2 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы
рабочая программа по математике (2 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

“Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплекты буенча математикадан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2kl_matem.doc359.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе»

         «Каралды»                                                                              «Килешенде»                                                                                «Расланды»

       Методик берләшмә  җитәкчесе :                                        укыту эшләре буенча директор урынбасары:                           Мәктәп директоры:

        ________ /Гилмуллина Р.Ш./                                              _________ /Гобәйдуллина Ә.К./        _____________ /Бариева Г.Г./

                                                                                                         «   28   »     август            2015 ел.                                                    132       номерлы боерык

     «  27   »      август         2015 ел        «  29  »   август      2015ел

                                                                                                           .                                                                                            

Эш программасы

  математика буенча

2 сыйныф өчен

                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                        Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №   1       “  28 “   август            2015 ел

                            төзеде: Яббарова Әлфирә Мансур  кызы

                                                                                                                                                                                 башлангыч сыйныфлар укытучысы

2015 -2016 нче уку елы

Аңлатма язуы

      Эш программасы  яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен истә тотып,

  1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең математика фәненнән үрнәк программасына,. 1-2 кисәктә, - Москва. Академкнига/ Учебник. 2012
  2.  Математика курсы буенча эш программасы  2 нче сыйныф, төзүче – автор: Сәгъдиева И.Т., Казан. РИО ГБУ “РЦМКО”, 2012.
  3.   06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373) нигезләнеп төзелде.     

    Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алына.

Программаның исеме: Математика

Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: атнага 4 сәгать исәбеннән - 136 сәгатькә исәпләнгән.

Дәреслек:

     1. Чекин А. Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. 1 кисәк. / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. . Чекин А. Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. 2 кисәк. / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 2 нче класс балалары өчен 8- 9 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа рус теле, табигать белеме, хезмәткә өйрәтү һәм туган як төбәге белән  бәйләнештә төзелгән.

Мисаллар, мәсьәләләр, логик фикерләүгә күнегүләр шуңа нигезләнә.

 Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Һәр дәрестә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча эш алып барыла.ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре; РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре; ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре;

КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.

Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик

Математиканың тәкъдим ителгән курсы түбәндәге максатларны куя:

-Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу; логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу.

-Башлангыч математик белемнәрне үзләштерү; уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, иң гади төзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү.

-Фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.

Программаның бурычлары:

- образлы, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү

- программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне киләчәктә математика фәнен өйрәнү өчен ныклы нигез булдырырлык итеп формалаштыру;

- математик белем нигезләрен үзләштерү, бу фән турында күзаллау булдыру;

- математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллануга омтылыш тәрбияләү.

Практик юнәлеш: мисалларны, мәьәләләрне тормыш тәҗрибәсе, милли төбәк компонентлары белән бәйләп алып бару, укучы алган күнекмәләрне  куллана белү, әйтеп бирү осталыгына ирешү.

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:    Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәнүнең максаты - балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү. яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

Укыту курсының эчтәлеге

   Саннар һәм зурлыклар (20 сәг.)

        Бүлекнең төп эчтәлеге:

       Нумерация һәм саннарны чагыштыру.

  Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип, «түгәрәк» дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» дистәләр.

 Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек - йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд - йөзләр разряды, «түгәрәк» йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

 Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

 Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

 Рим язма нумерациясе белән танышу.

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

       Зурлыклар һәм  аларның үлчәнеше.

Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге - килограмм. Массаны үлчәү. Масса берәмлеге - центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт: 1ц = 100 кг.

Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану мизгеле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре: сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел)
һәм ал арның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге - гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)

Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

   

                             Арифметик гамәлләр (46 сәгать)

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.
Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезләмә - билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

Тапкырлау - бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте.
Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

Санны берничә тапкыр арттыру.

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу буларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре ). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

                               

  Текстлы мәсьәләләр (36 сәгать)

Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компонентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зурлыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә фор-
малаштыру. Тексттан «артык» мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьләнең кыскача язылышы.

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү. Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый
белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү' исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен «адымлап» (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү - бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметк сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү. Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озынлыгы).Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

«... га (гә) зуррак»,«... га (гә) азрак» нисбәтләре булган мәсьәләләр.

                                Геометрик  фигуралар (10 сәгать)

Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпоч-
маклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.

Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәкне) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.

Геометрик зурлыклар (12 сәгать)

Озынлык берәмлеге - метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр (1 м = 10 дм = 100 см).

Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.

Мәгълүмат белән эш (12 сәг.)

Берурынлы саннарны (0 дән башка) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.

                                                     Белемнәрне тикшерү таблицасы

Бәяләү төрләре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Барлыгы

План буенча контроль эшләр

2

1

1

1

5

Арифметик диктантлар

7

5

7

5

24

Тестлар

2

2

2

2

8

Мөстәкыйль эшләр

3

3

3

3

12

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • фикерләү мөстәкыйльлеге, укучы нинди биремнәрне мөстәкыйль үти алуны билгеләү;
  • үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;
  • уку процессына мотивация барлыкка китерү;
  • үзеңнең математик белемнәреңне бәяләү һәм характерлый алу;
  • алган белемнәрне үстерү һәм киңәйтүгә теләк уяту;
  • булган математик әзерлекне дәрес эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта куллану;
  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;
  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Метапредмет  нәтиҗәләре:                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

  • әйләнә - тирәне өйрәнүнең төп методларын белү, өйрәнү (күзәтү, чагыштыру, анализ, синтез, гомумиләштерү, моделләштерү);
  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;
  • уку күнекмәләрен планлаштыру, контрольгә алу һәм бәяләү; уңай нәтиҗәгә китерүче иң эффектив юлны табу;
  • уку күнекмәләрен төрле формаларда үтәү (практик эш, моделләр белән эш һ.б.);
  • коммуникатив максатларда математик сөйләмне актив куллану;
  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.

Предмет нәтиҗәләре:  

  • логик һәм алгоритмик фикерләүнең, киң күзаллауның һәм математик сөйләмнең  нигезләрен белү;
  • алган белемнәрне танып белү, практик  биремнәрне , шулай ук төрле процесс һәм күренешләрне сурәтләгәндә, аларның санын билгеләгәндә куллану;
  • арифметик мисал чишүнең   телдән һәм язма эш алгоритмнарын, кушу, алу гамәлләрен, үлчәү берәмлекләрен, гади геометрик фигураларны аера белү күнекмәләре булдыру;
  • таблица, схема, чылбыр буенча, бер – бер артлы эшдәү күнекмәләрен үстерү, күзаллау, анализлау һәм интерпритация ясау.                                                                                                                                                                                                                      

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру  

                     

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучыларда формалашачак:

  • яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы;
  • математика фәнен гомумкешелек культурасы өлеше буларак аңлау;
  • уку эшчәнлегендә уңыш сәбәпләрен, шул исәптән нәтиҗәгә үзанализ һәм үзконтрольне аңлауга, нәтиҗәләрнең конкрет мәсьәлә таләпләренә туры килүен анализлауга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлауга ориентлашу;
  • уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте;

•        төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтәүгә ориентлашу;
Укучыларда түбәндәгеләр формалашырга мөмкин:

  • белем бирү учреждениесенә уңай караш, математика фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчке позициясе;
  • белем алуда уку-танып белү тотрыклы мотивлары;
  • мәсьәләләрне  чишүдә яңа гомуми ысулларга тотрыклы уку-танып белү кызыксынуы;
  • уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (уңышсызлыгы) сәбәпләрен аңлау;
  • аралашканда партнерларыңның мотивларына һәм хисләренә ориентлашу, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярү.

        Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

  • уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга;
  • укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга;
  • үз эш-гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән эчке планда да) туры китереп планлаштырырга;
  • укытучы һәм башкаларның (сыйныфташлар, ата-аналар, туганнар) бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес кабул итәргә;
  • бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып, эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә, тәкъдимнәрне һәм бәяләрне яңа, тагын да камилләштерелгән нәтиҗә алу өчен кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • укытучы белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
  • гамәли мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә үзгәртеп корырга;
  • уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;
  • укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;
  • эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

      Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

  • энциклопедия, белешмәлекләр (шул исәптән электрон, цифрлы) кулланып, кирәкле мәгълүмат эзләргә;
  • мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар (шул исәптән модельләр һәм схемаларны да кертеп) кулланырга;
  • уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашырга;
  • тексттан төп мәгълүматны аерып алырга;
  • беренчел һәм икенчел мәгълүматларны аерып чыгарып, объектларны анализларга;
  • аерым кисәкләрдән бербөтен төзергә;
  • бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә;

•        мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә объектлар өчен гомуми охшашлыклар табарга;

•        мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • уку мәсьәләләрен чишү өчен модель һәм схемаларны үзгәртеп корырга;
  • конкрет шартлардан чыгып, уку мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү ысулларын сайлап алырга;
  • җитмәгән  компонентларны тулыландырып һәм өстәп, аерым кисәкләрдән бербөтен төзеп синтезларга;
  • күрсәтелгән логик операцияләр өчен мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм   

    классификация башкарырга;

        ирекле һәм  аңлы рәвештә мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.

     Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

               Укучылар өйрәнәчәк:

  • кешеләрдә  төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә (шул исәптән үз фикерең белән туры килмәсә дә), хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга;
  • үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга;
  • уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килергә;
  • партнерның нәрсәне белүен һәм күрүен, ә нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә;
  • сораулар бирергә;
  • партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга;

•        сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә.
                   Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • хезмәттәшлектә, үз фикереңнән аермалы буларак, башка кешеләрнең позицияләрен исәпкә алырга;
  • төрле фикерләрне исәпкә алырга  һәм үз позицияңне нигезләргә;
  • үз фикереңне аргументлар  белән нигезләргә һәм аны уртак эшчәнлектә гомуми чишелеш чыгару өчен хезмәттәшлек партнеры
    позициясе белән килештерергә;
  • кирәкле мәгълүматны партнерга эш гамәлләре төзү өчен ориентир сыйфатында төгәл, эзлекле һәм тулы рәвештә тапшырырга;
  •         үз эшчәнлегеңне һәм  партнерың белән хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәкле сораулар бирергә;

хезмәттәшлектә үзара контроль һәм  ярдәмләшү оештырырга.

2нче сыйныф ахырына математика курсыннан уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Укучылар өйрәнәчәк: 

  • дистәләп һәм йөзәрләп санарга;
  • «сан» һәм «цифр» терминнарын аерырга;
  • рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 1 гә кадәр) танырга:
  • барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;
  • санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, «түгәрәк» саннарны разрядлы кушылучылар ролендә куланырга;
  • өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>, < яисә =) ярдәмендә язарга;
  • саннарны санлы нурда сурәтләргә;
  • «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын кулланырга;
  • бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;
  • берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;
  • санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга:
  • кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;
  • суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга; нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау

      • өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;

  • кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;
  • тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны (х һәм:) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;
  • берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;
  • тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ((х) һәм (:) тамгалары, тапкырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;
  • берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;
  • бүлүне предметлы гамәлләр нигезендә һәм алу нигезендә башкарырга;
  • гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;
  • линейка ярдәмендә туры сызыклар, кисемтәләр, сынык сызыклар, күппочмаклар сызарга;
  • предметлар һәм ара озынлыгын (метр, дециметр һәм сантиметрларда) үлчәү приборлары ярдәмендә билгеләргә;
  • бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;
  • кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсәлән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);
  • өйрәнелгән озынлык берәмлекләре (сантиметр, дециметр, метр) арасындагы нисбәтләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;
  • өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә
    (түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга;
  • массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;
  • вакыт озынлыгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәүлек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;
  • вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;
  • гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга; «мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиешле сан (зурлык)) кулланырга;
  • арифметик сюжетлы мәсьәләнең график моделен төзергә;төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;
  • «... га (гә) зуррак», «... га (гә) азрак» нисбәтләре булган гади һәм  төзелмә мәсьәләләр чишәргә;
  • төзелмә мәсьәләне гадиләргә таркатырга һәм чишелешне язуның ике формасын кулланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);
  • кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең
    дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;

•        таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга һәм тутырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;
  • рим цифрларын беренче һәм икенче дистә саннарын язу өчен кулланырга;
  • «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын аңларга һәм кулланырга;
  • «санлы эзлеклелек» терминын аңларга һәм кулланырга;
  • сумманы суммадан алу кагыйдәсен белергә һәм кулланырга;
  • бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм булу гамәлләренең (операцияләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;
  • компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе (кушу һәм алу өчен) арасында бәйләнешне аңларга;
  • билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;
  • турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;
  • әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;
  • рим цифрларын гасыр һәм төрле даталарны язу өчен кулланырга;
  • үзгәрүчән вакыт берәмлекләрен (ай, ел) аларның тәүлек белән нисбәтләре нигезендә карарга; «кәбисә ел» терминын кулланырга;
  • вакыт-дата һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәшәнешне аңларга;
  • арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләне математик биремнең аерым төре буларак карарга; арифметик сюжетлы мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга, аларны башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик, комбинатор) аерырга;
  • төрле график модельләр һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьәләләрне модельләштерергә;
  • бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.

                               

                                                                                            Тематик планлаштыру

пп

Дәрес темасы

Сәг. сан.

План

дата

Үтел

дата

Искәрмә

1.

2.

Математика һәм җәйге каникуллар.

 Кабатлау

 (7-9 б.)

2

2.09

3.09

3.

Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр

(10-12 б.)

1

7.09

4

 Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр

(13-14 б.)

1

8.09

5.

 Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре

(15-16 б.)

1

9.09

6.

 “Түгәрәк” дистәләрне кушу (17-18 б.)

1

10.09

7.

 “Түгәрәк” дистәләрне алу (19-20 б.)

1

14.09

8.

Кереш контроль эш

15.09

9.

Хаталар өстендә эш  

Дистәләр һәм берәмлекләр (21-22 б.)

1

16.09

10.

Мәсьәләнең кыскача язылышы (23-26 б.)

1

17.09

11.

 Килограмм (27-28 б.)

Ничә килограмм?(29-30б.)

1

21.09

12.

 Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (31-32б.)

1

22.09

13.

 Туры чиксез (33-34 б.)

1

23.09

14.

“Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән кушу (35-36 б.) Исәпләүләрне ныгыту

(37-38 б.)

1

28.09

15.

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу (39-40 б.)

1

29.09

16.

 Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы алу (41-42б.)

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (43-44б.)

1

30.09

17

Туры һәм нур (47-48б.)

1

01.10

18.

“Түгәрәк” дистә белән ике урынлы санны кушу

(49-50б.)

1

5.10

19.

 Икеурынлы саннан “түгәрәк” дистәне алу (51-52б.)

1

6.10

20.

“Түгәрәк” дистәгә тутыру (53-54б.) Исәпләүләрне ныгыту (55-56б)

1

7.10

21.

Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчереп кушу

 (57-58б.)

1

8.10

22.

 Берурынлы санны “түгәрәк” дистәдән алу (59-60 б.)                                  

1

12.10

23.

 Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчереп разрядлы алу (61-62б.)

1

13.10

24.

 Почмак. Нинди почмак кечерәк? (63-65 б.)

1

14.10

25.

 Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар

(66-67б.) Саннарның эзлеклелеге (68б.)

1

15.10

26.

Күппочмакның почмаклары (69-70б.)

Исәпләүне ныгыту

1

19.10

27.

 Санны аермалары буенча чагыштыру (73-74 б.)

1

20.10

28.

 Санны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр

(75-78 б.)

1

21.10

29

1 нче чирекне йомгаклау контроль эше

22.10

30

 Хаталар өстендә эш.. Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак

 (79-80 б.)

1

26.10

31

 Икеурынлы саннарны чагыштыру (81-82 б.)

Турыпочмаклык һәм квадрат (83-84 б.)

1

27..10

32.

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы кушу (85-88 б.)

1

28.10

33.

Разряд аша күчеп икеурынлы саннарны разрядлы кушу

1

29.10

34.

 Ун дистә яисә йөз ( 91-92б.)

1

9.11

35.

 Дециметр һәм метр

Килограмм һәм центнер

( 95-96 б.)

1

10.11

36.

Сантиметр һәм метр

 (97-98 б.)

1

11.11

37.

 Сумма һәм тапкырчыгыш тамгасы ( 99-100 б.)

1

12.11

38.

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар

 (101-102 б.)

1

16.11

39.

 Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау (103-105б.)

1

17.11

40.

 Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (106-107 б.)

1

18.11

41.

 Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру

(108-109 б.)

1

19.11

42.

0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау

1

23.11

43.

 1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау

 (112-113 б.)

1

24.11

44.

 Сынык сызыкның озынлыгы (114-115 б.)

1

25.11

45.

1 санын берурынлы саннарга тапкырла

1

26.11

46.

 2 санын берурынлы саннарга тапкырлау

 (118-119 б.)

1

30.11

47.

Күппочмакның периметры ( 120-121б.)

1

1.12

48.

Турыпочмаклыкның периметры (122-123б.)

1

2.12

49.

3 санын берурынлы саннарга тапкырлау

1

3.12

50.

4 санын берурынлы саннарга тапкырлау

 (126-127 б.) Исәпләүне ныгытабыз

1

7.12

51.

 Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе (130-131 б.)

1

8.12

52.

 Квадратның периметры

1

9.12

53.

 5 санын берурынлы саннарга тапкырлау ( 134-135 б.)

1

10.12

54.

 6 санын берурынлы саннарга тапкырлау (136-137 б.)

1

14.12

55

  7 санын берурынлы саннарга тапкырлау (138-139 б.)Исәпләүләрне ныг.

1

15.12

56

  8 санын берурынлы саннарга тапкырлау (141-142 б.)

1

16.12

57

  9 санын берурынлы саннарга тапкырлау ( 143-144 б.)

1

17.12

58

Исәпләүләрне ныгытабыз ( 145-147 б.)

1

21.12

59

2 нче чирекне йомгаклау контроль эше

1

22.12

60

Хаталар өстендә эш. Берурынлы саннарның “Тапкырлау таблицасы”(148-149)

1

23.12

61

Берничә тапкыр арттыру (150-151 б.)

1

24.12

62

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (152-155 б.)

1

11.01

63

 Бирелгәннәр белән эшләү(156-157 б.)

1

12.01

64

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар

(158 б.)

1

13.01

65

Дистәләп санау һәм дистәләрнең “түгәрәгәк” саны (7 б.) Йөзләр разряды

1

14.01

66

 “Түгәрәк” йөзләрне кушу (11-12 б.)

1

18.01

67

“Түгәрәк” йөзләрне алу

(13-14 б.)

19.01

68

Өчурынлы сан – разрядлы кушылучылар суммасы (15-16 б.)

1

20.01

69

 Өчурынлы сан – “түгәрәк” йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы (17-19б.)

1

21.01

70

Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак (20-21б.)

1

25.01

71

 Өчурынлы саннарны чагыштыру (22-23 б.)

1

26.01

72

 Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыруны ныгытабыз (24-25 б.)

1

27.01

73

 Бер шарт һәм берничә таләп (26-27 б.)

1

28.01

74

 Өстәмә таләпләр кертү (28-29 б.)

1

1.02

75

Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп язу (30-31 б.)

1

2.02

76

Мәсьәләнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә  язу (32-33 б.)

1

3.02

77

 Мәсьәләләр чишәргә һәм аларның чишелешен язарга өйрәнәбез (34-35 б.)

1

4.02

78

 Кушуны юллап һәм баганалап язу (36-37 б.)

1

8.02

79

 Баганалап кушу ысулы (38-41б.)

1

9.02

80

 Исәпләүләрне ныгытабыз (42-43б.)

1

10.02

81

 Әйләнә һәм түгәрәк

(44-46 б.)

1

11.02

82

 Үзәк һәм радиус (47-48б.)

1

15.02

83

 Радиус һәм диаметр

(49-50 б.)

1

16.02

84

 Тигез фигуралар (51б.)

1

17.02

85

 Суммадан сумманы алу (52-54 б.)

1

18.02

86

 Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алу (55-56 б.)

1

22.02

87

Разряд ша күчеп, саннарны разрядлы алу (57-58 б.)

1

24.02

88

Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу (59-60 б.)

1

24.02

89

Баганалап алу ысулы (61-64 б.)

1

25.02

90

 Исәпләүләрне ныгытабыз (65-66 б.)

1

29.02

91

Тапкырлау һәм алу: гамәлләрне үтәү тәртибе (67-68 б.)

1

2.03

92

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр (69-70 б.)

1

1.03

93

 Исәпләүләрне ныгытабыз (71 б.)

1

2.03

94

Билгеле һәм билгесез

 (72-74 б.)

1

3.03

95

Санлы тигезлек һәм тигезләмә (75-76 б.)

1

7.03

96

 Билгесез кушылучыны ничек табарга (77-79 б.)

1

9.03

97

Билгесез киметүчене ничек табарга (80-81б.)

1

9.03

98

 Билгесез кимүчене ничек табарга (82-83 б.)

1

10.03

99

3 нче чирекне  йомгаклау контроль эше

1

14.03

100

Хаталар өстендә эш Тигезләмәләр чишәргә өйрәнәбез

1

15.03

101

 Предметларны тигезләп урнаштыр (86-87 б.)

1

16.03

102

Бүлү : тамгасы (88-89 б.)

1

17.03

103

Өлеш һәм аның кыйммәте (90-91 б.)

1

30.03

104

 Бүленүче һәм бүлүче

(92-93 б.)

1

31.03

105

 Бүлү һәм алу (94-95 б.)

1

4.04

106

 Бүлү һәм үлчәү (96-97 б.)

1

4.04

107

 Урталай бүлү һәм ярты (98-100б.)

1

5.04

108

 Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш (101-102б.)

1

6.04

109

 Берничә тапкыр киметү (103-104б.)

1

7.04

110

 Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре (105-106б.)

1

11.04

111

 Исәпләүләрне ныгытабыз (107-108б.)

1

12.04

112

Күпме вакыт үткән? Кояш һәм ком сәгатьләре (53б.)

1

13.04

113

Вакыт күпме? Көн уртасы һәм төн уртасы (112-113б.) Циферблат һәм  Рим цифрлары (114-115б.)

1

14.04

114

 Сәгать һәм минут (116-120б.)

1

18.04

115

 Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз (121-122б.)

1

19.04

116

 Санлы нурда саннар (123-126б.)

1

20.04

117

 Сәгать һәм тәүлек (127-128б.)

1

21.04

118

Тәүлек һәм атна. Тәүлек һәм ай (129-131б.)

1

25.04

119

 Ай һәм ел. Календарь (132-135б.)

1

26.04

120

 Ел һәм гасыр (136-139б.)

1

27.04

121

Бирелгән һәм эзләнелә торган саннар (140-141б.)

1

28.04

122

Кире мәсьәлә (142-143б.)

1

2.05

123

 Кире мәсьәлә һәм бирелгән мәсьәләнең чишелешенең дөреслеген тикшерү (144-145б.)

1

3.05

124

 Мәсьәләнең чишелешен тигезләмә рәвешендә язу (146-147б.)

1

4.05

125

Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишәргә өйрәнәбез (148-149б.)

1

5.05

126

Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик төзүләр (150-151б.)

1

10.05

127

Аңлатмаларның кыйммәтен исәплибез (152-153б.)

1

11.05

128

Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез (154б.)

1

12.05

129

 Йомгаклау контроль эше

1

16.05

130

 Вакыт-дата һәм вакыт озынлыгы (155б.)

1

17.05

131

 “Тапкырлау таблицасы” буенча мавыктыргыч сәяхәт (156б.)

1

18.05

132

Бирелгәннәр белән эш (157б.)

1

18.05

133

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар (158б.)

1

19.05

134

Саннар эзлеклелеген төзергә өйрәнәбез (159б.)

1

23.05

135

136

Ел буе өйрәнелгәннәрне кабатлау

2

24.05

25.05

                  Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:

 1. . Чекин А. Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. 1 кисәк. / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

 2. Чекин А. Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә. 2 кисәк. / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

3. А.В. Афонина, Е.Е. Ипатова. Учебно-методическое пособие. Поурочные разработки по математике к УМК А.Л. Чекина. ( М.: Академкнига/ Учебник). 2 класс. Москва. «Вако». 2011.

4. “Математика курсы буенча эш программасы” 2 нче сыйныф, төзүче – автор: Сәгъдиева И.Т., Казан. РИО ГБУ “РЦМКО”, 2012.

Кушымта

Якынча контроль эш үрнәкләре

Кереш контроль эш

1.Саннарны арта бару тәртибендә яз:

          9   3   11   8   4

2.Исәплә:

9+4                    18-7                      15-5

11+5                  18-10                    12-4

3.Аӊлатмаларны чиш. Һәр баганага тагын шундый берәр аңлатма төзе һәм исәплә:

10-1                   6+2                       7-3

10-2                   6+3                       8-3

…                       …                         …

4.Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз:

Бер түтәлдән 12 карбыз, ә икенчесеннән 2гә күбрәк карбыз җыеп алдылар. Икенче түтәлдән ничә карбыз җыйганнар?

5. Дүрт буыннан торучы сынык сызык сыз.

6.Сорауга җавап яз:

Тартмага 9 кызыл туп яисә 6 зәңгәр туп салып була. Кайсы туп кечерәк: кызылымы, зәңгәреме?

I чирек өчен контроль эш.

                               1 в.

  1. Саннарны арта бару тәртибендә яз:

17, 35, 34, 19, 83, 56, 92, 85, 67.

  1. Исәплә:

    13+35                        55-4                    

    57+16                        47-8                    

  1. Аңлатмалардан ике дөрес тигезлек һәм ике дөрес тигезсезлек  төзе:

         30+40                     90-10

    20+60                     40-20

    50+50                     80-20  

  1. Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз:

Чиләккә 5кг, ә капчыкка 30кг бәрәңге керә. Чиләккә капчыктагыга караганда ничә кг га азрак бәрәңге салынган?

  1. Ягы 4см булган квадрат  сыз.

Iяртыеллык өчен контроль эш  

  1.         Тапкырчыгышларның кыйммәтен тап:

7∙7=                    5∙9=                    5∙7=

6∙6=                    3∙8=                    9∙4=

  1. Аңлатмаларның  кыйммәтен исәплә:

2+7∙7=                         7∙3+17=

5∙8-3=                          6∙7-5=

7+7∙4=                         7∙7-6=

31+3∙7=                       45-2∙5=

  1. Зурлыклар арасыннан башта иң зурысын, аннары иң  кечкенәсен сайлап яз:

90см,   5дм,   9дм,   1м,   99см,   1дм,   9см.

  1. Мәсьәләне чиш, җавабын яз:

Әгәр кәрзиннәрнең һәркайсында 7әр алма булса, шундый 3 кәрзиндә ничә алма бар?

  1.  Буе 6см, иңе 2см булган турыпочмаклык сыз, периметрын тап.

IIIчирек өчен контроль эш

  1. Баганалап исәплә:

   482 + 316                        274 + 182

       851 – 324                        751 – 434          

             

  1. Аңлатмаларның кыйммәтен тап:

112+5∙4 =                  363 - 4∙5 =

6 ∙ (168 – 163) =

     

  1. Мәсьәләне чиш:

3 кечкенә тәлинкәнең һәркайсында 5әр коймак һәм зур тәлинкәдә 20 коймак ята. Тәлинкәләрдә барысы ничә коймак?

  1. Радиусы 4см булган әйләнә сыз.

  1. Тигезләмәләрнең тамырын тап:

          67 – х = 34                       х – 241 = 544

Еллык контроль эш

1 нче вариант.

Исәплә:

6х9+120:60

Чагыштыр һәм чагыштыру нәтиҗәләрен   >,  <  яисә  =  тамгалары ярдәмендә  яз:

560 кг һәм 5 ц               808 см һәм 8 м 80 см           1 сәг. 25 мин  һәм 125 мин.

Диаметры 8 см га тигез булган әйләнәнең радиусын исәплә. Бу әйләнәне төзе.

Тигезләмә астына сыз.

18+790 < 800               68 – 34                     X+45                       367-12 = 355                                     X + 45 = 190

Бу тигезләмәнең тамырын тап һәм яз.

Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Тимер чыбык төргәгеннән һәрберсе 7 шәр м лы 5 кисәк өзеп алдылар. Төргәктә 145 м чыбык калды. Төргәктә ничә метр чыбык булган?

Материал түбәндәге чыганактан алынды: “Математика курсы буенча эш программасы” 2 нче сыйныф, төзүче – автор: Сәгъдиева И.Т., Казан. РИО ГБУ “РЦМКО”, 2012.

                                                                           Программаны тикшерү карта-схемасы

Дата

Укытучы

Фәне

Класс

Титул

бите

Аңлат

ма

язуы

Контроль

төрләре

таблицасы

Эчтәлек

Кален

дарь-

тематик

план

УУГ

Укучы

ларның

әзерлеге

нә таләпләр

Укыту

методик

комплек

ты

Якынча

еллык

йомгаклау

тикшерү

эше

Тәкъ

дим

нәр

Ис

кәр

мә

       Имза ______________

   « Нәтиҗәләр  белән таныштым » _____________________________________

   «_______» __________________

   

                       

Төрле эшләрне бәяләү критериесе: 

Агымдагы контроль эшне телдән һәм язма рәвештә үткәреп була. Агымдагы контроль эшне атнага 1 тапкыр мөстәкыйль эш рәвешендә яки матиматик диктант рәвешендә үткәрергә мөмкин. Анда бертөрлерәк биремнәр кулланылырга тиеш.

  Тематик контроль эш язма рәвештә үткәрелә. Билге куела.

“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш

“4”ле – 1 хата һәм 1-2 недочет, 2 хата яки 4 недочет

“3”ле – 2-3 хата һәм 1-2 недочет, 3-5 хата яки 8 недочет

“2”ле – 5 һәм аннан күбрәк хата

 Тематик тикшерү эше вакытында төп урынны кушу, алу, тапкырлау, бүлү алып тора.  Дәреснең 5-6 минуты каралган. Аңа билге куела:

“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш

“4”ле – 1-2 хата

“3”ле – 3-4 хата

 Еллык контроль эш катнаш була. Аерым биремнәрне эшләү тикшерелә, билге куела.

“5”ле – хаталарсыз

“4”ле – 1 хата яки 1-3 недочет, мәсьәләдә хата булырга тиеш түгел

“3”ле – 2-3 хата, яки 3-4 недочет, мәсьәләнең чишелеше дөрес булырга тиеш

“2”ле – 5 һәм аннан күп хата

Еллык тикшерү эше уртача балл буларак куела.

Тест
 "5"ле билгесе   100%  дөрес эшләнгән биремгә  куела;
"4" ле билгесе  80%   дөрес эшләнгән биремгә  куела;
"3" ле билгесе   60%  дөрес эшләнгән биремгә  куела ;
"2"  ле билгесе   60% тан түбән эшләнгән биремгә  куела .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

1 сыйныфта математикадан эш программасы

  Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...

Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"

Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...

2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп»

2 сыйныф өченматематикадан белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»             Төзеде:   Фатыйхова Фәридә Харисовна...

3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы

3 сыйныф өчен  Математика фәненнән  белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...

3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы

3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы...

3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы.

    Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп  “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде....


 

Комментарии

Курбангалиева Миляуша Назировна

Альфира Мансуровна, эш программагыз өчен рәхмәт. Минем өчен бик файдалы булды.