Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад
методическая разработка по теме

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башкара. Укытучы өчен бу роль гадәти кебек.Тик бу беренче карашка гына шулай.. Еш кына укытучы ата-аналарга мәгълүмәт җиткерәсе урынга аларны “ укытырга” керешә. Ә бу ата-аналарның бик сирәгенә генә ошый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_zhitkchese.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында

    Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башкара. Укытучы өчен бу роль гадәти кебек.Тик бу беренче карашка гына шулай.. Еш кына укытучы ата-аналарга мәгълүмәт җиткерәсе урынга аларны “ укытырга” керешә. Ә бу ата-аналарның бик сирәгенә генә ошый.

Шуңа күрә ата-аналар җыелышындагы укытучының төп бурычы- сүзен үтемле һәм ышандырырлык итеп әйтү.

Әти-әниләрбегә әйтәсе беренче ике-өч җөмләне алдан кәгазьгә язып әзерләгез. Беренче җөмләләр тыныч һәм ачык яңгырасын. Беренче очрашу булса, исемегезне  барысының да исендә калырлык итеп әйтегез- ата-аналарда безнең балаларны лаеклы кеше укыта икән дигән ышаныч тусын.Беркайчан да сөйләшүне гафу үтенүләрдән башламагыз. Хәтта сезнең гаеп белән җыелышның башлануы соңга калган булса да.Гафу үтенүләр сезне “ аска” куя, ата-аналар алдында көчле шәхес булуга комачаулый. Әгәр җыелышка соңга калсагыз, планнарның  берникадәр үзгәрүе хакында белдерегез.

Сөйләшүне тынычлыкта башлап җибәрү мөһим.Үзегезгә зур игътибар булуга ирешегез, тик дәрестә кулланылган методларны кабатламагыз. Мәсәлән, вәкарь белән генә басыгыз, өстәлдәге вазаны кырыйга күчерегез һәм сөйли башлагыз... Булачак әңгәмәнең төп этапларын алдан билгеләп китегез: “Башта без сезнең белән...”, “Аннары без сезнең белән...” Ата-аналарга сорауларны кайчан бирергә кирәклеген алдан әйтегез. Әйтик, башта үзегезнең сөйләячәгегезне, соңыннан сорауларга җавап бирәчәгегезне әйтегез. Яки, киресенчә, сорауларны теләсә кайчан  бирә алачакларын әйтегез. Шушы оештыру моментында тыңлаучыларны “ үзегезгә авыштыра” алсагыз, бик яхшы. Моның өчен сыйныфта булган, укучыларның узара дуслыгын раслый торган берәр көлкеле вакыйга турында сөйләгез, укучылар эшләгән берәр әйберне күрсәтегез-ата-аналарда горурлык тусын.Ата-аналарны бер-берсе белән таныштыру да кирәк.

Сыйныф кечкенә, ата-аналар аз булса, аларга якынрак урынга утырып сөйләшегез, тик беркайчан да үз өстәлегез артына утырмагыз! Чөнки анда сез үзегезне сыйныф җитәкчесе итеп, ә ата-аналарны балалар итеп кабул итәчәксез. Әгәр сыйныф зуррак булса, урыныгызны алыштыргалап, басып торыгыз, тик бу очракта да өстәлегез артында басмагыз. Әһәмиятле әйберләр турында сөйләгәндә, тыңлаучыларга якынрак килегез. Паузаларга игътибарлы булыгыз. Исегездә тотыгыз- сез ике секундка гына да тынычлыкта калдырырга ярамый торган гиперактив балалар булган дәрестә түгел. Өлкәннәргә уйланырга да вакыт кирәк. Әңгәмә ахырында башта сөйләшкән сүзләргә кабат әйләнеп кайтырга һәм нәтиҗә ясарга онытмагыз. Әмма ата-аналарның җыелыуннан  файдаланып аларга үзегезнең бөтен моң- зарыгызны түкмәгез. Алар икенче җыелышта тагын да әһәмиятлерәк  мәсьәләләр каралачак дигән фикердә калсын. Ата-аналар җыелышта конкрет мәсьәләр каралды дигән нәтиҗәгә килсен.

Ата-аналарга барысы өчен дә рәхмәт белдерегез. Рәхмәтне төрлечә белдереп була, тик иң кулай ысул- рәхмәт хатлары.

Көндәлек язмалар- ата- аналар өчен иң авыр тема.Гадәттә, көндәлектә укучының гаепләре языла.Тактиканы үзгәртеп, укытучы укучыны мактау сүзләрен язса яхшы булмас иде микән? Мәктәп болай да еш кына хокук һәм җаваплылык мәсьәләләре буенча ата-аналар белән конфликтка керә.Моны булдырмауның иң кулай чарасы- үзегезнең ата-аналар белән бер үк бурыч үтәвегезне күрсәтегез. Алар мәктәптән курыкмаска тиеш                  ( ата-аналарның җыелышка мөнәсәбәтен икенче очрашу кайчан булачак икәнлеген хәбәр иткәннән соңгы реакцияләре буенча аермачык аңлый алырсыз). Алар үзләрен мәктәптә бәйрәмнәргә генә чакырыла торган кунак яки кабинетларны ремонтлый торган батрак, яки инде акча янчыгы итеп кабул итмәсеннәр.

Беркайчан да “ Әти-әниегезне мәктәпкә чакырам” дигән термин кулланмагыз. Аларның һәрвакыт мәктәпкә сөйләшү өчен килүләрен сорагыз. “ Иртәгә әниең яки әтиең белән кил!” – дигән таләп кире эффект кына бирә. Укытучы белән әти-әни очрашуы бала өчен җәза чарасы булганда хезмәттәшлек турында сөйләшү урынсыз.

Балалар белән эшләү ысулларын ата- аналарның үзләреннән дә өйрәнегез. Кызганыч, бүген ата- аналар җыелышы –укытучы һәм гаилә арасындагы бердәнбер дип әйтерлек аралашу чарасы булып калды. Җыелышка килгән ата- аналар мәктәпнең күрсәткечләренең берсенә әйләнеп калды. Гади генә кагыйдәләрне үтәү дә ата-аналарны мәктәпкә җәлеп итүгә ярдәм итәр:

*Беркайчан да җыелышка йөрмәүче ата-аналарны тәнкыйтъләмәгез, моңа карап кына аларның сезнең белән очрашуга теләге тумаячак. Аларның мәктәпкә килүенә һәрвакыт сөенегез.

*Ата-аналарга исемнәре белән мөрәҗәгать итегез, “Фәйзрахмановның әнисе”, “Сәриянең әтисе” дип сөйләшмәгез – кеше өчен үз исеме әһәмиятле.

* Җыелышта конкрет укучылар турында түгел, ә гомуми проблемалар турында сөйләшергә тырышыгыз. Ә менә мактауга телегезне жәлләмәгез.

* Соңгы очрашудан соң ата-аналар, укучылар белән берлектә нинди уңышларга ирешкеәнегез хакында хәбәр итү аеруча файдалы. Проблемаларны ачу конкрет булсын: менә шундый проблема бар, аны хәл итү өчен шуларны- шуларны эшләргә кирәк. Мин үз чиратымда тырышачакмын, сез дә тырышыгыз... Бу очракта аларда сезгә ярдәм итү өчен теләк туа.

* Коллегаларыгызны тәнкыйтъләмәгез.

* Кирәк булганда әти-әниләрнең  ярдәм итүләрен сорагыз.

* Һәрвакыт бу җыелыштан мин нинди нәтиҗә көтәм дигән сорау куегыз. Әгәр укучы янында әти-әнисе бар икән шуны исегездә тотыгыз: алар һәрвакыт балаларның адвокатлары ролендә . Бер кешегә ике прокурор – дөрес түгел!

* Гайбәтләрне дөрес хәл итеп кабул итүдән сакланыгыз, бу сезнең дәрәҗәгезне бик нык төшерә.

* Конкрет әйберләр турында сөйләгез, “үзен начар тота”, “ укыйсы килми” дип әйтмәгез. Ачык итеп әйтегез: “Икенче көн өй эшен әзерләмичә килә”, “Химия дәресендә укытучыга җавап бирмәде”. Киресенчә булганда ата-аналар еш кына сезнең турында “балабызга каныга” дигән фикергә килә.

*Проблемаларның хәл итү юллары турында сөйләшкәндә ата-аналарның балаларына карата көч кулланмауларына  ирешергә тырышыгыз .Үзләренә карата көч кулланылган балалар бик тиз ялганларга һәм башкаларга карата көч кулланып ,үз проблемаларын хәл итәргә өйрәнә .

                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Сыйныф җитәкчесе- тәрбия эшен оештыручы.

Класста сыйныф җитәкчесенең роле, эшчәнлеге....

Ата-аналар җыелышына доклад

Ата-аналар җыелышына доклад"  Укучыларда  кешелеклелек  сыйфатлары  тәрбияләү"...

Ата-аналар җыелышына доклад

" Балаларда  кешелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү" темасына чыгыш...

Доклад(Ата-аналар жыелышына)

Ата-аналар жыелышына доклад...

«Югары уку тизлегенә ничек ирешергә?» дигэн темага ата-аналар алдында уку өчен доклад

Бу докладнын максаты: ата-аналарга оптималь уку турында төшенчә бирү, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштыру, мәктәп белән элемтәне ныгыту...

Ата-аналар җыелышына доклад

Ата- аналар өчен доклад...