Пушкинга сәяхәт.
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Мубаракзянова Алсу Габдуллахатовна

3 нче сыйныф , әйләнә - тирә дөнья дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Пушкинга сәяхәт.32.97 КБ

Предварительный просмотр:

 

Тема: Пушкинга сәяхәт.

Максат:  буыннар чылбырын “Пушкиннар гаиләсе” үрнәгендә өйрәтү.

Дидактик бурычлар:

1. Буыннар дәвамын өйрәнү;.

2. Зирәклектә, тапкырлыкта үрнәк алырга өйрәнү. .

3. Илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.  

             Психологик бурычлар: иҗади фикер йөртүне камиллəштерүне дəвам итү.

            Тəрбияви бурычлар: проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген  үстерү, дуслык,

            бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү, үз-үзеңə бəя кую.

            Җиһаз: компьютер, медиапроекторда дəрес моделе, тарату өчен карточкалар.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: өйрәнелгән  информацияне дәрестә куллана белү.

РУУГ:  эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру. Мотивация.

— Исанмесез, балалар!

 Хәерле булсын якты көнебез!

Херле булсын дәресебез,

Хәерле булсын һәрбер эшебез.

II . Актуальлштеру.

Өйгә эшләрне тиишеру.

1.Телдән җурнал.(укучылар чыгышы)

2. Зирәк  зирәктән өйрәнә.

3. Картлар яшәргә өйрәтә.

4.Тормышның дәвамы буыннарда.

III.  Авырлыктан чыгу юллары. Теманы ачыклау.

Шигырьне тыңлап үтик әле? Сез бу әкияттне беләсезме?

 Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда

Карт белн карчык яшәннәр;

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ утыз еч ел бергә торганнар.

Карт балык тоткан зур ятьмә белән,

Жеп эрли булган аңарга карчык.

Бервакыт картка диңгез төбеннән

Чыккан ятьмәдә бары тик балчык;

Икенче тапкыр ятьмәсе чыккан

Диңгез үләне белән чорналып;

Өченчесендә бер балык чыккан,

Тик гади түгел, алтын балык.

Кеше күк шунда үл телгә килгән.

Картка ялынган: «Жибр, дип, мине!

1.Бу әкиятнен, авторын беләсезме?

2. Аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез ?

3. Безнең  кайсы язучыбыз Пушкинга ошаган.

4. Аларның кайсы әсәрләре бер үк төрле.

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1)Чыгышларны тыңлау.

а) А.С. Пушкин тарихы нигезендә уртак фикерләрне тыңлау.

2) Пушкинның шәҗәрәсе

3) Пушкиннар нәселе.

VII. Мөстәкыйль эш.

Кроссворд чишү.

               5

п

а

т

ш

а

2

с

ө

й

л

и

3

т

а

г

а

р

а

к

1

б

а

л

ы

к

4

к

ы

з

г

а

н

у

ы

н


Сораулар: (уртак сүзне табарга)

1. Бабай диңгез буена нәрсә тотарга барган?

2. Аңа нишли торган балык эләкккән?

3.Бабай  балыктан нәрсә сораган?

4.Бабай балык аны нишләвен үтенгән?

5.Әби кем булырга теләгән?

V III. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Уен “Кем тизрәк”А.С. Пушкин нәселе буенча. ( саннарны корзинага тутырабыз).

1.Пушкадан башлап ничә буын Пушкин фамилиясен йөрткән? (17)

2.Пушкин һәм аның хатынының ничә баласы булган? (4)

3. Аларның ничә оныгы булган? (19)        

5. Оныгының баласы ничәү? (37)

6. Ничә оныгының оныгы туа? (45)

7. Хәзерге көндә җиде буында ничә кеше санала? (312)

D:\АЧЫК ДЭРЭС\оценка урока\ad5c2598215512f0f6dd20cfb04ce433.jpg

IХ. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

1.Мин дәрестә  актив / пассив эшләдем.

2.Мин дәрестә үз эшемнән канәгать / канәгать түгел.

3.Дәрес миңа озын/ кыска тоелды.

4.Дәрестә мин ардым/ армадым

5.Минем кәефем яхшы/ начар.        

6.Дәрес темасы миңа файдалы/ файдасыз булды.

Өй эше. А.С. Пушкин турында ачылмыйча калган сораулар буенча түбәндәге планны кулланып проект эше эшләргә.

Проект эшчәнлеге түбәндәге этаплардан тора.

1. Темасын уйлап табу.

2. Планлаштыру.

3. Максатын һәм бурычларын билгеләү.

4. Тикшеренү, эзләнү.

5. Проектны яклау.

6. Проект эшенең күрсәткече.(презентация)

7. Бәяләү.