урок математики в 1 классе ФГОС
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

разработка урока по математике в 1 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_1_klass_fgos.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Математика дәресе эшкәртмәсе

1 класс УМК «Перспектив башлангыч мәктәп»

Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.

Максат: - Укучыларны, алдагы алган белемнәргә нигезләнеп, 1 санын

                 берурынлы саннарга кушарга өйрәтү.

Бурычлар: - Саннарны кушканда урын алыштыру кагыйдәсен куллану,

                  суммаларны чагыштыру, «Кушу таблицасы» белән эшләү

                  осталыкларын, телдән исәпләү күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен

                  үстерү;

                  - Математика фәне белән кызыксынучанлык, игътибарлылык,

                  иптәшлек хисләре тәрбияләү.

Материал: «Математика» дәреслеге, 1 класс, А. Л. Чекин, 14нчы бит;

                   «Поурочные разработки по математике», 1 класс, Е. Е. Ипатова,

                   А. В. Афонина, 171-174нчы битләр; «Мөстәкыйль эш дәфтәре»

                   №2, О. А. Захарова, У. П. Юдина, 39-40 нчы битләр.

Җиһазлау: Саннар рәте, санау таякчыклары, «Учись считать» наборы,  

                   ноутбук, теле экран, математик тренажёр «Домики», интерактив уен  

     «Буратинога ярдәм итегез!»,

                   магнитлы цифрлар, аудиоязмада «Бииләр итек, читекләр» көе.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр бирү.

Дәрес төре: Күнегүләр эшләү.

                                                      Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Дәрес эчтәлеге

I.Оештыру өлеше.

Укытучы максаты:

Укучыларда белем алу өчен уӊай атмосфера тудыру.

Метод: әӊгәмә.

Укучылар максаты:

Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру.

Метод: Үз-үзеӊне тикшерү.

Сәламләү:

Укытучы - Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?

Укучылар: - Кояшлы иртә кебек!

Укытучы: -Укучылар, бүген безнең дәрескә кем килгән икән? (слайдта Буратино рәсеме. Кушымта №1)

Укытучы: - Аның сезгә ни әйтергә теләгәнен укып китегез әле.

(слайдта «Хәерле иртә, дусларым! Уңышлар сезгә!» Кушымта №1)

II.Актуальләштерү.

Укытучы максаты:

-Укучыларныӊ телдән исәпләү, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау;

- Балаларныӊ актив булуларына ирешү.

Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү,  

Укучылар максаты:

- Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү;

- Үзеӊне һәм иптәшеӊнеӊ җавабын тикшерергә өйрәнү.

Метод: Үз-үзеӊне тикшерү.

1.Телдән исәпләү: җавапларны «Учись считать» наборындагы цифрлар белән күрсәтү:

- Иң кечкенә берурынлы сан. (0)

- 7 алдыннан килгән сан. (6)

- 8 белән 10 арасындагы сан.(9)

- Нинди сан 8дән бергә кечкенәрәк? (7)

- 5 санын 1гә арттыргач, ничә була?(6)

2.  «Мавыктыргыч мәсьәләләр»:

- Агач ботагында 6 песнәк утыра иде. Алар янына тагын 1 чыпчык килеп кунды. Ничә песнәк булды? (6)

- Каенда 7 алма үсә иде. Шуларның 1се өзелеп төште. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми)

3. «Сан составын әйт» уены: «Йортлар» интерактив уеныннан 10 санының составын кабатлау.

ІІІ. Яңа тема өстендә эшләү.

Укытучы максаты:

- Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яӊа теманы аӊлату;

- Укучыларныӊ белемгә омтылышын, игътибарлылыкларын үстерү.

Метод: Әӊгәмә, проблеманы чишү.

Укучылар максаты:

- Кушуныӊ урын алыштыру кагыйдәсен кулланып, 2 санын кушу;

- Күзәтергә, игътибарлы булырга өйрәнү;

- Алдагы өйрәнгән белемнәрне практикада куллану.

Метод: Проблеманы чишү юлларын табу.

  1. 1 санын берурынлы санга кушу.

Укытучы: - Балалар, дәреслекнеӊ 14нчы битендәге 2 нче биремне карагыз әле. Безгә санау таякчыклары ярдәмендә суммаларны исәпләргә кирәк. Кемнәр тактада эшләргә тели? (Дәреслекнеӊ 14нчы битендәге №1: 1+8, 1+2, 1+7, 1+4, 1+9, 1+5, 1+6, 1+3 - укучылар суммаларны  тактага чыгып язалар һәм кыйммәтләрен исәплиләр)

Укытучы: - Ә хәзер килеп чыккан сумма кыйммәтләрендә дистәләр разряды цифры астына – кызыл, берәмлекләр разряды цифры астына зәңгәр төс белән сызарга.

Укытучы: - Укучылар, сез бу гамәлләрне эшләгәндә кайсы таблицаны файдаландыгыз? (1 санын кушу таблицасын)

Укытучы: - Игътибар белән карагыз әле: кушу таблицасына 1 саны һәм берурынлы кайсы санның суммасы кермәгән? (0 санының)

Укытучы: - Шул сумманы һәм аның кыйммәтен кем тактага язып күрсәтә? (1+0=1)

Укытучы: - Ә хәзер кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен кулланып сумма төзегез һәм кыйммәтен табыгыз. (Бер укучы тактада 0+1=1 суммасын яза.)

Укытучы: - Ике сумманың да кыйммәте ничек булды? Нинди кагыйдәне искә төшерәбез. Укучылар: - Кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен.

   2. 1 санын кушуга гамәлләр эшләү.

Укытучы: - Укучылар, дәреслекнеӊ 14нчы битендәге 3нче бирем – кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсеннән файдаланып, суммаларның кыйммәтен табарга. Суммалар  тактада язылган:

1 + 1 =

1 + 2 =

1 + 3 =

4 + 1 =

1 + 5 =

6 + 1 =

7 + 1 =

1 + 8 =

9 + 1 =


Укучылар суммаларның кыйммәтләрен чыгып язалар, бергәләп тикшерелә.)

Физкультминут («Бииләр итек, читекләр» көенә бию хәрәкәтләре белән)  

ІV. Ныгыту күнегүләре.

Укытучы максаты:

- Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту, гомумиләштерү;

- Укучыларныӊ мөстәкыйль эшләвен оештыру;

- Җавапларныӊ дөреслеген тикшереп бару;

- Укучыларныӊ иҗади сәләтләрен үстерү.

Метод: Бергәләп тикшерү.

Укучылар максаты:

- Биремнәрне мөстәкыйль эшләү;

- Күршеӊнеӊ эшен тикшергәндә игътибарлы булу.

Метод:Үз-үзеӊне, күршеӊне тикшерү.

1.Мөстәкыйль эшләр: 

Укытучы: - Балалар, ә хәзер «Мөстәкыйль эш дәфтәрләре»ндәге биремнәрне мѳстәкыйль эшләрсез:

- №1 – Суммаларның кыйммәтен табу, бергәләп тикшерү:

       9 + 1 = □            1 + 4 = □            2 + 1 = □            

                        1 + 5 = □            1 + 3 = □            

- №2 – Кушуны эшлэ

         

- №3 – Схемага карата ике сумма төзү һәм чагыштыру, парларда тикшерү:

               □ + □ __ □ + □        

2 . «Буратинога ярдәм итегез!» уены (Слайдта «Буратинога ярдәм итегез!» Кушымта №2)

Укытучы: - Укучылар, Буратинога сезнең ярдәмегез кирәк. Аңлатмаларны исәпләргә ярдәм итәсезме? ( 1 санын кушуга гамәлләр бирелгән. Укучылар тиешле җавапны чыгып күрсәтәләр. 3-11 слайдлар.)

3. «Саннардан суммалар төзе» уены (тактага чыккан укучылар, магнитлы цифрлар белән суммалар төзеп, кыйммәтен куялар, ә калганнар урыннарда «Учись считать» наборы белән эшлиләр)

V. Нәтиҗә ясау.

Укытучы максаты:

- Дәрескә нәтиҗә ясау;

- Укучыларныӊ яӊа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү.

Метод: Әӊгәмә.

Укучылар максаты:

- Үз эшеӊә нәтиҗә ясарга өйрәнү.

Метод: Үз-үзеӊне тикшерү.

Укытучы: - Укучылар, без бүгенге дәрестә  нәрсәләр өйрәндек? Нинди кагыйдәне истә тотып эшләдек?

Укытучы: - Ә хәзер белемнәрне ничек үзләштерүегезне кечкенә генә мѳстәкыйль эш белән тикшереп алыйк. Өстәлегездәге кәгазләргә карагыз да анда бирелгән тестны эшлибез. (Кушымта №3. Укучылар тестны мѳстәкыйль эшлиләр, җавапларныӊ дѳреслеген үзләре интерактив тактадагы җаваплар белән тикшерәләр. Укытучы хатасыз эшләгән укучыларны мактап уза.)

Укытучы: - Дәрестә сез бик актив катнаштыгыз. Буратино дустыбыз сезгә рәхмәт әйтә.(Слайд №12 «Рәхмәт сезгә, балалар!» Кушымта №4)

Укытучы: -  Барыгызга да зур рәхмәт!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урок математики 1 класс ФГОС тема: Тема: "Сложение и вычитание"

Планируемые результаты:  сформирование вычислительных навыков сложения и вычитания в пределах 10.УУД:1. Личностные универсальные учебные действия:-   учебно-познавательный интерес к новому у...

Конспект урока математики 1 класс ФГОС

Урок математики по теме "Сложение с переходом через десяток"...

технологическая карта урока математики 2 класс ФГОС

технологическая карта урока математики 2 класс ФГОС...

технологическая карта урока математики 2 класс ФГОС УМК "Гармония"

                                                      ...

Рабочая программа и календарно -тематическое планирование уроков "Математики" 4 класс. ФГОС

Рабочая программа учебного курса представляет собой целостный документ, включающий восемь разделов:пояснительную записку;учебно-тематический план изучения предмета;содержание программы;описание ценнос...