Математикадан дәрес эшкәртмәсе "Санны тапкырчыгышка бүлү"
методическая разработка (математика, 4 класс) по теме

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

4 нче сыйныф өчен математикадан ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem_achyk_dres.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Санны тапкырчыгышка бүлү.

Максат:

  1. санны тапкырчыгышка бүлү үзлекләрен кулланып, телдән бүлү алымнарын ныгыту;
  2. хәрәкәткә мәсьәләләр чишү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;
  3. өчпочмак төрләре турында белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлау: математика, 20 нче бит; дәрес эшкәртмәсе, 221-224 нче битләр; тест; телдән исәпләү күнегүләре; мәсьәлә чишү схемасы; алты стакан; су; презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  1. Математика фәне төгәллекне таләп итә. Дәрес барышында төп кагыйдәне истән чыгармагыз. Әйдәгез, аны искә төшерик әле. (Слайд 1).
  1. Арифметик диктант:
  1. 7000 һәм 2000 саннарының аермасын тап;
  2. 350 санын 1000 тапкыр арттыр;
  3. иң зур бишурынлы санны яз;
  4. 45622549 санының язылышында ничә цифр?
  5. 840 санының ¼ ен тап;
  6. 2 сәгатьтә ничә минут?
  7. 3 тонна ничә кг була?
  8. 2500 санын 100 тапкыр кечерәйт.

Арифметик диктантның җавапларын тикшерү. (Слайд 2).

  1. Телдән исәпләү күнегүләре.
  1. Чылбыр. (Слайд 3).
  2. Мәсьәлә. (Слайд 4).
  3. Хәрәкәткә мәсьәлә. (Слайд 5).
  1. Төп өлеш.
  1. Өчпочмак төрләрен билгеләү. (Слайд 6).
  1. Искә төшерик әле, сез нинди өчпочмак төрләрен беләсез? Рәсемдәге өчпочмакларны төркемләп язарга кирәк:
  1. Кысынкы почмаклы өчпочмаклар;
  2. Туры почмаклы өчпочмаклар;
  3. Җәенке почмаклы өчпочмаклар;

  1. Физкультминутка.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

3.Дәреслек белән эш.

- Укучылар, без сезнең белән санны тапкырчыгышка бүлүнең төрле ысулларын өйрәнә башладык. Бу дәрестә, мисаллар, мәсьәләләр

чишеп,  шуны ныгытырбыз.

27:(9х3)=27:27=1

Тагын нинди ысуллар белән чишеп була?

27:(9х3)=(27:9):3=3:3=1

27:(9х3)=(27:3):9=9:9=1

4.Дәреслектән №83 нче мисалны уңайлы юл белән эшләү

5.Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.

Бер рәттә 3 сулы һәм 3 буш стакан тора.Сулы стакан белән буш стаканны аралаштырып урнаштырырга кирәк. Ләкин бер генә стаканны урыныннан кузгатырга ярый, ә калган стаканнар урыннарыннан күчми. Моны ничек эшләргә?

6. Без хәзер сезнең белән хәрәкәткә мәсьәлә чишәрбез.

№91 нче мәсьәләне бик игътибар белән укып чыгыгыз.(эчтән уку,1-2 укучыдан укыту). Ә хәзер сызымга карыйбыз. Бу поездлар очрашканнармы? (юк). Ә 846 км. кайсы ераклыкларны үз эченә ала?

( 1 нче поезд үткән юл, 2 нче поезд үткән юл, алар арасындагы үтелмәгән юл).

-Һәр поезд ничә сәгать юлда булган? (3 сәг.)

-Тизлек һәм вакыт билгеле булганда нәрсәне табып була?

( Һәр поездның үткән юлын табып була)

-Ә поездлар арасындагы ераклыкны ничек табабыз? ( барлык юлдан үтелгән юлны алып).

846-(65+60)х3

7. Үзләштергән белем һәм күнекмәләрне тикшереп бәяләү.

Тест эшләү, җавапларын тикшерү. ( Слайд 7).

  1. Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау. Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

3 класска математикадан гомуми тест

3 класска математикадан интерактив такта өчен тест, гомуми....

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

Математикадан тестлар. 2 класс. М.И.Моро дәреслеге буенча

М.И.Моро дәреслеге буенча математикадан тестлар...