Татар теленнән дәрес конспекты.2 сыйныф
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс)

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәрес

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_tatar_tele_2kl_2.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сайфуллина Зилия Халиловна

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ

ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

«СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ

ШКОЛА №9 ГОРОДА АЗНАКАЕВО»

Учитель начальных классов, 1 кв.категория

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәрес

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф

2нче сыйныфта татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәрес.

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр.

Максат: билгене белдерә торган сүзләрне танырга, аларга дөрес сорау куярга өйрәтү, яз көне табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Регулятив;

-Аерым этаптагы уку бурычларын кабул итәргә  өйрәнү,

-Укытучы белән бергәлектә үз эшчәнлегеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү, төзәтмәләр кертү;

  • Танып –белү күнекмәләре;

Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне танырга һәм аерырга, аларга дөрес сорау куярга өйрәтү

  • Коммуникатив: 

-Мәктәптә үзара аралашу культурасын белү;

-укытучыны игътибар белән тыңлау;

-классташлар белән ягымлы мөгалләмәдә булу;

- юл куя белү, игътибарлы, ярдәмчел булу;

Фикерне аңлаешлы итеп әйтү, дәлилли белү;

Җиһазлау: Мияссарова  И.Х., Фәйзрахманова  К.Ф. Татар теле, 2 сыйныф, Плешаков А.А. Әйләнә-тирә дөнья, 2 сыйныф., индивидуаль карточкалар, компьютер, рәсемнәр.

Дәреснең  тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.        

Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Күктә кояш елмая..

Әйдәгез без дә бер-беребезгә карап, үзебезнең елмаюыбызны бүләк итик.

 Хәерле иртә, агачлар,

 Хәерле иртә,  кошлар,

Хәерле иртә, табигать

Хәерле иртә,  дуслар!

  • Мин сезгә уңышлы дәрес, гел яхшы билгеләр генә алуыгызны телим.

II. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Матур язу.
  • Укытучы:
  • - Без сезнең белән татар теле дәресләрендә бик күп язабыз. Һәрбер сүзне матур һәм чиста язсак, язуларыбыз балкып торыр. Үрнәктәге хәрефләр һәм сүзләрне бик матур итеп дәфтәрләрегезгә языгыз. (“Язганда дөрес утыр!” таблицасына игътибар итү)

// Н н // Н н // Н н //

нарат  Наилә  иркен  начар

Укытучы:

  • Язуларыгызны ошатасызмы? Матур яздыгызмы? (Җаваплар тыңлана)
  • Кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне табыгыз?
  • нарат, Наза сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?
  •  предметларны белдерүче сүзләр
  • Иркен, начар сзләренә нинди сорау куябыз?
  • Нинди? соравын куябыз.
  • Бу  сүзләр предметның нәрсәсен белдерә?(билгесен)
  •  Укучылар, без сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләшербез?(билгене белдерә торган сүзләр турында) 
  1. Дәрес темасы буенча эш.

Сүзлек диктанты язу:

Елга, җылы, оя, көньяк, озын, уен, яшел, яшь, һава. (102 б.) Билгене белдерә торган сүзләрнең астына дулкынлы сызык сызарга.

  • Балалар,әйтегез әле хәзер елның нинди фасылы?( ЯЗ)
  • Менә бу  рәсемгә карап  яз билгеләре, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында искә төшереп китик әле. Җөмләләрне предметның билгесен белдергән сүзләр кушып төзергә тырышабыз.
  • Язның кайсы ае иң салкын? (Язның иң салкын ае-март)
  • Язның иң җылы ае нинди? (Язның иң җылы ае-май)
  • Язын көннәр нинди? (Язын көннәр озын)
  • Ә төннәр нинди? (Язын төннәр кыска)
  • Күк йөзе нинди? (Күк йөзе зәңгәрсу, ак болытлар йөзә)
  • Тагын нинди үзгәрешләр була? (Яшел үләннәр чыга. Алмагачлар, чияләр ак чәчәк ата.)
  • Кошлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Җылы яктан күчмә кошлар кайта)
  • Афәрин, укчылар!

Ял итү минуты.

  • Ә хәзер, балалар, Фәтих Кәрим сүзләренә язылган “Яз җитә” җырын җырлыйбыз.Сез бу җырда очраган билгене белдерә торган сүзләрне хәтерегездә калдырырга тырышыгыз.

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

  • Нинди билгене белдерә торган сүзләр ишеттегез? (Эре-эре, яшькелт-кара,озын, ак, ал)

I V. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы: 

  •  Балалар, без  бер уен уйнап үтәрбез. Уен “Билгесе буенча  исемен тап” дип атала.  Мин сезгә бер предметның билгеләрен атыйм, ә сез аның нәрсә икәнен әйтерсез.
  1. Җилле, салкын, аяз   ... .  (көн)
  2. Йолдызлы, тыныч, айлы ... .  (төн)
  3. Тирән, киң, зур ... .   (елга)
  4. Акыллы, тыйнак, чибәр ... .   (кыз)
  5. Кыю, көчле, батыр ... .   (малай)
  6. Хәйләкәр, җитез, җирән ... .   (төлке)

Димәк, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Ул сүзләрне ничек атыйбыз?  Нинди сорауларга җавап бирә? Бу сүзләр ярдәмендә предметның кайсы якларын белә алабыз? (балалар сорауларга җавап бирәләр, таблицаны тутыралар)

 Карточкалар таратыла.

  • Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам, предметны белдергән сүзләргә бер сызык, билгене белдергән сүзләргә дулкынлы сызык сызыгыз.

яшел

алма

зур

ачы

болыт

кояш

чибәр

бала

зәңгәр

кыз

бүре

тәмле

лимон

дәфтәр

кыска

  1. Рефлексив бәяләү. Дәрескә йомгак. 
  • Димәк, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Ул сүзләрне ничек атыйбыз?  Нинди сорауларга җавап бирә? Бу сүзләр ярдәмендә предметның кайсы якларын белә алабыз?
  • Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, кул күтәрегез.
  • бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан укучылар кул күтәрә.
  • Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган укучылар кул күтәрә.

Өй эше: Китаплардан табып 10 билгене белдерә торган сүз язарга, 2 җөмлә төзергә .

-Дәрестә бик актив булдыгыз, рәхмәт, укучылар!

-Дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән эш программасы 4 сыйныф ПНШ

Татар теленнән эш программасы 4 сыйныф ПНШ...

1 яртыеллыкка татар теленнән контроль тест (4 сыйныф, рус төркеме)

хәйдәрова дәреслеге буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...

Татар теленнән дәрес конспекты

Сүз һәм җөмләне  аера белергә, җөмләләрне дөрес итеп төзи белергә өйрәтү....

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТЕСТЛАР 2-4 сыйныф

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТЕСТЛАР 2-4 сыйныф...