Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"
статья на тему

Нургалиева Лилия Фарсиевна

Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге

2009 елның 6 октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үз боерыгы белән башлангыч гомуми белем бирүнең икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады. Әлеге стандарт нигезендә эшләнә торган укыту планнарының инвариант (мәҗбүри) өлешенә татар теле һәм әдәбиятын укыту кертелгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, дәүләт стандартына туган телләрне һәм дәүләт телләрен кертү өчен бик зур эш башкарылган. Билгеле булганча, бер ел элек әлеге стандартларны эшләүче төркемнәр Татарстанга килеп, алар өчен семинарлар уздырылды. “Шул вакытта без дәүләт телләре стандартларын булдыру турында сүз алып бардык. Ул вакытта бу ачык түгел иде, хәзер ачыкланды. Стандартка туган тел дигән әйбер бөтенләй кермәгән иде әле. Менә хәзер ул республикадан даими рәвештә Мәскәүгә тәкъдимнәр юллау, хатлар язышу нәтиҗәсендә кертелде, - диде Фирая Шәйхиева. - Безгә бит әле ике максатны күз алдында тотарга кирәк иде. Безгә дәүләт теле үзебезнең республикада эшләр өчен кирәк. Ә туган тел безгә Россия Федерациясендәге барлык татарларны туплар һәм берләштерү өчен кирәк иде. Чөнки без, әлеге стандартка нигезләнеп, республикабызда чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм башка телләрне өйрәнүгә ярдәм итәргә телибез”.

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамалләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Укытучы менә нинди рольләргә керергә тиеш була:

  • Энтузиазист (укучыларны максатка ирешүгә этәрүче)
  • Берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч
  • Эшне оештыручы консультант
  • Вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче
  • Хаталарын һәм җитешсезлекләрен күрсәтүче сораулар бирүче
  • Төркемнәрнең координаторы
  •  Башкарылган проекны анализлаучы эксперт

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект төрләре:

  • Web- сайт
  • Видеофильм
  • Күргәзмә
  • Газета, журнал
  • Уен
  • Әдәби кичә
  • Бәйрәм
  • Укыту ярдәмлеге
  • Белешмә

  • Эшлекле уен
  • Тамашачылар белән уен
  • Чыгыш
  • Фәнни конференция
  • Пресс- конференция
  • Рольле уен
  • Ярыш
  • Спектакль
  • телетапшыру

Проект эшенең этаплары:

     

Проект буенча эшләү этаплары

Максат

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Эзерлек этабы

Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү

-проекның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

-проблеманың әһәмиятен нигезләү;

-проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәр бүлү

Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә; укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә.

Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр.

Эшчәнлекне планлаштыру

Анык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләү

Хәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлү.

Укучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольлләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлаша,

Мәгълумат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын салыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр.

Проблеманы чишү эшчәнлеге

Проекны эшкәртү

Укучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышу;

Күзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә; вакыт кысаларын күзәтеп тора.

Планлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр.

Проектны тормышка ашыру

Эшне төгәлләү һәм тикшерү

Анализ юлы белән табылган мәгълуматларны бер бөтенгә берләштерү.

Нәтиҗәне тәгъбир итү.

Күзәтә, киңәш бирү, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерә

Проекны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар

Проект яклау

Материалларны , нәтиҗәләрне күрсәтү

Презентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләү

Презентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәяли

Проектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр

Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы

Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү

Проектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ.

Укучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен  бәяли

Эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш....

Презентация к методическому семинару. Тема: Яңа дәүләт стандартларына күчү шартларында инновацион педагогик технологияләрнең нәтиҗәлелеге .

Компьютер, проект, уен, үстерелешле технологияләр кулланылган дәресләр бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтә. Мондый технологияләр яңа стандарт таләпләрен канәгатьләндерә....

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"...

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.

           Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класст...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...