Компьютермы, китапмы?
учебно-методический материал (1 класс) на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Ата-аналарга тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Белгеч киңәше15 КБ

Предварительный просмотр:

Комьтермы, китапмы?

Баланың китап белән дуслыгы нинди дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен тест

Сораулар

Әйе

Юк

1

Балагыз әкиятләр, хикәяләр тыңларга яратамы?

2

Ишеткәнне яки укыганны аңлаешлы сөйләп бирә аламы?

3

Үзлектән китап уку аңарда канәгатьләнү хисе тудырамы?

4

Китаптагы рәсемнәргә караганда аның эчтәлеге күбрәк кызыксындырамы?

5

Баланың сүзлек байлыгы яхшымы?

6

Үзенең китапчыкларын “язарга” теләмиме?

7

Төрле энциклопедияләр  алуыгызны сорыймы?

8

Яраткан китапларын пөхтә, сакчыл тотамы?

9

Балагыз шигырьләр, җырларны яттан өйрәнергә яратамы?

10

Үзегезне актив укучы дип саныйсызмы? Балагыз өчен китап укуда үрнәк була аласызмы?

Әгәр җавапларыгызда “әйе” күп икән, димәк, балагыз матур әдәбият укырга әзер. Аны китаплардан үзенең сорауларына җавап эзләү кызыксындыра. Балагызны матур рәсемле, бай эчтәлекле әйбәт китаплар белән кызыксындырыгыз. Балалар өчен чыгарылган газета, журналлар яздырыгыз. Аңа яңа дөнья ачарга ярдәм итегез.

 Әгәр җавапларыгызда “юк” күбрәк икән, димәк, “чаң кагарга” вакыт. Кичекмәстән балагызда китап уку кунекмәләре булдырырга кирәк. Мәктәп психологы, логопед белән киңәшләшергә онытмагыз. Китаплар укуга кызыклы уеннар, матур рәсемнәр һ.б аша кызыксынучанлык уятырга була.

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЛӘРЕ

  1. Балагыз белән көненә 10-15 минут кычкырып укыгыз.
  2. Укыр алдыннан баланың игътибарын читкә юнәлдерүче предметларны өстәлдән алып куегыз.
  3. Бара арыса, берничә минут хәрәкәтләнеп алсын.
  4. Укыган әсәр турында фикерләшегез.
  5. Иң ошаган өлешкә, бүлеккә рәсем ясарга тәкъдим итегез.
  6. Яңа китап белән танышканда аның тышына, авторына игътибар итегез.

АТА-АНАЛАР ӨЧЕН ТӘКЪДИМ, КҮРСӘТМӘЛӘР

  1. Балага кече яшьтән үк  укуга кызыксыну уятыгыз. Матур әдәбият аша әдәп-эхлак кагыйдәләрен сеңдергез.
  2. Матур бизәлешле һәм кызык эчтәлекле китаплар алырга тырышыгыз.
  3. Системалы рәвештә укыгыз. Бу балагызда көн саен китап уку гадәтен арттырыр.
  4. Гаиләдә укыган китап эчтәлеге буенча бәхәсләр оештырыгыз.
  5. Балагызга китап авторы турында сөйләгез.
  6. Баланың аңлап укый белүен тикшерү өчен, аңа укылганның эчтәлеге буенча сораулар бирегез.
  7. Үзегезнең балачакта укылган китапларыгыз турында фикер алышыгыз.
  8. Китап кибетләренә, китапханәләргә бергә йөрегез.
  9. Баланың шәхси китапхәнәсен булдырыгыз.
  10.  Газета-журналларга язылыгыз.
  11.  Балагыз өчен китап укуда үрнәк булыгыз.
  12. Бүләккә китап бирү традициясен кире кайтарыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Компьютермы, китапмы?

Бүген без җыелышка “Компьютермы, китапмы?” дигән сорау куйдык. Бу очраклы түгел. Әле кайчан гына Россия халкы дөньяда иң күп укучы халык дип санала иде. Ә бүген олылырга да, балаларга да компьютер мон...