибез.

в) Өченче багананы мөстәкыйль эшлиләр.

г) Тикшерү.    Слайд № 13.

д) Бергәләп эшләү.  1 + 0,  0 + 1

  1. Өйрәнгәнне ныгыту. Группаларда эш.

- Әйдәгез дәрес башына кире әйләнеп кайтыйк әле.

  1. Әмир белән Әминә янына иптәшкә тагын кем чыккан иде әле? (этләре)

  1. Менә ул.          Слайд № 14.

 

  1. Карагыз әле, эт ни өчендер боек? Ничек уйлыйсыз, ни өчен икән? (балаларның җаваплары)
  2. Ул күңелсезләнмәсен өчен без аңа булышырга тиеш. Ничек итеп?
  3. Мисалларны исәплибез һәм тиешле төскә буйыйбыз.

1 -

2 -

3 –

4 –

5 -

б)Тикшерү. Слайд №15

в)Әйдәгез, хәзер бу этнең кушаматын да белик инде.

- Чәчелгән хәрефләрне дөрес итеп җыйсак, без моны белербез.

  1. Дәресне йомгаклау.          Слайд № 16.

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Ә тормышта нинди ситуацияләрдә 1 санына төрле саннарны кушарга кирәк була?

  1. Уйлагыз, кем дәрестә үзен яхшы эшләдем дип уйлый, шул яшел түгәрәк күтәрә.
  2. Кем авырлыклар сизде- сары.
  3. Ә Әмир белән Әминә сезнең дәрестә ничек эшләвегездән бик канәгать булдылар.
  4. Молодцы!

5

10

3

6

8

9

4

7

1 + 6

1 + 5

1 + 4

1 + 3

1 + 2

Тикшерү

1

5

2

3

4

Группада эш

Акбай


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

4 не берурынлы саннарга кушу

Математика дәресе 4 не берурынлы саннарга кушу алымы белән таныштыра....

4 санына берурынлы саннарны кушу

"Перспектив башлангыч мәктәп" өчен 1класста математикадан ачык дәрес. Тема: " 4 санына берурынлы саннарны кушу"...

Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...