Тесты по окружающему миру
тест по окружающему миру (4 класс) на тему

УМК "Школа России"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon testy_po_okruzhayushchemu_miru_dlya_4_klassa.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Тесты по окружающему миру для 4 класса

Ситдикова  Милеуша  Асхадулловна ,

учитель  начальных  классов

первой квалификационной  категории

МБОУ «Старокишитская НОШ»

Арского муниципального района

Республики Татарстан

Тема:

 Тест № 1. “ Кешелек һәм Җир”

Тест №2. Безнең  планетабыз

Тест №3.  Туган як – зур илебезнең бер өлеше.

 Тест №4.  Туган якның җир өсте.

Тест №5.  Җир-ана. Туфрак

Тест №6. Авыл хуҗалыгы тармаклары

Тест №7. Үсемлекчелек. Сиздерми генә уңышны саклаучылар.

 Тест №8. Минем туган ягым

Тест №9.  Хәзерге Россия

               

                           Тест № 1. “ Кешелек һәм Җир”

1. Галәм яки Космос, космик җисемнәр турындагы фән:

А) экология                          Б) география

Ә) астрономия                     В) тарих

2. Җир өстенең кечерәйтелеп, шартлы билгеләр ярдәмендә яссылыкта сурәтләнүе:

А) глобус                              Ә) карта

3. Экваторны үз эченә алган яктылык поясы ничек атала?

А) поляр пояс            Ә) уртача пояс         Б) тропик пояс

4. Без кайсы яктылык поясында яшибез?

А) поляр пояста         Ә) уртача пояста          Б) тропик пояста

5. Үткән заманнардан калган кыйммәтле хәзинәләр саклана торган урын:

А) архив                      Ә) музей

6. Безнең планетабызның “үпкәләре”:

А) ылыслы урманнар      Ә) яфраклы урманнар    Б) тропик урманнар

7. 1837 нче елда Россиядә беренче пассажир юлы төзелә. Бу кайсы гасыр?

А) XIII гасыр           Ә) XIX гасыр             Б) XVIII гасыр        В) XX гасыр

8. Кайсы оешманың эмблемасында зур панда сурәтләнгән?

А) Гринпис              Ә) Кыргый табигатьнең бөтендөнья фонды

9. Байкал күле – ул:

А) Россиянең табигать мирасы хәзинәсе

Ә) Россиянең мәдәният мирасы хәзинәсе

10. Санкт – Петербургтагы тарихи үзәк – ул:

А) Россиянең табигать мирасы хәзинәсе

Ә) Россиянең мәдәният мирасы хәзинәсе

Язып бетер: 1.Син яшәгән планета ...................................

 2. Материк.......................................................

 3. Ил..................................................................

 4. Республика...................................................

 5. Район.............................................................

 6. Авыл.............................................................

 7. Урам исеме, йорт номеры............................

 8. Синең фамилияң..........................................

Җаваплар: 1. ә; 2. ә; 3. б; 4. ә; 5. а, ә; 6. б; 7. ә; 8. ә; 9. а; 10. ә.

                     

Тест №2. Безнең планетабыз

1.  Дөрес фикерләрне тап.

А) Кояш Җиргә иң якын торучы йолдыз

Ә) Кояш  яктылык һәм җылылык чыганагы

Б) Кояш Җирнең иярчене

В) Кояш – ул табигать

Г) Кояш барлык тере организмнарга да кирәк

2.  Нәрсә ул  Җир?

А) Йолдыз            Ә) Космик җисем               Б) Планета

3. Җирдә көн белән төн нилектән алмашына?

А) Кояш Җир тирәли әйләнгәнгә

Ә) Җир Кояш тирәли әйләнгәнгә

Б) Җир үз күчәре тирәсендә әйләнгәнгә

В) Җирнең күчәре авыш булу аркасында

4. Җирнең нинди табигый иярчене бар?

А) Ай                    Ә) Сатурн                    Б) Кояш

5. Планетабызда ел фасыллары ни өчен алмашына?

А) Җир Кояш тирәли әйләнгәнгә

Ә) Җир үз күчәре тирәли әйләнгәнгә

6. Кояш системасына кергән планеталарны языгыз.

7. Экватор Җир шарын нинди ярымшарларга бүлә?

А) Көнбатыш һәм төньяк ярымшарлар

Ә) Төньяк һәм көньяк ярымшарлар

Б) Көньяк һәм көнчыгыш ярымшарлар

В) Көнчыгыш һәм көнбатыш ярымшарлар

Г) Төньяк һәм көнчыгыш ярымшарлар

8. Нәрсә ул  глобус?

А) Җир шары

Б) Җир өсте

В) Рәсемле шар

9. Җир шарында ничә океан бар?

А) 4          Ә) 6          Б) 7          В) 3

10. Җир шарында ничә материк бар?

А) 4         Ә) 6           Б) 7          В) 3

Җаваплар: 1. а, ә, г; 2. б; 3. б; 4. а; 5. а; 7. ә; 8. а; 9. а; 10.ә.

               

 Тест №3.  Туган як – зур илебезнең бер өлеше.

1. Минем туган ягым урнашкан материк:

А) Африка                      Ә) Австралия

Б) Евразия                       В) Төньяк Америка

2. Минем туган ягым урнашкан зона:

А) урманнар                   Ә) тундра

Б) дала                             В) чүл

3. Минем туган ягым

А) Көнчыгыш ярымшарда урнашкан.

Ә) Көнбатыш ярымшарда урнашкан.

4. Минем туган ягымда

А) кактус, кипарис үсә.

Ә) чыршы, каен, усак үсә.

Б) болан мүге, кәрлә каен үсә.

В) дөя чәнечкесе, джузгун үсә.

5. Бездә яшәүче  хайваннар:

А) поши, куян, кабан

Ә) болан, аю, лемминг

Б) әрлән, дала бөркете, дала кара еланы

В) краб, дельфин, диңгез әрләне

6. Минем туган ягымда

А) авыл хуҗалыгы продуктлары;

Ә) диңгез продуктлары җитештерәләр.

7. Минем туган ягым урнашкан пояс:

А) тропик пояс

Ә) поляр пояс

Б) уртача пояс.

Җаваплар: 1. б; 2. а; 3. ә; 4. ә; 5. а; 6.а; 7. б.

                                 Тест №4.  Туган якның җир өсте.

1. Иң киң таралган җир өсте формасы ( рельеф ) – ул:

А) тигезлек                  Ә) таулар

2. Үләннәр белән капланган, сөзәк битле иңкүлек – ул:

А) коры үзән               Ә) күл                     Б) ерым

3. Яссытаулыклар картада нинди төс белән күрсәтелгән?

А) сары                        Ә) яшел                  Б) ачык соры                В) соры

4. Кеше тарафыннан ясалган тау ничек атала?

А) калкулык                Ә) террикон           Б) яссытаулык

5. Тауның түбән өлеше ничек атала?

А) тау итәге                 Ә) тау бите             Б) тигезлек

6. Тау, ерым һәм калкулыкның

А) түбәсе                      Ә) бите                   Б) итәге була.

7. Ярлары текә, ишелүчән иңкүлек – ул:

А) коры үзән                Ә) калкулык          Б) ерым

8. Тигезлекләр картада нинди төс белән күрсәтелә?

А) сары                         Ә) яшел                 Б) ачык соры

9. Биеклеге 1000 метрдан югарырак, итәге, бите, түбәсе булган җир өсте

    Формасы – ул:

А) тау                            Ә) калкулык          Б) террикон дип атала.

Җаваплар: 1. а; 2. а; 3. б; 4. ә; 5. а; 6. ә; 7. б; 8. ә; 9.а.

                             Тест №5.  Җир-ана. Туфрак

1. Безнең илдә иң киң таралган туфрак – ул:

А) көлсу туфрак      Ә) тундра туфрагы      Б) соры урман туфрагы

2. Иң уңдырышлы туфрак – ул:

А) саз туфрагы         Ә) болын туфрагы      Б) кара дала туфрагы

3. Туфракның уңдырышлылыгы

А) комга                    Ә) кызыл балчыкка      Б) черемәгә           В) тозларга бәйле

4. Микроорганизмнар тәэсирендә черемәдән нәрсә хасил була?

А) су                          Ә) һава                          Б) таш                     В) тозлар

5. Үсемлек һәм хайван калдыкларыннан микроорганизмнар тәэсирендә нәрсә

    барлыкка килә?

А) ком                        Ә) кызыл балчык         Б) черемә                В) ләм

6. Туфрак составына

А) углекислый газ, известьташ, һава, су керә;

Ә) су, һава, ком, кызыл балчык, тозлар, уңдырышлы катлам керә;

Б) аш тозы, ком, кызыл балчык, су, һава керә.

7. Туфракны саклау өчен

А) сукаларга, ашларга, зарарлы хайваннарны һәм бөҗәкләрне юк итәргә кирәк;

Ә) агачлар утыртырга, күп итеп су сибәргә, агулы химикатлар кулланырга кирәк;

Б) кар тотарга, урман полосалары утыртырга, дөрес сукаларга, чама белән сугарырга һәм ашламалар кулланырга кирәк.

8. Табигатьтә 1 см калынлыктагы туфрак барлыкка килсен өчен

А) 100-150 ел            Ә) 5-10 ел                      Б) 250-300 ел          В) 1-2 ел кирәк.

  Җаваплар: 1. б; 2. б; 3. б; 4. в; 5. б; 6. ә; 7.б; 8.б.

 

                  Тест №6. Авыл хуҗалыгы тармаклары

1. Үсемлекчелек түбәндәгеләргә бүленә:

А) умартачылык, чәчәкчелек, бакчачылык, кошчылык

Ә) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек

2. Икмәк һәм икмәк продуктлары пешерү өчен кайсы үсемлекләрнең орлыкларын кулланалар?

А) көнбагыш        

 Ә) җитен            

 Б) арыш          

 В) бодай

3. Яшелчә культурасына караган үсемлекләр:

А) кыяр, кишер, сарымсак

Ә) солы, слива, кашкарый

Б) бәрәңге, көнбагыш, җитен

4. Туклану чылбырлары арасыннан дөресен тап:

А) орлык         кыр тычканы           сыерчык

Ә) бәрәңге яфрагы            колорадо коңгызы           бызылдавык коңгыз

Б) алма          үсемлек бете          алтынкүз

5. Терлекчелектә түбәндәге һөнәр ияләре эшли:

А) яшелчәче          

 Ә) зоотехник            

 Б) ветеринар              

 В) умартачы

6. Мөгезле эре терлек – ул:

А) сыерлар          

Ә) үгезләр            

Б) кәҗәләр            

 В) дуңгызлар

Җаваплар: 1. ә; 2. б, в; 3. ә; 4. ә; 5. ә, б; 6. а, ә.

Тест №7. Үсемлекчелек. Сиздерми генә уңышны саклаучылар.

1. Үсемлекчелекнең төп тармакларына түбәндәгеләр керә:

 А) кырчылык, яшелчәчелек, умартачылык, бакчачылык, ат үрчетү

Ә) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек

Б) кырчылык, яшелчәчелек, кошчылык, балык үрчетү

2. Авыл шәһәргә түбәндәгеләрне җитештереп бирә:

А) туклану продуктлары

Ә) фабрика һәм заводлар өчен чимал

Б) туку фабрикалары өчен чимал

3. Төп бөртекле культуралар дип түбәндәгеләр санала:

А) бәрәңге, помидор, җитен

Ә) солы, бодай, арыш, арпа

Б) суган, көнбагыш, шалкан

4. Яшелчә культураларына түбәндәгеләр керә:

А) кишер, петрушка, томат

Ә) кәбестә, абрикос, персик

Б) чия, баклажан, патиссон

5. Авыл хуҗалыгы профессияләре:

А) тукучы, металлург, геолог                Ә) агроном, комбайнчы, яшелчәче

6. Үсемлек маен түбәндәгеләрдән алалар:

А) карабодай, бодай

Ә) тары, арыш

Б) көнбагыш, җитен

7. Ул коңгызның сары тәнен ун кара сызык бизи:

 А) май коңгызы        

 Ә) скоробей        

 Б) колорадо коңгызы        

 В) бызылдавык коңгыз

8. Үсемлек бетләренең дошманнары:

 А) елак карчыга        

 Ә) алтынкүз            

  Б) камка          

  В) песнәк

9. Алма корткычының гусеницаларын  юк итәргә булышучы:

 А) алтынкүз

 Ә) бызылдавык коңгыз

  Б) ябалак

  В) сыерчык

10. Кыр тычканнарыннан уңышны сакларга ярдәм итүчеләр:

А) ябалак

Ә) төн лачыны

Б) елак карчыга

В) шәүлегән

Җаваплар: 1. ә; 2. а; 3. ә; 4. а; 5. ә; 6. б; 7.б; 8.ә, б; 9. в; 10. а, ә, б.

                           Тест №8. Минем туган ягым

Җөмләләрне язып бетер:

1. Минем туган ягым  ..................................................................  республикасы.

2. Безнең күршеләребез  .............................................................................................................. .............................................................................................................................................   .

3.  Минем туган ягым аша ........................................................................................................

 елгалары ага.

4. Бездә  ............................................................................................................шәһәрләре бар.

Туган ягымның башкаласы .......................................  .

5. Бездә  ......................................................................................................................................  

файдалы казылмалары  табыла.

6.  Туфрагы     .............................  .

 7. Үсемлекчелекнең  ...................................................................................................................

тармаклары киң таралган.

          8. Терлекчелекнең  ......................................................................................................................

тармаклары киң җәелгән.

          9. Минем туган ягым илгә ..........................................................................................................

...........................................................................................................................................  бирә.

                     

Тест №9.  Хәзерге Россия

1. Җөмләне язып бетер.

Безнең илебезнең Төп Законы – __________________________________  

2. Җөмләләрне язып бетер.

Россиянең  күпсанлы халкы – __________________________

Россия территориясендә төрле милләт халыклары яши: _________________________________________________________________

3. Россия территориясендә урнашкан Бөтендөнья табигать мирасы һәм Бөтендөнья мәдәният мирасы хәзинәләрен яз. ( өчтән дә ким язмаска тырыш ).

__________________________________________________________________________

 

4. Планетабыздагы яшь кешеләрнең хокукларын яклаучы халыкара документ ничек атала?

_________________________________________________________________

5. Җөмләне тулыландыр ( икедән дә ким язмаска тырыш ).

Баланың хокуклары: әти-әнисенең фамилиясен йөртү, әти-әни тәрбиясендә яшәү, туганнар белән аралашу, ______________________________________

______________________________________________________________________

6. Дөрес җавапны  “+” тамгасы белән тамгала.

Россиянең Дәүләт флагында бер-бер артлы өч төстәге полосалар урнашкан:

  • ак, зәңгәр, кызыл;
  • ак, яшел, зәңгәр;
  • зәңгәр, кызыл, ак.

7. Син Россиянең дәүләт бәйрәмнәрен беләсеңме? ( өчтән дә кимне язмаска тырыш ).

_________________________________________________________________

_______________________________________________________________________

8. Бирелгән сүзгә  капма-каршы мәгънәдәге сүзләр яз.

Яхшылык – ______________________________________________________;

Дөреслек – ______________________________________________________;

Кыюлык – _______________________________________________________;

Ялкаулык – ______________________________________________________.

9. Хаталар булса, аларның асларына сыз.

1380 нче ел – ул  14 нче гасыр;

988 нче ел – ул 10 нчы гасыр;

1812 нче ел – ул 18 нче гасыр;

1941 нче ел – ул  19 нчы гасыр;

1248 нче ел – ул  11 нче гасыр.

10. Мәскәү шәһәрендә урнашкан истәлекле урыннарның асларына сыз.

Кышкы сарай,  Кремль, Зур театр, Нева аша күпер, Третьяков галереясы, Кызыл Мәйдан.

11.  Россия картасыннан файдаланып яз ( өчтән дә ким язмаска тырыш ).

Эре шәһәрләр: ____________________________________________________

Көнбатышта чиктәш илләр:_________________________________________

_______________________________________________________

Кулланылган әдәбият:

1. А.А.Плешаков ”Әйләнә-тирә дөнья” 4 класс, Казан  “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

2. О.И.Дмитриева “Поурочные разработки по курсу Окружающий мир”, Москва, ”Вако”, 2006.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тест по окружающему миру по окружающему миру I четверть 2 класс

тест по темам "Из чего состоят все предметы.Календарь и компас. Земля имеет форму шара. Глобус- модель Земли. Земля в космосе" по программе "Школа 2100"...

Тест по окружающему миру (1 тест-1четверть 3 класс, 2тест- год 2 класс)

Тест создан для проверки знаний учащихся 3 класса за 1 четверть....

Тест по математике (2 класс), тест по окружающему миру (2 класс)

Данные  тесты   можно использовать как промежуточную контрольную работу....

Итоговый контрольный тест по окружающему миру за 3 класс. Результаты оценивания теста в баллах.

УМК "Школа России" Итоговый контрольный тест по предмету "Окружающий мир" за курс третьего класса.. Данный тест охватывает все основные темы курса "Окружающий мир" для 3-го класса. Задания 1-10 позвол...

Тест по окружающему миру 3 класс по теме "Человек в окружающей среде"

Данный тест поможет учителю быстро организовать проверку текущих знаний...

Тест по окружающему миру "Растения и грибы". Окружающий мир 2 класс.

• Окружающий мир: 2 класс Виноградова Н.Ф. "Начальная школа XXI век", 2 класс • проверка знаний , тест  Тест по окружающему миру на тему: Что такое лес? (растения и грибы) в...

Тест по окружающему миру 2 класс "Мы -союз народов мира"

Данный тест  составлен  по учебнику окружающий  мир для 2 класса  А.А.Плешакова, М.Ю.Новицкой  УМК "Перспектива"....