"Без җаваплы…"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему

Дәрес эшкәртмәсе. Тема: Без җаваплы…

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_zhavaply.rar987.92 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: Әйләнә тирә дөнья.   2 сыйныф

Дәрес № 49

Дәрес темасы: Без җаваплы…

Материал: дәреслек

Җиһазлау: презентацияләр,карточкалар,тест,мэнэдж мэт,тамгалар.

Дәрес тибы:  катнаш

Предметара бәйләнешләр: табигать белеме,тарих,әдәбият

Планлаштырылган нәтиҗә: Укучылар табигатькә сакчыл караш белән карарга,үзләренең хәлләреннән килгәнчә булышырга,экологик кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәнергә тиеш.

Эшчәнлек максаты: Укучыларда хайваннар турында булган  белемнәрен арттыру һәм тирәнәйтү.

Белем бирү максаты: Укучыларны Кызыл китап белән таныштыру,кеше үтәргә тиешле экологик кагыйдәләрне барлау һәм истә калдыру.

Тәрбия бирү максаты:Табигать һәм андагы тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү.

УУГ универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү) үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу;

__________________________________________________________________________________

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне  ихтыяр буенча көйләү) үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру.

__________________________________________________________________________________

Танып-белү гамәлләре: (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү) Булган белемнәрне тирәнәйтү;  теманы аңлауны тест ярдәмендә ныгыту.

__________________________________________________________________________________

Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,   иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү) иптәшеңнең фикерен тыңлау, үз фикереңне тулы итеп әйтә белү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Оеш.моменты.

-Исәнмесез укучылар.Кәефләрегез ничек?Яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

Үткәннәрне кабатлау.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, без бүгенге дәресебезне башлап җибәрер алдыннан узган дәресләрдә үткәннәрне кабатлап китәрбез.

Шулай итеп башладык.Беренче бирем “Мине таныйсыңмы?”дип атала.Мин сезгә биремнәрне укыйм, ә сез кул күтәреп нәрсәләр турында сүз барганлыгын әйтергә тиеш буласыз. 

ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыру, басу)

1.Тәннәре лайлалы тышча һәм тәңкә белән капланган.(              )

2.Җирдә сөйрәлеп йөриләр,тәннәре панцир яки коры кабырчык белән капланган.

3.3 пар аяклы,тәннәре 3 өлештән тора.Баш,күкрәк һәм корсак өлешеннән.(                   )

4.Суда туалар һәм җирдә дә,суда да яши алалар.(                    )

5.Тәннәре каурый белән капланган,2 пар аяклары бар.(                )

Тәннәре йон белән капланган,балаларын имезеп үстерәләр.(                                  )

МОЛОДЦЫ!Ә хәзер икенче бирем.

-Сезгә карточкалар таратыла.Әлеге карточкаларга хайваннар исемнәре язылган.Аларны ике группага аерырга кирәк.(Кыргый һәм йорт хайваннары)

СОРТ КАРДС.

-Йорт хайваннары дип ни өчен атыйлар?

-Кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан кайсы яклары белән аерылалар?

ЯҢА ТЕМАГА кереш

-Укучылар, ничек уйлыйсыз.Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләшербез икән?

Мин сезгә презентация карарга тәкъдим итәм.Бәлки шуннан сон үз фикерләрегезне әйтерсез.

 Презентация “Без җаваплы...”

ЯҢА ТЕМА:

-Кояш системасында  бик гаҗәеп планета бар.Ул-җир.Һәм без әлеге планетада гына яшәеш барлыгын беләбез.Анда без ярата,соклана торган нәрсәләр бик күп.М:кош тавышлары,чишмә чылтыраулары,урман-кырлары,тау,елга-күлләре барсы-барсы да безгә яшәр өчен көч бирә.

Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге.Табигать безгә карата бик мәрхәмәтле.Ул безгә бар матурлыгын,байлыгын бүләк итә.Без дә үз чиратыбызда аңа сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиешбез.Бездән соң килгән буыннарга табигатьнең бөтен матурлыгын,байлыгын тапшырырга теләсәк,без аның турында барсын да белергә,өйрәнергә һәм сакчыл карашта булырга тиешбез.

-Бүгенге дәресебезнең темасы да “Без җаваплы...” дип атала.Нәрсәләр өчен җаваплы икәнлеген дәрес барышында ачыкларбыз.

  • Укучылар,сезнең барыгызның да яраткан йорт хайваннары бар.Без алар турында сөйләшкән идек инде. Сез аларны ашатасыз,эчертәсез, яратасыз  һәм алар турында кайгыртып яшисез.Бу һичшиксез шулай булырга тиеш.

Ә хәзер мин сезгә Н.Сладковның “Жалейкин һәм бака”дип аталган хикәясенең тәрҗемәсен укып китәм.Игътибар белән тыңлагыз.

        Жалейкин бик юеш,салкын сазлыкта баканы күреп алды.Малай аны бик кызганды.

  • И мескен бака.Сиңа әлеге сазлыкта бик уңайсыз,сырыстыр инде юешләнеп,туңып беткәнсең,-диде. Ул акрын гына бакага таба кулын сузды һәм аны эләктереп тә алды.
  • Кайгырма бака дус,мин синең турында кайгыртырмын,-диде.Ул чаба-чаба өйенә кайтты.Шкафтан бик матур шкатулканы алды.Аның астын мамык белән түшәде һәм баканы әлеге шкатулкага урнаштырды. Баканы  тәрәзә төбенә, кояшка куйды.Аның алдында ашарга да ни генә юк иде.
  • Менә күрдеңме инде,син хәзер үзеңнең сырыс сазлыгыңда тилмермәссең,- диде. Шулай диде дә урамга чыгып китте.
  •  Укучылар, ничек уйлыйсыз.Бакага мондый уңайлыклар ошадымы икән?

Ә хәзер 2 һәм 4 урыннарда утыручы укучылар бер бит кәгазьне алыгыз һәм урталай бүлеп каршы як иптәшегезгә бирегез.

-Сез укыган өлештән нәрсәләр турында белдегез?

-Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

-Бу сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә?

СИ- ФИНК-УАНДЭ

(фикерләрне белү) хикәяне дәвам итү.

-Малай урамнан кайтып керү белән бака дусты янына ашыкты.Ни күзләре белән күрсен.Бака хәлсезләнеп,аяклары белән мамыкка чолганып беткән.Жалейкин баканы бик кызганды.Кайнар күз яшьләре түкте.Ул тиз генә баканы алды да, сазлыкка таба йөгерде.Мескенгә сазлыкны күрүгә хәл кереп киткәндәй булды.Әйе,бакага да үзенең сырыс,салкын сазлыгында малайга үз өйендә ничек рәхәт булса,  шулай ук рәхәт шул.

Проблемалы сорау кую.

-Ничек уйлыйсыз, бакалар җир йөзендә күпме,әллә бетү алдындамы?

Бакалар бик күп юкка чыгалар.Сәбәпләре:рестораннарда бака ите деликатес санала.Көнбатыш Европада бакалар инде бетү чигенә җиткән.Алар бакаларн күкләп Индиядән сатып ала башлаганнар.Машина юлларында бик күп үләләр.Җәй көннәрендә әлеге күренешләргә тап буласың.

-Ә бакалар табигатьтә кирәкме соң?

(               )

-Бер бака көнгә 700 черкине ашый.Ә черки кешегә зыян сала.Бакалар булмаса ләкләкләр,челәннәр бик нык кимерләр иде.Чөнки алар бакалар белән тукланалар.

Шулай итеп туклану чылбыры барлыкка килде.

ЧЕРКИ  -  БАКА -  ЧЕЛӘН

Бакалар булмаса, черкиләр бик артып китәр иде.Челәннәр,ләкләкләр ач калырлар иде.

 Табигатьтә туклану чылбырын өзәргә ярамый.

ФИЗ.МИНУТКА

Су буенда бакалар

Баталар да калкалар

Уңга да бөгеләләр,

Сулга да бөгеләләр.

Алга да бөгеләләр,

Артка да бөгеләләр

Һәм суга сикерәләр.

ТЕМАНЫҢ ДӘВАМЫ

-Хайваннарның юкка чыгу сәбәпләре туклану чылбыры өзелү генә түгел.Ничек уйлыйсыз тагын нинди сәбәпләр бар?

-аучылык

-балык тоту

-урманнарны кисү

-бөҗәкләрне тоту

-һаваның пычрануы

-сулыкларның пычрануы

-үсемлекләрне өзү

Презентация “Кызыл китап” слайд №1

-Юкка чыгу алдында торган хайваннар кызыл китапка кертелә.

СЛАЙД №2

-Ни өчен китап кызыл китап дип атала? Кызыл төс әлеге очракта-борчулы сигнал.

1966 нчы елда бөтен дөнья галимнәре сакларга кирәкле үсемлекләр, хайваннар исемлеген барлаганнар. һәм әлеге исемлекне Кызыл китап битләренә бастырганнар. Ни өчен Кызыл китапмы? Чөнки кызыл төс - кисәтү  төсе. Әлеге төс китап битендәге үсемлек һәм хайваннарны җир йөзеннән бетүләре,кимүләре турында кисәтә.

 СЛАЙД№ 3- 31гә кадәр слайдларны кара.

-Кызыл китапка кертү әле аларны саклау дигән сүз түгел.Аларны саклап калу,үрчетү кеше кулында.Шуңа күрә хәзерге вакытта бик күп тыюлыклар эшли.Тыюлыклар-хайваннарны ,үсемлекәрне саклау,үрчетү урыны.Анда аларны ашаталар,эчертәләр,дәвалыйлар һәм күпләп үрчетеп яңадан табигать кочагына кайтаралар.

СЛАЙД№ 32

  • Татарстанда бу эш белән Идел-Кама тыюлыгы һәм
  • Түбән Кама милли паркы шөгыльләнә .

-Укучылар.Без кызыл китапка кертелгән хайваннарны гына түгел, барлык тереклекне дә сакларга тиешбез.Аларның гомерләре без табигатьтә үзебезне ничек тотуыбыздан да тора бит.

ЭКОЛОГИК КАГЫЙДӘЛӘР:

СЛАЙД № 34,  35,   36

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

 Беркемнең каргышын алма син,

 Күбәләк тә елап калмасын...

 Сак бул син, сабыем, сак бул син,

 Саклый күр табигать баласын.

 Онытма, туган җир бер генә,

 Кадерләрен аның бел генә...

 Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы! ( Р. Вәлиева)

-Укучылар,үзебезнең табигать дусларыбызны яклый,саклыйк.Авыр вакытларында аларга ярдәм кулы сузыйк.Хайваннар да адәм баласының иң авыр вакытларында  ярдәмгә киләләр бит. Бөек Ватан сугышы чорын гына искә төшерик. Бөек Ватан сугышы вакытында хайваннар солдатларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булганнар.

Презентация “БВСугышында катнашкан һәм герой исемен алган хайваннар”.

НЫГЫТУ

-Димәк, укучылар без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

Без нәрсәләр  өчен җаваплы?

(.........)

ТЕСТ

1.Хайваннар алар:

С) Кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр,балыклар.

Б)үсемлекләр,кошлар,бөҗәкләр.

2.Кызыл китапның кызыл төстә булуы нәрсәне аңлата?

А)борчулы сигналны

Б) хайваннарның күплеген

3.Тыюлыклар ни өчен кирәк

К) хайван,үсемлекләрне саклап калу өчен.

Б)хайваннар артып китмәсен өчен.

4.Без җаваплы нәрсә өчен

Л)табигатьне сакларга

Б) хайваннарның телен белергә.

5.Син табигатьнең дусты булырга телисезме

А) әйе

Б) юк

Дөрес эшләсәгез САКЛА сүзе килеп чыгарга тиеш иде.Әлеге сүз сезгә тагын бер мәртәбә табигать,тереклекне сакларга кирәклегенә ишарә ясый.

ЙОМГАКЛАУ

РЕФЛЕКЦИЯ

-Сез табигать дуслары булырга сүз бирәсезме?

Мин сезгә табигать дусты дигән тамгалар өләшәм.Мин сезгә ышанам!

 -Дәрес сезгә ошадымы?Ошаса елмаюлы йөз,ошамаса боек йөз ясагыз.

Билгеләр кую.

Өй эше. Укырга 39-40  битләр.Эш дэфтәреннән 45,46 биремнәр.

Дәрес тәмам ,чыгарга мөмкин.

ТЕСТ

1.Хайваннар алар:

С) Кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр,балыклар.

Б)үсемлекләр,кошлар,бөҗәкләр.

2.Кызыл китапның кызыл төстә булуы нәрсәне аңлата?

А)борчулы сигналны

Б) хайваннарның күплеген

3.Тыюлыклар ни өчен кирәк

К) хайван,үсемлекләрне саклап калу өчен.

Б)хайваннар артып китмәсен өчен.

4.Без җаваплы нәрсә өчен

Л)табигатьне сакларга

Б) хайваннарның телен белергә.

5.Син табигатьнең дусты булырга телисезме

А) әйе

Б) юк

 ТЕСТ

1.Хайваннар алар:

С) Кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр,балыклар.

Б)үсемлекләр,кошлар,бөҗәкләр.

2.Кызыл китапның кызыл төстә булуы нәрсәне аңлата?

А)борчулы сигналны

Б) хайваннарның күплеген

3.Тыюлыклар ни өчен кирәк

К) хайван,үсемлекләрне саклап калу өчен.

Б)хайваннар артып китмәсен өчен.

4.Без җаваплы нәрсә өчен

Л)табигатьне сакларга

Б) хайваннарның телен белергә.

5.Син табигатьнең дусты булырга телисезме

А) әйе

Б) юк

ТЕСТ

1.Хайваннар алар:

С) Кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр,балыклар.

Б)үсемлекләр,кошлар,бөҗәкләр.

2.Кызыл китапның кызыл төстә булуы нәрсәне аңлата?

А)борчулы сигналны

Б) хайваннарның күплеген

3.Тыюлыклар ни өчен кирәк

К) хайван,үсемлекләрне саклап калу өчен.

Б)хайваннар артып китмәсен өчен.

4.Без җаваплы нәрсә өчен

Л)табигатьне сакларга

Б) хайваннарның телен белергә.

5.Син табигатьнең дусты булырга телисезме

А) әйе

Б) юк

ТЕСТ

1.Хайваннар алар:

С) Кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр,балыклар.

Б)үсемлекләр,кошлар,бөҗәкләр.

2.Кызыл китапның кызыл төстә булуы нәрсәне аңлата?

А)борчулы сигналны

Б) хайваннарның күплеген

3.Тыюлыклар ни өчен кирәк

К) хайван,үсемлекләрне саклап калу өчен.

Б)хайваннар артып китмәсен өчен.

4.Без җаваплы нәрсә өчен

Л)табигатьне сакларга

Б) хайваннарның телен белергә.

5.Син табигатьнең дусты булырга телисезме

А) әйе

Б) юк


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Ата-аналар балалары өчен җаваплы"

Балаларыгызны мәрхәмәтле итеп тәрбияләгез - бары тик мәрхәмәтлек кенә аларны бәхетле итә ала...

Ата-аналар балалары өчен җаваплы

Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. ...

Доклад "Ата-ана җаваплы"

Доклад для родительского собраниия на тему "Ата-ана җаваплы"...

выступление в родительском собрании " Ата-ана балалар өчен җаваплы"

выступление содержет на что должны обратить внимание родители при воспитании своих детей и выходы из этих проблемкакие могут возникнуть проблемы и...