әйләнә-тирәдән эш программасы
рабочая программа по окружающему миру (2 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

“Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплекты буенча 2 нче сыйныф өчен әйләнә-тирәдән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eylene-tire.doc246 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

« Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе »

         «Каралды»                                                                              «Килешенде»                                                                          «Расланды»

       Методик берләшмә  җитәкчесе :                                        укыту эшләре буенча директор урынбасары:                           Мәктәп директоры:

        ________ /Гилмуллина Р.Ш./                                              _________ /Гобәйдуллина Ә.К./        _____________ /Бариева Г.Г./

                                                                                                         «__28___» ___август_____2015 ел.                                              _132__ номерлы боерык

     «_27___» __август_____ 2015 ел        «_29» __август__2015ел

                                                                                                           .                                                                                            

Эш программасы

әйләнә – тирә дөнья буенча

2 сыйныф өчен

                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                        Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 1_, «__28_»_август 2015 ел

                            төзеде: Яббарова Әлфирә Мансур   кызы

                                                                                                                                                                                 башлангыч сыйныфлар укытучысы

2015 -2016 нче уку елы

Аңлатма язуы

 Эш программасы яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен истә тотып,

  1.  Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең әйләнә-тирә дөнья фәненнән үрнәк программасына,  1-2 кисәктә,  Москва. Академкнига/ Учебник. 2012

2.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373) нигезләнеп төзелде.     

         

Программаның исеме:   әйләнә - тирә дөнья  

Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: барлык сәгатьләр саны – бер атнага 2 исәбеннән – 68 сәгать.

Дәреслек:

     1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек, 2 кисәктә. Русчадан Р. Г. Фәтхерахманов тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. . Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Хрестоматия. - М.: Академкнига/Учебник. 2011г.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

 Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 2 нче класс балалары өчен, 8-9 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа татар теле, сынлы сәнгать, технология фәннәре һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.  

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): «Перспектив башлангыч мәктәп» УМК

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.

Программаның максаты : Табигать һәм иҗтимагый тормышны бербөтен итеп күзаллау формалаштыру; табигать, кеше, җәмгыять турында мәгълумат булдыру;

Бурычлары:

«Әйләнә-тирә дөнья» курсын өйрәнү процессында балаларның табигатьтәге һәм иҗтимагый тормыштагы аерым предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләрен системалаштыру һәм киңәйтү, аларда үз шәһәренә (авылына), үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияләү тормышка ашырыла. Курс табигать һәм җәмгыять байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый һәм социаль тирәлектә экологик һәм әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга йөз тота.

Шул ук вакытта, укыту предметы чаралары белән укучыларның сөйләм телен үстерүгә һәм танып белү процессларына (сенсорлы үсеш, фикерләүне, күзаллау, хәтер, игътибарны үстерү), шулай ук эмоциональ яктан һәм иҗади сәләтләренә зур йогынты ясый. 2 нче сыйныфта әлеге курс Җирнең тереклек планетасы булуы, терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр , үсемлекләр һәм гөмбәләр турында башлангыч күзаллауларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Гадәти булмаган үсемлекләр, хайваннар белән танышалар. Кызыксынучан балалаларга өстәмә әдәбият, Интернет-ресурслар тәкъдим ителә.

Практик юнәлеш:  практик эш, тәҗрибәләрне һәм тестларны материалны аңлаган хәлдә яза, эшли белү. Алган теоретик белемне тормышта  файдалану осталыгына ирешү..

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:     яңа педагогик - психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, практик эшләү, тәҗрибә, тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

                                                    Укыту курсының эчтәлеге

Кеше һәм табигать  

        Планеталар һәм йолдызлар. Кояш безгә иң якын йолдыз, Җирдәге тереклек өчен җылылылк һәм яктылык чыганагы. Җир - планета; аның размеры, формасы турында гомуми күзаллау;  Глобус- Җирнең моделе. Глобуста, коры җир, диңгез һәм океаннарның шартлы билгеләре. Җирнең әйләнүе көн һәм төннең алышынуына китерә. Җирнең кояш тирәли әйләнүе ел фасылларының үзгәрүе. Туган якта ел фасылларының үзгәрүен күзәтү..

         Җирдәге терек һәм терек булмаган табигать. Җир планетасындагы тормыш шартлары. Һава – газлар җыелмасы. Һаваның үзлекләре. Һаваның кеше, үсемлекләр, хайваннар тормышындагы әһәмияте. Су. Суның үзлекләре. Терек табигатьтә суның үзлекләре.

Чәчәкле үсемлекләр. Үсемлек өлешләре: тмыр, сабак, чәчәк, җимеш, орлык. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартлар (яктылык, су, һава, җылы). Үсемлекләрнең туклануы һәм сулавы. Кеше тормышында үсемлекләрнең роле. Үсемлекләрнең күптөрлелеге: чәчәкле һәм ылыслы үсемлекләр, абагасыманнар, мүкләр, суүсемнәр; Россиянең Кызыл китабы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.          

        Культуралы һәм кыргый үсемлекләр. Үсемлекләрнең сабак, яфрак,орлыктан үрчүе.

Туган яктагы үсемлекләр. Исемнәре, күзәтүләрдән алынган үзлекләре. Гөмбәләр. Аларның туклануы. Эшләпәле гөмбәләр һәм күгәрек гөмбәсе, агулы гөмбәләр. Гөмбәне дөрес җыю серләре. Туган яктагы гөмбәләр.         Хайваннар һәм аларның тормышы. Хайваннарга яшәү өчен кирәк булган тормыш шартлары (һәва, су, җылы, ризык). Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр. Җир-су һәм сөйрәлүчеләр, аларның аермасы. Имезүчеләрнең  балаларының туклану үзенчәлекләре. Хайваннарның саклануы. Кыргый һәм йорт хайваннары. Кеше тормышында хайваннарның роле.Туган яктагы хайваннар, аларга характиристика.

Кеше һәм җәмгыять

            Гаилә. Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. Гаилә традицияләре (олыларга ярдәм, бәйрәмнәр, походлар). Нәсел. Нәсел җепләрен барлау. Кеше – җәмгыятьнең бер өлеше. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Хезмәтнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтәге өлеше. Тәрле һәнәр ияләре. Китап төзүчеләрнең һәнәре.

        Туган як – Россиянең бер өлеше. Туган авыл, аңыҗ тарихы, килеп чыгышы, андагы елгалар, күлләр.

        Безнең туган ил – Россия.  Россия. Конституциясе – илебезнең төп законы. Россия гражданинының хокуклары ( яшәүгә, белем алырга, сәламәтлекне сакларга, медицина ярдәменә, ирекле хезмәт һәм ял). Бәйрәмнәр:  Җиңү көне, Конституция көне,  россиянең дәүләт символлары: герб, флаг, гимн). Мәскәү Кремле. Мәскәү шәһәре белән бәйле бөек  князьләрнең исемнәре (Юрий Долгорукий, Дмитрий Донской, Иван III (правнук Дмитрия Донского).

          Куркынычсызлык кагыйдәләре  

        Укучының көндәлек режимы. Ял һәм хезмәтнең чиратлашуы. Режимны төзү. Шәхси гигиена. Физик культура. Саф һавада уеннар -сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның бер төре. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Туклану. Салкын тиюдән саклану.   Ашыгыч ярдәм, телефон номерлары. Урамда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре.Су, газ, электр кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

Белемнәрне тикшерү таблицасы

Бәяләү төрләре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Барлыгы

План буенча контроль эшләр

-

-

-

-

-

-

Практик эшләр

4

3

4

3

14

Лаборатор эшләр

-

-

-

-

-

-

Тестлар

3

2

3

2

10

Экскурсия

3

1

2

2

8

Шәхси, метапрдеметлы, предметлы нәтиҗәләр:

               Шәхси нәтиҗәләр:

  • табигатьне, кешенең, үз илеңнең тарихын өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт булдыру;
  • үз-үзеңә бәя бирү белү;
  • үзеңне Россия гражданины буларак тану, патриотизм, үз илеңнең тарихына, мәдәниятына карата горурлык, җаваплылык хисләре кичерү;
  • табигатьтә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, аларны башкарырга ориентлашу.
  • сәламәт яшәү рәвеше алып баруның кирәклеген аңлау, табигатьтә һәм җәмгятьтә куркнычсызлык кагыйдәләрен үтәү;
  • туган ягыңның табигате, мәдәнияте белән танышыу нигезендә матурлыкны тоя  белү;
  • кеше тормышында гаиләнең тоткан урыны, гаиләдә бер-береңә ярдәм итү кирәклеге турында аңлау;
  • табигатьне, кешене, үз илеңнең тарихын өйрәнүгә  тотрыклы кызыксыну булдыру;
  • тәкъдим ителгән биремне бәяли белү;
  • үз уңышларың һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
  • дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • адекват рәвештә үз-үзеңә бәя бирү;
  • төркемдә эшләгәндә үзең башкарган эшкә җаваплылык хисе кичерү;
  • сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм аны үз-үзеңне тотышыңда тормышка ашыру;
  •  мәдәни кыйммәтләргә уйланылган уңай караш;
  • ил, мәктәп, гаилә өчен  кешенең эшчәнлегенә хөрмәт белән карау, уңай мөнәсәбәттә булу.
  • бердәм дөнья компоненты  буларак,  табигать һәм җәмгыять турында күзаллау;

Метапредметлы нәтиҗәләр:

Регулятив:

  •  танып-белү эшчәнлегенең максатын саклау һәм кабул итү;
  •   үзеңнең гамәлләреңне куелган максат белән тәңгәл китереп планлаштыру;

               -    йомгаклау һәм эзлекле контрольне тормышка ашыру;          

               -   үтәгән биремнәрнең дөреслеген мөстәкыйль һәм адекват рәвештә бәяләү һәм кирәкле төзәтмәләр кертү;

         -   практик эшләр вакытында тиешле вазыйфаларны таләп иткән вакытта башлау һәм тәмамлау;

  • ел фасылларына карап табигатьтәге үзгәрешләрен ачыклаганда тормыш тәҗрибәсен куллану;

экскурсия, практик эш вакытларында эшчәнлегеңне контрольгә алу, күзәтүләр буенча нәтиҗә ясый белү;

  • өйрәнгән вакыйгаларны (Мәскәү Кремле тарихы, Бөек Ватан сугышы)  тасвирлый белү;
  • туган як үсемлек һәм хайваннарын  саклауда тормыш тәҗрибәсеннән файдалану;
  • эшчәнлегеңне контрольгә алу;

     

  Танып-белү:

  •        дәреслектән һәм әдәбияттан кирәкле мәгълүмат таба белү;
  •       текст, схема, таблица, диаграмма, план, картада бирелгән мәгълүматны аңлый белү;
  •       табигать күренешләрен аңлату өчен әзер модельләрне (глобус, карта) куллану;
  • мөһим һәм мөһим булмаган билгеләргә ия булган табигать объектларының анализын тормышка ашыру;
  • табигать объектларының бирелгән билгеләренә чагыштыру һәм классификация уздыру;
  • табигатьтәге үзгәрешләрнең сәбәпчел-тикшерү бәйләнешләрен булдыру;
  •  терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтү нәтиҗәләрен гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау;
  • дәреслекләр, фәнни-популяр текстлардан алган мәгълүматлардан мөһимен аерып чыгару;
  • тарихи вакыйга һәм аның нәтиҗәсе арасында бәйләнеш булдыру; (укытучы җитәкчелегендә);
  • тарихи вакыйгаларны чагыштыру, нәтиҗәләр ясау;
  • мәгълуматны эзләгәндә Интернет ресурслар, китапханә ресурслары кулланып эзләүне тормышка ашыру;
  • туклану чылбыры  схемаларын модельләштерү;
  • табигать объектларын чагыштыру һәм классификацияләү;
  • берничә төрле бирелгән мәгълуматны  биремнәр үтәгәндә гомумиләштерү һәм каршы куя белү;
  • тарихи чыганаклар нигезендә логик рәвештә фикерләр чылбыры төзү;
  • туган якны өйрәнү материалын җыю, сурәтли белү;
  •  дәреслектә шартлы билгеләрне дөрес итеп укып,  үзеңә кирәк белешмәне тиз генә таба белү;
  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;
  • хайван һәм үсемлекләрнең төп билгеләрен аерып алуга нигезләнеп төркемнәргә бүлү;
  • терек һәм терек булмаган  табигать турында фикерләп,  логик чылбыр төзү.
  • Коммуникатив:
  •  биремнәрне үтәгәндә сыйныфташың белән парларда эшли белү: гамәлләрне тәртипкә салу, бер-береңне тикшерүне тормышкка ашыру;
  • төркемнәрдә эшләгәндә вазыйфаларны бүлү;
  •  партнёрның фикерен исәпкә алу,  ясаган хаталарны аргументлар китереп тәнкыйтьләү, үзеңнең карарыңны расларга.
  • экскурсия һәм практик эшләр вакытында күршең белән хезмәттәшлек итү;
  • Дәүләт символларын ачыклаганда төркем белән эшчәнлектә үз вазыйфаңны башкару;
  • төркем белән эшләгәндә әйтелгән фикерләр арасындагы аерманы күрү һәм дөрес фикерне сайлый белү.

Предметлы нәтиҗәләр:

            Кеше һәм табигать.

  • җир, кояш һәм башка планеталар; йолдызлар һәм йолдызлыкларны белү.
  • терек һәм терек булмаган табигатьне аеру, алар арасындагы бәйләнешкә мисаллар китерә белү. (ел фасылларының алышынуы, кояшның үсемлекләргә, хайваннарга тәэсире);
  • ел фасылларына карап терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр;
  • бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләрнең тышкы кыяфәтләре һәм аерым үзенчәлекләре;
  • табигать объектларын үзенчәлекләренә карап группалштырырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр);
  • йорт һәм кыргый хайваннарның аермалылыгы;
  • кеше тормышында гөмбәләрнең роле;
  • суның үзлекләрен ачыклау буенча гади генә тәҗрибәләр үткәрергә;
  • һаваның үзенчәлекләрен күзәтеп нәтиҗә ясарга;
  • үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны булдырырга;
  • мәгълумати әдәбият белән эшләргә;
  • кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллау;
  • сәламәт тормыш алып барырга кирәклеген аңлау;

Кеше һәм җәмгыять.

   -   безнең планетаның исемен, туган илнең, районның исемен;

         -   гаилә традицияләрен, бәйрәмнәрен;

         -   дөрес туклану, көндәлек режимның роле;

         -   саф һавадагы уеннарның сәламәтлеккә файдасын, салкын тиюдән саклану, салкын тигәндә үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен белергә;

         -   туган якның тарихын, күренекле шәхесләрен; шәһәрнең, авылның. бистәнең исемен;

         -    гаилә традицияләрен; шәҗәрәсен;

         -    Россиянең һәм Татарстаннын дәүләт символикаларын, Конституциянең төп законнар җыелмасы икәнен;

         -    Россия башкаласының күренекле урыннарын;

         -    Россиянең дәүләт символларының тарихын, гореф- гадатләрен, тарихын;

          -    туган иленең исемен, башкаласын, истәлекле урыннарын әйтә белергә тиеш.

Куркынычсызлык кагыйдәләре.

  • гөмбәләрнең билгеләрен һәм исемнәрен, аларны җыю кагыйдәләрен;
  • юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен;
  • табигатьтә  үзеңне тоту кагыйдәләрен;
  • су, электр приборлары, газ белән эш итү кагыйдәләрен белү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү;

-үз зшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу;

- мәгънә барлыкка китерү (“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”)

- үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.

Регулятивуниверсаль уку гамәлләре:

- иптәшләре белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләсен куярга;

- укытучы ярдәмендә бирелгән биремне анализларга, билгеле һәм билгесезләрне аерып алырга;

 - кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

 - уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

 - ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

 - яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә;

- укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- уку мәсьәләсен чишү өчен кирәкле мәгълүматны дәреслектән (текст, иллюстрация, схема, сызым) энциклопедиядән, белешмәдән, Интернеттан эзләү һәм сайлау;

- күзәтүләр, дәреслек материалын өйрәнүләр аша яңа белемнәр табу;

- табылган мәгълүматны эшкәртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериацияһәм классификация башкарырга;

- рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга;

- фикерләүдә логик чылбыр төзергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре :

- партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

- килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

- төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координациясенә омтылырга;

- төрле технологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә;

- тормыш тәҗрибәсен куллану.

2нче сыйныф ахырына әйләнә-тирә дөнья  курсыннан уку программасын үзләштерү буенча таләпләр

Укучылар өйрәнәчәк:

  • Җир, Кояш һәм башка планеталар; йолдызлар һәм йолдызлыклар;
  • Терек һәм терек булмаган табигатьне аеру, алар арасындагы бәйләнешкә мисаллар китерә (ел фасылларының алышынуы, Кояшның үсемлекләргә, хайваннарга тәэсире);
  • Ел фасылларына карап  терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр;
  • Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләрнең тышкы кыяфәтләре һәм аерым үзенчәлекләре;
  • Табигать объектларын үзенчәлекләренә карап  группалштырырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр);
  • Йорт һәм кыргый хайваннарның аермалылыгы;
  • Кеше тормышында гөмбәләрнең роле;
  • Суның үзлекләрен ачыклау буенча гади генә тәҗрибәләр үткәрергә;
  • Һаваның үзенчәлекләрен күзәтеп нәтиҗә ясарга;
  • Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны булдырырга;
  • Мүгълумати әдәбият белән эшләргә;
  • Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллау;
  • Сәламәт тормыш алып барырга кирәклеген аңлау;

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Табигать турында сорауларга җавап биргәндә, күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәрергә;  
  • Тере организмнарга яшәү өчен кирәкле шартлар тудырырга;
  • Һава һәм суның үзлекләрен аерырга;
  • Үзе яшәгән тирәлектәге үләннәрне, куакларны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне аерырга;
  • Үсемлекләрне үзлекләреннән, билгеләреннән чыгып группаларга аерырга (чәчәкле үсемлекләр, ылыслылар, абагасыманнар, мүкләр, суүсемнәр);
  •   Хайваннарны үзлекләреннән, билгеләреннән чыгып группаларга (бөҗәкләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләр);
  • Кеше сәламәтлегенә табигатьнең йогынтысы;  
  •   Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту (шәхси гигиена, көндәлек режим,  физкультура);
  • Үзеңнең нәсел җепләреңне;

                                                                                    Тематик план.

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Календарь срок

Факттагы срок

Искәрмәләр

1

Терек һәм терек булмаган табигать. Экологларның мәктәп балаларына хаты.

1

03.09

2

Терек һәм терек булмаган табигать. Әмирнең сораулары.

1

08.09

3

Терек һәм терек булмаган табигать. Өлкәннәр киңәшләре.

1

10.09

4

Мәктәп яны  тәҗрибә бакчасына экскурсия.  Көзге эшләр.

1

15.09

5

Сорауларга җавапны дәреслектән эзлибез.

1

17.09

6

Тәҗрибә һәм күзәтү.

1

22.09

7

Җир. Җирнең моделе.

29.09

8

Ни өчен Җирдә көн төн белән алмашына?

1

1.10

9

Йолдызлар һәм йолдызлыклар.

1

06.10

10

Планеталар.

1

08.10

11

Җирнең кояш тирәли хәрәкәте.

1

13.10

12

Терек булмаган һәм терек табигать ничек бәйләнгәннәр?

1

15.10

13

Җир планетасында тормыш шартлары.

1

20.10

14

Һаваның үзлекләре.

 

1

22.10

15

Су кемнәргә һәм ни өчен кирәк?

1

27.10

16

Су һәм аның үзлекләре.

 

1

29.10

17

“Һаваның һәм суның үзлекләре” бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау

1

10.11

18

Үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар.

1

12.11

19

Тамыр,сабак һәм яфрак.

1

17.11

20

Үсемлекләрнең туклануы.

1

19.11

21

“Кояш, һава, су һәм үсемлекләр”бүлеге буенча гомумиләш-тереп кабатлау

1

24.11

22

Чәчәкле һәм ылыслы үсемлекләр.

1

26.11

23

Абагалар, мүкләр һәм суүсемнәр.

1

26.11

24

 Россиянең Кызыл китабы.

1

1.12

25

“Үсемлекләрнең күптөрлелеге” бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау.)

1

03.12

26

 Кешеләр ни өчен

культуралы үсемлекләр игәләр?

1

08.12

27

 Кешеләр культуралы үсемлекләрнең кайсы өлешләрен файдаланалар?

1

10.12

 28

 Барлык яшелчә үсемлекләрен дә бер үк вакытта утыртырга ярыймы?

1

15.12

29

Бөртеклеләрнең  уңышы нәрсәгә бәйле?

1

17.12

30

Бакча үсемлекләре.

Экскурсия.

1

22.12

31

Үсемлекләр күпме яшиләр?

1

24.12

32

Үсемлекләрнең үз өлешләре белән үрчүе.

1

12.01

33

“Үсемлекләр” темасын гомумиләштереп кабатлау.

1

14.01

34

Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы?

1

19.01

35

Эшләпәле гөмбәләрнең агулы һәм ашарга яраксыз игезәкләре.

1

21.01

36

Гөмбәне ничек дөрес җыярга?

1

26.01

37

Хайваннарның күптөрлелеге.

1

28.01

38

Бөҗәкләр.

1

2.02

39

 Балыклар.

1

04.02

40

Җир-су хайваннары.

1

09.02

41

Сөйрәлүчеләр.

1

11.02

42

Кошлар.

1

16.02

43

Җанварлар.

1

18.02

44

Хайваннар ничек сакланалар?

1

25.02

45

Йорт хайваннары.

1

25.02

46

Җанлы почмак.

1

1.03

47

Дәрес-экскурсия.

1

03.03

48

Кыргый хайваннарның әһәмияте.

1

10.03

49

Кеше кулга ияләштерелгән хайваннар өчен генә җаваплы түгел!

1

15.03

50

“Кеше һәм хайваннар” бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау.

1

17.03

 51

Синең турында

1

31.03

52

Кеше нәрсәләр булдыра?

1

5.04

53

Сау-сәламәт үс.

1

07.04

54

Туклану һәм сәламәтлек.

1

12.04

55

Синең көндәлек режимың кемгә бәйле?

1

14.04

56

“Акыллы кеше – табигатьнең бер өлеше” бүлеге буенча йомгаклау.

1

19.04

57

Чисталык-сәламәтлекнең нигезе.

1

21.04

58

Салкын тиюдән саклан.

1

26.04

59

Синең урамдагы куркынычсызлыгың.

1

28.04

60

Синең өйдәге кур-кынычсызлыгың.

1

3.05

61

“Үзеңне бәладән ничек сакларга?” бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау.

1

5.05

62

Шәһәрнең, авылның, бистәнең исеме.

1

10.05

63

Мәскәү Кремле тарихы.

1

12.05

64

Шәһәргә экскурсия.

1

17.05

65

Уртак бабабыз.

1

19.05

66

Җиңү көне.

1

24.05

67

Россия Конституциясе көне.

1

26.05

68

“Туган якта” бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау.

       1

31.05

Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:

     1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек.2 кисәктә. Русчадан Р. Г. Фәтхерахманов тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Хрестоматия. - М.: Академкнига/Учебник. 2011г.

    3. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2012г.

    4. Примерные программы по учебным предметам. Начальная школа. Стандарты второго поколения. – М. «Просвещение». 2011г.

Якынча еллык йомгаклау тикшерү эше

1. Нәрсә ул глобус?

А. Ясалган шар        

В. Җир моделе

С. Ай моделе

 2. Җиргә иң якын йолдыз

А. Кояш

В. Ай

С. Зур Җидегән йолдыз.

3. Җир үз күчәре тирәсендә 24 сәгать эчендә тулы ничә әйләнеш ясый?

А. 7

В.1

С. 30

4. Предметларны төркемнәргә урнаштырып языгыз.

Тузганак, койма, һава, күбәләк, кәгазь, су, каен гөмбәсе, таш, чуртан, ком, кирпич, машина.

Терек табигать

Терек булмаган табигать

Кеше тарафыннан ясалган предметлар

5. Нәрсә ул гөмбәлек?

А. Гөмбәнең төп өлеше

В. Гөмбә җыю вакыты

С.  Гөмбә исеме

6. Бөҗәкләрдә ничә аяк?

А. 8

В.4

С. 6

7. Үрмәкүчтә ничә аяк?

А.6

В.8

С. 10

8. Балыкларның төп билгеләре

А. Тәннәре каурый белән капланган

В. Тәннәре йон белән капланган

С.  Тәннәре  тәңкә белән капланган

9. Имезүчеләрнең төп билгеләре

А.  Тәннәре йон белән капланган, 4 аяк

В.  Барлык хайваннар да балаларын сөт  имезеп үстерәләр

С. Урманда яшиләр

10. Әгәр таныш булмаган кеше  сезгә үз машинасына утырып почта бүлекчәсен    күрсәтергә кушса  син нишләр  идең?

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________  

11. Электр приборлары белән эшләгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен ата

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

12. Сәламәтлек өчен кирәкле продуктларның астына сыз

Яшелчәләр, лимонад, икмәк, җиләк-җимешләр, конфетлар, чипсы, сөт, ботка.

Тест  түбәндәге чыганаклардан файдаланып төзелде:

  1. Социальная сеть работников образования nsportal.ru

http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/okruzhayushchii-mir/itogovyi-test-po-okrmiru

  1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2 нче сыйныф өчен дәреслек.    Русчадан Р. Г. Фәтхерахманов  тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

                                                                      

                                                Программаны тикшерү карта-схемасы

Дата

Укытучы

Фәне

Класс

Титул

бите

Аңлат

ма

язуы

Контроль

төрләре

таблицасы

Эчтә

лек

Календарь-

тематик

план

УУГ

Укучы

ларның

әзерлеге

нә таләпләр

Укыту

методик

комплек

ты

Якынча

еллык

йомгаклау

тикше

рү

эше

Тәкъ

дим

нәр

Ис

кәр

мә

  Имза ______________

   « Нәтиҗәләр  белән таныштым » _____________________________________

   «_______» __________________

Төрле эшләрне бәяләү критериесе:  үзләштерүнең, практик эшнең һәм тәҗрибәнең  дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.

Тематик контроль эш язма (тест) рәвештә үткәрелә. Билге куела:

“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш

“4”ле – 1 хата һәм 1-2 недочет, 2 хата яки 4 недочет,

“3”ле – 2-3 хата һәм 1-2 недочет, 3-5 хата яки 8 недочет,

“2”ле – 5 һәм аннан күбрәк хата

Телдән җавап түбәндәгечә бәяләнә:

“5”ле билгесе уку материалын иҗади, тулысынча ачып бирә алса, хаталарсыз яки 1 недочет булса, өстәмә әдәбияттан мисаллар китерә алса, куела.

“4” ле билгесе тулы җавап биреп тә, материалны иҗади ачып бирүдә зур булмаган хаталар булса, куела.

“3” ле билгесе җавап тулысынча ачылып бетмәсә, материалны иҗади ачып бирүдә аерым хаталар китсә, этәргеч сораулар ярдәмендә генә җавап бирелсә куела.

“2”ле билгесе материалны ачып бирә алмаса куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Әдәби уку фәненнән эш программасы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...