Мәктәпкә-бәйрәмгә барган кебек
консультация (1 класс) на тему

Мәктәпкә-бәйрәмгә барган кебек. Ата-аналарга киңәшләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpk-byrmg_bargan_kebek.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә-бәйрәмгә барган кебек

        Җәй көне булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләрен балаларын кая укырга кертергә дигән сорау борчый. Әлбәттә, барлык әти-әниләр дә 1 сентябрь көнне үзләренең балаларын җитәкләп алып киләчәк мәктәптә төплә белем бирүләрен hәм сабыйларының мәктәпкә бәйрәмгә барган кебек йөрүләрен тели.

        Минемчә, ата-аналарга иң беренче чиратта мәктапне түгел, укытучыны сайларга кирәк. Тәҗрибәле, әмма иске карашлы булмаган, үз эшен яхшы белүче, балаларны яратучы, ә иң мөhиме, үзегезнең баланы ышанып тапшыра алырлык сөйкемле кешене табарга кирәк.

        Яхшы укытучыны табуы бер дә җиңел түгел. Moның өчен булачак беренче сыйныф укытучының әти-әнисенә якын-тирәдәге мәктәпләргә барырга, быел башлангычны тәмамлап урта мәктәпкә күчкән дүртенче сыйныф укучыларының ата-аналары белән сөйләшергә кирәк. Теге яки бу педагогка кагылышлы бөтен нәрсәне, aның эше, укучылар белән аралашу стиле, сыйныфтан тыш эшләрне оештыру принциплары хакында сорашыгыз. Шул рәвешчә сез укытучыларның aтa-aнaлаp рейтингын төзи аласыз.

        Соңыннан укытучының үзе белән дә сөйләшегез.  Аның таләпләре, сыйныфта яхшы укый белүче яки хәрефләрне таный торган балага “түзеп торырга” әзер булу-булмавы хакында белегез.

        Укучының рухи hәм физик сәләмәтлегенә йогынты ясый торган тагын бер фактор - мактапнең өеннән ерак булмавы. Чөнки әгәр дә балага көн саен иртәнге сәгать алтыда торып шыгрым тулы автобуста шәhәрнең икенче читена барырга туры килсә, ул дәресләр башланганчы ук халдан таячак hәм аңapда уку кайгысы булмаячак.

        Өйгщ якын урнашкан мәктәпне эзләүгә тагын бер сәбәп бар. Ишегалды - үзе бер дөнья. Әгәр дә бер ишегaлдындa яши торган балалар бер үк мәктәптә укый икән, алар уртак телне җиңелрәк таба. Әгәр дә инде бала башкалардан аермалы буларак еракта урнашкан мәктәптә белем алса, аңа ишегалдында да, мәктәптә тә кырын караячаклар. Бу бик җитди психологик сәбәп hәм aның хакында онытып җибәрергә ярамый.

        Кайчагында юк кына хәлләр дә мәктәптә проблемалар килеп чыгуга сәбәп була ...

        Әйтик, үзенең сыйныфташларыннан зиhенлерәк балага нишләргә? Aңa мәктәптә күңелсез булмасмы? Бу күп очракта үз балагызны ышанып тапшырачак укытучыга бәйле. Әгар дә педагог Корней Чуковский hәм Ганс-Христиан Андерсен әсәрләрен яттан белгән беренче сыйныф укучысын иҗекләп "Алсу су сала" дип укырга мәҗбүр итә икен, билгеле инде, сабыйга күңелсез булачак. Шуңа күрә тәҗрибәле укытучы дәресләрен укучыларга кызыклы булырлык итеп оештыра. Биредә без тагын яхшы укытучы эзләп табуга бәйле темага әйләнеп кайттык ...

        Педагог буларак шуны әйтә алам, көчле мәктәптә яхшы әзерлекле балалар мәсьәләсе бик катлаулы, ул аерым сөйләшүне таләп итә. Бәлки, андый балаларга бер сыйныфны "сикереп үтәргә" кирәктер? Минем фикеремчә, алай эшләргә кирәкми, чөнки бала 7 яшьтә үк бик күп белсә дә, үзенең яшь үзенчекләре буенча ул үзеннән өлкәнрәк балалар белән тигез укый алмый  hәм мәктәпкә кергәнче вундеркиндтан программаны көч-хәл белән үзләштерүче белем дәрәҗәсе уртача булган укучыга әверелергә мөмкин. Мондый якын килү спорт секциясе өчен да ярыйдыр, анда көчле спортчы балага ике төркемдә булу файдалы-иң элек өлкән яшьтәгеләр төркемендә, ул анда урталыкта булачак. Ә соңыннан үзенең яшьтәшләре янына әйләнеп кайту зарур, анда инде ул, hичшиксез, лидер га аверелачак. Бу очракта "үз яшенә" әйләнеп кайту aның үзенең потенциалын бәяләү мөмкинлеге бирә. Ә менә сыйныфларны

"сикереп узучы" укучы өлкән сыйныфташлары янында  үзен буе буенча иң кечкенәсе, җенси үсеш ягыннан да  үзен артта калган дип санаячак. Mоңa бәйле рәвештә күп санлы комплекслар барлыкка килә... Шуңа күрә вундеркиндларга өлкәнрәк сыйныфлардадәресләргә кереп кайбер  фәннәрне факулҗтатив рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирергә кирәк.

        Шулай итеп, баланы нинди мәктәпткә бирү турында карар кабул иткәнче, ул күп проблемалар хакында уйланырга, тискәре һәм уңай якларны бәяләргә кирәк һәм  ... Беренче сыйныфка рәхим итегез!

Дилә Мөдәррисова,

Буа шәһәренең

М.Вахитов исемендәге

гимназия укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...