әти-әниләргә 10 киңәш
материал на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

Әти-әниләргә бирелгән бу киңәшләр, аларга өйдә балага дөрес якын килергә һәм аны аңларга ярдәм итәр .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nig_kinsh.docx16.11 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләргә 10 киңәш:

  • Балагызны йокысыннан тыныч кына уятыгыз. Уянгач, ул сезнең шат йөзегезне күрергә һәм ягымлы тавышыгызны ишетергә тиеш.

  • Мәктәпкә баланы иртәнге аш ашамыйча җибәрмәгез. Чөнки, мәктәптәге аш вакытына кадәр аңа бик күп эшләргә туры киләчәк.

  • Озатканда “Кара аны шаярма”, “Бүген начар билгеләр алып кайтасы булма!” һәм башка шундый кисәтүләр әйтеп калмагыз. Аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

  • “Ничәле алдың бүген” дигән сорауны онытыгыз. Мәктәптән соң тыныч кына каршы алыгыз. Мең төрле сорау биреп җафаламагыз (авыр эш көненнән соң үзегезнең нинди хәлдә булуыгызны искә төшерегез). Әгәр инде балагызның кыяфәте борчулы икән, кызып китмәгез, тыңлагыз.

  • Укытучы шелтәләрен тыңлагач ачуланырга ашыкмагыз. Һәм укытучы белән сезнең сөйләшү балагыздан башка узсын.

  • Мәктәптән соң дәрес әзерләргә утыртырга ашыкмагыз. Ике-өч сәгать ял итеп алсын (беренче сыйныфта сәгать ярым йоклап алса, бик яхшы). Дәрес әзерләү өчен иң кулай вакыт 15 тән-17 сәг.-кә кадәр.

  • Балагыз дәрес әзерләгән вакытта аның янында тормагыз, үзенә эшләргә мөмкинлек бирегез. Ә инде сезнең ярдәмегез кирәк булса, сабыр гына итеп “Әйдә икәү эшлик”, “Кайгырма, бөтенесе дә килеп чыгар”, “Мин сиңа ярдәм итәм ” кебек сүзләр әйтегез, мактагыз.

  • “Әгәр дә син моны эшләсәң,...” кебек шартлар куймагыз. Кайвакыт куелган шартларны үтәп булмый. Һәм үзегезнең кыен хәлдә калуыгыз бар.
  • Көнгә 1 сәг. кенә булса да балагызга булышыгыз. Бу вакытта сезне телевизор да, өй эшләре дә борчырга тиеш түгел.

  • Балагызның баш авыртуына, үзен начар хис итүенә, зарлануына бармак аша карамагыз. Алар балагызның аруын, укуының авырлыгын күрсәтә.